СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Бүген, "Азатлык" активистлары Казан үзәгендә Татарстан Конституциясенең
8нче маддәсе язылган листовкалар ябыштырды.

Сегодня, активисты "Азатлык" в центре Казани расклеили листовки с текстом 8-ой статьи Конституции Татарстана.
27👍2
Төрле еллардагы Татарстан Конституциясе көннәреннән фотографияләр.

Фотографии с акций в честь дня Конституции Республики Татарстан
разных лет.
🔥144
2014 ел. Татарстан Конституция көне уңаеннан Казанның нәкъ үзәгендә Татар милли хәрәкәте митинг-концерт оештырды. Анда 500 кеше катнашты. Хәзер мондый митингларга рөхсәт түгел, Казанны яклаган бабаларыбызны искә алырга да рөхсәт юк.

2014 год. Национальное движение в самом центре Казани провело митинг-концерт по случаю дня Конституции Татарстана. На мероприятии было 500 человек.
Сейчас не то что на подобные митинги согласование не получить, нам даже чтить память защитников Казани 1552 года не разрешено.
😢2110🙏2
БЕЗ ҮЛЕМСЕЗ

Ни ул - тарих?
Кем ул... Ерак эзләнмәгез,
Мин ул!... Миннән сорагыз сез,
Мин сөйләрмен, Мин үлемсез!

Мин идем ул, Мәшһүр Биләр - Болгар калалары.
Мин - тарихны бутап, анда бүген сука тарталар.
Җыр телемне, иманымны саклаганга,
Бозлы-карлы Казан суларына
Мине алар көчләп аттылар.

Мине яндырдылар мәчет эчләрендә,
Мине беренче салды алар, мәңге туймас нәфес карынга.
Арба тәгәрмәчләре буе тигезләнеп,
Минем каннар тездән акты Чаллы кырында...
Җан асраучы кыр - далада...
Үз илемдә - мин идем ул килмешәк.

Мине сынады Ходай соңгы чиккә терәп,
Күңелемдә калдырып бары иман, өмет, якты киләчәк.
Мин җиңгәнмен,
Мин җиңелгән,
Миндә таш пулатлар,
Мин дә үлән,
Ләкин мин үлмәгән!

Күрәсезме: төнге күктә ай ялтырый,
Манаралар баса. Алар да - мин!
Мин ул - уянам,
Аяк үрә баса, баса...
Ишетәсезме, ак бүреләр улый,
Урман - илсез калучылар.

Ат өстендә тузбаш елан үтерә
Зәһәр елан - илбасарлар!
Күрәсезме, этләр өрә,
Хуҗалары аягына бөгелә, бөгелә.
Идел - йортта кем хуҗа соң?!

Анысы да - мин! Алар белә,
Чиный-чиный шуңа өрә.
Беләмен мин - дөнья ул куласа,
Кичә егылганмын, бүген аяк басам!

Кичә караңгылык иңсә көнбатыштан...
Бүген җылы җилләр исә көнчыгыштан.
Гасырлардан-гасырларга,
Ни кичереп, ниләр татыганны
Миннән сорагыз сез!

Иелгән башлар башсыз калган чакта
Баш бирмәүче булып бары бер мин калдым,
Мәңге исән, мәңге яшәр булып!

Мин ул - тарих.
Мин ул - халык.
Мин ул - сез!
Ә тарихлы халык ул - Үлемсез!!!

Нурулла Гариф.
1995 ел
22
41👍9🔥1😢1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
ТАТАР АКТИВИСТЛАРЫ ТАТАР ТЕЛЕН ЯКЛАП КАЗАНДА ПИКЕТ ҮТКӘРДЕ

Бүген, 11 ноябрь көнне "Азатлык" Татар яшьләре берлеге Казан үзәгендә Татар телен яклап пикет оештырды. Бауман урамында, Шаляпин һәйкәле янына чыккан активист кулына: "Балалары татар телен белмәгән түрәләрне эшләреннән куарга" шигарен тоткан иде.

"Берничә көн элек Чечня башлыгы Рамзан Кадыров балалары чечен телен белмәгән дәүләт хезмәткәрләрен эшләреннән алачагын әйтте. Безнең фикеребезчә бу бик шәп фикер һәм Рамзан Кадыров милли телләрне саклау буенча мөһим сорауны актуальләштерде. Татарстан соңгы арада Чечня белән бик актив һәм тыгыз элемтәләр булдыра башлады. Чечня башлыгының бу фикерен хуплап, күтәреп, Татарстанда да балалары татар телен белмәгән җитәкчеләрне, чиновникларны эшләреннән җибәрү кирәк. Өстәвенә, безнең фикеребезчә, гомумән дәүләт теле булган Татар телен белмәгән барлык түрәләрне эшләреннән чыгару кирәк. Әлбәттә, чиновник балалары гына түгел, Татарстандагы барлык балалар, барлык Ватандашлар Татар телен белсен өчен, беренче чиратта барлык мәктәпләргә татар теленең мәҗбүри укытылышын кайтару мөһим. Дәвам итеп, татар җәмәгатьчелегенең таләпләрен канәгатьләндереп, тулы канлы татар милли мәгариф системасын (балалар бакчалары, мәктәпләр, милли университет) булдыру кирәк. Бу бүгенге заман таләбе." - дип сөйләде "Азатлык" Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.
🔥263