Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.94K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
Галимнәр "супер акыл" ясауны туктатып торырга чакырды

800дән артык күренекле шәхес, шул исәптән ясалма интеллект (ЯИ) белгечләре "супер акыллы ЯИ" (superintelligent AI) ясау эшен вакытлыча туктатып торырга чакырды. Бу хакта алар ачык хат чыгарды.

✳️ Кемнәр имзалаган

Хатны имзалаучылар арасында "ЯИ аталары" саналган Джеффри Хинтон (Geoffrey Hinton), Йошуа Бенжио (Yoshua Bengio), шулай ук Apple ширкәтенә нигез салган Стив Возняк (Steve Wozniak) кебек танылган шәхесләр, галимнәр, сәясәтчеләр бар.

Хат авторлары язуынча, ясалма интеллект сәламәтлек саклау һәм муллыкка ирешүдә моңарчы күрелмәгән мөмкинлекләр ача. Шул ук вакытта, адәми затны барлык когнитив өлкәләрдә узып китәрдәй супер акыл булдыру омтылышы җитди борчылу тудыра, ди алар.

✳️ Нәрсә борчый

Хат авторлары фикеренчә, мондый системаларны ясар алдыннан, башта алар имин һәм аларны контрольдә тотып була дигән фәнни консенсус булырга тиеш. Икенчедән, аларны киң җәмәгатьчелек хупларга тиеш. Шушы ике шарт үтәлми торып, супер акыл ясауны әлегә тыярга кирәк, ди алар.

Бу супер акыл нинди куркыныч тудыра дисәгез, алар шулкадәр күп эш урыннарын алып бетерәчәк ки, нәтиҗәдә кешеләргә ихтыяҗ калмаячак диелә. Бу исә ирек, гражданлык хокуклары, абруй һәм контроль дигән әйберләрнең юкка чыгуына китерә ала. Авторлар хәтта кешелекнең ихтимал үлеме турында кисәтә.

✳️ Кемнәр шөгыльләнә

С
упер акыл ясау хыялы белән мавыккан ширкәтләрнең берсе - OpenAI. 2022 елда ул ChatGPT ясап чыгарды. Ширкәт башлыгы Сэм Альтман (Sam Altman) супер акыл 2030 елга барлыкка киләчәк дип фаразлый. Ул вакытка икътисадта эшләрнең 40%ты ЯИ ярдәмендә башкарылачак, ди ул.

Супер акыл ясау белән Meta ширкәте дә шөгыльләнә. Ширкәт башлыгы Марк Цукерберг (Mark Zuckerberg) белдергәнчә, бу эш инде ахырына якынлаша, әзер булгач, ул кешеләрнең "мөмкинлекләрен киңәйтәчәк".

✳️ Халык ни уйлый

Ачык хатны инде 52 меңнән артык кеше имзалаган, бу сан арта бара. Хатта күптән түгел АКШта үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә китерелә. Җавап бирүчеләрнең 5% ясалма интеллектны тиз һәм контрольсез үстерү яклы. 64% чамасы супер акылның имин һәм контрольдә булуы расланмый торып, аны ясауны тыярга кирәк дип саный. 73%тан артыгы бу өлкәне катгый контрольгә алырга чакыра.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Супер акыллы ясалма интеллект кешелеккә куркыныч тудырамы? Аны тыярга кирәкме?
Фикерегезне безнең
сораштыруда һәм комментта әйтегез!

TechSpot сурәте (сулдан 1нче: Стив Возня
к, 2нче: Джеффри Хинтон)

#ясалма_интеллект #супер_акыл

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5🤔1
С Днём Конституции Республики Татарстан!

Уважаемые коллеги, дорогие друзья!

Поздравляю вас с важным государственным праздником – Днём Конституции Республики Татарстан!

Этот памятный день 6 ноября символизирует не только правовую основу нашего многонационального народа, но и стремление к справедливости, свободе и единству.

Академия наук Республики Татарстан с её богатой историей и значительным вкладом в научно-технологическое развитие науки является гордостью республики.

Пусть и впредь ваши усилия укрепляют духовный и интеллектуальный потенциал региона, способствуют инновационному развитию и процветанию Татарстана.

Желаю вам крепкого здоровья, новых научных достижений и успехов в служении на благо нашей Родины!


Президент Академии наук РТ
Рифкат Минниханов
🔥1211👏7😁3😱2🤝1
AIRI институты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Kazan Digital Legends тарафыннан уздырыла торган хакатонга гаризалар кабул итү башланды! 🚀

«AI-ЗАМАН Хак» хакатоны машиналы өйрәтү һәм текстларны эшкәртү технологияләренә багышлана.

Катнашучыларга татар телендәге текстларны әдәби телдәге формага үзгәртү алгоритмнарын эшләргә кирәк булачак – ягъни текстның төп мәгънәсен мөмкин кадәр саклап калып, әдәпсез өлешен әдәплерәк һәм ихтирамлырак формага үзгәртү.

Хакатон турында тулырак мәгълүмат карточкаларда.

Катнашу өчен 27 ноябрьгә кадәр сайтта теркәлергә кирәк. Хакатон 29 ноябрьдә башлана, эшләрне тапшыру – 30 ноябрьдә.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
15
Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре AI Journey халыкара конференциясендә катнашты

19-21 ноябрь Мәскәүдә 10нчы AI Journey (Ясалма интеллект дөньясына сәяхәт) халыкара конференциясе узды.

Быел ул Русия президенты Владимир Путин, хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Туры инвестицияләр фонды (РФПИ) генераль директоры Кирилл Дмитриев катнашында үтте.

Конференциядә Һиндстан, Кытай, Сербия, Россия галимнәре, барлыгы 10 меңнән артык белгеч Ясалма интеллектның фән, бизнес өлкәсендә, җәмгыятьтә бүгенге хәле, киләчәктә үсеш юллары турында фикер алышты.

Әлеге чарада Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов, вице-президенты Айрат Хасьянов, Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйлмуллин да катнашты (фотода Яндекс вәкилләре белән).

TatSoft | @ipsanrt
7👍2🔥1
Гаҗәеп татар теле. Күп мәгънәле сүзләр

Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген күп мәгънәле сүзләрне барлап карыйк. 😜 Омоним бәйгесендә берничә укучыбыз "төш" сүзен китергән иде. Бу сүз шактый күп мәгънәле булып чыкты. Без аның кимендә җиде төрле мәгънәсен таптык:

1️⃣төш – йоклаганда күз алдына килә торган күренешләр
2️⃣төш – көн уртасы, өйлә вакыты
3️⃣төш – җимеш эчендәге орлык
4️⃣төш – атом төше (русча ядро)
5️⃣төш – бавырсак (синоним)
6️⃣төш – урын, очрашу ноктасы
7️⃣төш – фигыль, мәсәлән: аска төш

Ә сез "төш" сүзенең тагын нинди мәгънәләрен беләсез?

Күп мәгънәле тагын нинди сүзләр беләсез?

Фикерләрегезне шушы постка коммент итеп языгыз.

#гаҗәеп_татар_теле #күп_мәгънәле_сүз #омоним

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥8👏5❤‍🔥2
"ИИ-ЗАМАН Хак" онлайн-хакатоны тәмамланды

Ул машиналы өйрәтү һәм текстларны эшкәртү технологияләренә багышланды. Катнашучыларга татар телендәге текстларны әдәби телдәге формага үзгәртү алгоритмнарын эшләргә кирәк иде.

Хакатон AIRI институты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Kazan Digital Legends тарафыннан уздырылды. Датасет Гамәли семиотика институты галимнәре ярдәме белән төзелде.

16 декабрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узачак. Чара кысаларында ясалма интеллект темасына лекторий да оештырыла.

Анда AIRI Ясалма интеллект институты һәм Сколково фән һәм технологияләр институтының ясалма интеллект өлкәсендәге алдынгы белгечләре чыгыш ясаячак.

🗓 Кайчан: 16 декабрь, 13:30–17:00
📍 Кайда: Татарстан Фәннәр академиясе

Чарада канташу өчен монда теркәлергә кирәк.

#ии_заман_хак #хакатон

TatSoft | @ipsanrt
11
Яңа шәлкем. Татар уеннары📱

Соңгы вакытта интернетта татар теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган әсбаплар, уеннар күбәя. Бу күркәм күренеш. Санлы мохиттә уен технологияләре телне, мәдәниятне үстерүдә мөһим урын алып тора. Бигрәк тә яшьләр арасында.

✳️ Гамәли семиотика институты бу эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Ел саен үткәрелеп килгән Tatar. Бу Хакатон ярышы татар телен һәм мәдәниятен үстерү юнәлешендә инновацион IT-проектлар булдыруны максат итеп куя. Анда тәкъдим ителгән эшләр соңрак кызыклы уеннар, файдалы әсбаплар булып өлгерә.

❇️ Бүген без яңа шәлкем ачып җибәрергә булдык. Ул Татар уеннары дип атала. Анда сезне татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләренә багышланган яңа уеннар белән таныштырып барырга ниятлибез.

✳️ Беренче итеп әле генә табадан төшкән өр-яңа уен тәкъдим итәбез. Аның тамырлары да «Tatar.Бу Хакатон» ярышына барып тоташа.

🏇Сабан туе уеннары — балалар һәм яшүсмерләр өчен 2D уен. Анда милли бәйрәмебезнең ат чабышы, көрәш, аркан тартышу, уктан ату кебек күренешләре чагылдырыла.

интерфейс милли орнамент белән бизәлгән
бер, ике, өч яисә дүрт кеше уйный ала
турнир оештыру мөмкинлеге бар
уен барышында уйнаучылар татар сүзләрен дә өйрәнә

«Tatar.Бу Хакатон» катнашучылары һәм оештыручылары «Сабан туе уеннары» проектын сынау эшен башлап җибәрде.

Бу эштә сез дә катнаша аласыз! Уенны Яндекс Игры, Google Play кибетләрендә бушка алып була.

Проект Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сәләт оешмасы ярдәме белән башкарылган.


Ә сез нинди кызыклы татар уеннарын беләсез. Фикерегезне комментта языгыз!

#татар_уенннары

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
9🔥4❤‍🔥1👍1
Бүген 15 декабрь — Бөтендөнья төрки телләр көне!

🍀 Беренче тапкыр билгеләнә

Дөньяда Төрки телләр көнен билгеләү турында карар ЮНЕСКО оешмасының быел Сәмәрканд шәһәрендә узган 43нче конференциясендә кабул ителде. Карарны оешмага кергән 26 дәүләт хуплады.

🗓 Ни өчен 15 декабрь?

1893 елның 15 декабрендә Дания галиме Вильгельм Томсен (1842-1927) Орхон язмаларын укып чыгуы (дешифровка) турында игълан итә. Бу язмалар төрки телләрнең килеп чыгышын раслаучы иң борынгы истәлекләрнең берсе санала.

🔤 Төрки телләр турында берничә факт


🔹 Дөньяда 35–40 төрки тел бар дип санала
🔹 Алар Европадан алып Себер һәм Көнбатыш Кытайга кадәр таралган
🔹 Бу телләрдә якынча 170–200 миллион кеше сөйләшә

👥 Төп төркемнәр

Огуз төркеме: төрек, азәрбайҗан, төрекмән, гагауз
Кыпчак төркеме: татар, башкорт, казакъ, кыргыз
Карлук төркеме: үзбәк, уйгыр
Себер төркеме: якут (саха), тува, хакас
Болгар төркеме: чуаш

Төрки телләрне өйрәнү

Төрки телләрне өйрәнү юнәлешендә эшләр Гамәли семиотика институтында да алып барыла:

🔹 Төрки Морфема порталы төзелде
🔹 төрки телләр арасында тәрҗемә системалары эшләнә
🔹 Институт галимнәре TurkLang халыкара конференцияләрендә актив катнаша. 2015, 2017 һәм 2024 елларда әлеге конференция Казанда үткәрелде.

🙋‍♂️ Ә сез нинди төрки телләр беләсез яисә өйрәнергә теләр идегез?

#төрки_телләр

TatSoft | @ipsanrt
14🎉7👍3👌2
"ИИ-ЗАМАН Хак" онлайн-хакатоны җиңүчеләре билгеләнде

Исегезгә төшерәбез, Хакатон машиналы өйрәтү һәм текстларны эшкәртү технологияләренә багышланды. Катнашучыларга татар телендәге текстларны әдәби телдәге формага үзгәртү алгоритмнарын эшләргә кирәк иде.

Интеллектуаль ярыш AIRI институты һәм Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан уздырылды. Датасет Гамәли семиотика институты галимнәре ярдәме белән төзелде.

Хакатонда Русиянең төрле төбәкләреннән 96 команда – 368 студент катнашты.

Җиңүчеләр:
🥇SOTA (ВШЭ, Мәскәү, ИТМО, Петербур)
🥈Sk ML team (Сколтех, Мәскәү)
🥉AllegroCode (КФУ, Казан)

Бүләкләү тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әлеге чараны 2026 елгы Kazan Digital Week алдыннан оештырыла торган Kazan Digital Legends халыкара хакатоннар сериясен башлап җибәргән уңышлы чара дип атады. Анда катнашучыларга уңышлар теләде, проектларны камилләштереп, алга таба да Академия грантларында катнашырга чакырды.

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов катнашучылар арасында таныш йөзләр булуын, студентларның төрле бәйге-хакатоннарда катнашуы бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады.

#ии_заман_хак #хакатон

TatSoft | @ipsanrt
🔥96👍2
«Татар теле – халкым теле» проектының иҗади конкурс һәм семинар этабы башланды

Бу яңа проект татар теле һәм әдәбияты укытучыларына карата ихтирам хисе тәрбияләү, мөгаллимнәр өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдыру максатыннан оештырыла.

Ярышның беренче этабында төрле төбәк укытучыларыннан килгән гаризалар каралды. Иҗади конкурс һәм семинар этабы шушы көннәрдә «Сәләт–Батыр» базасында уза.

Проект Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сәләт оешмасы ярдәме белән башкарыла.


Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә таныша аласыз.

#татар_теле_халкым_теле

TatSoft | @ipsanrt
6👍2
Гаҗәеп татар теле. Шәлкем сүзе

Шәлкем сүзе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты, гәрчә аны элегрәк тә кулланганыбыз бар иде. "Гаҗәеп татар теле" шәлкемендә бүген, әйдәгез, бергәләп шул сүзне тикшереп карыйк. Басма сүзлекләрдә ул нинди мәгънәләрдә очрый?

📚 Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге [2022]

ШӘЛКЕМ и. 1) Тәлгәш, чук, тезмә формасында үрелгән чәчәкләр бәйләме;
2) Бер төрдәге предметлар комплекты;
3) Уен карталарының тулы комплекты; колода;
4) Гадәттә, уртак тема нигезендә бергә тупланган сәнгать әсәрләре һәм фәнни эшләр төркеме. Гафури иҗатын бәяләгән язмалар бер шәлкем хасил итә. Т. Гыйләҗев;
5) Бер үк жанрда булган, тема, геройлар, хикәяләүчесе уртак, ләкин чагыштырмача бәйсез булган сәнгать әсәрләре җыелмасы; цикл. Ә халкыбызның көнкүрешен, гадәт-йолаларын җентекләп өйрәнеп, «Татар халык әкиятләре» китабын бизәгән Ф. Хәсьянова яисә татар халкы һөнәрчелегенә багышланган рәсемнәр шәлкеме иҗат иткән Н. Фәрхетдинова һәм башкалар татарның имин киләчәге өчен тырышмыймыни?! Мәдәни җомга


📚 Татар теленең этимологик сүзлеге [2015]

ШӘЛКЕМ диал. шалкым, шәлгем, «прядь, кисть; гроздь», күч. (М. Җәлил) «сборник (стихов, рассказов)» < гом. кыпч. булырга тиеш, к. кр.-тат., госм., чыгт. (Радлов IV: 363; Боровков 1963: 261) салқым «тәлгәш; җыйма һ.б.». Ономопоэтик салк тамырыннан, к. Салкы.


📚 Татарча-русча сүзлек [2007]

ШӘЛКЕМ сущ. 3 1. гроздь, кисть; пучок, гирлянда (цветов) 2. колода (карт); комплект однообразных предметов 3. перен. сборник (стихов)


⚛️ Без нинди мәгънәдә кулланабыз


Без бу сүзне өстә телгә алынган мәгънәләрнең берсе — берәр уртак темага чагыштырмача бәйсез әйберләр, язмалар, постлар җыелмасы мәгънәсендә кулланабыз. Интернет сәхифәсе, социаль челтәр, телеграм каналы кебек даирәләрдә бу аеруча уңышлы булып күренә. Cылтама яисә һәштәг (#) ярдәмендә үзара бәйләнгән язмалар бер матур тәлгәш яисә шәлкем хасил итә сыман.

Әгәр сезнең башка тәкъдимегез булса, шушы постка шәрех итеп яза аласыз, бергәләп фикерләшербез.

Татар телен яшәтү, үстерү, аны баету, югалып барган сүзләрне яңадан кулланышка кайтару, төрле сүзлекләргә өстәү турында уй-фикерләрегез булса, рәхим итеп языгыз.

Бу төркемне без нәкъ менә шундый фикер алышу, туган телебезнең табигый матурлыгы, мантыйгы, когнитив байлыгы һәм шул сыйфатларны яңа буын ясалма интеллект системнарында куллану юллары турында мәгънәле, эчтәлекле сөйләшү урыны итеп күрәбез.

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft | @ipsanrt
9👍6❤‍🔥2
⚛️ 2026 елда фәндә ниләр көтелә? Nature фаразлары

Фән дөньясында иң абруйлы басмаларның берсе саналган Nature журналы 2026 елда фән үсешен билгеләячәк төп юнәлешләр һәм проектларга күзәтү ясады. Игътибар үзәгендә – ясалма интеллект, тел модельләре, медицина ачышлары һәм галәмне өйрәнү. Күзәтү белән сезне дә таныштырабыз.

🧠 Ясалма интеллект

Ясалма интеллект (AI) ярдәмендә фәнни тикшеренүләр башкару быел нык алга китте. Киләсе елда бу тренд дәвам итәчәк. Берничә зур тел моделен (LLM) берләштергән, катлаулы процесслар башкара алучы AI-агентлар киңрәк кулланылачак, кайберләре кешесез дә эшли алачак.

Алай гына түгел, киләсе елда AI тарафыннан беренче фәнни ачышлар ясалырга мөмкин. Әмма AI-агентларны киңрәк куллану җитди хаталарга да китерә ала — мәсәлән, алар мәгълүматны юкка чыгарырга мөмкин.

Шул ук вакытта галимнәр компакт модельләр белән ешрак эш итә башлаячак, чөнки LLM-нарны өйрәтү артык кыйммәткә төшә. Андый модельләр таррак мәсьәләләрне чишә, алар текст тудырмый, ә мәгълүматның математик күренешен эшкәртә. Быел шундый кечкенә модель мантыйк ярышында зур LLM-нарны узып китә алды.

🧬 Ген терапиясе

Киләсе елда сирәк очрый торган генетик авырулы балаларны дәвалау өчен ген терапиясен куллана башламакчылар. Кей Джей Малдун (KJ Muldoon) исемле сабыйны дәвалаган табиблар төркеме организмда матдәләр алмашы бозылган балаларда клиник сынаулар үткәрергә җыена.

🔬 Яман шешне ачыклау

Киләсе елда Британиядә бер кан тестының клиник сынау нәтиҗәләре игълан ителер дип көтелә. Бу яңа тест ярдәмендә 50 төрле яман шешне симптомнары күренгәнче үк алдан ачыклап булачак. Сынауда 140 меңнән артык кеше катнашкан, нәтиҗәләр уңай булса, Британия сәламәтлек оешмасы бу технологияне барлык хастаханәләргә таратырга җыена.

🌖 Айга менү

Киләсе ел Айны өйрәнүдә алгарыш елы булачак. Nature язуынча, NASAның Artemis II миссиясе дүрт астронавтны Orion корабында Ай тирәли очарга җибәрәчәк. Ун көнлек бу очыш 70нче еллардан бирле беренче шундый сәфәр булачак һәм соңрак Айга төшүгә әзерлек этабы булып торачак.

Август аенда Кытай да үзенең Chang’e-7 миссиясен җибәрергә җыена. Амортизация системалары белән җиһазландырылган аппарат Айның көньяк котыбына барып җитәргә тиеш. Төшеп утыра алса, ул анда су бозын эзләячәк һәм Ай тетрәүләрен өйрәнәчәк.

🌍 Океан төбен бораулау

Киләсе елда Кытайның Meng Xiang корабы беренче фәнни сәфәренә чыгачак. Ул 11 чакрым тирәнлектә океан төбен бораулап Җир мантиясеннән үрнәкләр җыячак. Бу эш океан төбе формалашу процесслары һәм тектоник хәрәкәтләр турында яңа мәгълүмат бирәчәк.

Сезнеңчә, бу фаразларның кайсылары тормышка ашачак? Үзегездә нинди фаразлар бар?

#фән2026 #ясалма_интеллект

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6❤‍🔥4
Кадерле дуслар!

Узып баручы елың соңгы мизгелләрендә сезгә ел дәверендә безнең белән булуыгыз, безне укып баруыгыз, фикер алышу, ярыш-бәйгеләрдә актив катнашуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

Сезгә һәм якыннарыгызга саулык, иҗади уңышлар, имин тормыш, бәхет телибез.

Киләсе елда да бергә булыйк!

Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре

TatSoft | @ipsanrt
21❤‍🔥1🙏1