СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
789 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Әмма безнең көрәш - өметсез түгел. Бүгенге шартларда да нәрсәдер эшләп була. Акчура урамы бөтенләй юк иде. Хәзер бар. Әйе, читтә. Әмма безнең активлыгыбыз аркасында бар. Килер бер көн, шәһәрдәге җыен чуп-чар урам исемнәрен чын татар исемнәрен алыштырырбыз. Бөек Гаяз Исхакый исеме колхоз базары янындагы бер тыкрыкка түгел, ә зур, матур проспектка бирәчәкбез. Сөембикә, Батыршаларыбыз, Садри Максуди һәм Йосыф Акчура исемнәре Татар башкаласының үзәгендә лаеклы урыннарын алачак!
Бу көн киләчәк!
🔥264
"тегеләй эшләргә кирәк, болай эшләргә кирәк" дип язучы иптәшләр. Бәлки Сез эшләп күрсәтерсез ә?
Милли хәрәкәт - ябык җәмгыять түгел. Монда һәркем килеп эшли ала. Зинһар рәхим итегез!
🔥241🥰1👏1
"Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен"

Каюм Насыйри
👍21🔥32🥰1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
"тегеләй эшләргә кирәк, болай эшләргә кирәк" дип язучы иптәшләр. Бәлки Сез эшләп күрсәтерсез ә? Милли хәрәкәт - ябык җәмгыять түгел. Монда һәркем килеп эшли ала. Зинһар рәхим итегез!
теманы дәвам итеп.

"Тегеләй эшләргә кирәк, болай эшләргә кирәк!" – язучы иптәшләргә мөрәҗәгать

Хөрмәтле фикер йөртүчеләр һәм киңәш бирүчеләр!
Без сезнең актив позициягезне, фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне хөрмәт итәбез. Әмма сүз генә җитми. Милли хәрәкәтне үстерү өчен реаль эшләр кирәк!

Без сезгә мөрәҗәгать итәбез:
Бәлки, сез үзегез эшләп күрсәтерсездер? Әгәр дә сезнең яхшы идеяләрегез һәм фикерләрегез бар икән – бу искиткеч! Әмма хәзер сүздән гамәлгә күчү вакыты! Милли хәрәкәт – ябык җәмгыять түгел! Бу – һәркем өчен ачык мәйдан. Теләге булган һәркем килеп үз өлешен кертә ала. Һәр эш – зурмы ул, кечкенәме – милләт өчен бәяләп бетергесез кыйммәткә ия.

Без сезне милли хәрәкәткә һәм "Азатлык" ка кушылырга чакырабыз. Бергәләп:
– Милли проектлар булдыруда катнашырга.
– Үзегезнең осталыгыгыз һәм идеяләрегез белән уртаклашырга.
– Бергәләп эшне яхшырак итеп оештырырга.

Сезнең эшчәнлегегез бик кирәк!
Без сүздә генә түгел, гамәлдә дә берләшергә тиеш. Зинһар, рәхим итегез – эшкә кушылыгыз!

Элемтә өчен бот - @AzatliqElemta_bot
11👍6🔥3🙏1
Милләт эше – ул җаваплылык. Бу бер сүздә милләт өчен эшләүнең тирән мәгънәсе, кыйммәте һәм төп асылы ята. Татар милли хәрәкәтенең һәр чорында да милләт өчен янып-көеп йөрүче ихлас, самими кешеләрнең катнашуы очраклы түгел. Милләт эшендә катнашу – ул милләтең алдында җаваплылык тою, аның киләчәге өчен борчылу һәм шушы борчылуны гамәлгә әверелдерү дигән сүз. Бу юлны сайлаган кешеләр үзләренең шәхси мәнфәгатьләреннән өстен булып, милләт язмышына багышланган шәхесләр булалар.

Милләт өчен җаваплылык – ул аны аңлау, тану һәм кабул итү. Татар милли хәрәкәтендә катнашучы кеше үзенең шәхси тормышын гына кайгыртмый, ә милләтнең киләчәген дә үз җаваплылыгы итеп күрә. Бу җаваплылык сүзләрдә генә түгел, гамәлләрдә дә чагыла. Мәдәниятне саклау, телне үстерү, милли аңны уяту – болар барысы да шушы җаваплылыкны үтәү юллары. Милләт эше ул шәхси дәрәҗәдә генә түгел, ә тарихи һәм рухи яктан да әһәмиятле. Татар халкы гасырлар дәвамында күп сынаулар үтеп, үзенең телен, динен, мәдәниятен саклап калырга омтылган. Бу җаваплылык татар милли хәрәкәтенең һәр буынында дәвам итте һәм бүген дә дәвам итә.

Милли хәрәкәт – ул һәрвакыт кыюлык таләп итә торган эш. Милләткә хезмәт итү җиңел юл түгел. Бу юлда каршылыклар, кыенлыклар, хаталар һәм сынаулар бар. Ләкин нәкъ менә шушы кыюлык аркасында татар милли хәрәкәте яшәде һәм яши. Кыюлык – ул үз фикереңне әйтә белү, үз халкыңның мәнфәгатьләрен яклау һәм кирәк булганда, авыр шартларда да үз идеалларыңнан ваз кичмәү. Татар милли хәрәкәте әгъзалары һәрвакыт шушы принципларны тотып эш иттеләр.

Милли хәрәкәткә беренче чиратта халкыңа хезмәт итү өчен киләләр. Бу эштә катнашучы кеше үзен милләткә багышлый. Татар милли хәрәкәтендә беркайчан да яшь аермасы булмады: монда балалар да, өлкәннәр дә, ир-атлар да, хатын-кызлар да бер тигез. Милли эштә катнашасың икән – димәк, син лаеклы, җаваплы кеше. Милли хәрәкәт ул кешеләрне яшенә, дәрәҗәсенә яки матди хәленә карап түгел, ә йөрәк җылылыгына һәм милләт өчен эшләргә әзерлегенә карап кабул итә. Монда катнашучы һәр кеше үз урынын таба ала, үз сәләтен милләт файдасына куллана ала.

Милләт өчен эшләү – ул бүгенге көн белән генә чикләнми, ә киләчәккә багышланган хезмәт ул. Татар халкының киләчәге аның бүгенге халәте һәм безнең гамәлләребезгә бәйле. Ә милли хәрәкәт – ул милләтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге арасындагы күпер. Үткәннәрне белмичә, киләчәкне төзеп булмый. Шуңа күрә татар милли хәрәкәтенең төп бурычы – халык хәтерен саклау, тарихи аңны уяту һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру.

Милләт эше – ул җаваплылык, кыюлык һәм тугрылык. Татар милли хәрәкәтенең төп кыйммәте – милләт өчен ихлас күңел белән эшләү, халкың өчен янып-көеп йөрү. Милләт эшендә катнашкан һәр кеше – ул милләтнең бер терәге. Бу эшкә үзеңне багышлау, авырлыкларны җиңеп чыгу һәм киләчәк өчен эшләү – татар милли хәрәкәтенең мәңгелек кыйммәтләренең берсе.
16👍3
соң булса да уң булсын...
👍8
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
ТАТАР МИЛЛИ ХӘРӘКӘТЕ АКСАКАЛЫ ФАЗЫЛ ВӘЛИӘХМӘТОВНЫ КУЛГА АЛГАННАР!

Татарстанда Татар милли хәрәкәтенә карата көчле басым дәвам итә. 5 декабрьдә Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре Татарстанның милли хәрәкәт ветераны, аксакалыбыз, 70 яшьлек милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәтовны кулга алган. Шул ук көнне аның өендә тентү уздырылган, анда көч структуралары “яшерен китаплар” эзләгән дип хәбәр ителә. Тентүдән соң аксакалны Бөгелмә тикшерү изоляторына япканнар. Хәзергә билгеле булганча, аны 8 февральгә кадәр сак астында тоту карары чыгарылган.

Фазыл Вәлиәхмәтов – татар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле. Ул 1990нчы елларда Татарстан бәйсезлеге өчен көрәштә катнашкан, 1991 елның май аенда Ирек мәйданында башланган сәяси ачлык акциясендә катнашучыларның берсе. Әлеге чара Татарстанның азатлыгын яклау һәм РСФСР президентына сайлауларны Татарстанда уздырмау таләбе белән оештырылган.

Фазыл Вәлиәхмәтов Бөгелмәдә беренче татар лицее һәм татар журналы булдыруның башлап йөрүчесе, шулай ук Хади Атласи исемендәге музей-библиотеканың җитәкчесе иде. Ул үз гомерен татар телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклауга багышлады. Активист шулай ук шигырьләр язды, татар җырларына клиплар төшерде һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү эшен алып барды.

Соңгы елларда Фазыл Вәлиәхмәтов хакимият тарафыннан басымнарга дучар булды. 2023 елда аңа 30 мең сум штраф салынды, ул социаль челтәрдә ясаган язмасы өчен “Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү”дә гаепләнде.

Соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, Татарстанда милли хәрәкәт активистларына каршы басымнар көчәя бара. Фазыл Вәлиәхмәтовның кулга алынуы бу вәзгыятьнең ачык мисалы. Аның өендә тентүләр уздырылуы, тикшерү изоляторына ябылуы һәм сак астында озак вакыт тотылуы – татар милли хәрәкәтен басым астына куярга теләгән системаның адымнары булып күренә. Әлеге хәлләргә карамастан, рәсми матбугат чаралары бу вакыйга турында тулысынча дәшми, татар милли хәрәкәте вәкилләренә каршы чараларны күрмәмешкә салыша. Бу хакимиятнең милли мәсьәләләрне җәмәгатьчелек игътибарыннан яшерү омтылышы кебек кабул ителә.

Татар халкының милли мәнфәгатьләрен яклап гомерен багышлаган шәхесләрне эзәрлекләү – милләтнең үз тамырларын, үз телен, үз горурлыгын юкка чыгарырга омтылуның куркыныч үрнәге. Милли лидерларны эзәрлекләү – бары тик аларның сүзләренә, гамәлләренә каршы аргументлар җитмәгән очракта гына кулланыла торган көчсезлек билгесе.

Фазыл Вәлиәхмәтов – күпләр өчен милли горурлык символы. Ул үзенең бөтен тормышы белән татар милләтенә хезмәт итте: милли белем бирү системасын үстерү, телебезне саклау, мәдәниятебезне яңарту өчен зур тырышлыклар куйды. Аның бүгенге көндә кулга алынуы безнең халкыбыз өчен яра булып тора.

Без, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, Фазыл Вәлиәхмәтовка карата булган эзәрлекләүләрне катгый рәвештә тәнкыйтьлибез. Бу – аның шәхесенә генә түгел, ә татар милләтенең киләчәгенә дә һөҗүм. Без Татарстан халкын, барлык милләтпәрвәрләрне милли хәрәкәт аксакалын яклап чыгыш ясарга чакырабыз.

Татарстанны яклаучы милли лидерларыбызны саклыйк! Аларның изге көрәшен дәвам итәр өчен, үз хокукларыбыз һәм үз киләчәгебез өчен җаваплы булырга тиешбез!
👍16😢42😡1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
В ТАТАРСТАНЕ АРЕСТОВАЛИ АКСАКАЛА ТАТАРСКОГО НАЦИОНАЛЬНОГО ДВИЖЕНИЯ ФАЗИЛЯ ВАЛИАХМЕТОВА!

В Татарстане продолжается давление на активистов Татарского национального движения. 5 декабря в Бугульме сотрудники полиции арестовали ветерана национального движения, нашего аксакала, 70-летнего патриота Фазиля Валиахметова. В тот же день в его доме прошел обыск, в ходе которого силовики искали якобы «секретные книги». После обыска аксакала отправили в следственный изолятор города Бугульма. По имеющейся информации, суд постановил содержать его под стражей до 8 февраля.

Фазиль Валиахметов – выдающийся представитель татарского национального движения. В 1990-х годах он активно участвовал в борьбе за свободу Татарстана, в том числе в политической голодовке на площади Свободы в мае 1991 года. Эта акция была организована в поддержку суверенитета Татарстана и против проведения выборов президента РСФСР на территории республики.

Фазиль Валиахметов стал одним из инициаторов открытия первой татарской гимназии и татарского журнала в Бугульме, а также руководил музеем-библиотекой имени Хади Атласи. Он посвятил свою жизнь сохранению татарского языка, культуры и национальных традиций. Кроме того, активист писал стихи, снимал клипы на татарские песни и занимался патриотическим воспитанием молодежи.

В последние годы Фазиль Валиахметов подвергался давлению со стороны властей. В 2023 году ему был назначен штраф в размере 30 тысяч рублей за «дискредитацию российских вооруженных сил» из-за публикации в социальных сетях.

Последние события демонстрируют усиление давления на активистов национального движения в Татарстане. Арест Фазиля Валиахметова является ярким примером этой ситуации. Его обыск, заключение в следственный изолятор и продолжительное содержание под стражей – это шаги системы, направленные на подавление национального движения татар. Несмотря на это, официальные средства массовой информации полностью игнорируют эту ситуацию, замалчивая репрессии против активистов. Это выглядит как попытка властей скрыть национальную проблематику от общественного внимания.

Преследование людей, посвятивших свою жизнь защите национальных интересов татарского народа, – это тревожный пример стремления уничтожить корни, язык и гордость нации. Преследование национальных лидеров – признак слабости, когда не хватает аргументов против их слов и действий.

Фазиль Валиахметов – символ национальной гордости для многих. Он посвятил свою жизнь служению татарскому народу: развитию системы национального образования, сохранению языка и возрождению культуры. Его арест – это рана для всего нашего народа.

Мы, Союз татарской молодежи «Азатлык», решительно осуждаем преследование Фазиля Валиахметова. Это нападение не только на его личность, но и на будущее татарского народа. Мы призываем народ Татарстана и всех патриотов выступить в защиту аксакала национального движения.

Поддержим наших национальных активистов! Чтобы продолжить нашу борьбу, мы должны быть ответственными за свои права и свое будущее!
😡256👍4😢3
Зинданнан хат. Фазыл Вәлиәхмәтовның төрмәдән язылган шигыре.

#ФазылВәлиәхмәтовкаАзатлык
30🙏6👍4😢3🥰1👏1
Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
ЗУР ЮГАЛТУ

Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татар милли хәрәкәте активисты, мәйданнарда Татар милләтен ялкынлы чыгышлары һәм иҗаты белән рухландырган Нәҗибә Сафина вафат булган.
Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Әмин!

Үз сүзен әйтергә курыкмаган һәм ачыктан-ачык Татарларның хокукларын яклаган олы шәхесебезне югалттык!
Юксынырбыз! Сагынырбыз!
🙏18😭9😢3👍2
Татар информ хәбәр итә:

Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу урыны ул соңгы көннәрен яшәгән йорт янында була. Бу хакта шагыйрь Рифат Сәлах хәбәр итә.

Хушлашу вакыты бүген 14.00 сәгатьтә дип билгеләнгән.

Хушлашу урынының адресы: Салмачы, Иске Вишневка бистәсе, Дальний переулок, йорт номеры – 37.

Иртәгә Нәҗибә Сафина, үз васыяте буенча, туган авылында – Яңавыл районының Кисәк Каен авылы зиратына җирләнәчәк.
👍12
Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык»

В связи с распространением в средствах массовой информации ложных сведений о якобы причастности Союза татарской молодежи «Азатлык» к деятельности международной организации «Форум свободных государств постРоссии» (* признанная террористической, экстремистской организацией и запрещенная на территории Российской Федерации) и других подобных структур, мы считаем необходимым официально заявить следующее.

Союз татарской молодежи «Азатлык» никогда не являлся подразделением, частью или аффилированной структурой каких-либо иных организаций, включая «Форум свободных государств постРоссии» (* признанная террористической, экстремистской организацией и запрещенная на территории Российской Федерации). Наша деятельность всегда строилась в строгом соответствии с уставом нашей организации и строгом соблюдении действующего законодательства. Тем более мы не имеем никакого отношения к некоей организации «Объединение Азатлык/ Свобода» (запрещенной на территории РФ).

Мы категорически отвергаем любые обвинения в причастности к противоправной деятельности, в том числе в призывах к участию в военных действиях, финансировании незаконных структур или иной деятельности, которая противоречит нашим принципам и законам. Подобные обвинения не имеют под собой никаких оснований и направлены исключительно на дискредитацию нашей организации.

Наша главная цель – защита прав, свобод и законных интересов татарского народа, сохранение и развитие его языка, культуры и национальной идентичности. В своей деятельности Союз татарской молодежи «Азатлык» всегда использовала исключительно мирные и конституционные методы, такие как правозащитная деятельность, просветительские инициативы и общественный диалог.

Мы расцениваем распространение таких ложных обвинений как попытку давления на нашу организацию и намерение повлиять на её активную деятельность. Эти действия направлены на подрыв нашей репутации и ослабление наших усилий по защите интересов татарского народа.

Союз татарской молодежи «Азатлык» заявляет о своей готовности защищать своё доброе имя и репутацию всеми законными способами. Мы призываем средства массовой информации и других участников информационного пространства воздержаться от публикации недостоверных сведений и проявить ответственность в своей работе.

Мы оставляем за собой право обратиться в судебные инстанции для защиты своих прав и интересов, если подобная информация продолжит распространяться.


На данный момент мы консультируемся с юристами по данному вопросу. Однако принимая во внимание реалии сегодняшнего дня, до выяснения и решения всех вопросов, проявляя моральную ответственность перед всеми участниками татарского национального движения, Союз татарской молодежи «Азатлык» принял решение временно приостановить свою деятельность. С этого дня мы официально заявлем о приостановке нашей деятельности. Мы делаем это, чтобы исключить любую возможность для оказания давления на гражданских активистов, с попыткой связать их с нашей организацией. Люди, кадры – это самое ценное что есть у татарской нации, и долг каждого представителя нашего народа беречь это наше самое главное национальное наследие. Можно восстановить здания, памятники, вернуть письменное наследие, построить государство, но делать это все могут только люди, которые для нас очень важны.

Однако мы не исчезаем и не уходим из татарского национального движения. Вы обязательно услышите нас. До встречи на новых площадках и проектах!

С уважением,
Союз татарской молодежи «Азатлык»
🙏39😭155👏5😡5🤔4🥰1😢1
Сәлам, дуслар!
https://news.1rj.ru/str/tatarnail

Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе, нәшир һәм журналист Наил Нәбиуллинның телеграм каналына рәхим итегез! Әлеге мәйданчык милли җанлы һәркем өчен файдалы һәм рухландыргыч платформа булыр дип ышанабыз.

Бу сәхифә татар һәм төрки дөньясы өчен мөһим мәгълүматларны туплаган бер үзәк булып хезмәт итәчәк. Монда Сез татар халкының бүгенге хәле, милли мәсьәләләрнең торышы, татар милли хәрәкәтенең эшчәнлеге һәм яңалыклары турында даими рәвештә файдалы мәгълүмат таба алачаксыз. Шулай ук төрле милли проектлар, вакыйгалар һәм чаралар белән танышып, аларда катнашу мөмкинлеге дә ачылачак.

Моннан тыш, Наил Нәбиуллин үзенең аналитик фикерләре һәм күзәтүләре белән уртаклашачак. Татар милли хәрәкәтенең мөһим юнәлешләре, актуаль вәзгыять һәм заман таләпләренә бәйле мәсьәләләргә карата авторның тирән фикерләре һәм тәкъдимнәре һәрвакыт игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк. Бу фикерләр татар милләтенең үсешенә, яңарышына һәм дөнья аренасындагы урынын ныгытуга юнәлтелгән.

Әгәр сез милли тормыш, халык язмышы һәм татар хәрәкәтенең киләчәге белән кызыксынасыз икән, сез бу каналның бер өлеше була аласыз. Без бергәләп татар халкының киләчәген яктырту, үстерү һәм горур мәдәни мирасын саклап калу өчен зур көч куя алабыз!

Кушылыгыз, фикерләрегез белән уртаклашыгыз, актив катнашыгыз! Татар милләтен бергәләп күтәрик!

Рәхим итегез, дуслар!

https://news.1rj.ru/str/tatarnail
👍30😡2😭1