Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.93K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
Бүген фән өлкәсендә кайнаучы яшьләр Аспирантлар көнен билгеләп уза.
Бу бәйрәм яңа ачышларга омтылулары белән югары белемнең өченче баскычын үзләштерүчеләрне берләштерә. Яшь галимнәр заманча фәнне үстерү өчен эшли, фундаменталь процессларга яңа караш кертә һәм инновацион идеяләр тудыра.
Институтыбызда бүгенге көндә 2 аспирант белем ала. Фәнни һәм гамәли уңышлары белән безне генә түгел, ясалма интеллект ярдәмендә тел үсеше белән кызыксынган һәркемне шатландырып тора.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты аспирантларын, шулай ук фән белән «җенләнгән» башка яшьләрне әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Бүгенге тырышлыгыгыз якын киләчәктә хөрмәтле галим булып җитешүдә, фәнни-тикшеренү эшендә үсәргә мөмкинлек бирсен. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар белән беррәттән диссертацияләрегезне уңышлы яклавыгызны, шулай ук нәтиҗәле иҗади идеяләр һәм перспективалы фәнни проектлар телибез!
👏7👍2🥰1
Моннан 30 ел элек Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт университеты базасында ясалма интеллект (Шәкли фәһем) мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган лаборатория ачыла, ә 15 елдан соң ул ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты булып җитешә.
Шул еллар дәвамында башкарган эш, цифрлы технологияләр өлкәсендә татар теленең кулланылышы һәм киләчәккә планнар турында "7 дней плюс" тапшыруында институт директоры Ринат Гыйльмуллин сөйли.

https://vk.com/video-25135129_456260116
👍9🔥3🥰1👏1
Бүген Институт хезмәткәрләре Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни йомгаклау конференциясендә катнашты.

«Интеллект. Тел. Компьютер.» секциясен университетның Мәгълүмати технологияләр кафедрасы безнең институт белән берлектә оештырды.
👍17👏2
ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәре Николай Прокопьев Россиядә фән көне алдыннан оештырылган «Яшь галимнәр – илдәге фәнни-технологик үсешнең булачак нигезе» дип аталган матбугат конференциясендә катнашты.
Биредә студент һәм яшь галимнәрнең заманча фәнни-технологик таләпләргә әзерлеге, фәнни мәктәпләрдәге буыннар бәйләнеше, яшь галимнәр тарафыннан үткәрелә торган тикшеренүләрнең актуальлеге мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук яшь галимнәргә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган төрле юнәлешле ярдәмгә дә тукталдылар.
👍7
С Днём российской науки!

Уважаемые коллеги, единомышленники, друзья!

Примите мои искренние поздравления! Пусть этот праздник вдохновляет на научную деятельность, на смелые, результативные и плодотворные решения.

Желаю, чтобы каждый новый день был полон креативными и уникальными идеями, полезными открытиями, достижениями во благо процветания нашей страны.

Желаю здоровья, неиссякаемой энергии, благополучия в семьях и мирного неба!


Президент АН РТ
Рифкат Минниханов
🔥4👍2
Бүген Институт хезмәткәрләре Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган әлеге чара алдыннан оештырылган күргәзмәдә фән өлкәсендә академия институтлары ирешкән уңышлар, эшләнмәләр тәкъдим ителде.

#ДеньНаукиРоссии #АкадемияНаукРТ
#ТатарТеле
6👍5🥰2
"Научный прорыв. Фәнни алга китеш" премиясе ияләре билгеле булды.

"Фәндә цифрлаштыру" номинациясендә беренчелеккә Институт директоры Ринат Гыйльмуллин лаек булды.

Премияне тапшыручы ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, "безнең галимнәр фән күгендә балкучы йолдызларга тиң".
Җитәкчебезне котлыйбыз! Исәнлек-саулык белән бергә Татарстан, туган телебез киләчәге өчен эшендә алга таба да зурдан-зур уңышлар, фән юлының киң һәм якты булуын телибез.

#НаучныйПрорыв #ФәнниАлгаКитеш #ФәннәрАкадемиясе
#Татарстан
#цифровизация
🔥104👍3👏2🙏1
Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Ил-көнебез тыныч, күгебез аяз, үзебез сәламәт булыйк! Илебезне, гаиләләребезне саклар-яклар өчен сәбәпләр булмасын, барыбыз да бәхетле булып, якты киләчәк өчен тырышып эшлик!

#ФәннәрАкадемиясе #БәйрәмБелән #ВатанныСаклаучыларКөне
3🤔2
Forwarded from СӘЛӘТ
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне! 🎊

Рөстәм абый, Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, республикабыз, илебез мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарган эшегездә уңышлар телибез 🥰

Игътибарыгыз һәм ярдәмегез өчен, Сәләт белән һәрдаим бергә булганыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез 👏
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4
Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне чын күңелдән язның тәүге бәйрәме- 8 март белән котлыйбыз!🌷🌷🌷

Урамда гына түгел, күңелләрегездә дә яз булсын, ә матурлыгыгыз, шат күңелле булуыгыз тирә-юньдәгеләрне дә сөендерсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булуын телибез!💐💐💐
Һәр яңа көн кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышлар тыныч, имин һәм матур булсын.🤲🤲🤲
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
3👍3👏1
Хәерле көн, дуслар!
Перезапустили речевой интерфейс для наших сервисов на базе новой более быстрой модели.
До конца месяца в планах предоставить разработчикам доступ к нашим апи.
🔥137
Поздравляем с 70-летием нашего учителя и научного руководителя Джавдета Шевкетовича Сулейманова!

Глубокоуважаемый Джавдет Шевкетович!

Коллектив Института прикладной семиотики Академии наук Республики Татарстан искренне поздравляет Вас с прекрасным юбилеем!
Вы являетесь авторитетным ученым, известным в мире своими научно-прикладными результатами в области искусственного интеллекта, социальной педагогики, компьютерных образовательных технологий и широким научным кругозором. Под Вашим непосредственным руководством был основан Институт прикладной семиотики Академии наук РТ. Во всех областях науки, где Вы выступали в качестве исполнителя или руководителя, Вы непременно добивались успеха и качественных научных и прикладных результатов. С 1977 года, после учебы на механико-математическом факультете и в аспирантуре при кафедре теоретической кибернетики факультета ВМК Казанского государственного университета им. В.И.Ульянова-Ленина, благодаря своей целеустремленности, работоспособности и научному потенциалу, Вы прошли все этапы профессионального роста от ассистента до профессора КФУ и академика Академии наук РТ. Будучи человеком основательным, принципиальным, глубоких нравственных и духовных устоев, а также с неизменным жизненным оптимизмом, Вы являетесь личностью, вдохновляющей и заряжающей коллег чаще всего своим примером к преодолению любых вызовов.
Ваши труды были высоко оценены званиями «Заслуженный деятель науки Республики Татарстан», «Заслуженный работник сферы молодежной политики Республики Татарстан», Нагрудным знаком Минобразования и науки РТ в образовании, Серебряной медалью Академии наук РТ «За достижения в науке», Благодарственным письмом Р.Н. Минниханова за плодотворную работу по выявлению и поддержке талантливой молодежи Республики Татарстан.
От всего сердца желаем Вам крепкого здоровья, человеческого счастья, любви близких и родных, уважения коллег и учеников, крепости духа, благополучия, результативной научной и творческой деятельности!
9👏5👍3🥰1🤩1
Институт хезмәткәрләре бүген Мари дәүләт университетында ачылган «Россия халыклары телләрен цифрлаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар масштаблары» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
«Мәгълүмати технологияләр һәм тел» секциясендә тел: тәҗрибә һәм перспективаларны киңәйтү» темасына «Белем графы - ясалма интеллектны үстерү өчен инновацияле IT-чишелеш һәм яңа буын интеллектуаль технологияләр булдыру» темасына институт директоры Ринат Гыйльмуллин һәм институт директоры урынбасары Айрат Гатиатуллин чыгыш ясадылар.

Татарстан Фәннәр академиясе делегациясе составында шулай ук Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан коллегаларыбыз Илгиз Халиков һәм Олег Хисамов үз проектлары белән таныштырдылар.
👍63🥰2
Мари дигәннән, ут-күршеләрбезнең теле турында кыскача мәгълүмат биреп китик 😊

Марий йылме (иске атамасы — чирмеш теле) — борынгы телләрнең берсе, фин-угыр телләренең урал төркеменә керә. Бу телдә Мари Илендә, Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә сөйләшәләр.

Телдә ике төп диалект бар:

🔸 Болын сөйләме — Иделнең сул ярында таралган
🔸Тау сөйләме — Иделнең уң ярында кулланыла

Язу системы

Мари теле кирилл имласына нигезләнгән, ләкин аның үзенә генә хас хәрефләре дә бар, мәсәлән: Ҥ, Ӧ, Ӱ, Ӹ.

Фонетика

Телдә сузыклар гармониясе (сингармонизм) бар, бу мари телен татар теленә якын итә.

Грамматика һәм сүз ясалышы

Мари теле — татар теле кебек үк агглютинатив тел, ягъни грамматик мәгънә аффикслар ярдәмендә бирелә.

Мәсәлән: путашым — мин язам ("путаш" — язарга + "ым" — 1нче зат берлек саны кушымчасы).

Татар теле белән уртаклыклар

Мари һәм татар телләрендә шактый күп уртак сүзләр бар, бигрәк тә көнкүреш өлкәдә:

🔹аш
🔹базар
🔹казна
🔹пычак


Чыганак: Wikipedia, белешмәлекләр

#мари_теле #кызыклы_мәгълүмат
👍6🔥3
Бүген Казанда Мәдәният көненә багышланган чаралар уза

Шуларның берсен Татарстан Фәннәр академиясе оештыра.

"Мәдәнияттә цифрлы технологияләр: Татарстан республикасында Digital Humanities проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе" дип аталган түгәрәк өстәлдә Гамәли семиотика институты директоры урынбасары Айрат Гатиатуллин да катнаша.

Ул анда чыгыш ясап, институтта башкарылган эшләр, татар телен цифрлаштыру өлкәсендәге проектлар белән таныштырачак.

Чара Татарстан энциклопедиясе институты бинасында уза.

#Татарстан #Фәннәр_академиясе #цифрлаштыру
7