СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
784 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
"Азатлык" таләпләре һаман да актуаль!
Туган телебез өчен көрәшик!
21 февраль - Халыкара Туган тел көне котлы булсын!

Требования "Азатлык" как никогда актуальны!
Борьба за наш язык продолжается!
21 февраля - Международный день родного языка!
29🔥3
ТАТАР ТЕЛЕ

Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.

Фәннән сине аерса да
Гасырларның афәт җиле,
Аксакалларыңдай олпат,
Акыллы син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә,
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине?!
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй мөкатдәс Тукай теле!

Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире.
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син батыр татар теле!

Кабатланмас үткәннәрең –
Гасырларның яман чире.
Кабатлар сине гасырлар,
Татар теле – дуслык теле.

Наҗар Нәҗми.
👍195
Сәламнәр. Бер милли проект өчен вордпресс белән эшли белүче, шаблон урнаштырып, кирәкле битләрне ясап сайт эшләүче кеше эзлибез. Админнарга языгызчы.
13👍1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ ТУУЫНА 146 ЕЛ

Бүген, 23 февраль Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның тууына 146 ел.

Гаяз Исхакый… Бу бөек шәхеснең исемендә күпме көч, күпме дәрт, күпме хис, үз халкына күпме мәхәббәт һәм ышаныч!

Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның 146 еллыгын милләтебез, Татарстаныбыз һәм бөтен Төрки дөнья өчен олы һәм зур вакыйга. Милләтебез өчен бу мөһим юбилейны бик дулкынланып каршы алабыз, чөнки быел Исхакый исемен милләтебезгә кайтару, исемен үз Ватанында яшәртү өчен шактый күп ният вә планнарыбыз бар. Гаяз абыйга безнең мәхәббәтебез һәм хөрмәтебез шулкадәр чиста һәм олы, бу хисләрне әлбәттә сүз белән аңлатып бетерү мөмкин түгел.


Гаяз Исхакый – татар дөньясында Гаяз әфәнденең тормыш юлы, көрәше һәм иҗаты татар тарихында шактый зур роль уйнады. Милли идеолог буларак Гаяз Исхакый милләтне яшәтү һәм үстерү өчен көрәшне идеологик яктан тэәмин итүгә аеруча игътибар бирә. Милли идеяны ул татарны милләт буларак саклап калуда һәм үстерүдә төп идеологик чыганак дип саный. Көрәшче әдип бу идея ярдәмендә төрле җирләргә таралган татарны берләштерергә һәм шул нигездә гасырлар дәвамында инкыйразга дучар булып килгән милләтебезне әлеге афәттән коткарып калырга мөмкин дигән карашыннан чыгып эш итә.

Гаяз Исхакый – татар милләтендә феномен ул. Бар гомерен фәкать азатлык һәм татар милләтенә хезмәт итүгә багышланган бу бөек шәхес безгә бай мирасын калдырды. Әдәби өлкә белән бергә ул татар журналистикасы өлкәсенең үсешенә сәбәпче булды. Билгеле булганча, ХХ Гасыр башындагы ыгы-зыгы – мөһаҗирлектәге татар матбугаты дигән төшенчә барлыкка китерде. Аның башында нәкъ Гаяз Исхакый торды.Туган телнең, мәдәниятнең саклануында һәм үсешендә, милли мәктәпләр беррәттән, вакытлы матбугатның, басма сүзнең гаять зур роль уйнавы бәхәссез хакыйкать. Шуны күздә тотып, Гаяз Исхакый мөһаҗирлектәге татарлар өчен төрле газета-журналлар чыгарырга тырышкан. Исхакый чыгарган газета-журналларның эчтәлеге, рухы төрле-төрле. Мәсәлән “Яңа милли юл”, “Милли байрак” та сәяси як, Идел-Урал идеясе көчле. Ә инде икенче газеталарда икътисад һәм башка өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә. Әмма нәрсә генә булмасын ул газета-журналларда аерымлыкка караганда уртаклык, якынлык көчле. Ул татар милләтенең язмышын үзәккә куюдан, халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртудан гыйбарәт. Исхакыйның газета-журналлар буенча актив эшчәнлеге бүгенге көн журналистларына үрнәк була ала. Манчжуриядә Гаяз әфәнденең «Милли байрак» газетасын гына искә алыйк. Бу басма 1935 елның 1 ноябреннән Мукдән каласында нәшер ителә башлый. Газетаның барлыгы 440 саны дөнья күрә. Газета Финляндиядә, Германиядә, Төркиядә, Япониядә, Кытайда, Мисырда, Согуд Гарәбстанында һәм башка илләрдә таралган. Бүгенге көндә дистәләгән чит илләрдә таралучы бер генә татар газета яки журналы да юк. Исхакый үзе дә оста публицист, аның камил теле, тирәнтен фикерләве, вакыйгаларны алдан күреп анализлавы, фаразлый белү сәләтенә искиткеч.


Гаяз әфәнде милләтебезне үстерүдә, дөньяга танытуда, рухи яктан байлыгын арттыруда, татар әдәбияты һәм публицистикасының сыйфатын үстерүдә гаять зур өлеш кертте. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре вә сүзләре шактый актуаль булып тора. Шуңа да, без XXI гасырда яшәүче татарлар, Гаяз Исхакыйның эшчәнлеген, әсәрләрен, гомумән мирасын сакларга һәм халкыбызның киң даирәләренә таныту өстендә эш башкарырга тиешбез, дип уйлыйм. Юлбашчыбыз үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган. Гаяз Исхакый вафаты алдыннан язылган мәгънәви васыятендә дә милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бу бурычны гамәлгә ашыру хәзер, ХХI гасыр башында бөтен Татарларның эшенә әверелде. Һичшиксез, Гаяз Исхакый иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора.
9👍1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Гаяз абыйның ә тормыш юлы һәм иҗатын милләттәшләребезгә җиткерү, ул яшәгән чорның рухын тоярга да, үз кыйблабызны табырга да мөмкинлек бирәчәк.


Бүген Гаяз абыйның туган көне. Гаяз Исхакыйны үлеп сагынабыз, яратабыз һәм аны тирән хөрмәт белән искә алабыз! Гаяз абый башлаган эшчәнлекне, аның идея вә хыяллары юлында булырга тырышабыз, ул куйган максатлар безне рухландыра, һәм без дә Гаяз абыйның шәхесенә, исеменә лаеклы була алырбыз, дип өметләнәбез! Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән нәшир Габдрахман Хөсәенов 1907 елда Г. Исхакыйның «Зиндан» әсәренә язылган кереш мәкаләдә болай диләр:

«Гаяз әфәнде кебек сирәк бер әдипнең, Гаяз әфәнде кебек сирәк бер мөхәррирнең һәм Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кешенең һәрвакыт бар булып торуы безнең татар халкы өчен минут саен кирәк… Яшә, халык! Яшә, Гаяз әфәнде!».


Ошбу сүзләргә кушылып, бөек юлбашчыбызның олугъ юбилее көнендә шуны әйтәсе килә:

Гаяз Исхакыйның 146 еллыгы котлы булсын!

Яшә, Гаяз абый! Мәңге яшә!

Гаяз Исхакый порталының баш мөхәррире, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе, «Төрки караш» газетасының нәшире һәм баш мөхәррире

Наил НӘБИУЛЛИН
👍15🔥1
"Если у нас есть желание идти вперед по цивилизованному пути, мы обязаны взяться за решение самых насущных проблем национального бытия и всячески помогать тем, кто уже занимается этим святым делом. Двинемся навстречу прогрессу плечом к плечу, ведь помыслы и желания наши едины. Будем старательны и терпеливы в этом движении, не пожалеем ничего ради достижения цели. Только так нация получит право называться действительно нацией."
ГАЯЗ ИСХАКИ.

Сегодня, 23 февраля исполнилось 146 лет со дня рождения великого лидера татарского народа Гаяза Исхаки.
14👍1
Без көчле булырга тиеш!

Чит халыкларның тешләре арасында кысылып, изелер дәрәҗәдә тешсез, тырнаксыз булмаска, күрше халыкларның мигъдәләренә (мигъдә - ашказаны - ред.) керү белән каймак кебек эреп китәр дәрәҗәдә йомшак, зәгыйфь булмаска тиеш.

Әгәр без шулай көчле була алсак, безнең бер милләт булып торуымыз хәл ителгән!

Гаяз Исхакый

23 февраль - Гаяз абыйның тууына 146 ел!
15
«Я знаю, многие меня будут ругать самыми последними словами, назовут кафиром… На всё это я согласен! Только читайте, люди, читайте и думайте!.. Моя главная цель – показать истину, заставить вас немного задуматься, приняться, наконец, за службу родной нации, поскольку от нынешних «служителей» мало проку».
Гаяз Исхаки
🔥241👏1
Тыныч булыгыз… Без, чит милләтләр, үз эшемезне үземез эшләрбез. Сез дә үз эшеңез берлә генә мәшгуль булыңыз!.. Әллә нинди дөнья хәлләреннән, булмаячак империализм авыруларыннан арынырга, ачык күз берлә хакыйкатькә карарга вакыт җитмәдеме?..

Гаяз Исхакый

t.me/gayaz_isxaki
isxaki.com
👍111
Безнең халык эреми торган металдан ясалганга, аңа берләшү дәверендә бернәрсә дә каршы тора алмаган вә алмый.

Гаяз Исхакый


isxaki.com
👍16
«Ул фәкать идеал өчен тартыша торган иң саф бер фидакарь иде» -
Йосыф Акчура Гаяз Исхакый турында.
(«Казан мөхбире» газетасы.— 1906.— 5 ноябрь.)
🔥176👍1
Бүген Ходжалы фаҗигасенең корбаннарын искә алу көне!
Кардәш Азәрбәйҗан халкының тирән кайгысын уртаклашабыз!
Туганнар, бу авыр көндә Татар халкы Сезнең белән!

Сегодня мы вспоминаем жертв трагедии в Ходжалы!
Выражаем искренние соболезнования братскому Азербайджанскому народу!
Братья! В этот трудный день Татарский народ скорбит вместе с Вами!
24👍4😁1
Татарстан башкаласы Казанда Кыргызстан консуллыгы ачылган икән! Бик сөенечле хәбәр!
38👍1😁1