Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне карыйк:
🔸Бүген рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый пулатының яңа рәисен тәкъдим итәчәк. Зилә Вәлиева 6 ел эшләгәннән соң вазифасыннан китә. Оешмага Татарстан рәисе ярдәмчесе Александр Терентьев җитәкче булып сайланырга мөмкин.
🔸Украина президенты Владимир Зеленский пәнҗешәмбе көнне Давоска АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашга килергә җыена. Бу хакта Axios украин рәсмие сүзләренә таянып хәбәр итә. Элегрәк Зеленский Давоска бармаячак дип язганнар иде.
🔸АКШ ел ахырына кадәр Кубада хакимиятне алмаштырырга ниятли дип яза The Wall Street Journal. Басма мәгълүматына караганда, Доналд Трамп администрациясе Куба хакимиятендә режимны бәреп төшерүдә ярдәм итә алырдай кешеләрне эзли.
🔸Гренландия турында килешү утрауга Даниянең суверенитетын саклап калачак дип яза Axios үз чыганакларына таянып.
🔸НАТО баш секретаре Марк Рютте белдерүенчә, декабрь аенда Русия Украинада көненә якынча 1000 кешесен югалткан — сүз бары тик үтерелгәннәр турында гына бара. Ул моны чәршәмбе көнне Давоста узган Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында панель дискуссиядә әйтте.

Ленария Мөслим Муса Җәлил музее мөдире булып билгеләнде
Татар яшьләр активисты, Татарстан Милли музее хезмәткәре Ленария Мөслим (Мөслимова) Муса Җәлил музее мөдире булып эшли. Бу хакта боерык яңа елга кадәр үк чыккан булса да, ачык рәвештә 21 гыйнвар хәбәр ителде.
Бу хакта Мөслим үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
— Шәхсән минем өчен Муса Җәлил үз заманының актив яшь кешесе буларак кадерле – бәлки, алга таба аның шәхесен нәкъ шушы юнәлештә ачарбыз, — дигән ул Татар-информга.
2023 елдан ул Татарстан Милли музеенда төрле вазифаларда эшләде.
2019-2023 елларда Ленария Мөслим Дөнья татар яшьләре форумы белән җитәкчелек итте. Ул форумның элекке рәисе Тәбрис Ярулинның кинәт киткәннән соң башта шура утырышында вакытлыча рәис вазифаларын башкаручы булып, соңрак форумда рәис буларак сайланды.
Муса Җәлил музей-фатиры – Татарстан Милли музее филиалы. Ул Казанның Максим Горький урамында урнашкан. Бу йортта 1940-1941 елларда гаиләсе белән Муса Җәлил яшәгән.
Моңарчы музейны Нәзирә Фәттахова җитәкләде.

🥴3❤1😨1
❗️ Түбән Камада үсмер лицей җыештыручысын яралаган
Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге 37нче лицейда пычаклы үсмер җыештыручы хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу хакта куәт оешмаларына якын Mash һәм Baza Telegram-каналлары яза.
Baza мәгълүматларына караганда, 14 яшьлек коралланган үсмер Түбән Камадагы 37 нче лицейга килеп, хатын-кызны яраланган, әмма исән, аңа табиблар ярдәм күрсәтә.
Шулай ук Baza хәбәр иткәнчә, үсмер мәктәпнең төрле катларында петардалар ыргытып, аларны шартлаткан, хәзер ул тоткарланган. Mash төгәлләвенчә, бу вакытта укучылар кабинетларда бикләнеп утырган.

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️ Түбән Камада үсмер лицей җыештыручысын яралаган Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге 37нче лицейда пычаклы үсмер җыештыручы хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу хакта куәт оешмаларына якын Mash һәм Baza Telegram-каналлары яза. Baza мәгълүматларына караганда, 14…
❗️Түбән Камада лицейга һөҗүм иткән үсмер — җиденче сыйныф укучысы, дип хәбәр итте шәһәр мэры. Аның сүзләренчә, укучылар зыян күрмәгән.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев язуынча, ул «пычак белән һөҗүм итеп, җыештыручы хатын-кызның кулын яралаган».
— Аның гомеренә куркыныч янамый, барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Эчке эшләр оешмалары һәм Росгвардия хезмәткәрләре көче белән һөҗүм итүче тоткарланды, аның белән эш алып барыла, ата-аналары мәктәпкә чакырылды. Барлык укучылар да эвакуацияләнде, аларның берсе дә зыян күрмәде, — дип китерә Беляев сүзләрен җирле медиа.
Шулай ук мэр белдерүенчә, «беренчел мәгълүматларга караганда, үсмер өч петарда шартлаткан, аннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм яшеренгән, соңыннан ул тоткарланган».
Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгында белдерүенчә, полициягә һөҗүм турында хәбәр иртәнге 9 тулганда килгән. Һөҗүм итүчене Росгвардия хезмәткәрләре тоткарланган, балага 13 яшь.

❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Түбән Камада лицейга һөҗүм иткән үсмер — җиденче сыйныф укучысы, дип хәбәр итте шәһәр мэры. Аның сүзләренчә, укучылар зыян күрмәгән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев язуынча, ул «пычак белән һөҗүм итеп, җыештыручы хатын-кызның кулын яралаган». — Аның гомеренә…
Түбән Камадагы лицейда укучы бала җыештыручыга пычак белән һөҗүм иткән. Ниләр билгеле
▪️Baza Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, тоткарлау вакытында үсмердән пычак, битлек һәм тактик перчаткалар алынган. Басма мәгълүматларына караганда, үсмер "тематик чатларда мәктәпкә һөҗүм планы турында фикер алышкан".
▪️Mash мәгълүматларына караганда, укучы "лицейга килгән, аны туктатырга тырышкан җыештыручыга юлыккан һәм сигнал пистолетыннан аткан, аннан соң 53 яшьлек Алсу А.ның кулын яралаган".
▪️Mash укучыны мәктәптә кимсеткән булырга мөмкин дип яза, ләкин чынакларны күрсәтми. Шул ук вакытта "Егет үзен яклый алган һәм үзе дә җавап итеп кушаматлар тагып, кимсеткән", — дип ачыклык кертелә.
▪️Куәт оешмаларына якын SHOT Telegram-каналы исә башка мәгълүмат китерә. Янәсе, үсмер "якын дустының үлемен авыр кичергән" булырга мөмкин. Канал мәгълүматынча, ике көн элек һөҗүм итүче белән бер параллельдә укыган кыз түбәдән егылып төшеп, һәлак булган. Кичә кызны җирләгәннәр. Аның исеме һәм үлеме көне үсмер бүген мәктәпкә тагып килгән формада да язылган. Телеграм каналлар шундый фотолар чыгарды.
▪️Хәзерге вакытта үсмер хастаханәгә китерелгән диелә. "Үтерергә омтылу" һәм "ваемсызлык" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.
Бу хакта тулырак 👉монда укый аласыз.

Азатлык Радиосы
Түбән Камадагы лицейда укучы бала җыештыручыга пычак белән һөҗүм иткән. Ниләр билгеле
Түбән Камада лицейга һөҗүм иткән үсмер — җиденче сыйныф укучысы, дип хәбәр итте шәһәр мэры. Аның сүзләренчә, укучылар зыян күрмәгән.
😨1
Татар грамматикасын үзләштерү өчен интерактив күнегүләр сайты барлыкка килде
Интернетта татар грамматикасын үзләштерү һәм камилләштерү өчен махсус сайт эшләп китте. "КАТ-КАТ" дип аталган бу проектта татар теленең башлангыч дәрәҗәсе өчен темалар һәм алар нигезендә интерктив күнегүләр тәкъдим ителгән.
Бу хакта Телеграм-каналда проект авторы Илдар Әюпов язып чыкты. Яңа ел бәйрәмнәрендә берничә буш көн табып, кечкенә тел проекты эшләп чыгарга насыйп булды, ди ул.
Сайтта телне яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен төп темалар тупланган. Ул A1 һәм өлешчә A2 тел дәрәҗәсенә нигезләнгән.
— Бу – дәреслек тә, үзлектән өйрәнү кулланмасы да түгел, нәкъ менә грамматик тренажёр. Ул дәресләргә өстәмә буларак эшләнгән, аларны алыштыру өчен түгел, — дип язды Әюпов.
Һәр темага сайтта кыскача теория бирелә. Аннары соң аның буенча интерактив күнегүләр тәкъдим ителә. Сайтта теркәлү кирәкми, барлык функционал бушлай.
Проектның фәнни мөхәррире – КФУның татар филологиясе доценты Эльвира Динмөхәммәтова диелә.
Илдар Әюпов – татар телен өйрәнү, популярлаштыруга караган күпсанлы проектлар авторы, "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе.
Бу проект турында тулырак 👉монда укыгыз

Сайтны дизайнер, дистәләгән татар проекты авторы Илдар Әюпов эшләп җибәрде.
❤7👍1👏1
Александр Терентьев Җәмәгать пулатның яңа рәисе итеп сайланды
Терентьев 2025 елны Татарстан рәисе ярдәмчесе иде. Аңа кадәр Русия Федерация шурасында Татарстан хөкүмәтеннән билгеләнгән сенатор булды.
2013-2022 елларда Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде, 2006-2022 елларда президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җавап бирде.
Терентьев президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җаваплы булганда татар теленә һөҗүм башланды, ләкин телне яклап бернинди чаралар күрелмәде. Бары Терентьев киткәч кенә, "Татар теле укытучылары берләшмәсе" оешты. Гәрчә бу хакта сүз 10 ел дәвамында барды, ләкин Татарстан президенты хакимиятенең эчке эшләр идарәсе аңа ризалыгын бирмәде.
2022 елда Дөнья татар конгрессының Украина сугышын хуплап язган резолюциясе Терентьев җитәкчелегендә әзерләнгән, дип белдергән иде Азатлык Радиосының берничә чыганагы.
Республикада милли һәм дини мәсьәләләр, матбугат Терентьев җитәкчелегендә контрольдә тотылды дип саныйлар.

🤬9
Русия Украинага бәреп кергәннән соң ил күләмендә Башкортстанда иң зур протестлар булды.
Шушы хәлдән соң 80ләп кеше хакимият режимы корбанына әйләнде. Ике ел дәвамында мәхкәмәләр бара.
Хакимият җиңдеме? Төрмә хөкемнәре чыгарылган гаиләләр ничек яши? Ни өчен репрессияләр шулкадәр кырыс булды?
Тулырак безнең язмада укыгыз.
@azatliqradiosi

❤1
2025 елда Русиядә журналистларга каршы 81 җинаять эше кузгатылган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк.
Узган ел дәвамында Русия журналистларына каршы 81 җинаять эше ачылган, моны «Массакүләм мәгълүмат чаралары хокукларын яклау үзәге» хәбәр итә.
Бу 2024 ел белән чагыштырганда (ул чакта 45 җинаять эше кузгатылган) якынча ике тапкырга күбрәк.
2025 елда ММЧ хезмәткәрләрен иң күбе «ят агент» бурычларын үтәмәү, Русия армиясе турында «ялган мәгълүмат» тарату, террорчылыкны аклау, «теләнмәгән» оешма эшчәнлегендә катнашу һәм янау юлы белән акча таләп итү (вымогательство) маддәләре нигезендә эзәрлекләгәннәр.
Аерым алганда, «экстремизм» һәм «террорчылык» белән бәйле маддәләр нигезендә 18 җинаять эше кузгатылган.
Русия журналистларыннан тыш, Британиядән ике журналист, шулай ук Украина, Испания һәм Литвадан берәр журналист җинаять җаваплылыгына тартылган.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Кич белән Русия Запорожье өлкәсенә фугас авиабомбалар ташлаган: рәсми мәгълүматларга караганда, 85 яшьлек ир-ат һәлак булган, тагын 9 кеше яраланган. Һөҗүм Камышеваха авылына ясалган
🔸Киевта 600 күпфатирлы йортка җылылык бирелгән, дип хәбәр итте шәһәр мэры Виталий Кличко. 9 һәм 20 гыйнварда ясалган Русия һөҗүмнәреннән соң әле дә 2600 йорт җылысыз кала, электр тәэминәте чикләнгән.
🔸Кич һәм төнлә пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында Белгород өлкәсенең Шебекино районында бер кеше яраланган. Пензада нефть базасы янган, ә Воронеж өлкәсе Россошь шәһәрендә шәхси йортка ут капкан. Бу хакта төбәк губернаторлары хәбәр итте.
🔸Кремльдә Владимир Путинның Стив Уиткофф җитәкчелегендәге Америка делегацисе белән очрашуы узды. Әңгәмә өч сәгатьтән артык дәвам иткән.
🔸Русия иминлек мәсьәләләрегә багышланган Украина һәм АКШ катнашында үтәчәк беренче очрашуда катнашырга ризалашты, әмма «махсус хәрби операция максатларына ирешүне дәвам итәчәк», дип белдергән Путин киңәшчесе Юрий Ушаков.
🔸Мәскәү АКШта туңдырылган Русия активларыннан 1 миллиард долларның «Тынычлык шурасына»на кертем буларак кулланылырга мөмкин булуын, калган акчаларның исә Украина җирләрен торгызуга юнәлтеләчәген белдергән.
🔸Европа берлеге Русия җитәкчеләрен Украинага каршы агрессиядәге роле өчен җавапка тарту максатында төзелә торган махсус трибунал эшенә беренче 10 миллион евро бүлеп биргән.
🔸Красноярскида бер бизнесменның 14 яшьлек улын урлаганнар һәм аны азат итү өчен 350 мең доллар акча таләп итәләр.

"Көнбатыш тәэсирен юкка чыгару": Украинага каршы сугыш Русия мәгарифен үзгәртте
Русия Украинага каршы баскын сугыш башлаганнан соң, мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр очраклы яки вакытлы чаралар гына түгел, ә дәүләт сәясәтенең системлы өлеше булуы ачык күренә. Быел һәм киләсе уку елыннан гамәлгә кертеләчәк яңалыклар мәктәп һәм югары белем бирү системын тулысынча яңача формалаштыруга юнәлтелгән.
Нинди яңалыклар булачак:
🔻 Укучыларга пилотсыз очу аппаратларын, янъни дроннарны җыю һәм алар белән идарә итү күнекмәләре бирү.
🔻"Тарих" фәне кысаларында "Русия тарихы", "Гомум тарих" һәм "Туган як тарихы" курслары берләштерелә. Чынлыкта бу төбәк тарихының мөстәкыйльлеген юкка чыгаруны аңлата.
🔻Чит телләр урынына – "рухи-әхлакый мәдәният". 5-7 сыйныфта хәзер чит телне атнасына өч сәгать өйрәнсәләр, документка күрә, ул ике сәгатькә калачак.
🔻"Туган телдән баш тарту өчен җаваплылык дәүләттән гаилә өстенә күчерелә"
🔻Яшүсмерләрне тизрәк эшкә куу
🔻1 сентябрьдән Русия югары уку йортлары югары белем бирүнең яңа системына күчәргә тиеш. Болонья системыннан тулысынча чыгу.
Һәрбер үзгәреш турында тулырак 👉 мәкаләдә укыгыз.

Русия Украинага каршы баскын сугыш башлаганнан соң, мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр очраклы яки вакытлы чаралар гына түгел, ә дәүләт сәясәтенең системлы өлеше булуы ачык күренә. Быел һәм киләсе уку елыннан гамәлгә кертеләчәк яңалыклар мәктәп һәм югары…
🤬4💔2❤1
Удмуртия Югары мәхкәмәсе "Баймак эше"нең дүрт фигуранты хөкемнәрен үзгәрешсез калдырды
Удмуртия Югары мәхкәмәсе 22 гыйнварда "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән дүрт кешенең хөкем карарларын үзгәрешсех калдырды. Бу хакта республика мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр итте. Утырыш ябык тәртиптә узган.
Мәхкәм сайтыннан күренгәнчә, сүз Данис Әхмәтов, Ильяс Байчурин, Дима Бүләкбаев һәм Раят Дәүләтбаев турында бара.
Мәхкәмә матбугат хезмәте шулай ук "элегрәк Удмуртия Югары мәхкәмәсе "Баймак эшенең" тагын 19 фигурантына хөкем карарларын үз көчендә калдырды" дип белдерде.
Былтыр 17 октябрьдә Ижауның Индустриаль район мәхкәмәсе әлеге фигурантларга Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) һәм Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә (хакимият вәкиленә көч куллану) гаепләп, аларның дүртесен дә 4,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем итте.
Мәхкәмә Әхмәтовны 2024 елның 17 гыйнварында Баймак район мәхкәмәсе бинасы каршында "Грига" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәренә, Байчуринны Росгвардия хезмәткәре Соболь, Бүләкбаевны "Байгоз" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәре , Дәүләбаевны республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Сафуановка көч куллануда гаепле дип тапты.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Алар 4,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән иде.
❤1🤬1
Чит илләрдә яшәүче русияләрнең яңа яшәү рөхсәте яки яңа ватандашлыклары турында хәбәр итү тәртибен үзгәртергә телиләр
Русия тышкы эшләр министрлыгы чит илләрдә яшәүче, әмма яшәү рөхсәте (ВНЖ) яки яңа ватандашлык алу турында Русия хакимиятләренә хәбәр итмәүчеләр өчен җинаять җаваплылыгы кертүне күздә тоткан канун өлгесе әзерләгән. Ул Русия Думасына кертелгән.
Документта әйтелгәнчә, русияләр чит илдә яшәү рөхсәте яки башка ил ватандашлыгы алулары турында Русия илчелекләренә һәм консуллыкларына 60 көн эчендә хәбәр итәргә тиеш.
Хәзерге вакытта мондый мәгълүматны Русия эчке эшләр министрлыгы җыя, ә даими рәвештә чит илдә яшәүче Русия ватандашлары, әгәр дә алар илгә кайтмый икән, үз статусы турында Русия хакимият оешмалары хәбәр итмәскә мөмкин.
Федераль канун кабул ителгән очракта, ул 2028 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Шуннан соң, җинаять җаваплылыгына эләкмәс өчен, чит илдә яшәүче Русия ватандашы үзендәге яшәү рөхсәте яки яңа паспорты турында бер ел эчендә Русия илчелегенә әйтергә тиеш.
Яңа канунны бозган өчен Русия ватандашларына еллык керем күләмендә яки 200 мең сумга кадәр штраф, шулай ук 400 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный.

🔥1🖕1😡1
Тикшерүчеләр Украинада Русиянең аз санлы халыклары арасында югалтулар башка этник төркемнәр белән чагыштырганда зуррак икәнен ачыклаган
Би-би-си урыс хезмәте "Медиазона" һәм волонтерлар такымы белән бергә ачык чыганаклар нигезендә Украинага каршы алып барылган сугыш барышында Русиядән барлышы 165 661 хәрби үлемен раслаган. Аларның 465е — Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләре.
Халык санына нисбәттән караганда, әлеге халыклар арасындагы югалтулар башка барлык этник төркемнәр белән чагыштырганда шактый югары, дип белдерә журналистлар.
Һәлак булучыларның яртысына якыны — ненецлар: барлыгы 201 кеше.
Сугышта барлыгы 28 теленгит (Алтайның җирле халкы) һәлак булган, бу — әлеге милләтнең һәр йөзенче вәкиле дигән сүз. Ирләр саны нисбәтеннән исәпләгәндә, бу өлеш тагын да югарырак булыр иде, әмма теленгит ирләре саны турында төгәл мәгълүмат юк.
Һәлак булучылар исемлегендә шулай ук эскимослар, ителмәннәр, хантлар, коряклар, нганасаннар, саамнар һәм үдэгәйлар да бар.
Русия ягыннан үлгән гаскәриләр арасында милли азчылыклар, асаба халыклар саны чамасыз күп булуына әлеге теманы күзәткән активист, "Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе Мария Вьюшкова да сөйләп тора.
Ул бигрәк тә Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы азсанлы асаба халыклар очрагында моның бер фаҗига булуын әйтә.
— Үдегайләр, нганасаннар кебек халыклар сугышта үлүчеләрнең уртача Русия дәрәҗәсе белән чагыштырганда 15-18 тапкыр күбрәк! — ди активист.
2024 елда Курски өлкәсе янындагы хәрби хәрәкәтләрдә Русиянең бетеп баручы асаба халкы – керекларның соңгы вәкилләреннән берсе һәлак булды.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.

Тикшерүчеләр 26 гыйнварга Русиядән барлышы 165 661 хәрби үлемен раслаган. Аларның 465е — Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләре.
🤬5👎2😡2