СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
784 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Бүген, 6 март - Гаяз Исхакыйның якын дусты, Азәрбәйҗанның беренче Президенты Мәмед Әмин Рәсүлзаде вафатының елы. Хөрмәт белән искә алабыз!

Исхакый һәм Рәсүлзаде дуслыгы ничек көчле булган кебек, Татарларның да башка төрки халыклар белән дуслыгы көчле булсын иде! Бер-беребезне таныйк, өйрәник, чын мәгънәдә туганнар булыйк!

Сегодня, 6 марта годовщина смерти Первого Президента Азербайджанского народа, близкого друга Гаяза Исхаки - Мамед Эмина Расулзаде.
Чтим память этого великого человека!
Пусть братские отношения Татар с другими тюркскими народами будут такие же крепкие, как и дружба между Расулзаде и Исхаки.
👍14😁1🙏1
МИЛЛӘТ АНАСЫ МӨХЛИСӘ БУБЫЙНЫҢ ТУУЫНА 155 ЕЛ


Бүген милләт анасы, Татар халкының бөек кызы, хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм казыя Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел.
Зур хөрмәт һәм сагыну белән искә алабыз!

Мөхлисә Буби (Бубый) 1869 елның 6 мартында (иске стиль буенча 21 февралендә) Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылында (хәзерге Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы) мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әнисе Бәдрелбанат абыстайдан ала, аннары бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдуллада укый. Мөхлисәне Минзәлә өязендә яшәүче өлкән яшьтәге муллага яшьли кияүгә бирәләр, ләкин аларның никахлары гомерле булмый. Мөхлисә, әти-әнисе кебек үк, халыкка гыйлем таратырга хыяллана. Ире исә хәтта аның үзенә дә белем алуны тыя. 1895 елда сеңелләренең нинди шартларда яшәвен күргән абыйсы белән энесе мулладан талак әйтүен сорый, тик мулла ризалашмый. Нәтиҗәдә, бертуганнары Мөхлисәне ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайталар.

1895 елдан Габдулла әтиләре мәдрәсәсен җәдитчә үзгәртеп кора башлый. Мөхлисә Буби, бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән берлектә, яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Буби аның мөдире була. Беренче татар хатын-кызлар гимназиясендә Россиянең күп кенә төрки халык вәкилләре дә белем ала. Столыпин реформаларына бәйле рәвештә, татар мәктәпләре ябыла башлый. Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, 1911 елда Мөхлисә Бубиның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң, хатын-кызлар мәктәбе дә ябыла (1912). Мәдрәсә ябылгач, Мөхлисә Буби Троицк шәһәренә (Ырынбур губернасы) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Буби Троицкида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.

1917 елның 1-10 май көннәрендә Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда аны Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Беренче казыялардан була ул. 1917 елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрикә кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, дәгъват һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Мөхлисә Буби шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗәлләсе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазыйфалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.

Мөхлисә Буби «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубига чыгарылган хөкем карары үтәлә – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. 1960 елда аклана.

Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
🔥84
Бүген милләт анасы Мөхлисә Бубыйның тууына 155 ел!
Милләтебезнең бөек шәхесе, аның көрәше турында Камал театры "Үлеп яратты" тамашасын чыгарган иде.
Шуны карарга киңәш итәбез! Бик көчле һәм тәэсирле!
(русча субтитрлар бар. сирәк урыннарда тавыш югала, әмма гомумән яхшы карала)

Сегодня мы отмечаем 155 летие Мухлисы Буби. Предлагаем к просмотру спектакль театра Камала посвященной этой сильной женщине. (есть субтитры на русском языке)
https://www.youtube.com/watch?v=I7l69P_rh4g
14
Channel photo updated
8 март - кайгылы көн! Нәкъ бу көнне, 1944 елда татарлар өчен кардәш халык - балкарлар сөргенгә җибәрелде. Бүген әлеге олы фаҗига корбаннарын искә алып, тугандаш балкар халкының авыр кайгыларын уртаклашабыз!

Кардәшләребез! Бу авыр көнне безнең йөрәкләр Сезнең белән! Сезнең фаҗига - ул безнең өчен дә олы кайгы!

8 марта - день памяти жертв Балкарского народа! Именно в этот день, в 1944 году произошла депортация братского татарам - балкарского народа. Сегодня мы вспоминаем жертв этой трагедии, и выражаем искренние соболезнования и поддержку братскому балкарскому народу!

Братья! В этот трудный день наши сердца с Вами! Ваша боль - это и наша боль! Помним! Не забудем!
😢34👍3
Кадерле хатын-кызларыбыз!
Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!
Сөембикә сыман горур, Зөләйха сыман көчле, Мөхлисә Бубый сыман ныклы булыгыз!
Милләтебез киләчәге өчен Сезнең хезмәтегез бик мөһим!
🔥134😭2
Хөрмәтле милләттәшләр!
Искә төшерәбез!
Иртәгә кич Ураза ае башланачак.
11нче март көнне беренче Ураза көненә керәчәкбез!
Булдыра алсагыз уразалар тотыгыз, күбрәк изгелекләр кылырга тырышыгыз!
Аллаһы Ураза аен бәрәкәтле итсен!
👍15🙏2
АНТАЛИЯ МАРАФОНЫ 2024 НИЧЕК УЗДЫ?
"Татарлар йөгерә" ютуб каналында өр-яңа видео!
Татар телендә контент ясыйбыз!
Карагыз, ютуб каналыбызга язылыгыз, лаеклагыз, фикерләрегезне языгыз. спорт яратучы дусларыгызга җибәрегез!)

Создаем контент на татарском языке. Впервые канал про бег на татарском. Поддержите подпиской, лайками, комментариями.

https://www.youtube.com/watch?v=GMnMJGTDTXQ
👍7
ХУШ КИЛӘСЕҢ, УРАЗА АЕ!

Хөрмәтле милләттәшләребез!
Аллаһының рәхмәте белән тагын бер Ураза аена аяк бастык һәм ошбу изге көннәрне күрә алдык.
Ураза айларыбыз котлы булсын!
Аллаһы җиңеллек, сабырлык белән уразаларыбызны тотарга, күбрәк изге эшләр башкарырга, намазларыбызны укырга насыйп итсен! Ураза ае - ул безгә бер сынау. Ураза ае безгә Аллаһыдан җибәрелгән мөмкинлекләр ае. Ураза ае - өмет һәм тырышлык ае!

Милләтебез киләчәге өчен күптән күп эшләр башкарасыбыз бар. Аллаһы безгә бу юлларыбызда ярдәм итсә иде! Бердәм булыйк һәм һәрберебез хәлдән килгәнне эшләргә тырышыйк!

Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый Татарның юлы турында шулай әйткән:

“Татарның кыйбласы ачык итеп тәгаен ителгән: ул үзенең милли барлыгын саклап, үзенең киләчәктә үзенчә үсүенә, алга китүенә килешү – бер нигез әзерләү”.

Икенче бер фикерендә Гаяз Исхакый Татарлар бердәмлек юлында булганда, милләтебезгә бернинди киртәләр булмаганын искәртә һәм халкыбызны тимер белән чыгыштыра.

“Безне цемент кебек бергә баглый торган көчнең берсе милләтчеләребез булса, икенчесе – динебез. Үткәндә бабаларыбызга таулар, сулар каршы килә алмаганы кеби, безгә дә моннан шулай ук аеруча көч була алмаячак.
Безнең халык эреми торган металдан ясалганга, аңа берләшү дәверендә бернәрсә дә каршы тора алмаган вә алмый” – дип әйтә юлбашчыбыз.

Бердәмлек юлында нык булыйк, халкыбызны бөтен җирдә берләштерик, халкыбызның киләчәге өчен һич бер көчебезне кызганмыйк!

Хуш киләсең, Ураза ае! Без сине сагынып көттек!
Аллаһы тоткан уразаларыбызны, догаларыбызны, яхшы эшләребезне кабул итсен! Әмин!
👍13
АНА ДОГАСЫ
(Г.Тукай)

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?
👍18
11нче март - Татар халкының бөек улы Йосыф Акчураның вафатына 89 ел.
Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Олы хөрмәт һәм зур сагыну белән искә алабыз!

11 марта - исполнилось 89 лет со дня смерти Юсуфа Акчуры.
Мы вспоминаем его с большим уважением и почтением!
Пусть душа Акчуры обретет покой в Раю!
👍18