СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Бүген, 6 ноябрьдә "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активистлары Конституция көненә багышланган чара үткәрде.

Татар активистлары Казанның үзәк урамнарында 5 000 Татар байракчыклары һәм 5 000 листовка таратты.

- Без мондый чараларны 2009 елдан бирле оештырабыз. Төп максатлары: татарлар арасында милли үзаңны ныгыту, үстерү, Конституция көнен искә төшерү.

1992 елда Конституцияне кабул итү Татарларның яңа тарихында иң мөһим нокталарның берсе булып тора. Нәкъ ул вакытта Татар телен дәүләт теле буларак игълан итә алдык. Әйе, бүгенге көндә татар теленең дәүләт теле булуын игълан итүче 8нче маддә - "йокы" хәлендә. Татарстан дәүләте аны киң рәвешле Республикабызда эшкә җигәргә ашыгып тормый. Шуңа күрә дә, бүген без тагын бер кат шул 8нче маддә турында искә төшерергә
булдык. Конституцияне кабул итүгә 31 ел, әмма һаман Татарстанның барлык ватандашлары аның турында белми, дәүләт оешмалары да кулланмый, - дип сөйләде "Азатлык" җитәкчесе Наил Нәбиуллин.

Татарстан Конституциясе көнендә Татарларың төп хокуклары турында сөйләргә кирәк, дип искәртте татар яшьләре лидеры. Аның фикеренчә, төп канунның күп кенә маддәләре "эшләми", бары кәгазьдә генә кала.

- Без Татарстан хөкүмәтеннән татарларның хокукларын тәэмин итү өчен кичекмәстән тиешле адымнар ясавын таләп итәбез. Татар теленең мәҗбүри укытылуын барлык мәктәпләргә кайтарырга, тулы канлы татар милли мәгариф
системасын булдырырга, Президент институтын торгызырга таләп итәбез. Шулай ук, Конституциянең Татар телен дәүләт теле буларак игълан итүче 8нче маддәсе ниһаять Татарстанда эшли башларга тиеш, - дип белдерде Нәбиуллин.

- Безнең быелгы чарабыз бер атна элек фаҗигале төстә вафат булган Батырхан Әгъзамовның якты истәлегенә багышлана. Ул үзе дә күп тапкырлар мондый чараларда катнашты, Татар теле өчен көрәште. Безнең бернигә карамастан көрәште дәвам итүебезне Батырхан теләр иде, - дип ассызыклады "Азатлык" рәисе.
18👍3
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Сегодня, 6 ноября, активисты Союза татарской молодежи "Азатлык” провели свою традиционную акцию в День Конституции Татарстана.

Они раздали пять тысяч татарских флажков и 5 тысяч листовок с текстом 8 статьи Контитуции Татарстана.

— Мы эту акцию проводим с 2009 года ежегодно. Основные цели: повышение национального самосознания татар, а также напомнить о Дне Конституции. Принятие основного закона Татарстана в 1992 году это один из важнейших, я бы сказал ключевых страниц в новейшей истории Татарстана и татарского народа. Именно принятие Конституции с Государственным татарским языком предопределило очень многое. К сожалению, до сих пор данная норма основного закона республики «спящая», государство в лице официальных органов Татарстана не спешит повсеместно ее внедрять. Именно поэтому, мы решили еще напомнить именно о 8 статье Конституции, где указано, что татарский и русский языки являются равноправными и применяются равноправно. С момента принятия конституции прошел 31 год, но, к сожалению, далеко не все жители знают ее, не все органы власти соблюдают эту норму, — рассказал лидер "Азатлык" Наиль Набиуллин.

Сегодня, в день Конституции Татарстана важно говорить об основных правах Татарского народа. К сожалению, многие нормы Конституции остаются лишь на бумаге, подчеркнул лидер татарской молодежи.

- Мы требуем от властей республики республики решительных шагов по защите прав татарского народа, а также считаем, что необходимо незамедлительно вернуть обязательное изучение татарского языка во всех школах, создать полноценную систему татарского образования: школы, детские сады, национальный университет, вернуть институт Президента Татарстана и Конституционный суд. Должна заработать норма, что русский и татарский языки являются государственными и равноправными в республике»,— сказал Набиуллин.

В этом году акция посвящена памяти активиста “Азатлык” Батырхана Агзамова, который трагически погиб неделю назад.
-Батырхан неоднократно выходил в поддержку Конституции Татарстана, на наши акции по раздаче флажков. Он бы хотел чтобы наша борьба продолжалась несмотря ни на что, – подчеркнул Наиль Набиуллин.
17