СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
784 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
@minshurale Вы это у Яхиной спросите, почему она в качестве имени своего романа выбрала уже распиаренное "Зулейха", а не иное.
Forwarded from ШУРАЛЕ
Даже Гаяз Исхакый написал нечто многостраничное под названием "Зулейха".

У татарского народа нет иных женских имен?

Или все так плохо, что решил присесть на хвост успеха Яхиной?
Бүгенге "Безнең гәҗит"не укырга киңәш итәбез! (киоскларда сатыла). "Зөләйха" китабын чыгару турында интервью.
Бүген мәшһүр "СОлНЦЕ" мәктәбендә булдым.
Аның җитәкчесе, хөрмәтле Павел абый Шмаковка күп итеп "Зөләйха" китапларын калдырдым. Ул бик сөенде, чөнки татар теле һәм татар мәдәнияте белән бик кызыксына. Үзе мәктәпләрен күрсәтте! Афәрин, шундый матур уку йорты. Павел абый бөтен җанын балаларга бирә! Аның белән таныш булуыма чиксез бәхетлемен!😀
Хөрмәтле Искәндәр абый Сираҗиның бүген туган көне! Аны туган көне белән тәбрик итеп редакциягә кереп чыктым, "Зөләйха" китабын бүләк иттем!😁
Искәндәр абый китап чыгару проектыннан аңа һәрдаим мәгълүмати теләктәшлек күрсәтеп торды. Шуңа да "Зөләйха"ның басылып чыгуына да
бик сөенде😁
Татарстан Республикасының "Документларның мәҗбүри нөсхәсе" хакындагы канунны үтәп, шулай ук теләгән кешеләргә укырга мөмкинлек булдыру максатыннан,
"Зөләйха" китабының 3 данәсен Милли китапханәгә тапшырдым.
15 декабря в столице Татарстана, в городе Казань состоялся XVI Курултай Союза татарской молодежи "Азатлык", на котором приняли участие 104 делегата, как из городов и районов Татарстана, так и из соседних республик. Были приняты резолюция, различные обращения. Принята программа. 2020 год - объявлен организацией годом Новейшей татарской государственности (в связи со 100 летием ТАССР и 30 летием принятия Декларации о Государственном суверенитете Татарстана. Председателем союза практически единогласно избран Наиль Набиуллин.
Подарили книгу "Зулейха" известному историку Вадиму Трепалову
Танылган тарихчылар Вадим Трепалов һәм Дамир Исхаков, Татарстанның халык артисты Мингол Галиевка, шулай ук Тәэминә Биктимирова, Рамил Төхвәтуллин һәм Миләүшә Хәбетдиновага "Зөләйха" китабын бүләк иттек.
Кайгылы хәбәр!
21 декабрьда танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан белән Башкортстан арасында мөнәсәбәтләр яхшыртуны максат итеп куйган, 90 елларда "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активисты булган Маузир Гыйниятуллин вафат булды. "Милли хәрәкәткә яшьли килгән кеше булды, әмма ташламады. Очрашабыз, шалтыратышабыз икән, сүз һәрвакыт татар, аның хәле турында. Ул бит эшчәнлеген татар мәгарифенә багышлады." - ди Маузир абый хакында Тәлгать Әхмәдишин. Маузир Гыйниятуллин белән хушлашу 23 декабрь Чаллының Тәүбә мәчетендә була, аннары ул туган авылы Азнакай районы Сарлы авылы зиратында җирләнәчәк.
Маузир абыйның бик тиз китүе - бик күпләр өчен шок булды. Нык авыр югалту... Милләтебез бик зур югалту кичерә...
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге исеменнән Маузир абый туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын! Әмин!
Алтын Урда шоколадын дегустацияләүгә
ЧАКЫРУ
Хөрмәтле дуслар! “Азатлык” татар яшьләре берлеге Алтын Урданың 750 еллыгына багышлап шоколад чыгарды. Бу уңайдан, Сезне 29 декабрьдә, 17.00 сәгатьтә узачак тарихи кичәгә чакырабыз!
Программада:
– Алтын Урданың тарихына багышланган кызыклы, эчтәлекле һәм кыска лекция;
– Чәй артында җанлы аралашу, фикер алышу, шоколадларны дегустацияләү.
Һәр килгән кеше балаларына шоколадлар алып китә алачак. Шулай ук һәр кунагыбызга күптән түгел дөнья күргән Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” китабын бүләк итәчәкбез.
Татар теле һәм әдәбияты, шулай ук тарих укытучылары игътибарына!
Кичәгә килеп үзегезгә китап, укыткан балаларыгызга шоколадлар да алып китә алачаксыз.
Урыны: Муса Җәлил урамы, 19/3.
Алтын Урда шоколадын дегустацияләүгә
ЧАКЫРУ

Хөрмәтле дуслар! “Азатлык” татар яшьләре берлеге Алтын Урданың 750 еллыгына багышлап шоколад чыгарды. Бу уңайдан, Сезне 29 декабрьдә, 17:00 сәгатьтә узачак тарихи кичәгә чакырабыз!

Программада:
– Алтын Урданың тарихына багышланган кызыклы, эчтәлекле һәм кыска лекция;
– Чәй артында җанлы аралашу, фикер алышу, шоколадларны дегустацияләү.

Һәр килгән кеше балаларына шоколадлар алып китә алачак. Шулай ук һәр кунагыбызга күптән түгел дөнья күргән Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” китабын бүләк итәчәкбез.

Татар теле һәм әдәбияты, шулай ук тарих укытучылары игътибарына!
Кичәгә килеп үзегезгә китап, укыткан балаларыгызга шоколадлар да алып китә алачаксыз.

Урыны: Муса Җәлил урамы, 19/3.
Керү - ирекле.
Белешмәләр өчен телефон:
+79655996711 - Наил
Хөрмәтле милләттәшләр!
Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәннән соң "Зөләйха" китабын тәкъдим итү кичәләре оештырырга ниятләп торабыз. Казаннан тыш Татарстан һәм илнең шәһәрләренә барып, милләттәшләребезгә "Зөләйха" китабын тәкъдим итеп, Гаяз Исхакый иҗаты вә эшчәнлеге хакында сөйләргә ниятлибез. Кайбер шәһәрләргә инде чакырулар кабул иттек.
Әгәрдә Сез үзегезнең шәһәрдә мондый әдәби кичәнең булуын теләсәгез - безгә языгыз! Оештыру мәсьәләләрендә ярдәм дә итә алсагыз - тагын да шәбрәк булыр иде.
Шәхси хатлар язырга мөмкин, шулай ук +79655996711 (телеграм, ватсап).