СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
784 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
АНА ДОГАСЫ
(Г.Тукай)

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?
👍18
11нче март - Татар халкының бөек улы Йосыф Акчураның вафатына 89 ел.
Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Олы хөрмәт һәм зур сагыну белән искә алабыз!

11 марта - исполнилось 89 лет со дня смерти Юсуфа Акчуры.
Мы вспоминаем его с большим уважением и почтением!
Пусть душа Акчуры обретет покой в Раю!
👍18
Бүген Йосыф Акчураны искә алабыз.
Кем соң ул Йосыф Акчура?
Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, галим, журналист, сәяси төркичелекне нигезләүчеләрнең берсе, төрки халыклар даирәсендә иҗтимагый-сәяси һәм этномәдәни процесслар үсешенә зур өлеш керткән олы шәхесебез.

Йосыф Акчура турында кыска гына видео карарга тәкъдим итәбез.

https://www.youtube.com/watch?v=_mYgxGzQNc8
🔥11
Хәерле иртәләр!
Уразаның 2нче көне. Сәхәрләрегез тәмле булсын!
20
"Язык и история являются наиболее важными факторами в сохранении и развитии национальной идентичности." - Юсуф Акчура
🔥192
ТАТАР ИФТАРЛАРЫ!

Хөрмәтле милләттәшләр!
Аллаһы ризалыгы өчен һәм Татарларны берләштерү максатыннан, Төркиянең 5 шәһәрендә: Искешәһәр, Истанбул, Анталия, Алания, Әнкара Татар ифтарлары оештырабыз.

Ифтарларны оештыруда мадди теләктәшлек тә бик мөһим. Һәр ифтар кимендә 7-8 мең лирага (21-24 мең сум) чыга.

Теләүчеләр булса, әлеге ифтарларга әз булса да ярдәм итә аласыз. Эшебез дә, ашыбыз да уртак булыр.
Бер рухта, бер-бер артлы Төркиядә икенче (!) тапкыр 5 Татар ифтары оештырабыз.

Ничек ярдәм итәргә?
1) ибан
TR16 0001 0024 8096 5281 3750 04
Nail Nabiullin
Ziraat Bankası

2) Сбербанк картасы:
4276620025274659 Хисматова Г.Р.
(тормыш иптәшемнеке)

3) Крипта. USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY

@Nailtatar га языгыз.
🔥10👍4
17 март - Истанбулның тарихи үзәгендә һәм борыңгы мәдрәсә бинасында Татар ифтары узды. Җыенда 100ләп милләттәшләребез катнашты. Төрки дөньяны өйрәнү фонды бинасында инде 3нче ел рәттән үткәрелә мондый ифтарлар. Быелгы Татар ифтары Дәрдемәнднең 165, Мөхлисә Бубыйның 155, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгына багышланды. Шулай ук мәҗлесебез берничә ай элек фаҗигале рәвештә вафат булган, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов рухына багышланды. Кичәбезгә милләттәшләребез татар ризыкларын, өчпочмак, кош теле, чәк чәк әзерләп килгән иде. Бик шәп һәм бердәмлек рухында үтте ифтарыбыз. Ахырдан бергәләп "Туган тел"не җырладык, таныштык, аралаштык.
Ифтарыбызга килгән, ризыклар пешереп алып килгән, мадди ярдәм күрсәткән милләттәшләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез!
Бергә булыйк!
Бердәм булыйк!
🔥215
20 март - нәшир, мәгрифәтче, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе бөек Исмәгыйль Гаспралының Туган көне!
Тирән хөрмәт һәм сагыну белән искә алабыз!


20 марта - годовщина со дня рождения политического и общественного деятеля, интеллектуала, просветителя, издателя, великого Исмаила Гаспринского!
🔥126👍1
Беренче Нәүрүз. Саба. Татарстан. 1988 ел.

Первый науруз, 1988 год, Татарстан.
Ирек Гарипов фотолары.
19