СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
784 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
В союзе татарской молодежи «Азатлык» считают, что объемы финансирования этой программы «показывают, насколько формально относятся власти республики к вопросу развития этих самих языков, в частности татарского языка». «Цифра в 127 млн руб. в год — это просто издевательство над здравым смыслом. У нас футболисты и хоккеисты получают зарплату гораздо большую. Это вызывает не просто уныние, это даже оскорбление»,— сказал «Ъ-Казань» глава союза Наиль Набиуллин. По его словам, произошло «сокращение финансирования и так мизерной программы». «Сегодня в Татарстане важно создать полноценную систему татарского национального образования, начиная от создания татарских детских садов, школ и заканчивая национальным университетом. Вместе с тем важно уделить внимание подготовке двуязычных кадров для министерств и ведомств, муниципалитетов. Кроме этого, важно финансировать создание современного татарского контента для полноценного развития языка»,— заключил господин Набиуллин.

https://www.kommersant.ru/doc/6443744?from=glavnoe_16
11🔥2👍1
Җомга көннәребез котлы булсын!
25🔥1
Татар милли хәрәкәтенең төп эш теле - Татар теле! Башка телләрдә язу - татарча әйтелгән фикерләрнең төп өлешен тәрҗемә итү генә!
Татар милләтчеләре - Татар телен кулланыгыз!
Татар милләтчеләре тарафыннан татар телен кулланмау, санга сукмау - Татар милли хәрәкәтенең дәрәҗәсен төшерә!
🔥21👍54
Дуслар! Татар рухлы, Татар милли хәрәкәте фикерләрен хуплаган телеграм каналлар җыелмасын
ясыйбыз. Аннары милләттәшләребезгә таратачакбыз!
Тәкъдим итегез!
👍184
Дуслар, Гаяз Исхакый әсәрләреннән өзекләр укып, видеога төшереп безгә җибәрегез!
Исхакый исемен бергә танытыйк!

Гаяз Исхакыйның барлык әсәрләрен сайтыбыздан таба аласыз.
isxaki.com

https://www.youtube.com/watch?v=a76dSrDM7ts&t=9s
🔥10
Күрше чатларның берсендә, Миллиард Татар сәхифәсендә "«Татар көче»: топ-100, кто двигал татарский мир вперед в 2023 году" исемлеге куелган. "Это проекты и личные блоги, связанные с татарским языком, историей, культурой. Считаем, что нация должна знать своих героев" - диелгән аңлатмада.
Һәм шуларның блогларына, сәхифәләренә сылтамалар бирелгән.

Исемлекне дә, сәхифәләрен дә карап чыктык. Әйе, араларында чынлап та милләтебез өчен күп эшләүче шәхесләр бар.
ӘММА әлеге ЙӨЗлекнең күпчелеге үз сәхифәләрендә Татар телен бөтенләй диярлек кулланмый, кайберәүләрендә 2-3 сүз булса да Татарча юк.
Ничек итеп бу иптәшләрнең бер өлешен иң алдынгы Татарлар рәтенә керткәннәре аңлашылмый.

Татар телен кулланмыйсың, Татар телен санга сукмыйсың, димәк син алдынгы Татар буласыңмы?!
14👍4🔥1
КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕН ЯКЛАП ПИКЕТ УЗДЫ

16 гыйнвар кичендә, Казандагы Габдулла Тукай һәйкәле янында, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге татар телен яклап ялгыз пикет оештырды. Оешма активисты тоткан шигарьдә: “Рубин футболчыларының хезмәт хакы елына 16 миллион евро (!). Телне үстерү программасы 111 миллион сум (!). Без татар телен мәҗбүри өйрәнүне кайтаруны һәм телне үстерү программасын ким дигәндә футболчыларның хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрүне таләп итәбез.» – дип язылган иде.

«Азатлык» активистлары әйтүенчә, пикетка чыгуның сәбәбе - Татарстанда телләр үстерү программасын финанслауның кимүе турындагы яңалык. Бу чара белән татар теленең хәленә игътибар җәлеп итәргә телибез, ди активистлар.
👍23🔥101
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕН ЯКЛАП ПИКЕТ УЗДЫ 16 гыйнвар кичендә, Казандагы Габдулла Тукай һәйкәле янында, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге татар телен яклап ялгыз пикет оештырды. Оешма активисты тоткан шигарьдә: “Рубин футболчыларының хезмәт хакы елына 16 миллион…
В КАЗАНИ СОСТОЯЛСЯ ПИКЕТ В ПОДДЕРЖКУ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

16 января в Казани, у памятника великого татарского поэта Габдуллы Тукая Союзом татарской молодежи «Азатлык» был организован одиночный пикет в поддержку татарского языка. Активист организации вышел с плакатом: «Зарплаты футболистов Рубина 16 млн. евро (!) в год. Программа развития языков 111 млн. рублей (!). Требуем вернуть обязательное изучение татарского языка и увеличить программу развития языков как минимум до уровня зарплаты футболистов».

По словам лидера «Азатлык» Наиля Набиуллина, поводом к пикету стала новость о сокращении финансирования программы сохранения языков в Татарстане, и данной акцией татарские активисты желают привлечь внимание к положению татарского языка.

«Нам стало известно, что в Татарстане уменьшили финансирование программы по развитию государственных и родных языков. Сокращение объемов финансирования программы развития языков просто возмутительно, особенно в тот период, когда государственный татарский язык буквально выкинули из школ.

Мы тут перед акцией, поинтересовались зарплатами футболистов. Согласно информации СМИ, только в 2023 году футбольный клуб «Рубин» потратил на зарплаты футболистов 16 млн. евро. И на этом фоне, сокращение и так мизерного объема финансирования программы развития языков, показывает, насколько формально относятся власти республики к вопросу развития этих самих языков, в частности татарского языка. Мы считаем, что и до сокращения объемы финансирования были крайне недостаточными. При несопоставимых зарплатах футболистов, объемы финансирования на развитие языков –это явная насмешка над татарами, и нашими правами. То есть нам прямым текстом говорят, что сохранение и развитие языков не важно, важно, как бегают футболисты. Это очередной плевок в сторону татарской общественности и татарского народа, публичное унижение которого продолжается как минимум с 2017 года, когда не продлили договор и выкинули татарский язык из школ, оставив фактически в виде факультатива.

Мы крайне возмущены и выражаем категорическое несогласие с нынешней ситуацией.
Сегодня в Татарстане важно создать полноценную систему татарского национального образования. Начиная от создания татарских детских садов, школ, и заканчивая национальным университетом. Вместе с тем, важно уделить внимание подготовке двуязычных кадров для министерств и ведомств, муниципалитетов. Кроме этого, важно финансировать создание современного татарского контента, для полноценного развития языка.

Союз татарской молодежи «Азатлык» требует вернуть обязательное изучение татарского языка во все образовательные учреждения Татарстана» – подчеркнул лидер «Азатлык» Наиль Набиуллин.
👍377
Свобода всегда лучше чем несвобода!
🔥18👍4
Хаталанмыйк!

Хаталардан кем соң хали түгел,
Сәет Кол Шәриф тә хаталы.
Хыянәткә дучар иткән аны
Үз Диваны, халкы, Ватаны.

Патшабикәсеннән ваз кичкән ул,
Гаҗизлектән, ханлык хакына.
Тик корбаны акланмаган аның,
Бик кыйммәткә төшкән хакы да.

Шул хакны ул үзенең каны белән,
Каһарманлык белән кайтарган.
Ватан азатлыгын җуймас өчен
Кыйммәт түгел бу хак. Тап-таман.

Тик тәкъдирең дучар шул коллыкка -
Дәүләт таҗын биргәч дошманга.
Каның белән түлә, түләмә ни,
Мең мәртәбә булсаң куштан да

Файдасы юк, нәтиҗәсе анык -
Үз дигәнен ала җасусың.
Хаталардан хали булу язсын,
Туры булсын иман-намусым.

Зөбанилар ничек рәнҗетсә дә
Актан кара ясау килешмәс.
Тәннән җаным чыккан тәкъдирдә дә
Мәхбүслеккә кальбем бирешмәс.

Үлем икән - тик азатлык өчен,
Тик хөр ватан, хөр ил хакына.
Үз хокукын даулап көрәшерлек
Дәрт вә дәрман иңсен халкыма.

Рух ныклыгы, көч вә куәт иңсен,
Җан тазарсын шик вә шөбһәдән.
Үз ватаны өчен генә фәкать
Җанын фида кылсын һәр адәм.

Татарыма үз дәүләтен корып,
Насыйп булсын итү тантана,
Ят маяклар, потлар тар-мар килеп,
Кан ягылган чакта ал таңга.

©Фәнил Гыйләҗев
👍171
Казандагы яңа татар бистәсендәге зиратта менә шундый кабер бар. Бу кабердә 1552нче елда Казанны яклаган милләттәшләребезнең җәсәдләре ята...
Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын!
31👍1