СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
778 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
"Шуның өчен безнең берлә русларның юлы арасында киләчәктә берлек һич тә юк. Безнең максатымыз белән рус халкының максатлары арасында оешылачак бер генә нокта да калмаган. Безнең максатымыз – үземезнең милли барлыкларымызны үстереп, үз милли юлымызда үсүемезгә, алга китүемезгә ярарлык бер нигез кору вә Аурупа мәгънәсендә бер мәдәни милләт хәленә килү.

Аларның карасының да, агының да, кызылының да максаты – империализм, безгә үз юлымыздан баруны тыю, үзенең кабагы, марҗасы, төрмәсе, мәктәбе аша безне руслаштыру. Шуның өчен безнең алдымызда ике генә юл бар: йә халкымызның бетүенә, руслашуына разый булу, аны руслыкка таба өстери торган төрле рус фиркаләре берлә бергә бару яисә, халкымызның үзлеген, барлыгын вә берлеген саклау юлын кабул итеп, аның барлыгы вә үзлеге өчен тартышу вә шул милли юлның маякларын утырту. Моның уртасында бер агым вә бер юл калмаган."

Гаяз Исхакый.
👍16👌1
Гаяз Исхакыйга багышланган ютуб сәхифәбезне активлаштырып киләбез!
Сез дә язылыгыз, видеоларны карагыз, фикерләр языгыз!
https://www.youtube.com/@gayaz_isxaqiy/
👍8
ХӘТЕР КӨНЕНӘ РӨХСӘТ ЮК

“Азатлык” Татар яшьләре берлеге Хәтер көнен матәм митингы форматында үткәрү турында Казан мэриясенә белдерү тапшырган иде. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, булмаса Тинчурин паркы скверын сораган идек. Матәм җыены 15 октябрьдә, 13.00 - 16.00 сәгатьләре арасында узарга тиеш иде. Әмма хакимият Хәтер көнен үткәрүгә рөхсәт бирмәде.

Без моның белән әлбәттә килешмибез, хакимиятнең Хәтер көнен үткәрүгә киртә кую – канунсыз, дип саныйбыз.
.
😢28👍1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
ОТКАЗ В ПАМЯТИ

Союз татарской молодежи «Азатлык» подал уведомление в мэрию Казани о проведении Дня памяти в формате траурного митинга. В качестве места проведения Дня памяти мы просили площадь у театра Камала или сквер в парке Тинчурина. Траурное собрание должно было пройти 15 октября с 13:00 до 16:00. Однако власти не дали разрешения на проведение Дня памяти.

Мы, конечно, с этим не согласны и считаем, что препятствование властями проведению Дня памяти является незаконным.
28🤔6👍5😁3👏1
Channel photo updated