СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
788 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге активистлары Казанда Татарстан байрагы көнен үткәрде һәм 3 000 байракчыклар өләште!
"Азатлык" оешмасы 2011нче елдан бирле байрак көнен үткәрә.

Активисты Союза татарской молодежи "Азатлык" отметили День флага Татарстана и распространили в центре Казани
3 000 флажков. Татарские патриоты проводят подобные акции с 2011 года.
👍7
29 ноябрь көнне, салкын һава торышына карамастан, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активистлары Казан
үзәгендә 3 000 Татар байраклары таратты һәм шуның белән Татарстан байрагы көнен хәтерләтте.

Татарстан байрагы – ул милләтебезнең горурлык һәм дәүләтчелек билгесе. Байрак кабул ителгән көн – татар халкының тарихында иң мөһим даталарның берсе. Татар байрагы - безнең намусыбыз һәм горурлыгыбыз! Татар байрагы - бөтен дөньяда яшәүче Татарларны берләштерә!
Татар байрагы - безнең көрәшебез символы! Килер бер көн, Татар байрагы Татарның җиңүе һәм Азатлык символына әверелер! Минемчә, милләткә карата сөю байрактан башлана, шуңа күрә, байрак көнен татарларда милли үзаңны арттыру өчен үткәрү бик кирәк, – дип сөйләде "Азатлык" лидеры Наил Нәбиуллин.
🥰5👍3🔥2
ТАТАРСКАЯ МОЛОДЕЖЬ ОРГАНИЗОВАЛА АКЦИЮ В ЧЕСТЬ ДНЯ ТАТАРСКОГО ФЛАГА

29 ноября в Татарстане День флага.
В этот день активисты Союза татарской молодежи “Азатлык” провели в центре Казани акцию в честь Дня флага Татарстана, на которой раздавали флажки Татарстана.

“Основная цель акции — поздравить жителей Татарстана и гостей Казани с праздником — Днём Флага. Мы хотим напомнить о нем, тем самым повысив национальное самосознание. Мы уверены, что День флага Татарстана — это важнейший исторический день в жизни республики и его нужно отмечать. Мы убеждены, что флаг — это гордость нашего народа!” — пояснил лидер СТМ “Азатлык” Наиль Набиуллин.

Татарские патриоты раздали 3000 флажков. Союз татарской молодежи “Азатлык” проводит праздничные мероприятия в этот день уже с 2011 года.

"Мы считаем, что любовь к своему народу начинается с флага. Флаг – это не просто символ, это олицетворение государственности народа, его богатой культуры и истории. На сегодняшний день, флаг Татарстана, это символ не просто республики, это объединяющий символ всего татарского народа, тысяч татар, разбросанных по всему миру. Татары воспринимают флаг Татарстана как свой национальный, как неотъемлемую часть культуры своего народа", - рассказал лидер "Азатлык" Наиль Набиуллин.

Он с сожалением отметил, что официальных мероприятий в день принятия флага в республике не проводится.

"День флага является хорошим поводом для консолидации и единения татарского народа, всех граждан Татарстана. Мы намерены продолжить распространение флажков Татарстана и в дальнейшем." - заключил Набиуллин.
🥰6👍5
Вакыт-вакыт кызыклы открытка һәм андагы язулар табыла. Игътибар итегез, сөембикә манарасы һәм сарай чиркәве (элекке мәчет) диелгән.

Фото:Низами Ибрагимов коллекциясеннән.

Время от времени находятся весьма интересные открытки старой Казани с не менее любопытными подписями к ним. Обратите внимание, написано: Башня Сюмбеки и дворцовая церковь (бывшая мечеть)

фото из коллекции Низами Ибрагимова.
👍14🥰1
Forwarded from ДӘРДЕМӘНД
КОРАБ

Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап...

Чыкты җилләр,
Купты тулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!.
10👍6
Бүген, 2 декабрь - Татар халкының бөек сәясәтчесе, журналист, язучы Йосыф Акчураның тууына 146 ел!
Хөрмәт, сөю һәм сагыну белән искә алабыз!
👍157
Кем ул Йосыф Акчура?

Йосыф Акчура — татар халкының танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, галим, сәяси төркичелеккә нигез салучыларның берсе, татар һәм төрек милләтләренең барлыкка килүенә гаять зур өлеш керткән шәхес. Ул үзенең иҗтимагый, фәнни эшчәнлеге белән татар-төрек мәдәни багланышлары үсешенә зур йогынты ясаган галим, Төркиядә гомер иткән елларда Анкара, Истанбул университетлары профессоры буларак беләбез аны.

Йосыф Акчура 1904 елда Сембер янындагы үз нәселләре яшәгән Зөябаш авылында «Сәясәтнең өч төре» дигән атаклы хезмәтен яза. Бу хезмәт, тәгълимати һәм программа характерында булып, төрки дөньяда зур резонанс тудыра. Аннары ул Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих һәм география укыта башлый. Шәкертләр арасында ислахчылык хәрәкәте җәелүгә актив этәргеч бирә. Әлеге мәдрәсәдә укыган лекцияләре җирлегендә берничә китап бастыра. 1905 елның көзеннән «Казан мөхбире» («Казан хәбәрчесе») дигән беренче татар газетасы чыга башлый. Аның нәшире — присяжный поверенный Сәетгәрәй Алкин, ә мөхәррире Йосыф Акчура (В. Шәрәф белән бергәләп) була. Моннан тыш, татар милли хәрәкәте тууда һәм оешуда, үзәген татар буржуазиясе һәм зыялылары тәшкил иткән «Иттифак әл-мөслимин» Бөтенрәсәй мөселманнар фиркасен оештыруда аның роле чиксез зур була.

Йосыф Акчураның хезмәтләре ХХ гасыр башы татар милли мәктәбен күздә тотып, аны киләчәктә реформалау юлларын билгеләргә омтылып язылган. Бер үк вакытта Йосыф Акчураның туган тел, милли әдәбият, тарих укытуның милли тәрбия һәм үзаң тәрбияләүдәге мөһим урыны турындагы фикерләре бүген дә игътибарга лаек. Ислам динендә милләтләр (милләт – үзе милләт) юк, «татар теле әшәке тел» дип сөйләнүче кадимче муллаларның сүзләренә каршы килеп, Йосыф Акчура: «Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә үз телләренең кагыйдәләрен өйрәнмәгән, үз телләренең кадерен белмәгән бер халыкта күпме миллият хисе булсын? – дигән сорау куя. – Күп милләтләр яшәгән җәмгыятьтә һәр халыкның туган телендә белем алуы киләчәген билгели, ул сәяси мәсьәләгә тиң», – дип ассызыклый. «Милли мәдрәсәләр һәм әдәбият» исемле мәкаләсендә автор балаларны милли мәктәптә укыту теләгенең нигезендә аларны «үз кешебез, милли кеше итеп үстерү теләге» ята дип билгеләп үтә. Аның милли мәктәптән, башлыча, әдәбиятыбызга хезмәт итүчеләр чыгарга тиеш дигән фикерен үстерсәң, милли мәктәп, беренче чиратта, гуманитар юнәлештә булырга тиеш дигән нәтиҗә барлыкка килә сыман. «Шуңа күрә милли мәдрәсәләребездә, тарихи вакыйгаларны үзебезчә тикшереп, үз ноктабыздан карап укытылырга тиеш». Икенче зур бурыч итеп автор татар галимнәренә туган халкы тарихын язу мөһимлеген куя.

Бер үк вакытта күп халыклар арасында яшәгән татарларның милли уку йорты күршеләрнең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыруны, күпмәдәниятле җәмгыятьтә алып торган үз урыннары хакында күзаллау булдыруны игътибар үзәгендә тотарга тиеш дигән фикерне дә уздыра.

Йосыф Акчура тормышының соңгы чоры (1919-1935) Кемал инкыйлабы, азатлык сугышы һәм Төркиядә республика идарәсе елларына туры килә. Төркия республика дип игълан ителгәч, ул Милли мәҗлес депутаты итеп сайлана, аннан соң Истанбул университеты профессоры һәм Төркия президенты Кемал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе сыйфатында хезмәт итә. 1931 елда Ататөрек җитәкчелегендә ул Төрек тарих җәмгыятен төзүдә катнаша, аның рәисе итеп сайлана. 1932 елда ул президент кушуы буенча I Төрек тарих конгрессы эшенә җитәкчелек итә. Төркиядә ул һәртөрле төрки җәмгыятьләр һәм журналларны нигезләүдә актив катнаша. Арада иң әһәмиятлесе үз тирәсенә алдынгы әдәби һәм сәяси көчләрне җыйган «Төрк йорды» журналы була. Бу журнал аша төрек җәмгыяте төньяк төркиләр тормышы белән таныша.
👍194