СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
781 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
ӘНКАРАДА ТАТАР ИФТАРЫНДА ИСХАКЫЙ КИТАПХАНӘСЕ АЧЫЛДЫ

23 мартта, Төркия башкаласы Әнкарада зур итеп Татар ифтары үткәрелде. Җыенда 50гә якын милләттәшебез катнашты.

Кичәне оештыручылар бөек шәхесләребез Дәрдемәнд, Мөхлисә Бубый һәм Гаяз Исхакый турында сөйләде. Оештыручылар әлеге очрашу Татарларны берләштерү өчен үткәрелүен сөйләде.

“Татар халкына бердәмлек җитми. Аеруча чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез менә мондый очрашуларга, җыеннарга сусаган. Бергәләшеп җыелып, туган телебездә аралашып, авыз ачып, без танышабыз, бердәмлегебезне ныгытабыз” – дип сөйләде җыенны оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин.

Әнкарада Татар ифтары вакытында тантаналы рәвештә Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсе ачылды, анда әлегә 50 китап җыелган. Бу китапханә Татарларны берләштерү һәм очраштыру ноктасы, булыр дип ышана ифтарны оештыручылар.

“Әнкарада Татар ифтарын икенче ел рәттән оештырабыз. Быелгының тагын бер үзенчәлеге, авыз ачу мәҗлесе Төркия башкаласының нәкъ үзәгендә үтә. Бу бик мөһим” – дип сөйләде оештыручылар.
👍164
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
ИСКЕШӘҺӘРДӘ ЗУРЛАП ТАТАР ИФТАРЫ ОЕШТЫРЫЛДЫ

24 март көнендә Төркиянең Искешәһәр исемле шәһәрендә зурлап Татар ифтары оештырылды. Җыен Төрки дөнья өчен бик мөһим булган, һәм Акчура, Максуди, Исхакыйлар оештырган Төрки учаклар оешмасы бинасында үтте. Татар ифтарында 100 ләп кеше катнашты.

Татарларга теләктәшлек күрсәтү максатыннан җыенга кардәш халыклардан Кырым Татарлары, үзбәкләр, казахлар да килгән иде. Искешәһәрдәге Татар ифтарына милләттәшләрбез махсус татар милли ризыкларын әзерләгән иде.

Истанбул һәм Әнкарадагы Татар ифтарларының дәвамы булган әлеге авыз ачу, шулай ук Дәрдемәнднең 165, Мөхлисә Бубыйның 155, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгына багышланды, берничә ай элек фаҗигале рәвештә вафат булган, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов рухына багышланды.

Җыенда Равил хәзрәт Татарларның бердәмлегенә һәм динебезнең көченә багышланган вәгазь сөйләде. Наил Нәбиуллин исә, Дәрдемәнднең һәм Мөхлисә Бубыйның юбилейлары, аларның милләтебез өчен эшчәнлекләре, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгы, бөек юлбашчыбызның хезмәтләре, яшь егет Батырханның Татарларның азатлыгы көрәшүе турында сөйләде, милләттәшләребезне бердәмлеккә чакырды.

Җыенда катнашучыларны тәмле пылау, татар милли ризыклары һәм сөтле чәй белән сыйладылар, һәр катнашучыга Татар байракларын бүләк иттеләр.
👍92
Хәл иткәннәр алар... Камал янында җил бар да, Казансуга якын цирк бинасында җил юкмы?

Куркаклар! Хәтер көнен бетерү шулай ук җыенны баштан Камал театры, аннары Тинчурин паркына җибәрүдән башланган иде. Аннары бөтенләй бетереп куйдылар.

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясен үзәктән читкә күчерү, моңа риза булу - зур хата!
https://tatar-inform.tatar/news/rainur-xasanov-min-tatarca-soilasam-akciyase-byel-kazan-cirky-yanynda-bula-5885484
👍15😁1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Татар телен циркка куалар! Күп еллар дәвамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үзәк Бауман урамында үткәрелде. 2 ел элек чараны Камал театры мәйданына җибәргән булсалар, быел аны үзәктән тагын да еракка, кеше йөрмәгән җиргә - цирк бинасы янына җибәруләре билгеле…
"Азатлык" Татар яшьләре берлегенә бер "җавап" буларак, Татар конгрессына якын булган, Татар яшьләре форумының элекке рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин телеграм чатларның берсендә "Бәлки үзегез кайтып оештырырсыз?", дип җавап биргәч.
Ягъни, мәсьәләгә төгәл җавап урынына, бала-чага сыман "үзең син шундый" дигән сүз.
Шуннан аңлагыз инде Татар конгрессының акыл вә фикер дәрәҗәсен.
Оештыру дигәннән, дәүләт акчасына һәм дәүләт ярдәме белән оештыра торган чараны рәхәтләнеп үткәреп буладыр ул. Бер авырлыгын да күрмибез.
Шуңа күрә, борыныгызны артык югары күтәрмәгез иптәшләр.
Дөнья бүген Сезгә елмая, иртәгә юк. Киләчәкне белеп булмый.

В ответ на критику "Азатлык" и требование вернуть акцию "Мин татарча сөйләшәм!" на прежнее место, на улицу Баумана, в одном из чатов, близкая к конгрессу Татар журналистка, бывший зам. председателя форума татарской молодежи Гульназ Бадретдин заявила мол "Может вернетесь и сами организуете?".
Ну то есть в ответ на критику мы слышим детское типа "сам ты такой". Вот после этого становится понятен уровень татарского конгресса.
Ну и насчет организации. Нет ничего сложного в том, что при поддержке государства и на деньги государства организовать мероприятие.
Поэтому. задирать нос не стоит так высоко. Сегодня мир Вам улыбается. завтра уже нет.
👍17😁3
Бүген, 30 март - язучы, нәшир. журналист, җәдидче Фатих Кәриминең тууына 154 ел.
Хөрмәт һәм сагыну белән искә алабыз!

Сегодня, 30 марта - исполнилось 154 года со дня рождения татарского писателя, журналиста, издателя и просветителя Фатиха Карими.
Вспоминаем его с большим уважением и почтением!
22
31 mart - Азәрбайҗаннарның геноциды көне!
Туганнарыбыз, бу авыр көндә безнең йөрәкләребез Сезнең белән!

31 марта - День геноцида Азербайджанцев. Сегодня мы скорбим вместе с нашими братьями!
😢17🤔1