Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.93K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
Гаҗәеп татар теле. Татар халык мәкальләре. Ат 🐎

Ат турында мәкаль-табышмак укучыларыбызда шактый зур кызыксыну уятты. Шуны искә алып, бүген тагын берне тәкъдим итәргә булдык. 😉

Мәкальне белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

Дөрес җавап 👉 квизда күрсәтелгән.

#гаҗәеп_татар_теле #татар_халык_мәкальләре

TatSoft | @ipsanrt
21👍6
Гаҗәеп татар теле. -CЫ кушымчасы

Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген аффикслар полисемиясе темасын дәвам итеп, әйдәгез, -СЫ кушымчасы хасыйл иткән мәгънәләрне барлап карыйк. Без аларны шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлдек.

Искәрмә. -[c]Ы аффиксы дигәндә аның барлык алломорфлары күздә тотыла: -[c]Ы ::= {-сы, -се, -ы, -е}


Исем + [с]Ы

1) алма бакчасы, мүк җиләге (беренче сүз икенчесенең мәгънәсен ачыклый)
2) абыйның китабы (беренче сүздә икенчедәгенең иясе)
3) Казан каласы, Рубин клубы (географик һәм башка атамалар )
4) атасы, анасы (Атасы, карале! — мөрәҗәгать итү формасы)

Фигыль + [с]Ы

5) барасы бар, әйтәсе бар (ният)
6) эшлисе була, язасы була (тиешлелек, мәҗбүрият)
7) җырлыйсы килә, күрәсе иде (теләк)

Сыйфат + [с]Ы

8) сарысы, кызылы (билгеләү, аерып алу)

Сан + [с]Ы

9) июльнең 16сы (даталар)
10) яртысы, уннан алтысы (тулының өлеше)
11) җидесе, кырыгы (махсус көннәр)

Ә сез -[с]Ы аффиксының тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Рәхим итеп комментта языгыз!

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft | Каналга язылу
11👏4👍2🔥1
Фәнни календарь. Пи саны көне

Бүген сезгә яңа шәлкем тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучылар. Фәнни календарь дип атала. Анда без фән-гыйлемгә бәйле көннәрне билгеләрбез.

Бүген, мәсәлән, Пи саны көне. Шул уңайдан бу сан турында берничә кызыклы факт.

Белешмә. Пи саны — әйләнә озынлыгының (с) аның диаметрына (d) нисбәте: П = c/d


▪️Пи — иррациональ сан, аны ике бөтен сан вакланмасы (m/n) рәвешендә төгәл язып булмый. Якынча 22/7. Унарлы язылышының ахыры юк: 3,14159...

▪️Пи санын 1700 ел элек, борынгы Мисырда ук белгәннәр, өч чамасы дип санаганнар. Хәзер өтердән соң 10 триллион саны билгеле.

▪️Пи санын истә калдыру бәйгеләре үткәрелә. Дөнья рекордын япон Акира Харагути куйган. Ул өтердән соң 100 мең санны атаган, моңа 16 сәгать кирәк булган.

▪️Пи саны көне елга ике тапкыр билгеләнә: 14 март һәм 22 июль. Ни өчен дип уйлыйсыз? Җавап санның язылышына яшерелгән:

П ≈ 3,14 (3нче ай, 14нче көн)
П ≈ 22/7 (7нче ай, 22нче көн)


Яңа шәлкемебез ошаса 👍, ошамаса 👎 куегыз!

#фәнни_календарь

TatSoft | Каналга язылу
👍29❤‍🔥42🔥2🤔1
Гаҗәеп татар теле. Табышмак

Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген табышмак жанрына тукталыйк. Табышмаклар — кызык кына түгел, файдалы да, алар безнең фикерләү, иҗат итү сәләтен, хәтерне үстерергә ярдәм итә.

Бүген сезгә шундый табышмак тәкъдим итәбез:

Бер байлык бар — янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.


Җавабын белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

Дөрес җавап 👉 квизда күрсәтелгән.

#гаҗәеп_татар_теле
#татар_халык_табышмаклары

TatSoft | Каналга язылу
13👍8
Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
Anonymous Quiz
35%
Акыл
57%
Белем
4%
Уй
2%
Фикер
3%
Үз җавабым бар, комментта язам
7👍3
Табышмак бәйгесе

Кайбер сайтлар, бүген 26 июль — Табышмак көне, дип хәбәр итә. Янәсе, 1990 елда Халыкара табышмак сөючеләр җәмгыяте тарафыннан булдырылган. Бу көнне серле сорауларга җавап эзләргә яратучылар табышмаклар чишә, төрле бәйгеләрдә катнаша, диелә.

Без бу мәгълүматны тиешле чыганаклардан раслый алмадык, аның каравы, форсаттан файдаланып, Табышмак бәйгесе оештырып карарга булдык.

Бәйгедә бу каналга язылган һәркем катнаша ала. Моның өчен берәр табышмак язып җибәрергә генә кирәк. Бердәнбер шарт: табышмакның чыганагын белү зарур. Мисал өчен: Нәкый Исәнбәт. Татар халык табышмаклары.

Бәйге кагыйдәләре:

▪️Канташучы шушы постка коммент итеп табышмак җибәрә.
▪️Башкалар җавабын яза.
▪️Дөрес җавап килсә, җибәрүче “Дөрес” дип раслый, җавап кабул итү туктатыла.
▪️Иң озак чишелми торган табышмак җибәрүче Иң оста табышмакчы дип табыла.
▪️Иң күп дөрес җавап бирүче Иң оста чишүче дип табыла.
▪️Бәйге бер тәүлек дәвам итә.

Уйнап карыйбызмы? 😉

#татар_халык_табышмаклары

TatSoft | Каналга язылу
11
Институт прикладной семиотики АН РТ
Табышмак бәйгесе Кайбер сайтлар, бүген 26 июль — Табышмак көне, дип хәбәр итә. Янәсе, 1990 елда Халыкара табышмак сөючеләр җәмгыяте тарафыннан булдырылган. Бу көнне серле сорауларга җавап эзләргә яратучылар табышмаклар чишә, төрле бәйгеләрдә катнаша, диелә.…
Табышмак бәйгесе нәтиҗәләре

Табышмак бәйгесе шуның белән тәмам, хөрмәтле укучылар. Актив катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт! Бәйге барышында тагын бер — Иң актив табышмакчы номинациясе өстәлде. Шулай итеп, нәтиҗәләр түбәндәгечә:

🥇Иң актив табышмакчы дип Резеда табылды. Ул безгә 4 табышмак язып җибәрде. Тәбриклибез! 🌺

🥈Иң оста табышмакчы дип Syumbell табылды. Аның ат турында табышмагы 2 сәгатьтән артык чишелми торды. Тәбриклибез! 🌸

🥉Иң оста чишүче дип МарТин табылды. Ул 3 табышмакка дөрес җавап бирде. Тәбриклибез! 🌼

Табышмак бәйгесе сезгә ошаса һәм тагын уйнарга теләсәгез 👍 куегыз. Ошамаса 👎 куегыз һәм үз тәкъдимегезне әйтегез.

#татар_халык_табышмаклары

TatSoft | Каналга язылу
👍266
"Ана теле" онлайн мәктәбе яңадан эшли башлады

Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Ана теле" онлайн мәктәбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән 2013 елда барлыкка килгән иде. Ул Education First (EF) платформасы нигезендә эшләнде. Бу эштә ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты да катнашты.

2023 елда санкцияләр кертелгәннән соң, Британиянең Education First (EF) ширкәте Россиядән китәргә мәҗбүр булгач, сайт эшен туктатты. Аны Яндекс серверларына күчерергә карар ителде. Бу эшне Петебурдагы “Прогресс" ширкәте башкарган.

▪️Белешмә. "Ана теле" онлайн мәктәбе татар телен үзлектән өйрәнү мөмкинлеге бирә. Анда 9 тел дәрәҗәсе, һәр дәрәҗәдә 8 бүлек бар. Шулай ук грамматика тупланмасы, әйтелеш һәм язу дәресләре, онлайн-сүзлек бар. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлаган укучыга сертификат бирелә.

Яңа сайтны сез дә сынап карый аласыз. Ул монда урнашкан.

#Ана_теле

TatSoft | Каналга язылу
❤‍🔥16👍54
Гаҗәеп татар теле. Татар халык мәкальләре. Ындыр

Җәйнең соңгы аена да кердек. Элек халыкта август аен Ындыр ае дип тә атаганнар — ындыр табагында эшләрнең иң кызган чоры.

Шул уңайдан бүген сезгә чираттагы мәкаль-табышмак тәкъдим итәбез! 😉

Сабанда сайрашмасаң, ындырда […]


Мәкальне белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

Дөрес җавап квизда күрсәтелгән.

#гаҗәеп_татар_теле #татар_халык_мәкальләре

TatSoft | @ipsanrt
👍2112
Бохараев исемендәге Tatar.Бу хакатоны — үз идеяләреңне тормышка ашыру, татар теле һәм мәдәнияте киләчәгенә өлеш кертү мөмкинлеге!

❇️ 12-14 сентябрьдә Казанда төрле төбәкләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар җыела, өч көн буе алар технология һәм милли мираска караган IT-продуктлар эшләячәк.

Tatar.Бу хакатоны Татарстан Фәннәр Академиясе һәм «Сәләт» яшьләр оешмасы тарафыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты ярдәме белән Kazan Digital Legends 2025 хакатоннар сериясе кысаларында уздырыла.

Катнашучылар бай эчтәлекле программада катнашып, остазлар ярдәмендә такымнарда эшләп, тәҗрибә туплый алачак.

✳️ Бүләкләү фонды — 600 000 ₽. Җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында Стартаплар аллеясы кысаларында үз проектларын тәкъдим итә алачак, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.

🔰 Кемнәр катнаша ала:
- 7-11 сыйныф укучылары
- көллият студентлары
- югары уку йортлары студентлары (1-5 курс)

🔰 Төп даталар:
- 3 сентябрьгә кадәр — гаризалар кабул ителә
- 4-6 сентябрь — катнашучылар сайлап алына
- 12-14 сентябрь — хакатон уза
- 17-19 сентябрь — җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында катнаша

Бәйгенең финалы КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында (Казан шәһәре, Татарстан ур., 2) узачак. Катнашу бушлай. Эш телләре — рус һәм татар телләре.

👉 Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү — бу сылтамада: https://kazandigitallegends.com/tatar_bu_2025

#хакатон #татар_бу_хакатон

TatSoft | @ipsanrt
9👍2🔥2🤩1
Фәнни календарь. 8 август — Халыкара чиксезлек көне

Белешмә. Халыкара чиксезлек көне (International Infinity Day) 1987 елда американ фәлсәфәчесе Жан-Пьер Ади Феньо (Jean-Pierre Ady Fenyo) тарафыннан кертелгән. 8нче айның 8нче көнендә билгеләнә. Чөнки чиксезлек билгесе (♾️) 8лене хәтерләтә.


Нәрсә соң ул — чиксезлек? Бу сорау адәми затны гасырлар буе борчый. Математикада — чиксез саннар, физикада — иксез-чиксез галәм киңлеге... Ә семиотикада? Тел белемендә?

Чиксезлеккә ирешү юллары телебездә дә бихисап: агглютинация, полисемия, рекурсия күренешләре, сүзләр ясалу потенциалы, җөмләләр тезмәсе, аларга салынган мәгънәләр, тасвирлау һәм интерпретация төрлелеге...

Болар хакында без Гаҗәеп татар теле шәлкемендә сөйләп киләбез.

Ә сез чиксезлекне ничек аңлыйсыз? Нинди мисаллар китерә аласыз?

🎉 Фән белән кызыксынган, һәрнәрсәнең асылына төшенергә яраткан, фикер йөртүче укучыларыбызны Чиксезлек көне уңаеннан тәбрик итәбез! Чиксез илһам телибез!

#гаҗәеп_татар_теле #фәнни_календарь

TatSoft | @ipsanrt
14❤‍🔥3
Фәнни календарь. 12 август — Персональ санак (ПС) көне

Белешмә. 1981 елның 12 августында IBM ширкәте PC 5150 исемле беренче персональ санак (компьютер) ясап чыгара. Бу вакыйга заманча мәгълүмати җәмгыять булдыруга китергән үзгәрешләрне башлап җибәрә. Шул уңайдан 12 август — ПС көне (IBM PC Day) буларак билгеләнә.


Әйтергә кирәк, исәпләү техникасы тарихында татар эзе дә бар. Берничә факт.

▪️Бәшир Рәмиев (1918-1994) — атаклы инженер һәм уйлап табучы, беренче совет ЭВМнарын ясаучы. Аның идеяләре СССРда исәпләү машиналарын ясый башлауга нигез сала.

▪️Бәшир Рәмиевнең бабасы — Закир Рәмиев (1859-1921) — җәмәгать эшлеклесе, иганәче, алтын приисклары хуҗасы, татар шагыйре (Дәрдмәнд). Әтисе — Искәндәр Рәмиев (1886-1943), тау инженеры, 1938 елда "халык дошманы" ярлыгы тагылып 5 елга хөкем ителә, ГУЛАГта вафат була.

▪️Заманында Бәшир Рәмиев белән галим Рәис Бохараев (1929-2009) та хезмәттәшлек иткән. Ул — техник һәм физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Ясалма интеллект лабораториясенең фәнни җитәкчесе дә була.

▪️ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты нәкъ шул лабораториядән үсеп чыкты.

📷 Сул фотода — IBM PC 5150, уңда — Бәшир Рәмиев

Ә сез ПСда беренче тапкыр кайчан эшләп карадыгыз?

#фәнни_календарь

TatSoft | @ipsanrt
14👏3❤‍🔥2
АКШ галимнәре тикшеренүе LLMның логик фикер йөртүгә сәләтсез булуын күрсәтә

Аризона штаты университеты (ASU) галимнәре Зур тел модельләре (LLM — Large Language Model) мантыйклы фикерләүгә сәләтле дигән шактый киң таралган фикерне шик астына куючы хезмәт бастырган.

Соңгы айларда AI (ясалма интеллект) ширкәтләре катлаулы биремне берничә адымда чишү өчен "фикер чылбырын" (chain of thought) кулланган модельләрне үстерә. Әмма соңгы тикшеренүләр бу модельләрдә "фикерләү процессы" барлыгын шик астына куя.

Стандарт сораулардан аз гына читкә тайпылган очракта бу модельләр еш кына логик яктан дөрес булмаган җаваплар бирә. ASU галимнәре фикеренчә, зур тел модельләре фикер йөртә алмый, ә имитация генә ясый.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу модельләрнең акыллы булып күренүе чынлыкта “рәшә” генә булып тора. Авторлар раславынча, бу модельләр текстның асылын аңламый, ә элегрәк өйрәнгән шаблоннарны гына кабатлый.

Әлеге тикшеренү LLMның логик фикерләү сәләте көтелгәннән шактый түбән булуын күрсәткән. Авторлар логик процессларны имитацияләү генә түгел, ә аларның асылына төшенә алырдай модельләрне төзү эшенең мөһимлегенә басым ясый.

Бу эшнең мөһимлеге белән ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә килешә һәм шул юнәлештә эшләрен дәвам итә.

#фән_яңалыклары #ясалма_интеллект

TatSoft | @ipsanrt
8👍4🔥4
30 август Татарстанда Республика көне билгеләнә

Белешмә. 35 ел элек, 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. Бу көнне Татарстан халкы Республика көне буларак бәйрәм итә.


Бәйрәм уңаеннан укучыларыбызга бәйге тәкъдим итәбез.

Татарстандагыларыбызныкыдай — бу сүзгә кергән хәрефләрдән нинди тамыр сүзләр төзеп була?

Җавапларны шушы постка комментар итеп языгыз.

Иң күп сүз төзүчеләр җиңүче дип табылачак.

Бәйге бер тәүлек дәвам итә. Киттек! 😉

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
14🔥7❤‍🔥1
Институт прикладной семиотики АН РТ
30 август Татарстанда Республика көне билгеләнә Белешмә. 35 ел элек, 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. Бу көнне Татарстан халкы Республика көне буларак бәйрәм итә. Бәйрәм…
Республика көне бәйгесе нәтиҗәләре

Республика көне уңаеннан үткәрелгән Сүз төзү бәйгесе шуның белән тәмам, хөрмәтле укучылар. Ул аеруча гүзәл затларыбыз күңеленә хуш килгән булып чыкты. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә:

🥇Иң оста сүз төзүче дип Алина табылды. Татарстандагыларыбызныкыдай сүзенә кергән 27 хәрефтән ул 137 сүз төзи алган! 😮 Искиткеч нәтиҗә! Тәбриклибез! 🌹

🥈Икенче урында Syumbell — 58 сүз! Бу да бик күркәм нәтиҗә! Исегезгә төшерәбез, алдарак үткәрелгән Табышмак бәйгесендә ул Иң оста табышмакчы дип табылган иде. Тәбриклибез! 🌷

🥉Өченче урында берьюлы ике укучыбыз — Лейсан Гарфеева (30 сүз) һәм Рабига (27 сүз). Тәбрик итәбез! 🌹🌹

🏅Бәйгедә катнашкан тагын ике укучыбыз — Розалия Мустафина (8 сүз) һәм Rayshania Gazi (5 сүз) — сезгә дә безнең тәбрикләр! 💐💐

Бәйгедә катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!👏

Барлык укучыларыбызны бәйрәм уңаеннан тәбрик итәбез!🎉

Республика көне котлы булсын! Яшә, Татарстан! 🎆 🎆 🎆

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft | Каналга язылу
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥10❤‍🔥21👍1
📢 Игътибар! Tatar.Бу хакатонына теркәлү вакыты чыга — 3 сентябрьгә кадәр теркәлеп өлгер!

Теркәлү ике адымнан тора:

1️⃣ Һәр катнашучы бу биткә кереп гариза җибәрә

2️⃣ Һәр такым (команда) бу платформада теркәлә

➡️ Такымны теркәгәндә нәрсәләр искә алына:
— Трек проблематикасын аңлау дәрәҗәсе
— Такым әгъзаларының тәҗрибәсе

👨‍🏫 Үзеңә такым эзләсәң, аны безнең чатка кереп таба аласың.

🔄 Дедлайн: 03.09 23:59

4-6 сентябрь — сайлап алу
12-14 сентябрь — хакатон уза
17-19 сентябрь — җиңүчеләр KDW форумында катнаша

Әлеге чараның төп максатларының берсе — күренекле галим Рәис Бохараевны искә алу.

Белешмә. Рәис Бохараев (1929-2009) — информатика һәм исәпләү техникасы, кибернетика, ясалма интеллект өлкәсен үстерүгә, татар теленә ярдәм технологияләрен эшләүгә һәм яшьләр арасында бу фәнни өлкәләр турында белем таратуга зур өлеш керткән галим. Техник һәм физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Ясалма интеллект лабораториясенең фәнни җитәкчесе. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты шул лабораториядән үсеп чыкты.


#хакатон #татар_бу_хакатон

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥72
Гаҗәеп татар теле. Омоним бәйгесе

Көзгә кердек. Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген омонимия күренешенә тукталып, чираттагы бәйге тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучылар!

Белешмә. Омонимия — бер үк язылышлы, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр күренеше.


Мисал өчен: көзге (осенний) һәм көзге (зеркало)

Сорау: Ә сез нинди омонимнар беләсез?

Җавапларны шушы постка коммент итеп языгыз.

Бәйге кагыйдәләре:

◾️Сүзләрнең мәгънәсен дә язуыгыз сорала
◾️Бер үк омоним кабатланса, алдарак җибәрелгәне исәпкә алына
◾️Бәйге бер тәүлек дәвам итә
◾️Иң күп омоним тапкан укучы Иң оста омонимчы дип табылачак

#гаҗәеп_татар_теле #омоним_бәйгесе

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥8👍31
Институт прикладной семиотики АН РТ
Гаҗәеп татар теле. Омоним бәйгесе Көзгә кердек. Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген омонимия күренешенә тукталып, чираттагы бәйге тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучылар! Белешмә. Омонимия — бер үк язылышлы, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр күренеше. Мисал…
Омоним бәйгесе нәтиҗәләре

Омоним бәйгесе тәмам, хөрмәтле укучылар. Нәтиҗәләр мондый:

🥇Иң оста омонимчы дип иң актив укучыларыбызның берсе — Rayshania Gazi табылды. Ул безгә 64 омоним табып җибәрде! 😮 Искиткеч нәтиҗә! Тәбриклибез! 🌹

🥈Икенче урында тагын бер актив укучыбыз — Алина (28 омоним). Бу да күркәм нәтиҗә! Исегезгә төшерәбез, Республика көнендә үткәрелгән бәйгедә ул Иң оста сүз төзүче дип табылган иде. Тәбриклибез! 🌷

🥉Өченче урында берьюлы ике укучыбыз — Руфина Галиева (19 омоним) һәм Andrey Yakovlev (11 омоним). Афәрин! Тәбрик итәбез! 💐💐

🏅Бәйгедә катнашкан тагын ике укучыбыз — Musa Vildanov (4 омоним) һәм Фания (2 омоним) — сезгә дә безнең кайнар тәбрикләр! 🌹🌹

Искәрмә. Омонимнар кабатланган очракта, алдарак җибәрелгәне исәпкә алынды.


Бәйгедә катнашкан барлык укучыларыбызга да рәхмәтебезне белдерәбез!👏

#гаҗәеп_татар_теле #омоним_бәйгесе

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
7🎉3❤‍🔥1
Исегезгә төшерәбез, бу атнада Tatar.Бу хакатоны уза

❇️ 12-14 сентябрь Казанда Tatar.Бу хакатоны уза. Төрле төбәкләрдән йөздән артык мәктәп укучысы һәм студентлар заманча технология һәм милли мираска караган IT-продуктлар эшләп ярышачак. Бер уңайдан алар остазлар ярдәмендә такымнарда эшләп, тәҗрибә дә туплый алачак.

Әлеге чара Kazan Digital Legends 2025 хакатоннар сериясе кысаларында уздырыла. Аның төп максатларының берсе — күренекле галим Рәис Бохараевны искә алу.

✳️ Бүләкләү фонды — 600 000 ₽. Җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында үз проектларын тәкъдим итә алачак, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.

Белешмә. Рәис Бохараев (1929-2009) — информатика һәм исәпләү техникасы, кибернетика, ясалма интеллект өлкәсен үстерүгә, татар теленә ярдәм технологияләрен эшләүгә һәм яшьләр арасында бу фәнни өлкәләр турында белем таратуга зур өлеш керткән галим. Техник һәм физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Ясалма интеллект лабораториясенең фәнни җитәкчесе. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты шул лабораториядән үсеп чыкты.


#хакатон #татар_бу_хакатон

TatSoft | @ipsanrt
8👍2😁1