Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.93K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
⚛️ 2026 елда фәндә ниләр көтелә? Nature фаразлары

Фән дөньясында иң абруйлы басмаларның берсе саналган Nature журналы 2026 елда фән үсешен билгеләячәк төп юнәлешләр һәм проектларга күзәтү ясады. Игътибар үзәгендә – ясалма интеллект, тел модельләре, медицина ачышлары һәм галәмне өйрәнү. Күзәтү белән сезне дә таныштырабыз.

🧠 Ясалма интеллект

Ясалма интеллект (AI) ярдәмендә фәнни тикшеренүләр башкару быел нык алга китте. Киләсе елда бу тренд дәвам итәчәк. Берничә зур тел моделен (LLM) берләштергән, катлаулы процесслар башкара алучы AI-агентлар киңрәк кулланылачак, кайберләре кешесез дә эшли алачак.

Алай гына түгел, киләсе елда AI тарафыннан беренче фәнни ачышлар ясалырга мөмкин. Әмма AI-агентларны киңрәк куллану җитди хаталарга да китерә ала — мәсәлән, алар мәгълүматны юкка чыгарырга мөмкин.

Шул ук вакытта галимнәр компакт модельләр белән ешрак эш итә башлаячак, чөнки LLM-нарны өйрәтү артык кыйммәткә төшә. Андый модельләр таррак мәсьәләләрне чишә, алар текст тудырмый, ә мәгълүматның математик күренешен эшкәртә. Быел шундый кечкенә модель мантыйк ярышында зур LLM-нарны узып китә алды.

🧬 Ген терапиясе

Киләсе елда сирәк очрый торган генетик авырулы балаларны дәвалау өчен ген терапиясен куллана башламакчылар. Кей Джей Малдун (KJ Muldoon) исемле сабыйны дәвалаган табиблар төркеме организмда матдәләр алмашы бозылган балаларда клиник сынаулар үткәрергә җыена.

🔬 Яман шешне ачыклау

Киләсе елда Британиядә бер кан тестының клиник сынау нәтиҗәләре игълан ителер дип көтелә. Бу яңа тест ярдәмендә 50 төрле яман шешне симптомнары күренгәнче үк алдан ачыклап булачак. Сынауда 140 меңнән артык кеше катнашкан, нәтиҗәләр уңай булса, Британия сәламәтлек оешмасы бу технологияне барлык хастаханәләргә таратырга җыена.

🌖 Айга менү

Киләсе ел Айны өйрәнүдә алгарыш елы булачак. Nature язуынча, NASAның Artemis II миссиясе дүрт астронавтны Orion корабында Ай тирәли очарга җибәрәчәк. Ун көнлек бу очыш 70нче еллардан бирле беренче шундый сәфәр булачак һәм соңрак Айга төшүгә әзерлек этабы булып торачак.

Август аенда Кытай да үзенең Chang’e-7 миссиясен җибәрергә җыена. Амортизация системалары белән җиһазландырылган аппарат Айның көньяк котыбына барып җитәргә тиеш. Төшеп утыра алса, ул анда су бозын эзләячәк һәм Ай тетрәүләрен өйрәнәчәк.

🌍 Океан төбен бораулау

Киләсе елда Кытайның Meng Xiang корабы беренче фәнни сәфәренә чыгачак. Ул 11 чакрым тирәнлектә океан төбен бораулап Җир мантиясеннән үрнәкләр җыячак. Бу эш океан төбе формалашу процесслары һәм тектоник хәрәкәтләр турында яңа мәгълүмат бирәчәк.

Сезнеңчә, бу фаразларның кайсылары тормышка ашачак? Үзегездә нинди фаразлар бар?

#фән2026 #ясалма_интеллект

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6❤‍🔥4
Кадерле дуслар!

Узып баручы елың соңгы мизгелләрендә сезгә ел дәверендә безнең белән булуыгыз, безне укып баруыгыз, фикер алышу, ярыш-бәйгеләрдә актив катнашуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

Сезгә һәм якыннарыгызга саулык, иҗади уңышлар, имин тормыш, бәхет телибез.

Киләсе елда да бергә булыйк!

Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре

TatSoft | @ipsanrt
21❤‍🔥1🙏1
Гаҗәеп татар теле. Кырлач

❄️Яңа ел яллары узды, тышта матур кыш. "Гаҗәеп татар теле" шәлкемендә бүген КЫРЛАЧ сүзе.

Бу сүзнең төп мәгънәсен беләсездер. Кырлач дип кышның иң суык вакытларын әйтәләр.🥶

Энем кырлач (гыйнвар) агам кырлачны (декабрь) уздырам ди. Әйтем


Ә сез бу сүзнең башка мәгънәләре дә барын белә идегезме? Әйдәгез, бергәләп сүзлекләрне ачып карыйк.

📚Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [2015-2021]

КЫРЛАЧ и. Көзнең соңгы көннәрендә яки кыш башында кыргый тояклы хайваннарга оештырылган ау
КЫРЛАЧ и. бот. Карабодайчалар семьялыгыннан чәчәкләре ике җенесле, башак сыман яки себеркәч сыман чәчәк төркеменә берләшкән үсемлек; кымызлык (2 мәгъ.). Бабам кырлач яфрагын турап, төрле салат әзерләде, ә яшь сабакларын тамыр белән бергә кушып – ботка итеп пешерде. К.Тәхау
КЫРЛАЧ и. диал. Басуның баш-башларында эшкәртелми калган яки урылмый, чабылмый калган кечкенә җир почмагы. Сукалаганда, кырлач калдырырга ярамый
КЫРЛАЧ и. диал. 1) Биеклек, биек урын 2) Тау сырты. Кылганнар арасында тамак ялгарлык бернинди үлән әсәре – кымызлык, кузгалак, балтырган, сарана, җиләк сыман нәрсә күзгә чалынмады. Тау кырлачында аларның булуы мөмкин дә түгел иде. А.Хәлим
КЫРЛАЧ с. диал. Юка һәм төз (борын тур.). Кырлач танаулы егет урлаган иде аның йокы фәрештәсен. Г.Якупова


📚Татар теленең этимологик сүзлеге [2015]

КЫРЛАЧ (Радлов; К.Насыйриның 1879 елгы календаре) в названиях двух месяцев зимы: олы (агам) кырлач «январь» (варианты: «ноябрь», «декабрь») и кече (энем) кырлач «февраль» (вариант: «декабрь») ~ чув. мăн кăрлач һәм кĕçĕн кăрлач. ~ кар., алт. улу қырлаш һәм кичи қырлаш, хак. улуг кырлас һәм кичиг хырлас. Тат. кырлач, башк. қырлас «тау сырты», себ. (Тумашева 1992) қырлац «сазлыклар, вак сулыклар арасындагы (озынча) калкулык» (Дульзон 1950), кырлач айы «таулыкларга, сазлыклар арасындагы калкулыкларга чыгып, болан аулау ае» икән, к. кырг., алт. қырла- «тауларга китү». Кырлач белән беррәттән тат. (Тумашева 1992) қырланчық, тув., чулым. (Радлов) қырлаң, хак. хырлаң «биек үк булмаган тау сырты». Қырлач һәм қырлан, қырлаң сүзләренең уртак тамырын башк. қыра «калкулыклар теземе» сүзендә күрергә мөмкин.


📚Татарча-русча сүзлек [2007]

КЫРЛАЧ сущ. см. кырлыган (в составе описательных названий трав); см. пәрәвез кырлач; уралмалы кырлач
КЫРЛАЧ сущ. 3 1. диал. см. кырлан 2. ист. охота на диких копытных поздней осенью и зимой; ~ка чыгу выходить на охоту на копытных 3. диал. название двух зимних месяцев: агам (көзге, олы) ~ 25 ноября — 25 декабря; энем (кышкы, кече) ~ 25 декабря — 25 января; энем ~ агам ~ны уздырам, дип әйтә ди (посл.) говорят, что второй месяц зимы обязательно превосходит (по холодам) первый [] ~ суыгы (суыклары) крещенские морозы


📚Татарча-русча-латинча үсемлек атамалары сүзлеге [2002]

КЫРЛАЧ кымызлык, әчелек (Карабодайчалар) \рус\ Горец
БОРЫЧ КЫРЛАЧ, су борычы, чынгы үләне \рус\ Горец перечный, водяной перец
ВАК КЫРЛАЧ \рус\ Горец малый
КЫТЫРШЫ КЫРЛАЧ \рус\ Горец шероховатый
СУ БОРЫЧЫ, борыч кырлач (Карабодайчалар) \рус\ Горец перечный, перец водяной
ҮРМӘЛЕ КЫРЛАЧ \рус\ Горец вьюнковый


📚Синонимнар сүзлеге [1999]

КЫРЛАЧ КЫРЛЫГАН → (кипрей, иван-чай) → кырлач; кырлык; кырык буын


📚Татарча-русча биология терминнары сүзлеге [1996-2001]

КЫРЛАЧ КУЯН КУЗГАЛАГЫ (кузгалак яфраклы кырлач) \рус\ — горец щавелелистный
ҮРМӘЛЕ КЫРЛАЧ \рус\ — горец вьюнковый


Кырлач сүзенең тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Рәхим итеп комментта языгыз!

#гаҗәеп_татар_теле #күп_мәгънәле_сүз #омоним

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
7👍3🔥2
Баш мие тиздән компьютерга тоташырмы?

🧠 OpenAI ширкәте баш миен компьютерга тоташтыру интерфейсын (BCI) ясаучы Merge Labs стартабына $250 млн бүлеп биргән.

Белешмә. Merge Labs үзен “кеше мөмкинлекләрен максималь рәвештә ачу өчен биологик һәм ясалма интеллектларны берләштерү” белән шөгыльләнүче тикшеренү лабораториясе дип таныта. Аны OpenAI башлыгы Сэм Альтман (Sam Altman) җитәкли. Бу яңа стартап турында узган атнакич кенә хәбәр ителде.


Проектның күләме $850 млн (~₽66 млрд) дип бәяләнә. Акчаның беренче ($250 млн) өлеше узган атна күчерелгән. Бу хакта TechCrunch ресурсы хәбәр итте.

"Безнең дөньяны кабул итү тәҗрибәбез миллиардлаган актив нейронга нигезләнә. Әгәр без бу нейроннар белән киң күләмле интерфейс булдыра алсак, без югалган сәләтләрне кире кайтара алыр идек, баш миебезне яхшырак хәлдә тота алыр идек, бер-беребез белән элемтәләрне тирәнәйтер идек һәм алдынгы ясалма интеллект ярдәмендә ирешкәннәрне тагы да киңәйтә алыр идек", диелә Merge Labs белдерүендә.


Merge Labs шушы максатларга гайре инвазив юл белән (тәнгә зыян китермичә) ирешергә ниятли. Моның өчен өр-яңа технологияләр эшләнәчәк, алар нейроннарга электрод аша түгел, ә молекулалар ярдәмендә тоташып, мәгълүматны алу һәм тапшыру өчен ультратавыш кебек ысуллар кулланылачак диелә.

Шулай итеп, Сэм Альтман бу адымы белән дөньяның иң бай кешесе Илон Маскка (Elon Musk) тагын бер өлкәдә көндәшлек тудыра. Маскның Neuralink стартабы каты параличтан интегүче кешеләргә компьютер белән фикер ярдәмендә идарә итәргә мөмкинлек бирә торган чиплар ясый.

Белешмә. Сэм Альтман һәм Илон Маск 2015 елда OpenAI ширкәтен бергәләп оештырдылар. 2018 елда Маск аннан китте. OpenAI "имин һәм файдалы" көчле Ясалма интеллект ясауны максат итеп куя. Бу максатка ирешү юлында ул берничә Зур тел моделе (LLM), шул исәптән ChatGPT һәм GPT-5 ясады.


Neuralink хәзерге вакытта имплантация өчен инвазив хирургия ысулын куллана. Робот-хирург баш сөягенең бер кечкенә кисәген алып, анда нейрон сигналларын укый торган үтә нечкә электрод җепселләрен урнаштыра.

Узган ел ширкәт бу проектка $650 млн җәлеп итә алды. Аның тулы күләме $9 млрд (~₽702 млрд) дип бәяләнә.

🤷‍♂️Ә сез бу эшләр турыда ни уйлыйсыз? Тормышка ашыр дип ышанасызмы?

#ясалма_интеллект

TatSoft | @ipsanrt
7🔥2
Гаҗәеп татар теле. Оя сүзләр

"Гаҗәеп татар теле" шәлкемендә бүген бер уен уйнап алыйк. Ике тартык һәм бер сузыктан торган “тартык-сузык-тартык” (ТСТ) рәвешендәге сүзләрне барлыйк.

❄️Урамда КЫШ, шуңа күрә, мисал итеп, К һәм Ш хәрефләрен алыйк. Алар арасына төрле сузыклар куеп нинди сүзләр төзеп була?

🪹Андый сүзләрне "оя сүзләр" дип атарга була. Димәк, К*Ш оясына нинди сүзләр керә?

КЫШ – Ел фасылы
КАШ – Күз өстендәге куе төкләр
КОШ – Тәне каурый, йон белән капланган, томшыклы һәм канатлы хайван
КӨШ – Кош-кортны куганда әйтелә торган сүз
КЕШ – кечкенә ерткыч җәнлек (соболь)
КУШ – Ике, парлы
КҮШ – Ябулы арба яки чананың өсте, түбәсе

Шулай итеп, К*Ш оясында 7 сүз табылды. Җиделе оя.

🙋‍♂️ Ә сез ничә сүзле оя таба аласыз? Татар телендә сигезле йә тугызлы оялар бармы? Кем күбрәк һәм зуррак оялар таба ала?

✍️ Фикерегезне комментка языгыз. Тапкан ояларның сүзләрен дә китерегез.

#гаҗәеп_татар_теле #оя_сүзләр

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥54
Институт прикладной семиотики АН РТ
Гаҗәеп татар теле. Оя сүзләр "Гаҗәеп татар теле" шәлкемендә бүген бер уен уйнап алыйк. Ике тартык һәм бер сузыктан торган “тартык-сузык-тартык” (ТСТ) рәвешендәге сүзләрне барлыйк. ❄️Урамда КЫШ, шуңа күрә, мисал итеп, К һәм Ш хәрефләрен алыйк. Алар арасына…
Оя сүзләр уены нәтиҗәләре

🪹 Оя сүзләр уены шуның белән тәмам, хөрмәтле укучылар. Бу уенда гүзәл затларыбыз өстенлек итте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

🥇Иң оста оя сүзләр табучы дип Мәсхүдә исемле укучыбыз табылды. Ул безгә бер дүртле һәм ике җиделе оя табып җибәрде. Җәмгысе – 19 сүз:

Т*Н оясы (тун, тон, төн, тән, тын)
К*Н оясы (кол, көл, кул, күл, кыл, кил, кал)
Т*З оясы (таз, тоз, төз, туз, түз, тез, тиз)

🥈Икенче урында – Рәмзия исемле укучыбыз. Ул безгә бер бишле һәм бер алтылы оя табып җибәрде. Җәмгысе – 11 сүз:

Т*Ш оясы (төш – сон, таш – камень, тиш – сделай дырку, тыш – снаружи, түш – грудь, теш – зуб)
С*Т оясы (сөт – молоко, сат – продай, сыт – раздави, сүт – развяжи, сут – растительный сок)

🏅Тагын бер укучыбыз – Раушания ханым – ике җиделе оя табып җибәрде. Ләкин алар, без сораганча ТСТ (тартык-сузык-тартык) түгел, ә СТС (сузык-тартык-сузык) рәвешендә.

👏 Шулай да, Раушания ханымны да билгеләп үтәргә булдык. Ул – иң актив укучыларыбызның берсе, алдарак узган Омоним бәйгесендә Иң оста омонимчы дип табылган иде.

💐 Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

🙏Уенда катнашкан барлык укучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез!

#гаҗәеп_татар_теле #оя_сүзләр

TatSoft | @ipsanrt
7🔥3👏3
6 февраль — Телефон кулланмау көне

Халыкара мобиль телефонны кулланмау көне ел саен 6 февраль билгеләнә. 2001 елда француз язучысы һәм журналисты Фил Марсо (Phil Marso) тәкъдим иткән. Гадәттә 6 февральдән 8 февральгә кадәр дәвам итә.


Бу көн "номофобия"не киметү (nomophobia — no-mobile-phone phobia — мобиль телефонсыз калудан курку) һәм технологияләргә карата сәламәт мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән диелә.

📵 Смартфоннарны артык күп куллану, аларга бәйлелекне, стрессны киметү, психик сәламәтлекне кайгырту максатыннан бу көнне телефонны сүндереп торырга тәкъдим ителә.

🏕🚶‍♂️Альтернатива буларак, технологияләр куллануны таләп итмәгән эшләр белән шөгыльләнергә, мәсәлән, китап укырга, җәяү йөрергә, хуҗалык эшләрен эшләргә, өстәл уеннары уйнарга, вакытны дуслар, якыннар белән үткәрергә киңәш ителә.

📱 Сүз дә юк, бүген тормышны смартфонсыз күз алдына китереп булмый. Ул тормышыбызны җайлырак, иминрәк итә. Шул ук вакытта, аны даими куллану социаль изоляция, игътибар кимүгә китерә ди белгечләр. Вакыт-вакыт телефоннан арынып тору психик иминлек өчен бик файдалы ди алар.

👨‍⚕️ Ә сез килешәсезме? Кызык өчен, телефоныгызга кереп карагыз әле, тәүлегенә ничә сәгать кулланасыз икән? Фикерегезне комментта языгыз.

#фәнни_календарь #телефонсыз_көн

TatSoft | @ipsanrt
3👍1
Җәүдәт Сөләйманов "Дуслык" ордены белән бүләкләнде

Мәгариф системасын үстерүдә мөһим казанышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Җәүдәт Сөләймановка Татарстан республикасының "Дуслык" ордены тапшырылды.

Белешмә. Җәүдәт Сөләйманов – ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре, техник фәннәр докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, "Сәләт" проектлары җитәкчесе.

1955 елның 15 мартында Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туган. Казан дәүләт университетының механика-математика, татар филологиясе һәм тарихы факультетларын тәмамлаган.

Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш исемендәге премияләр лауреаты, ТР Фәннәр академиясенең "Фәндәге казанышлары өчен" алтын медале иясе.


Остазыбызны котлыйбыз!

TatSoft | @ipsanrt
🔥20👏14👍4❤‍🔥21🙏1
8 февраль – Россия фәне көне

Тормышлары фән белән бәйле барлык кешеләрне тәбрик итәбез! Тәҗрибәле галимнәрдән алып яшь тикшеренүчеләргә кадәр – сезнең шикләнү, эзләнү һәм ачышлар тулы хезмәтегез дөньяны яхшыртуга ярдәм итә. Күзегездә ачыш дәрте сүнмәсен, алда бары тик кызыклы эшләр һәм бөек нәтиҗәләр көтсен.

11 февраль Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Россия фәне көне уңаеннан кичә оештырыла. Анда Татарстанның фән өлкәсендә "Фәнни алгарыш " премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы да үтәчәк.

#фәнни_календарь #фән_көне

TatSoft | @ipsanrt
👍32