СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Forwarded from Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый порталының ачылышына ни бары 5 көн калып бара. isxaki.com
Көтәсезме?😀
Forwarded from Гаяз Исхакый
ТАТАРСТАННЫҢ СУВЕРЕНЛЫГЫ ХАКЫНДА ДЕКЛАРАЦИЯ КАБУЛ ИТЕЛГӘН КӨННЕ БЕРГӘ ИСКӘ АЛЫЙК

100 000 (!) татар тасмасы таратырга ниятлибез.

Ни бары ике атнадан, татар халкы тарихындагы иң мөһим көннәрнең берсен – Татарстанның Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге олы вакыйгадан инде 30 ел үтте, әйе, шактый күп артка чигендек, башлаган ноктага кире әйләнеп тә кайттык. Әмма милләт бетә инде дип зарланышып утырудан да, лайклар куюдан да бернинди файда юк.Татарларда милли хис, милли үзаңны арттыру өчен эшләү, тарихыбызны искә төшерү мөһим! Шуңа да 30 август – Декларация кабул ителү көненең төп асылын милләттәшләрбезгә искә төшерү дөрес булыр. Аңлашыла, югары дәрәҗәдә бу эш башкарылмас, шуңа ул милли җанлы энтузиастларга кала.

"Азатлык" Татар яшьләре берлеге буларак 30 августта республикабызның 13 шәһәрендә 100 000 (!) татар тасмасы (татарның тарихында беренче тапкыр бу!) таратып бу олы юбилейны хәтерләтергә ниятләдек. Инде 50 мең тасма әзерләдек, тагын шулкадәр калды. Моның өчен 69500 сум җыясы бар. Әлбәттә, бу зур сумманы бер кеше генә күтәрә алмас, шуңа битараф булмаганнардан 200-300, 500, 1000 сум ярдәм сорыйбыз. Кемдер булышыр әле, байлардан сорасыннар дип уйларга кирәкми. Үзебез булышмасак – беркемдә булышмый, байлар да ярдәм итми.

Ничек ярдәм итәргә мөмкин?
1) Минем сбербанк картага салырга мөмкин: 5469 6200 2213 8653, яки шунда ук телефон номеры буенча 8 965 599 67 11
2) Ак барс банк картасы: 5209 8594 4742 6500
3) Pay Pal – nailnabi@yahoo.com
4) Яндекс акча – 410018937020915
5) Ярдәм буларак Сез Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” китабын сатып ала аласыз. Бөтен керем тасмаларны сатып алырга кулланылачак.

Битараф булмасак иде. Милли үзаңны ныгыту – бөтен милләтебез өчен кирәкле эш.
Forwarded from Гаяз Исхакый
Иртәгә төнлә Исхакый сайты ачылышы! isxaki.com
На презентацию «Штаба татарской молодежи» пришли и руководители многих татарстанских СМИ. Например, главный редактор газеты «Тюркский взгляд» Наиль Набиуллин. Кстати, он является так же председателем союза татарской молодежи «Азатлык», по сути, соратник представителей презентуемой молодежной организации. На вопрос корреспондента «БИЗНЕС Online», не видит ли он конкурентов в лице «Штаба татарской молодежи» в части влияния на новые поколения татар, Набиуллин лишь улыбнулся: «Ну, какая тут конкуренция, мы друзья и партнеры». Оказывается, он дружит с москвичами с момента создания их штаба, то есть с апреля этого года: «Мы с ними регулярно сотрудничаем, в месяц Рамадан прошел со мной прямой эфир в „Инстаграме“. Мы наблюдаем за их работой, пересылали им ленточки с государственным флагом Татарстана для раздачи. Очень нужная организация, вообще, я не знаю другую такую организацию, которая работает, как „Штаб татар Москвы“, на нашу нацию. Они очень активны, работают в различных направлениях, не ограничиваются только Москвой, а теперь создали и молодежную структуру, ставят цель — объединить всю татарскую молодежь страны. Поэтому я высоко оцениваю их работу и надеюсь, что они будут действовать еще активнее».

https://m.business-gazeta.ru/article/479291
Forwarded from Nail Nabiulla
Бал сатам. Юкә һәм карабодайдан җыелган. Бик тәмле. Бал үзе Саба якларыннан.
(минеке түгел, мин ашаучы гына. Яхшы дустымның балы. Саткан акчаның яртысын милләткә файдага, китап, тасмалар чыгарырга, сайт ясарга кулланырсың диде)
Шуңа миннән бал ала аласыз. Сезгә дә файда, милләткә дә😀
Forwarded from Гаяз Исхакый
ИРТӘГӘ! ИРТӘГӘ! ИРТӘГӘ ЗУР ВАКЫЙГА БУЛАЧАК! ТАГЫН БЕР КӨН ТҮЗӘСЕ ҺӘМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ САЙТЫ ТУЛЫ КӨЧЕНӘ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК! Тагын ни бары бер көн баш күтәрмичә эшләү һәм 4 айга сузылган проектның
зур өлеше тәмамланачак! Тагын бр көн эшлимез, һич бер көчемезне җәлләмичә эшлимез! Иртәгә һәркем Исхакый мирасына кагыла алачак! Иртәгә Исхакый яңадан дөньяга таныла башлаячак! Без инде бик ардык, бик ардык. Без инде бу вакыйганы үзебез дә түземсезлек илә көтәмез! Без инде түземсезлектән күкләргә карап уларга әзермез! Тик түзәргә кирәк! Без эшлимез! Сезнең өчен, халык өчен, милләт өчен! Яшәсен халык! Яшәсен Исхакый! Тагын бер көн... Иртәгә...
Forwarded from Гаяз Исхакый
УРА! УРА! УРА! НИҺАЯТЬ! ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ПОРТАЛЫ АЧЫЛДЫ!

isxaki.com

Гаяз Исхакый порталының ачылуы – милләтебез өчен бик мөһим эш. Бу сайт әдипнең иҗаты, тормыш юлы белән танышудан тыш, ул яшәгән чорның рухын тоярга да, үз кыйблабызны табырга да мөмкинлек бирәчәк.
Гаяз әфәнде милләтебезне үстерүдә, дөньяга танытуда, рухи яктан байлыгын арттыруда гаять зур өлеш кертте. Шуңа да, без XXI гасырда яшәүче татарлар, Гаяз Исхакыйның эшчәнлеген, әсәрләрен, гомумән мирасын сакларга һәм халкыбызның киң даирәләренә таныту өстендә эш башкарырга тиешбез, дип уйлыйм. Юлбашчыбыз үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган. Гаяз Исхакый вафаты алдыннан язылган мәгънәви васыятендә дә милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бу бурычны гамәлгә ашыру хәзер, ХХI гасыр башында бөтентатар эшенә әверелде. Һичшиксез, Гаяз Исхакый иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора.
Исхакый юлын дәвам итеп, миллионлаган милләттәшләребезне аның мирасы, үлмәс әсәрләре, идея, хыяллары һәм хисләре белән таныштыру максатыннан булдырылды әлеге портал. Бүген бәйрәм. Тарихи яктан әһәмияте искитикеч зур юбилейларыбызны билгеләп үтәбез. Халкыбызны чын күңелдән котлап, без, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге оешмасы бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйга багышланган порталны милләтебезгә бүләк итәбез!

Әлеге сайтта Гаяз Исхакыйның 43 әдәби әсәре, 300ләп публицистик мәкаләләре, истәлекләр, хатлар, фото-видеоязмалар, аудиокитаплар урнаштырылган. Татар теле белән беррәттән кайбер әсәрләренең тәрҗемәләрен төрек һәм рус телләрендә дә укып булачак. Алга таба инглизчәгә дә тәрҗемә итә алырбыз, дип өметләнәбез. Исхакый порталын ешрак яңартып торырга, әле бастырылмаган язмаларны урнаштырырга тырышачакбыз. Алга таба порталны тагын да кызыклырак, тагын да эчтәлеклерәк эшләргә ниятлибез. Иң мөһиме, әлеге сайт Гаяз Исхакый иҗатын, тормыш юлын өйрәнүдә файдалы, татарларның милли үзаңнарын ныгыту һәм үстерү эшендә үз өлешен кертсен иде. Хәерле сәгатьтә!
Forwarded from Гаяз Исхакый
Ә Сез Гаяз Исхакый каберенә бара беләсезме?
Гаяз Исхакый порталы isxaki.com исеменнән Сезгә "Исхакый каберенә юл" видеосын тәкъдим итәм. Бу видеода Истанбул үзәгенең Солтанәхмәт мәйданыннан шәһәренең Әдернекапы зиратында урнашкан Исхакый каберенә бару юлларының берсен күрсәтәм.
https://www.youtube.com/watch?v=2wQzKV4geic
Казанда Альберт Разинны искә алу чарасы үтте. Шәһәр үзәгендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин ялгыз пикет үткәрде.
В Казани почтили память Альберта Разина. Лидер Союза татарской молодежи "Азатлык" организовал одиночный пикет на центральной
улице Баумана.
Forwarded from Гаяз Исхакый
ИСХАКЫЙНЫ УКЫЙМ!
(Әдәби бәйге)
Бәйге иртәгә тәмамлана! Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

Дуслар! Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм татар халкының бөек улы Гаяз Исхакыйның isxaki.сom адресы буенча сайты тантаналы рәвештә ачылуы уңаеннан, без - “Азатлык” Татар яшьләре берлеге - “Исхакыйны укыйм” исемле әдәби бәйге игълан иттек.

Бәйгедә катнашу өчен нишләргә?
– 15 сентябрьның 23.59 сәгатенә кадәр Гаяз Исхакыйның теләсә кайсы әсәреннән өзек укып, видеога яздырып аны бәйгенең оештыручыларына җибәрергә.

Бәйгенең шартлары:
– Видеоларның озынлыгы: 2 минуттан алып 5 минутка кадәр булырга мөмкин. Әсәрләрне татар телендә яки рус теленә тәрҗемәсен укырга.
– Әлеге видеоларны #исхакыйныукыйм #гаязисхакый хештеглары белән инстаграм яки ВКонтакте социаль челтәрләрендәге үзегезнең сәхифәләрегездә урнаштырырга, язмагызда Исхакый сәхифәсен билгеләргә @gayazisxaqiy.
– Видеоларны nailnabi@yahoo.com почтасына, яки +79655996711 номеры буенча телеграмга җибәрергә мөмкин.
– Инстаграмда һәм ВКонтактеда Гаяз Исхакый сәхифәсенә язылырга: https://instagram.com/gayazisxaqiy, https://vk.com/gayaz_isxaki
– Бәйгедә һәркем катнаша ала, балаларга әти-әниләре ярдәм итәргә мөмкин;
– Өстәмә рәвештә Гаяз Исхакый турында фикерләрегезне аерым видео итеп яздырырга мөмкин. Бу исә җиңүчеләрне билгеләгәндә Сезгә өстенлек бирәчәк.

Бәйгенең максатлары: Гаяз Исхакыйны һәм аның әсәрләрен таныту, аларга карата кызыксыну уяту; татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар теленең куллану даирәсен киңәйтү; милли үзаңны ныгыту, татар теле һәм татар әдәбиятына карата мәхәббәт хисләре уяту; 2020 елда Татарстан өчен мөһим юбилейларны билгеләп үтү.

Нәтиҗә: Бәйге15 сентябрьда тәмамлана, нәтиҗәләре 10 октябрьга кадәр игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне махсус комиссия билгеләячәк. Аларны бәяләгәндә бөтен шартларның үтәлү-үтәлмәвенә, әсәрләрнең сәнгатьле һәм матур итеп укылышына, видеоларның сыйфатына игътибар биреләчәк. Иң яхшы видеолар Гаяз Исхакый сайтында урнаштырылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

БҮЛӘКЛӘР
– ГРАН-ПРИ – Йөрәкләргә үтеп керерлек, бөтен яктан камил, матур видео җибәрүчегә – 5000 сум бүләк итәчәкбез.
– 1-3 урын алучыларга - Г.Камал театр театрына парлы билетлар. Көнен җиңүче үзе сайлый ала.
– 4-10 урын алучыларга - Гаяз Исхакый касәләре.
– 10-15 урын алучыларга - әле күптән түгел яңадан бастырылган “Зөләйха” китабы.
– ҺӘР КАТНАШУЧЫГА – “Исхакыйны укыйм” әдәби бәйгесенең рәхмәт хаты.

Дуслар! Әлеге бәйгедә барыгызны да актив катнашырга чакырабыз! Сорауларыгыз булса – языгыз!
Р.S. Кул астыгызда Гаяз Исхакый әсәрләре булмаса, татарча яки русча өзекләрне электрон вариантта isxaki.com сайтында укый аласыз!
Forwarded from Гаяз Исхакый
МУЗЕЙ АЧЫЛЫШЫНА ЧАКЫРАБЫЗ!

3-4 октябрь көннәрендә (шимбә-якшәмбе) тарихта беренче тапкыр "Татар Акчасы Музее" ачыла. Биредә һәркем татар акчаларының тарихы белән танышып, Төрки Каганлык, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры акчалары белән күрә алачак. Һәр кунак чәй һәм шоколадлы тәңкәләр белән сыйлана алачак.

3 октябрьда 14.00 сәгатьтә музейның тантаналы ачылышы була. Сезне кызыклы чара көтә. Һәркемне тәмле торт белән сыйлаячакбыз! Дуслар, барыгызны да музейга чакырабыз!
Ачылыш көннәрендә керү БУШЛАЙ!

Адресы: Казан, Каюм Насыйри урамы 10, 2 кат.
Forwarded from Гаяз Исхакый
Шәп яңалык бар!
Гаяз Исхакый сайты .tatar доменында эшли башлады!
Без халкыбыз һәм Җөмһүриятебез өчен мөһим булган бу доменда сайтыбызны урнаштырырга булдык.
isxaki.com белән беррәттән isxaqiy.tatar исеме белән дә Гаяз Исхакый порталына эләгергә мөмкин. Рәхим итегез!
Forwarded from Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый революциягә кадәр туган илендә татар әдәбияты классигы, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, педагог, нашир, журналист, сәясәтче, милли хәрәкәт идеологы булып таныла. Бу чорда татарлар Г. Исхакый әсәрләрен ябырылып укый, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә күпләп йөри. Совет чорында 1930 елларга кадәр мәктәп программаларына әдипнең әсәрләре кертелә, спектакльләр дә күрсәтелә. 30 нчы еллардан соң аның иҗатын каралту чоры башлана, китапханәләрдәге китаплары яшерен фондларга бикләнә. Бик күп зыялылар, эзәрлекләүләрдән куркып, Исхакый китапларын юк итәргә мәҗбүр була. Ә гади халыкта Г. Исхакый китаплары сакланып кала, кара репрессия елларында аның китапларын пыяла банкаларда базга күмелеп яисә күн кисәкләренә төрелеп ком, тоз өемнәре эчендә яшәүләрен дәвам иткәннәр, бүлмә такталарына ябыштырылган кәгазь астында да яшерелеп сакланганнар.

Гаяз Исхакый мөһәҗирлектә дә язучылык эшен туктатмый, гомере буена 49 әдәби әсәр яза. Иң зур танылу алган әсәрләреннән: “Зиндан”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, “Татар кызы”, “Зөләйха”, “Өйгә таба” һ.б. әсәрләрне әйтергә була.

Гаяз Исхакыйның татар телендә 43 әдәби әсәрен, 300дән артык публицистика мәкаләләрен, 100дән артык хатларын һәм истәлекләрен Исхакый сайтына кереп укый аласыз: isxaki.com
Сегодня мое утро началось не с кофе, а со стука в дверь сотрудников уголовного розыска. Двое людей в штатском представились сотрудниками уголовного розыска и сказали, что мне нужно явиться в прокуратуру. На вопрос "Почему?" сказали, что прокурор собирает нас для разговора, и что если я не соглашусь, меня уведут силой. Привезли, вручили предостережение о недопустимости нарушения закона.
Считаю, что это связано с запретом на проведение в этом году Хәтер көне (Дня памяти). Разрешения так и не получили, поэтому День памяти проводить не будем. Но несмотря на это нас не оставляют в покое. А вчера вручили предупреждение от полиции. Насколько мне известно, подобным образом поступили и с другими активистами национального движения. Вот так.