СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Җомга котлы булсын!

Дуслар, бу изге көнне вафат булган Батырхан өчен бер дога кылыгыз!
👍24
Татарларның беренче Президенты булган Садри Максудиның оныгы, галимә, язучы, филология докторы Гөнүл Пултарның бүген туган көне һәм 80 яшьлек юбилее!
Гөнүл ханымны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Озын гомер, исәнлек-саулык, ак бәхетләр һәм бары тик изгелек телибез!
23
Бу көннәрдә тагын бер авыр хәбәр алдык. Иң тәвәккәл, тырыш, баһадир гәүдәле, батыр йөрәкле дустыбыз Батырхан, юл фаҗигасына эләгеп, бакыйлыкка күчте.

Без танышканда аңа әле унсигез генә яшь иде. Ул чакта исеме дә Кирилл, КФУның татфагына яңа гына укырга кергән, татарча әле җүнле-рәтле сөйләшә белмәгән, Тувадан ук үз милләтенә, мәдәниятына тартылып килгән егет иде ул. Үзе төп кебек таза, үзе теләсә кайсы милли чарада катнашырга, хәтта инициатива белдереп, үзе башлап йөрергә ажгырып тора. Ул милли хәрәкәт белән генә түгел, гомумән, сәясәт, иҗтимагый-социаль темалар белән кызыксынучан булды. Активлыгы өчен Истанбулга барып, "Төрки яшьләр җыены" фестивалендә дә катнашу бәхетенә иреште. "Тюркский взгляд" газетасына төрки мәдәният турында кызыклы мәкаләләр дә язды. Укуын журналистика яки тюркология юнәлешендә дә дәвам итә алган булыр иде. Ләкин аның өчен, әүвәл, үз ана телен өйрәнү кызык булды. Безнең белән хәленнән килгәнчә татар телендә аралашты, бу аңа авыр бирелсә дә, хәтта язышканда да татарча язарга тырыша иде.

Камал театрына бергә спектакльләргә дә йөрдек. Бер спектакльдә "Батырхан" атлы персонаж бар. Дөрес, әлеге персонаж, патша хөкүмәтен большевиклар алмаштыргач, "Хан" кушымчасын"Җан"га алмаштыра. Бу "Хан"лы исем Наил Нәбиуллинны да әсәрләндерә иде: "Улым туса, Батырхан дип кушам!" - дип әйткәне булды. (Узган ел исә, Төркиядә Наилнең кызы - Сөембикә туды.) Кирилл шунран, җәйге каникулга туган ягына кайткан җиреннән Казанга яңа паспорт белән - Батырхан Әгъзәмов булып әйләнеп кайтты. Әлеге исеме белән чиксез горур иде ул.

Казанда чакта бергәләшеп шактый Татарстан байраклары җыйдык, тараттык, Татарстан тасмалары кистек, аларны төрле урам чараларында өләштек.

Батырхан ялгыз пикетларда да күп катнашты, милли хәрәкәткә бәйле булмаган каршылык чараларына да йөрде, төрмәгә дә утыргалады, штрафлар да түләде. Курку белмәс батыр йөрәкле егет иде ул. Уку процессы уртасында, кинәт, Кызыл шәһәренә - туган ягына кайтып китүендә органнар тарафыннан янаулар да сәбәп булды дип уйлыйм. Берничә кат төрмәдә утырып чыккан егетне чираттагы каршылык чарасыннан йолкып алып, озаккарак та утыртулары ихтимал иде. Ул безнең белән киңәшеп тә тормыйча, йөрәге куша икән, урам чараларына атыла да чыга иде. Военкомат белән бәйле хәл итәсе мәсәләләре дә бар иде аның.

Батырхан белән бәйле иң истә калган көн - икенче кызым Айсылу тугач, роддомнан гаиләмне каршы алышырга бер көтү "Азатлык" егетләренең килүе булды. Минем иң шатлыклы мизгелләремне уртаклашучыларның берсе иде ул. Безне фотоларга төшерде, үзе дә безнең белән төште. Мөгаен, бала табу йортыннан бер генә яшь әти-әнине котларга да моңарчы бу тикле егетнең килгәне булмагандыр. Дөрес, фотога һәммәсе эләкмәде

Кызганыч, дустыбызның үзенә өйләнү, нәселен калдыру, бала тәрбияләү бәхете насыйп булмаган, бакыйлыкка бик иртә күчте.

Соңгы аралашуыбызда, 2020 елны ул миңа "кешбек"лар белән бәйле яңа бизнес платформасына кушылырга тәкъдим иткән. Кызганыч, шуннан соң бүтән аралашмаганбыз.
Мин аны иртәме, соңмы Казанга әйләнеп кайтыр дип юрый идем.

Урының Җәннәт түрендә булсын, дустым! Синең арабыздан мәңгегә китүеңне аңлау, тану бик авыр һәм моңсу. Үзем кайчандыр син бүләк иткән Тывадан килгән тозлы "Хан чәе"н эчәм, үземнең күзләрдән тозлы яшь тама.

Кызганыч, бик кызганыч! Милләтебезнең тагын бер батыр йөрәкле баһадир улы мәңгегә арабыздан китеп барды!
😢18👍2
Иртәгә, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне!
Бу көнне котларга, язырга, Татарстан байраклары рәсемнәрен бөтен җиргә куярга, күтәрергә, милләтебезгә искә төшерергә чакырабыз! Шулай ук Конституция белән бәйле тел сорауларын, башка мөһим мәсьәләләрне дә актуальләштерергә мөмкин.

Завтра, 6 ноября день Конституции Татарстана. Призываем в этот день активно поздравлять, публиковать изображение флага и герба Татарстана, напоминать об этом дне. Вместе с этим, можно актуализировать ключевые вопросы для татарского народа: язык, культура, гордость, наши права и тд.
20🔥4🎉1
Бөтен җирдә таратырга була
27👍6
Иртәгә Конституция көнендә байрак һәм листовкалар таратуда булышырга теләүчеләр булса - языгыз. @nailtatar
4
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне котлы булсын!

С днем Конституции Татарстана!
41😢1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
СРОЧНЫЙ СБОР!
У нас долг в типографии за листовки последние 5 тысяч рублей.
До акции осталось несколько часов.
Может есть желающие поддержать?
Татарстан Конституция көненә багышланган "Азатлык" акциясе башланып китте.
Татарстан байраклары кайнар өчпочмаклар сыман бик тиз тарала.

Акция "Азатлык" посвященная дню Конституции Татарстана началась.
Татарские флажки разлетаются как горячие өчпочмаки.
17
Конституция көне уңаеннан Казан үзәгендә Татар байраклары таратучы безнең активистларга полиция хезмәткәрләре килгән. Чара кем белән килештерелгән, дип сорыйлар.
Татар байраклары таратыр өчен хәзер рөхсәт алырга кирәк мени?!

К нашим активистам которые раздавали флажки ко дню Конституции подошли сотрудники полиции, и спрашивают разрешение на акцию.
Сейчас что и для раздачи татарских флажков нужно разрешение еще брать?!
😢12🤔1
Чарадан фотолар күп булачак хәзер
7