Сегодня мое утро началось не с кофе, а со стука в дверь сотрудников уголовного розыска. Двое людей в штатском представились сотрудниками уголовного розыска и сказали, что мне нужно явиться в прокуратуру. На вопрос "Почему?" сказали, что прокурор собирает нас для разговора, и что если я не соглашусь, меня уведут силой. Привезли, вручили предостережение о недопустимости нарушения закона.
Считаю, что это связано с запретом на проведение в этом году Хәтер көне (Дня памяти). Разрешения так и не получили, поэтому День памяти проводить не будем. Но несмотря на это нас не оставляют в покое. А вчера вручили предупреждение от полиции. Насколько мне известно, подобным образом поступили и с другими активистами национального движения. Вот так.

1552нче елның октябрь аенда Ватаныбызны каһарманларча яклаган бабаларыбызның якты истәлегенә "Хәтер марафоны"н тәмамладым. Иске Казаннан алып Татарстан башкаласы Кирмәне диварына кадәр 52 чакрым йөгердем. Марафонны инде икенче ел рәттән йөгерәм. Бүген көне суык һәм җиле көчле иде. Өстәвенә, әле бер атна элек кенә Казан марафонында 42,2 чакрым йөгергән идем һәм тулысынча хәл җыярга өлгермәдем. Тик шулай да, куелган максатыма ирештем, марафоны үткәрдем. Әлеге чара да, йөгергән вакытта күтәргән авырлыклар да бөек бабаларыбызның рухына дога булып ирешсен иде! Әмин!
Ә иртәгә Хәтер көне!
Ә иртәгә Хәтер көне!
Кичә "Милләт" кафесында "Азатлык" татар яшьләре берлеге 40 кешелек Көръән ашы үткәрде. Көръән ашын 1552нче елда Ватаныбызны яклаган бабаларыбызга багышладык. Ахырдан Көръән аятләрен укып, рухларына дога кылдык! Урыннары җәннәттә булсын!
P.S. Аш үткәрү эшендә сәдакаларын биргән милләттәшләребезгә чын күңелдән рәхмәт! Аллаһы кабул итсен!

Лидер союза татарской молодежи «Азатлык» Наиль Набиуллин считает, что День памяти «является ключевым столпом в жизни татар». По его словам, традицию отмечать этот день ввел более ста лет назад Гаяз Исхаки. «Главный момент, что мы смогли отстоять проведение Дня памяти. Неважно, сколько человек пришло, важен сам юридический факт, что мы его можем проводить»,— сказал он.
https://www.kommersant.ru/doc/4539202
https://www.kommersant.ru/doc/4539202
Коммерсантъ
«Кто не помнит историю, тот ее потеряет»
Несмотря на попытки властей запретить акцию, Всетатарский общественный центр (ВТОЦ) провел митинг памяти защитников Казани от войск Ивана Грозного, заручившись поддержкой судебной власти. В воскресенье, когда лил дождь, на нее пришли всего около 100 человек.…
ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕН ҮТКӘРИК
һәм МӨҺИМ МАДДӘЛӘРНЕ ИСКӘ ТӨШЕРИК!
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Республикабызның төп кануны көнен үткәреп, иң мөһим 8нче маддәсен искә төшерү максатыннан, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге буларак Казан урамнарында 5000 татар тасмасы һәм әлеге маддә тексты язылган (татарча, русча) листовкалар ясатып таратырга ниятлибез. Татарстан Конституциясе көнен үткәрү – татарларда милли үзаңны ныгытырга ярдәм итәчәк дип уйлыйбыз.
Тасмаларны үз көчебез белән ясата алдык. Листовкалар өчен бераз ярдәмдә ихтыяҗыбыз бар, шуңа битараф булмаганнардан 300, 500, 1000 сум ярдәм сорыйбыз. Кемдер булышыр әле, байлардан сорасыннар дип уйларга кирәкми. Үзебез үзебез булышмасак – беркемдә булышмаячак.
Ничек ярдәм итәргә мөмкин?
1) Минем сбербанк картага салырга мөмкин: 5469 6200 2213 8653, яки шунда ук телефон номеры буенча 8 965 599 67 11
2) Ак барс банк картасы: 5209 8594 4742 6500
3) Pay Pal – nailnabi@yahoo.com
4) Яндекс акча – 410018937020915
5) Ярдәм буларак Сез Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” китабын сатып ала аласыз. Бөтен керем листовкаларны ясатырга кулланылачак.
Битараф булмасак иде. Милли үзаңны ныгыту – бөтен милләтебез өчен кирәкле эш.
Татарстан Республикасы Конституциясе
8 маддә
1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.

БАЙРАК КӨНЕН ҮТКӘРИК!
Иртәгә Татарстан байрагы көне!
Моннан 29ел элек, 1991нчы елның 29нчы ноябрендә Татарстанның Югары Советы Республикабызның байрагын кабул итте.
Иртәгә, 29 ноябрь - Татар байрагы көнен искә төшереп, социаль челтәрләрне Татарстан байрагы төсләренә буярга чакырабыз. Моның өчен байрагыбыз бн фотога төшегез, бөтен социаль челтәрләрдә байрак фоторәсемнәрен урнаштырыгыз, Татарстан байрагы көне белән тәбрикләп постлар ясагыз! Байрак көнен үткәрү - Халкыбызда милли хисләрне уяту, Республикабыз байрагын популярлаштыру, халкыбызны берләштерү һәм байрак кабул ителгән көннең тарихи көн икәнлеген аңлату өчен дә уңайлы шартлар тудырачак.

Forwarded from Гаяз Исхакый
23 февраль - Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның тууына 143 ел булды. Милли юлбашчыбызны ихластан яратабыз һәм сагынабыз, милләтебез өчен башкарган эшләре өчен күп-күп рәхмәтләр әйтеп, урыны җәннәттә булсын диеп Аллаһыга ялварабыз!
Без сине онытмабыз!
Без сине онытмабыз!
АЧ МАРАФОН
(Хәйрия йөгереше)
Рамазан ае тәмамланып килә, бер атнадан Ураза бәйрәмен дә каршы алачакбыз! Рамазан – ул изгелек, игелек кылу һәм мохтаҗларга ярдәм итү вакыты. Бу изге көннәрдә башка айларга караганда без тагын да күбрәк яхшы гамәлләр, изге эшләр башкарырга тырышсак иде.
Изге Рамазан аен олылау, мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге буларак хәйрия йөгерүен оештырабыз.
Иртәгә, 7 нче май, җомга көнне, 16.00 сәгатьтә «АЧ МАРАФОН» исеме астында, уразалы килеш 21,1 чакрым йөгерәчәкмен. Әлеге хәйрия йөгерүенә теләктәшлек күрсәтеп, һәркем хәленнән килгәнчә мохтаҗларга ярдәм җибәрә ала. Барлык җыелган акчалар “Приют человека” социаль проектның хисабына җибәреләчәк. Әлеге проект кысаларында, Казанда һәркөнне 550 мохтаҗ кешегә кайнар ризык таратыла. Бер ифтар-бокс бәясе ни бары 60-65 сум.
Хәйрия марафонының максатлары – мохтаҗ гаиләләргә, пенсионерларга, авыр тормыш хәленә калган кешеләргә ярдәм итү.
Рамазан аенда бер кешене ашату да – үзе бер зур сәвап! Шуңа да, бу чарага теләктәшлек күрсәтергә чакырабыз.
Ничек ярдәм итәргә?
1) Сбербанк картасына – 5469 6200 2213 8653 (Nabiullin Nail) яки шунда ук телефон номеры буенча: +79655996711
2) Ак барс банк картасынa – 5209 8594 4742 6500 (Nabiullin Nail)
3) Рay Pal – nailnabi@yahoo.com
(Ачыкламада рамазан яки ярдәм дип язсагыз бик рәхмәтле булыр идек)
Изгелек эшләргә ашыгыгыз! Ураза бәйрәмен игелекле эшләр белән каршы алыйк! Хәтта 100 кешене ашатырлык җыелса да – бу бик шәп булачак!
P.S. Ярдәмне марафонга кадәр, марафон вакытында һәм марафоннан соң көн ахырына кадәр җибәрергә була.