СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
774 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Гаяз Исхакый ютуб сәхифәсенә язылырга, видеоларны карарга, аларга лайклар куярга, үз фикерләрегезне язарга чакырабыз!

https://www.youtube.com/@gayaz_isxaqiy
12
Бүген, 23 ноябрь – Татар халкының бөек улы, шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 165 ел!
Сагыну, сөю һәм тирән хөрмәт белән искә алабыз!

***
Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угълы татармын,
Татар түгел димә – башың ватармын!

***
Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син – урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..
13
***
Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шунда үтәр –
Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!

***

БЕЗ

Гасырлар кичте китте... кичте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар, сөрде дәвран...
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһандан канча илләр!..

Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр,
Җир астында тезелде ку сөякләр!..
Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!

Мөсафир, кем, җиһанга басты ботны,
Биетте ажгырып аны замана...
Өеп чергән өмидне... төртте утны –
Йотып утларны китте... яна-яна...

***

КОРАБ

Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап...

Чыкты җилләр,
Купты тулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!.

Дәрдемәнд
12🙏1
Channel photo updated
кем 500нче иде языгыз бүләк алу өчен
@nailtatar га
👍8
"Азатлык" Татар яшьләре берлегенең "Яңа милли юл" ютуб сәхифәсенә язылыгыз, карап барыгыз, фикерләрегезне языгыз.
Подписывайтесь на ютуб канал Союза татарской молодежи "Азатлык" - Яңа милли юл, что значит новый национальный путь.
https://www.youtube.com/shorts/YKzMdP6J_bM
👍122
ТАТАР БАЙРАГЫ КӨНЕНӘ ЯРДӘМ

Акция өчен моңгы 6 мең сум җитми!

1991нчы елның 29нчы ноябрендә Татарстанның Югары Советы Республикабызның байрагын кабул итте. Бүген ул Татарстан символы гына түгел, бөтен татарларны берләштерүче байрак булып тора. Кызганыч, Җөмһүриятебездә рәсми рәвештә байрак көне билгеләнми.

Тик шулай да, инде күп еллар дәвамында "Азатлык" берлеге яшьләре Татарстан байракчыклары таратып байрак көнен искә төшерә. Быел да, Татарстан байрагы көнен шулай ук байракчыклар таратып билгеләп үтәргә ниятлибез.

29нчы ноябрьда Татарстан байракчыклары тарату халкыбызда милли хисләрне уяту, Республикабыз байрагын популярлаштыру, халкыбызны берләштерү һәм байрак кабул ителгән көннең тарихи көн икәнлеген аңлату өчен дә уңайлы шартлар тудырачак.

Татар телен мәктәпләрдән куып чыгарган вакытларда, милли активистларга басым булган заманда, татарлык тәмам Татарстанның бөтен почмакларыннын куып чыгарылган чорда, безгә ничек тә милли үзаңны сакларга һәм ныгытырга кирәк! Байраклар, бик күп итеп Татар байраклары безгә бу эштә ярдәм итә алыр!

Бердәмлекнең кирәклеге турында күп сөйләшеп була, бүгенге хәлебезгә карап дөнья беткәнче уфтанырга һәм зарланырга, башкаларның эшләвен көтеп ятырга да мөмкин. Әмма зур эшләр кечкенә адымнардан башлана. Шуңа да, битараф булмаган кешеләрдән байрак көнен үткәрү өчен ярдәм сорыйбыз.

Милләтебезгә бик күүүүүп Татар байраклары кирәк!
29 ноябрьда шәһәр урамнарын Татар байраклары төсләренә бизик!

Тамчыдан диңгез җыела бит, 300, 500, 1000 сум җыелышсак бу эшне башкара алачакбыз.

Без 3-5 мең Татар байракчыклары ясатырга ниятлибез. Моның өчен кирәкле ярдәмнең күпчелеген җыйдык. Соңгы 6 мең сум гына калды.
Шулай ук чит илләрнең берсендә дә Татар байрагы көнен үткәрәчәкбез. Аңа да 5 мең сум җыясыбыз бар.
Игътибар. Басым көчле һәм активистларны куркытулар булу сәбәпле, “Азатлык” оешмасы чараның төгәл көнен һәм вакытын игълан итмәячәк. Һәм байрак тарату 29 ноябрьдә генә түгел, якындагы ун көннең теләсә кайсысында үткәрү хакын искәртә.

Ничек ярдәм итәргә?
1)2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.

2) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)

3) Крипта. USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY

Белегез! Бу чарага хакыбыз бар, ул тыелмаган, бернинди кануннарны да бозмый!
👍121
СБОР НА ДЕНЬ ТАТАРСКОГО ФЛАГА
Не хватает последних 6 тысяч.

29 ноября – день флага в Татарстане. 29 ноября 1991 года Верховный Совет Республики Татарстан в качестве одного из государственных символов республики принял современный флаг Татарстана. Официально этот день в республике не отмечается. Однако, уже много лет, активисты Союза татарской молодежи “Азатлык” в день флага распространяют всем желающим флажки Татарстана. В этом году также хотим вспомнить про исторический день принятия флага Республики.

В условиях тотальных репрессий на национальных активистов, изганания татарского языка из школ, да и фактически всего Татарского практически из всех сфер жизни в Татарстана, мы должны всеми силами поддерживать национальное самосознание. Флаги, очень много Татарских флагов отлично могут помочь в этом.

Нам необходима помощь, для покупки флажков, чтобы 29 ноября - распространить всем желающим, 3-5 тысяч штук. Мы собрали большую часть средств, нужно последние 6 тысяч. И еще, одна акция будет за границей, на нее не хватает 5 тысячи.
Поэтому, просим всех неравнодушных поддержать нас.
Считаем, что день флага является хорошим поводом для консолидации и единения татарского народа, всех граждан Татарстана.

Помните! Поддерживая данную инициативу, каждый может внести свой личный вклад в повышение национального самосознания татарского народа!
Внимание: ввиду усилившихся репрессий и запугиваний активистов, “Азатлык”не будет анонсировать время и место акции. Мы также оставляем за собой право провести акцию в любой из ближайших дней, а не только 29 ноября.
Татарам нужно больше Татарских флажков, еще больше Татарских флажков, которыми мы украсим улицы наших городов 29 ноября!

Как помочь?

1. 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.

2. TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bank)

3. криптовалюта, Binance
USDT TRC-20 (Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY

Помните! Поддерживая данную инициативу, каждый может внести свой личный вклад в повышение национального самосознания татарского народа!
Акция абсолютно законная. Поддержка данной акции никоим образом не нарушает никакие законы.
👍162
дуслар, кайбер инде күптән башкарыласы эшләр - берничә шәп видео чыгарасыбыз бар, әйтик хәтер көне акциясеннән, техник сәбәпләрдән тоткарланып тора. кулда булган техника инде искерде, йә ремонт, йә алыштыру кирәк. Тик шулай да без тырышачакбыз якындагы вакытта вәгъдә ителгән проектларны ахырга хәтле эшләп бетерергә, нәтиҗәсен Сезгә күрсәтергә.
10
друзья, некоторые анонсированные ранее нами вещи, например видео с акций задерживаются в связи с техническими причинами: в т.ч. поломки техники, которая достаточно сильно изношена. Но в ближайшее время постараемся доделать и показать результат. Азатлык свое слово держит.
9👍1
"Безнең халык элеккеге гасырларда гына зур халык булып, хәзер банкрот булган милләт түгел. Без – һаман шул ук Чыңгызлар, шул ук Тимурлар, шул ук Олуг Мөхәммәдләрнең угыллары, шул ук Сөембикәләрнең кызлары. Нинди авырлык эчендә ниләр кылдык дип, дуст-дошман арасында күкрәген киермәкче була. Бу теләк – хәзерге көндә һәммә милләтчебезнең гомуми теләгедер. Ләкин теләкнең гәүдәләнеп җитеп бер милли барлык булып чыгуы гына каладыр. " - Гаяз Исхакый
12👍1
Исхакый турында фильмнар бармак бн санарлык. Шуңа да вакытыгызны җәлләмәгез, карагыз.
Хәзер мондый фильмнарның чыгу шанслары бөтенләй юк.
https://www.youtube.com/watch?v=jZc6eUoscqk&t=409s
12👍2
Тут уже татарские памятники начинают демонтировать. Пока не в Татарстане. Но рядом с Татарстаном и на исторических татарских землях. Помнится история с запретом платков тоже так начиналась. Не в Татарстане, но в соседних регионах, тоже кстати в татарских землях (селах). Не завтра. так послезавтра очередь может прийти уже и за татарскими памятниками в самом Татарстане. Тем более де-факто некий бан на памятники татарским деятелям уже видимо есть. В последние месяцы в Казани открылись памятники от Конфуция до Александра 1. А где кстати Татарские памятники? Где памятник защитникам Казани 1552 года, где памятник основателю Казанского ханства Улуг Мухаммеду, деятелям Золотой Орды, Гаязу Исхаки?!
😡284😢2
Телеграмны Татарча кулланыгыз!
Моның өчен сылтама буенча гына күчү кирәк!

Используйте телеграм на татарском языке. Нужно лишь перейти по ссылке:
https://news.1rj.ru/str/setlanguage/tatar
112👌2👍1🔥1🤔1
ТАТАР БАЙРАГЫ КӨНЕНӘ ЯРДӘМ КИРӘК!

29 ноябрь — Татарстан байрагы кабул ителгән тарихи көн. Без бу датаны Татарстан байракчыклары таратып билгеләп үтәргә телибез. Бу чара милләтебезнең милли үзаңын ныгыту, халкыбызны берләштерү һәм байрак көне турында искә төшерү өчен мөһим.

Кирәкле ярдәмнең күпчелеге җыелды, ләкин соңгы 6 мең сум җитми!
Шулай ук чит илдә узачак чара өчен тагын 5 мең сум җыю зарур.

Татар байракларын ясап, урамнарны милли төсләргә бизик! Тамчыдан диңгез җыела. Хәлдән килгәнчә ярдәм итү мөһим.

Ничек ярдәм итәргә?

1)Сбербанк: 2202208089814058 (Гиматдин Р. С.)
2) Ziraat Bankı: TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04 (Gulchachak Khismatova)
3) Крипта (USDT TRC-20): TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
Бу чара кануннарга каршы килми һәм халыкны берләштерү өчен әһәмиятле!

Бергә булдырыйк!
10😭2
СБОР НА ДЕНЬ ТАТАРСКОГО ФЛАГА

Не хватает последних 6 тысяч рублей!

29 ноября — день принятия флага Татарстана. Этот исторический день уже много лет отмечается активистами Союза татарской молодежи "Азатлык", которые распространяют флажки Татарстана.

В условиях вытеснения татарского языка из школ и давления на национальных активистов, мы должны поддерживать национальное самосознание всеми возможными способами. Большое количество флагов поможет в этом.

Мы собрали большую часть средств, но не хватает еще 6 тысяч рублей для 3-5 тысяч флажков. Также нужна помощь в размере 5 тысяч рублей для акции за границей.

Призываем всех неравнодушных поддержать!

Как помочь?

1) Сбербанк: 2202208089814058 (Гиматдин Р. С.)
2) Ziraat Bank: TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04 (Gulchachak Khismatova)
3) Криптовалюта (USDT TRC-20): TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
Акция абсолютно законная и направлена на сохранение национального самосознания.
Татарам нужно больше флагов!
10👍2😡1