СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
779 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы,
- республиканың күпмилләтле халкы язмышы өчен тарихи җаваплылыкны аңлап;
- Россия Федерациясендә һәм Совет Социалистик Республикалар Союзында яшәүче барлык халыкларның суверен хокукларына ихтирам белдереп;
- автономияле республика статусының аның күпмилләтле халкының киләчәктә сәяси, экономик, социаль һәм рухи үсеше мәнфәгатьләренә туры килмәвен күрсәтеп үтеп;
- татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып;
- демократик хокукый дәүләт төзергә омтылып,

1. Татарстанның дәүләт суверенитетын игълан итә һәм аны Татарстан Совет Социалистик Республикасы — Татарстан Республикасы итеп үзгәртә.

2. Татарстан ССР территориясендәге җир һәм аның байлыклары, башка табигый байлыклар һәм башка ресурслар бары тик аның халкының милке булып тора.

3. Татарстан ССР үз территориясендә яшәүче барлык гражданнарга, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, политик инанулары нинди булуга һәм башка аерымлыкларга карамастан, кешегә тигез хокуклар һәм ирек гарантияли.
Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы кулланылуы, башка милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү гарантияләнә.

4. Киләчәктә Конституциядә, башка хокукый норматив актларда, дәүләт тормышында дәүләтнең рәсми исемен «Татарстан Совет Социалистик Республикасы» (Татарстан ССР яки Татарстан Республикасы) дип кулланырга. Республика дәүләт властеның югары органын — «Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы» дип, ә ул кабул итә торган актларны — «Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы актлары» дип исемләргә.

5. Бу Декларация Татарстан ССР Конституциясен эшләү, Татарстан ССР законнарын үстерү өчен, Татарстан ССРның Союз договорын РСФСР һәм башка республикалар белән договорлар әзерләүдә һәм төзүдә катнашуы өчен, Татарстан ССР дәүләт төзелешенең аеруча мөһим мәсьәләләрен һәм аның ССР Союзы, РСФСР һәм башка республикалар белән мөнәсәбәтләрен аның халкы тикшерүенә чыгару өчен нигез булып тора.
Татарстан ССР Конституциясе һәм законнары Татарстан ССРның бөтен территориясендә өстенлекле.

6. Татарстан ССРның яңа Конституциясен, башка законнарны һәм норматив актларны кабул иткәнгә кадәр Татарстан ССР территориясендә Татарстан ССРның, РСФСР һәм ССР Союзының Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә каршы килми торган законнары һәм закон актлары гамәлдә булуны дәвам иттерә.

Бу Декларация аны кабул итү вакытыннан көченә керә.

Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы Рәисе М. ШӘЙМИЕВ
Казан,1990 ел, 30 август

Декларация о государственном суверенитете Республики Татарстан

Верховный Совет Татарской Автономной Советской Социалистической Республики,
- сознавая историческую ответственность за судьбу многонационального народа республики;
- свидетельствуя уважение к суверенным правам всех народов, населяющих Российскую Федерацию и Союз Советских Социалистических Республик;
- отмечая несоответствие статуса автономной республики интересам дальнейшего политического, экономического, социального и духовного развития ее многонационального народа;
- реализуя неотъемлемое право татарской нации, всего народа республики на самоопределение;
- стремясь создать демократическое правовое государство.

1. Провозглашает государственный суверенитет Татарии и преобразует ее в Татарскую Советскую Социалистическую Республику - Республику Татарстан.

2. Земля, ее недра, природные богатства и другие ресурсы на территории Татарской ССР являются исключительной собственностью ее народа.

3. Татарская ССР гарантирует всем проживающим на ее территории гражданам независимо от их национальности, социального происхождения, вероисповедания, политических убеждений, других различий равные права и свободы человека. В Татарской ССР гарантируется равноправное функционирование татарского и русского языков в качестве государственных, сохранение и развитие языков других национальностей.
🔥20👍1
4. Впредь в качестве официального наименования государства в Конституции, других правовых нормативных актах, в государственной жизни употреблять "Татарская Советская Социалистическая Республика" ("Татарская ССР", либо "Республика Татарстан"). Высший орган государственной власти республики именовать "Верховный Совет Татарской Советской Социалистической Республики", а принимаемые им акты - актами Верховного Совета Татарской Советской Социалистической Республики.

5. Настоящая Декларация является основой для разработки Конституции Татарской ССР, развития законодательства Татарской ССР, участия Татарской ССР в подготовке и заключении Союзного договора, договоров с РСФСР и другими республиками, вынесения наиболее важных вопросов государственного строительства Татарской ССР и ее отношений с Союзом ССР, РСФСР и другими республиками на обсуждение народа.
Конституция и законы Татарской ССР обладают верховенством на всей территории Татарской ССР.

6. До принятия новой Конституции Татарской ССР, других законов и нормативных актов Татарской ССР на территории Татарской ССР продолжают действовать законы и подзаконные акты Татарской ССР, РСФСР и Союза ССР, не противоречащие Декларации о государственном суверенитете Татарской ССР.

Настоящая Декларация вступает в силу с момента ее принятия.

Председатель Верховного Совета
Татарской Советской Социалистической Республики
М.Ш.Шаймиев
г.Казань, 30 августа 1990 года, N 334-XII
🔥20
30 август - Татарстан Суверенитеты көне котлы булсын!

Азатлык - безнең каныбызда! Азатлык - безнең йөрәкләрдә!
Азатлык - безнең уйларда һәм һәрбер сулышыбызда!
Татарлар - дәүләтле һәм дәүләтчел милләт!

Татарлар - көчле милләт.
Без беркайчан да бирешмәячәкбез!
Бездә Сөембикәләр, Батырша һәм Исхакыйлар рухы яши!

Бүгенге кыерсытылган, изелгән хәлебездән без беркайчан да риза булмаячакбыз!

Дәүләтебез өчен көрәш туктамаячак!
Көрәшебез бернигә карамастан дәвам итәчәк!

Безнең якты көннәр алда әле!
Өмет белән яшик! Бу көнне оныттырмыйк!

Ташлар басты, ташлар басты безне,
Биш гасыр ташлардан изелсәң,
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән:
– Без исән!
Җимертелгән Шәһри Казан сыман
Атылырга рәткә тезелсәң,
Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,
Әйтү ләззәт икән:
– Без исән!
27🔥9👍1
30 августа – День Суверенитета Татарстана!
С великим праздником всех!

Азатлык – в наших сердцах!
Азатлык – в наших генах!
Азатлык – в каждом вздохе и мыслях!
Татары – народ государственник!
Татары – сильная нация!

Мы никогда не смиримся с сегодняшим бесправным положением!

В нас живет дух Сююмбике, Батырши и Исхаки!

Борьба за свободу и наши права не остановится!
Борьба будет продолжена!
Наше прекрасное будущее впереди!
Живем надеждой!

Не позволим забыть исторический День Татарского Суверенитета!
43🔥12🙏5🤔1
4 мәйданчыкта татар байраклары таратылды. эш күп булды. әмма тиз таралды.
тиздән бераз тулырак язырбыз.
🔥23👍4
на 4 площадках раздавали флажки. было много работы. но 5000 флажков разошлись так быстро, как горячие пирожки. скоро напишем подробнее.
29🔥7
Анталиядә Суверенитет көненә багышлап зур җыен оештырдык. Әле кайттык.
В Анталии организовали джиен по случаю дня Суверенитета. Подробности уже скоро.
👍265
30 август - Татарстан Суверенитеты көнендә "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активистлары Казан урамнарында (өч төрле мәйданда) Камал театры, Бауман урамы һәм Кремль ягында
5 000 Татар байракчыклары таратты.

Бик көчле басым булды, активистларыбызны куркытырга тырыштылар, төрле яктан аяк чалдылар, таратуны туктатырга теләделәр - бернигә карамастан байраклар таратылды, башкалабыз урамнары Татар байраклары төсләренә бизәлде. Байраклар да бик тиз бетте, милләттәшләребез бик теләп алды. Хәтта шулкадәр тиз таратылды ки, фотога төшерергә түгел, пакетлардан чыгарырга өлгерә алмый идек. Афәрин!

Байракларга теләктәшлек күрсәтүчеләргә бик зур рәхмәт!

Азатлык
32🔥6👍4
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
30 августа в день Суверенитета Татарстана активисты Союза татарской молодежи "Азатлык" на трех площадках (площадь театра Камала. Баумана и Кремля) распространили на улицах Казани 5 000 Татарских флажков.

Было очень сильное противодействие: запугивания активистов, палки в колеса, попытки остановить раздачу. Но мы все равно раздали все флажки.

Самое интересное, что флажки разбирали так быстро, что наши активисты едва успевали вытаскивать их из пакетов. Браво!

Огромная благодарность тем, кто поддержал нашу акцию!

Азатлык
38👍5🔥4😍1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Дуслар, Татарлар йөгерә ютуб сәхифәбездә яңа видео. Бурсада йөгереп кайтуыбыз турында. Күз салыгыз) язылыгыз. лайклар куыгыз) https://www.youtube.com/watch?v=mHzv33WCX8g
Татар телле контент төрле булырга тиеш һәм күп булырга тиеш. Әлеге видео үзенә бер үрнәк. Без күп итеп татар телендә контент булдырырга омтылыйк! Татар телен яшәтү өчен татар телендә бик күп, төрле видеолар булдыру бик мөһим. Моны һәркем эшли ала.
👍20🔥2
Важно создавать много татароязычного, разнообразного видеоконтента. Видео выше - один из примеров подобной работы. Нужно очень много видео на татарском. И в этом деле каждый может сделать собственный вклад.
🔥241