СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
ОНЛАЙН ИФТАР У ЗАБРОШЕННОЙ МЕЧЕТИ
Друзья! В предпоследний день священного месяца Рамадан приглашаю Вас на необычный ифтар!
В Старо-татарской слободе Казани расположена историческая, но забытая, заброшенная и постепенно разрушающаяся мечеть – Ак мәчет (Белая мечеть). Этот дом Аллаха построен еще в 1805 году. .В последний раз Азан в Ак мэчет прозвучал еще в 1929 году. В это год ее закрыли и демонтировали минарет. К сожалению, даже после возвращения храма мусульманам, Ак мэчет не окружен вниманием и заботой: никаких работ по реконструкции, приданию прежнего внешнего вида, возвращению здания в рабочее состояние не производится. Минарет мечети до сих пор не восстановлен. Мы, Союз татарской молодежи “Азатлык” выражаем свое несогласие с нынешним запущенным состоянием дома Всевышнего.
Поэтому приглашаем всех желающих посетить Ак мәчет на онлайн-ифтаре. Во время прямого эфира мы покажем мечеть со всех сторон (внутрь пройти невозможно) , расскажем его историю и настоящую ситуацию, познакомим с архитектурой. После захода солнца будет прочитан Азан, совершено разговение и прочитана дуа (молитва) о восстановлении и реконструкции мечети.
Основная цель онлайн-ифтара привлечь внимание широкой общественности к проблеме восстановления Ак мэчет, актуализировать вопросы реконструкции исторической мечети, воссоздания ее минарета.
Онлайн ифтар пройдет 22 мая в формате прямого эфира на моей страничке в инстаграм. Начало в 19 часов 20 минут.
Ссылка на страничку - https://instagram.com/nailtatar?igshid=t7e1wg7njitw
Во время прямого эфира все желающие могут писать свои вопросы. Постараемся на них ответить. Кроме этого, авторам 3-х самых интересных вопросов мы подарим книгу “Зулейха” Гаяза Исхаки.
Из прокуратуры пришел промежуточный ответ по действиям Михаила Щеглова, который в апреле призывал нарушить режим самоизоляции, и во время эпидемии коронавируса собраться в храмы на праздник. Ранее лидер Союза татарской молодежи "Азатлык" Наиль Набиуллин обратился в надзорный орган с письмом, в котором просил дать правовую оценку действиям Михаила Щеглова, которые могли спровоцировать
вспышку инфекционного заболевания.
Из промежуточного ответа прокуратуры следует, что материалы проверки отправлены на психолого-лингвистическое исследование в экспертную организацию.
БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ЗАБЕГ В ЧЕСТЬ 30-летия ПРИНЯТИЯ ДЕКЛАРАЦИИ О СУВЕРЕНИТЕТЕ ТАТАРСТАНА

Наиль Набиуллин пробежит 250 км в честь 30-летия принятия Декларации о Государственном Суверенитете Республики Татарстан, а также проведёт благотворительный сбор средств нуждающимся к празднику Курбан-байрам.

23 июля утром на площади Азатлык г. Набережные Челны стартует благотворительный ультрамарафон Челны–Казань, который будет посвящен 30-летнему юбилею исторического события в жизни татарского народа и всего Татарстана, а именно принятию Декларации о Государственном Суверенитете Республики Татарстан. Инициатор и единственный участник – председатель Союза татарской молодежи “Азатлык”, учредитель и главный редактор газеты “Тюркский взгляд” Наиль Набиуллин, который намерен преодолеть примерно 250 км между городами за 4 дня.

Главные цели марафона: поздравить татарский народ и всех жителей Татарстана с 30-летним юбилеем принятия Декларации о Государственном Суверенитете Республики Татарстан; повышение и укрепление национального самосознания; популяризация бега, спорта и здорового образа жизни.

В связи с тем, что марафон проводится перед праздником Курбан байрам, мы решили использовать его для поддержки нуждающихся. Каким образом?
Любой желающий как для поддержки марафонца Наиля Набиуллина, так и в качестве садака (милостыни) нуждающимся – может отправить любую сумму денег. На собранные средства мы закупим самые необходимые продукты, сформируем из них продуктовые пакеты и раздадим одиноким, нуждающимся пенсионерам, детям войны и многодетным семьям. Благодаря этому мы сможем привнести праздничное настроение тем, кто нуждается в нашей заботе и поддержке.

Приглашаем всех неравнодушных оказать посильную поддержку в помощи нуждающимся: 100, 300, 500 или 1000 рублей.

(Перед началом месяца Рамадан мы так же проводили благотворительный забег. Тогда нам удалось собрать 31500 рублей и на эти средства подарить 18 продуктовых наборов)

Как поддержать?

1) На карту сбербанка: 5469 6200 2213 8653 (Nabiullin Nail)
2) Туда же по номеру телефона: +79655996711
3) Карта Ак барс банка: 5209 8594 4742 6500 (Nabiullin Nail)
4) PayPal – nailnabi@yahoo.com
(Поддержать можно до марафона, вовремя и после)

Спешите делать добро! Встретим Курбан байрам благими делами!
Изге Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасының Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилее хөрмәтенә ХӘЙРИЯ МАРАФОНЫ үткәреләчәк.

23 июльнең иртәсендә Чаллы шәһәренең «Азатлык» мәйданында Татарстан Республикасының Суверенлыгы хакында декларацияне кабул ителүнең 30 еллык юбилеена багышланган Чаллы–Казан ультрамарафоны башланып китәчәк. Төп катнашучысы – «Азатлык» берлегенең рәисе, “Төрки караш” гәҗитенең нәшире һәм баш мөхәррире – Наил Нәбиуллин. Ул ике шәһәр арасындагы якынча 250 чакрымны 4 көндә үтәргә ниятли.

Марафонның төп максатлары: Татарстан Республикасының Суверенлыгы хакында декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилеен искә алу, аны олылау һәм билгеләп үтү; әлеге мөһим тарихи вакыйгага киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү; милли үзаңны үстерү һәм ныгыту; йөгерү, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Хәйрия марафоны изге корбан бәйрәме якынлаша торган көннәрдә үткәрелгәнгә, аны изгелек кылу һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен файдалынырга булдык. Ничек итеп?

Теләге булганнар марафончы Наил Нәбиуллинга теләктәшлек йөзеннән, шулай ук мохтаҗларга сәдака буларак теләсә күпме күләмдә акча җибәрә ала. Барлык җыелган ярдәм мохтаҗларга ризык алу өчен тотылачак. «Азатлык» оешмасы активистлары көче, шулай ук хәйрия марафоны вакытында җыелган акчаларга кибеттән иң мөһим ашамлыклар алып, ризык пакетлары җыеп, ялгыз һәм мохтаҗ пенсионерларга, сугыш чоры балаларына, күп балалы гаиләләргә таратырга ниятлибез. Бу гамәлебез белән Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗ милләттәшләребезгә бәйрәм кәефе җиткерергә, кешеләрне бер-берсенә игътибарлы, игелекле булуга, бер-берсенә ярдәм итәргә чакырырга телибез!

Барлык битараф булмаган кешеләрне хәйрия марафонында мохтаҗларга ярдәм җыюда катнашырга чакырабыз! Җыелган һәрбер тиене ризык буларак мохтаҗларга барып җитәчәк! Күпме генә ярдәм итсәгез дә – без сөенербез: 100, 300, 500, 1000 сум. Иң мөһиме - ярдәм итү ниятегез!

(Рамазан ае алдыннан да Хәйрия марафоны оештырылган иде, ул вакытта 31500 сум җыелды һәм 18 кешегә ашамлыклар тулы пакетлар тапшырылды)

Ничек ярдәм итәргә?


1) Сбербанк картасына 5469 6200 2213 8653 (Nabiullin Nail)
2) Шунда ук телефон номеры буенча: +79655996711
3) Ак барс банк картасына: 5209 8594 4742 6500 (Nabiullin Nail)
4) Pay Pal да бар. Ансын шәхси хат бн яза алам.
Корбан бәйрәмен игелекле эшләр белән каршы алыйк!

P.S. Ярдәм итәргә мөмкин марафонга хәтле, марафон вакытында һәм марафон тәмамлангач та.
ТАТАРСКИЕ АКТИВИСТЫ РАЗДАЛИ НУЖДАЮЩИМСЯ ПРОДУКТОВЫЕ НАБОРЫ В ЧЕСТЬ КУРБАН БАЙРАМА

Во время благотворительного ультрамарафона Челны-Казань лидер Союза татарской молодежи "Азатлык" Наиль Набиуллин смог собрать 28 тысяч рублей. На эти средства активисты организации закупили и приготовили 28 продуктовых коробок. За день до Курбан-байрама члены "Азатлык" раздали данные продуктовые наборы одиноким и нуждающимся пожилым людям, в том числе и ветеранам национального движения, тем самым стремясь привнести праздничное настроение. Данные акции постараемся продолжить и в будущем. Выражаем огромную благодарность всем тем, кто поддержал данную инициативу.
Forwarded from Гаяз Исхакый
Хөрмәтле дуслар! Бик тиздән Гаяз Исхакый isxaki.com сайты ачылачак.
Бер мәсьәлә буенча фикерләрегез кызык. Сайтта әдәби әсәрләр бөтенесе бергә бер бүлектә булсынмы? Әллә язылу елларына бүлеп урнаштырсак әйбәтрәкме?
Anonymous Poll
40%
Бергә
60%
Аерым
“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Башкортстандагы Куштау шиханын яклап Казанда ялгыз пикет уздырды.

Лидер Союза татарской молодежи "Азатлык" Наиль Набиуллин провел в центре Казани одиночный пикет в защиту Куштау.
Forwarded from Гаяз Исхакый
"Безнең бабаларыбыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәмез дәүләтчелек нигезендә тора. Безнең халкыбыз һәрвакыт вә һәр җирдә юктан яратучы вә тудыручы булган. Хәзер дә ул бар итүче вә барны күз-каш кебек саклаучыдыр. Шуның өчен безнең халкыбыз дәүләт яратыр, дәүләт яшәтер вә дәүләтнең киләчәге өчен ясалып куелган әзер бер камырдыр."

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ
Forwarded from Гаяз Исхакый
ИСХАКЫЙНЫ УКЫЙМ!
(Әдәби бәйге)

Дуслар! Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм 30 августта татар халкының бөек улы Гаяз Исхакыйның isxaki.сom адресы буенча сайты тантаналы рәвештә ачылуы уңаеннан, без - “Азатлык” Татар яшьләре берлеге - “Исхакыйны укыйм” исемле әдәби бәйге игълан итте.

Бәйгедә катнашу өчен нишләргә?
– 30 августка кадәр Гаяз Исхакыйның теләсә кайсы әсәреннән өзек укып, видеога яздырып аны бәйгенең оештыручыларына җибәрергә.

Бәйгенең шартлары:
– Видеоларның озынлыгы: 2 минуттан алып 5 минутка кадәр булырга мөмкин. Әсәрләрне татар телендә яки рус теленә тәрҗемәсен укырга.
– Әлеге видеоларны #исхакыйныукыйм #гаязисхакый хештеглары белән инстаграм яки ВКонтакте социаль челтәрләрендәге үзегезнең сәхифәләрегездә урнаштырырга, язмагызда Исхакый сәхифәсен билгеләргә @gayazisxaqiy.
– Видеоларны nailnabi@yahoo.com почтасына, яки +79655996711 номеры буенча телеграмга җибәрергә мөмкин.
– Инстаграмда һәм ВКонтактеда Гаяз Исхакый сәхифәсенә язылырга: https://instagram.com/gayazisxaqiy, https://vk.com/gayaz_isxaki
– Бәйгедә һәркем катнаша ала, балаларга әти-әниләре ярдәм итәргә мөмкин;
– Өстәмә рәвештә Гаяз Исхакый турында фикерләрегезне аерым видео итеп яздырырга мөмкин. Бу исә җиңүчеләрне билгеләгәндә Сезгә өстенлек бирәчәк.

Бәйгенең максатлары: Гаяз Исхакыйны һәм аның әсәрләрен таныту, аларга карата кызыксыну уяту; татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар теленең куллану даирәсен киңәйтү; милли үзаңны ныгыту, татар теле һәм татар әдәбиятына карата мәхәббәт хисләре уяту; 2020 елда Татарстан өчен мөһим юбилейларны билгеләп үтү.

Нәтиҗә: Бәйге 30 августка кадәр тәмамлана, нәтиҗәләре 10 сентябрьга кадәр игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне махсус комиссия билгеләячәк. Аларны бәяләгәндә бөтен шартларның үтәлү-үтәлмәвенә, әсәрләрнең сәнгатьле һәм матур итеп укылышына, видеоларның сыйфатына игътибар биреләчәк. Иң яхшы видеолар Гаяз Исхакый сайтында урнаштырылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

БҮЛӘКЛӘР
– ГРАН-ПРИ – Йөрәкләргә үтеп керерлек, бөтен яктан камил, матур видео җибәрүчегә – 5000 сум бүләк итәчәкбез.
– 1-3 урын алучыларга - Г.Камал театр театрына парлы билетлар. Көнен җиңүче үзе сайлый ала.
– 4-10 урын алучыларга - Гаяз Исхакый касәләре.
– 10-15 урын алучыларга - әле күптән түгел яңадан бастырылган “Зөләйха” китабы.
– ҺӘР КАТНАШУЧЫГА – “Исхакыйны укыйм” әдәби бәйгесенең рәхмәт хаты.

Дуслар! Әлеге бәйгедә барыгызны да актив катнашырга чакырабыз! Сорауларыгыз булса – языгыз!
Р.S. Кул астыгызда Гаяз Исхакый әсәрләре булмаса, татарча яки русча өзекләрне электрон вариантта Сезгә җибәрә алабыз. Языгыз!
Forwarded from Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый порталының ачылышына ни бары 5 көн калып бара. isxaki.com
Көтәсезме?😀
Forwarded from Гаяз Исхакый
ТАТАРСТАННЫҢ СУВЕРЕНЛЫГЫ ХАКЫНДА ДЕКЛАРАЦИЯ КАБУЛ ИТЕЛГӘН КӨННЕ БЕРГӘ ИСКӘ АЛЫЙК

100 000 (!) татар тасмасы таратырга ниятлибез.

Ни бары ике атнадан, татар халкы тарихындагы иң мөһим көннәрнең берсен – Татарстанның Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге олы вакыйгадан инде 30 ел үтте, әйе, шактый күп артка чигендек, башлаган ноктага кире әйләнеп тә кайттык. Әмма милләт бетә инде дип зарланышып утырудан да, лайклар куюдан да бернинди файда юк.Татарларда милли хис, милли үзаңны арттыру өчен эшләү, тарихыбызны искә төшерү мөһим! Шуңа да 30 август – Декларация кабул ителү көненең төп асылын милләттәшләрбезгә искә төшерү дөрес булыр. Аңлашыла, югары дәрәҗәдә бу эш башкарылмас, шуңа ул милли җанлы энтузиастларга кала.

"Азатлык" Татар яшьләре берлеге буларак 30 августта республикабызның 13 шәһәрендә 100 000 (!) татар тасмасы (татарның тарихында беренче тапкыр бу!) таратып бу олы юбилейны хәтерләтергә ниятләдек. Инде 50 мең тасма әзерләдек, тагын шулкадәр калды. Моның өчен 69500 сум җыясы бар. Әлбәттә, бу зур сумманы бер кеше генә күтәрә алмас, шуңа битараф булмаганнардан 200-300, 500, 1000 сум ярдәм сорыйбыз. Кемдер булышыр әле, байлардан сорасыннар дип уйларга кирәкми. Үзебез булышмасак – беркемдә булышмый, байлар да ярдәм итми.

Ничек ярдәм итәргә мөмкин?
1) Минем сбербанк картага салырга мөмкин: 5469 6200 2213 8653, яки шунда ук телефон номеры буенча 8 965 599 67 11
2) Ак барс банк картасы: 5209 8594 4742 6500
3) Pay Pal – nailnabi@yahoo.com
4) Яндекс акча – 410018937020915
5) Ярдәм буларак Сез Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” китабын сатып ала аласыз. Бөтен керем тасмаларны сатып алырга кулланылачак.

Битараф булмасак иде. Милли үзаңны ныгыту – бөтен милләтебез өчен кирәкле эш.