СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
788 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
АЧ МАРАФОН
(Хәйрия йөгереше)

Рамазан ае тәмамланып килә, бер атнадан Ураза бәйрәмен дә каршы алачакбыз! Рамазан – ул изгелек, игелек кылу һәм мохтаҗларга ярдәм итү вакыты. Бу изге көннәрдә башка айларга караганда без тагын да күбрәк яхшы гамәлләр, изге эшләр башкарырга тырышсак иде.

Изге Рамазан аен олылау, мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге буларак хәйрия йөгерүен оештырабыз.

Иртәгә, 7 нче май, җомга көнне, 16.00 сәгатьтә «АЧ МАРАФОН» исеме астында, уразалы килеш 21,1 чакрым йөгерәчәкмен. Әлеге хәйрия йөгерүенә теләктәшлек күрсәтеп, һәркем хәленнән килгәнчә мохтаҗларга ярдәм җибәрә ала. Барлык җыелган акчалар “Приют человека” социаль проектның хисабына җибәреләчәк. Әлеге проект кысаларында, Казанда һәркөнне 550 мохтаҗ кешегә кайнар ризык таратыла. Бер ифтар-бокс бәясе ни бары 60-65 сум.

Хәйрия марафонының максатлары – мохтаҗ гаиләләргә, пенсионерларга, авыр тормыш хәленә калган кешеләргә ярдәм итү.
Рамазан аенда бер кешене ашату да – үзе бер зур сәвап! Шуңа да, бу чарага теләктәшлек күрсәтергә чакырабыз.

Ничек ярдәм итәргә?
1) Сбербанк картасына – 5469 6200 2213 8653 (Nabiullin Nail) яки шунда ук телефон номеры буенча: +79655996711
2) Ак барс банк картасынa – 5209 8594 4742 6500 (Nabiullin Nail)
3) Рay Pal – nailnabi@yahoo.com
(Ачыкламада рамазан яки ярдәм дип язсагыз бик рәхмәтле булыр идек)

Изгелек эшләргә ашыгыгыз! Ураза бәйрәмен игелекле эшләр белән каршы алыйк! Хәтта 100 кешене ашатырлык җыелса да – бу бик шәп булачак!

P.S. Ярдәмне марафонга кадәр, марафон вакытында һәм марафоннан соң көн ахырына кадәр җибәрергә була.
КАЗАН ФАҖИГАСЕ
Халкыбыз зур кайгы кичерә... Кичә Казанның 175нче мәктәбендә, акылга сыймаслык зур җинаять кылынды, балалар һәм укытучылар һәлак булды. Әлбәттә, бу котычкыч зур вәһшилекне берничек аңлап та, аклап та булмый. Халкыбыз зур югалту кичерде. Йөрәкләр бер туктаусыз елый, ышанып бетеп булмый. Казан фаҗигасе беркемне дә битараф калдымады, бөтен дөнья бу кайгыны үз кайгысы буларак кабул итте. 2021нче елның 11 май көне тарихта һәм күңелләрдә мәңге төзәлмәс яра булып калачак.
“Азатлык” Татар яшьләре берлеге, “Төрки караш” газетасы редакциясе һәм үз исемемнән балаларын һәм туганнарын югалткан милләттәшләребезнең авыр кайгыларын ихластан уртаклашам! Төрле дәрәҗәдәге яралар алганнарга исәнлек-саулык, сәламәтлек телим.
Бүген, 12 май – Татарстанда матәм көне. Бу безнең уртак кайгыбыз да, йөрәк ярасы да... Рамазан аеның соңгы көннәре. Фаҗигада югалткан милләттәшләребез өчен дога кылыйк! Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын!
Без аларны беркайчанда онытмабыз!

ТРАГЕДИЯ В КАЗАНИ
Наш народ переживает большую трагедию... Вчера в Казанской школе №175 было совершено немыслимое и абсолютное жестокое преступление, погибли дети и учителя. Это массовое убийство невозможно понять, оно является преступлением против человечности. Наш народ потерял своих детей, сыновей и дочерей, и трагедия в столице Татарстана не оставила равнодушным никого. Трагедия в Казани это боль всего мира, каждый человек воспринял ее как свою личную. 11 мая 2021 года останется как в истории, так и в сердцах миллионов людей незаживающей раной.
От имени Союза татарской молодежи “Азатлык”, редакции газеты “Тюркский взгляд”, и от себя лично выражаю самые искренние соболезнования людям, потерявшим в этой трагедии своих детей и близких! Пострадавшим желаю скорейшего выздоровления!
12 мая – день траура в Татарстане! Это наша общая боль!
Скорбим и помним! Пусть души погибших в трагедии будут в раю.
Мы их никогда не забудем!
ТАТАР КЕШЕСЕ!
15 октябрь, 13.00 сәгатьтә, Тинчурин бакчасында (Татарстан урамы, 53нче йорт каршында)
ХӘТЕР КӨНЕ булачак!

Хәтер көне ул – матәм җыены (митингы). Җыен барышында 1552нче елда булган вакыйгалар, татар халкының авыр язмышы искә алына. Шулай ук бүгенге көндә милләтебезне борчыган мәсьәләләр күтәрелә: милли мәктәпләр ябылуы, милли университет булмавы һ.б. Җыенда милләтебезнең тарихына, бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрь-язучылар, дин әһелләре, җырчылар һәм гади татарлар чыгыш ясый. Ахырда 1552нче елда шәһит киткәннәр рухына дога кылына. 1552нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр төрле шартларда милләтебез өчен көрәшкән барлык татар уллары-кызларын хәтергә төшерү көне. Без ул көнне мәйданга җыелып, бабаларыбыз гомерләрен юкка гына фида кылмаганын күрсәтәбез.

Хөрмәтле милләттәшләр!
1552нче елның октябрендә татар дәүләтенең башкаласы Казанны яклап шәһит киткән каһарманнарны, яу кырында ятып калган бабаларыбызны искә алып, алар рухына бергәләп дога кылырга чакырабыз!
Forwarded from Гаяз Исхакый
Истанбулда бөекләребез Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди һәм аның хатыны Камилә ханымның кабер ташларын агарту, тәртипкә салу эшен башкарган идек. Бу эш ничек башкарылды, ниләр эшләнде, кабер ташларының элекке һәм хәзерге хәлен әлеге видеода күрсәтергә тырыштык.

Видеоны карагыз, каналыбызга язылыгыз, лайклар куегыз, комментарийлар языгыз😀


https://youtu.be/6SAo7hvE1fg
13 печән (июль) - Мирсәет Солтангалиевның
тууына 130 ел! Белми калмагыз!
Хөрмәт белән искә алабыз!

13 июля - 130 лет со дня рождения Мирсаида Султангалиева!
Вспоминаем с уважением!
30 август - Татарстанның Суверенитеты көне котлы булсын!
– Дабы привлечь внимание к нынешнему очень тяжелому и непростому положению татарского языка, мы решили каждый месяц 8 числа выходить в пикеты в поддержку татарского языка, – рассказал «Казанскому репортеру» лидер союза татарской молодежи «Азатлык» Наиль Набиуллин. – Недавно в СМИ были опубликованы новые примеры ФГОСов (федеральные государственные образовательные стандарты – ред.), согласно которым мы видим, что изучение татарского языка в Татарстане будет уменьшено практически на 50%. Мы считаем, что государственный татарский язык в Татарстане не может преподаваться в добровольном порядке, он должен изучаться в обязательном порядке всеми без исключения.

https://kazanreporter.ru/news/51349_v-kazani-potrebovali-vernut-obazatelnoe-izucenie-tatarskogo-azyka