СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
788 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге активистлары инде кичәдән үк Татарстанның Суверенитеты көнен котлый башлады.
Моның өчен берлек әгъзалары Казан урамнарында Татарстан байрагы һәм туграсы, шулай ук Гаяз Исхакый рәсеме белән берничә мең стикерлар ябыштырды.
Бу ябыштыргычларны Сез шәһәр урамнарында күрә алырсыз!

Активисты Союза татарской молодежи "Азатлык" еще вчера начали отмечать День Суверенитета Татарстана, расклеив в центре Казани несколько тысяч стикеров с флагом и гербом Татарстана, а также фотографией Гаяза Исхаки. Эти стикеры вы сможете увидеть на улицах города.
40👍6🔥3👏2
35🔥5🥰5👍1
30 август - Татарстан Суверенитеты көнендә "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активистлары Казан урамнарында 10 000 Татар байракчыклары таратты.
Башкалар интернетта зарланышып ятканда - без эшлибез! Теләктәшлек күрсәтүчеләргә рәхмәт!

30 августа в день Суверенитета Татарстана активисты Союза татарской молодежи "Азатлык" распространили на улицах Казани 10 000 Татарских флажков.
Пока одни жалуются в интернете, мы работаем. Огромная благодарность тем, кто поддержал нашу акцию!
39😍7🔥6👍4👏3🥰1
30 август -
Татарстан Суверенитеты көнендә "Азатлык"
Татар яшьләре берлеге 3 чара үткәрде:
1) Казан урамнарында
10 000 Татар байраклары
тараттык.
2) Татарстан башкаласында өч меңнән артык стикерлар ябыштырдык.
3) Анталиядә зур кичә оештырдык. Җыенда 90 кеше катнашты.

30 августа в День Суверенитета Татарстана
Союзом татарской молодежи "Азатлык" были проведены три мероприятия:
1) На центральных улицах Казани татарские активисты распространили 10 000 татарских флажков.
2) Также были расклеены
более 3 тысяч татарских стикеров.
3) В Анталии провели праздничный вечер, который собрал 90 человек.
👍22😍13🥰4🔥21👌1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
30 август көнне Анталиядә, Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсе бинасында Татарстан Суверенитеты көненә багышлап бәйрәм җыены һәм музыкаль-әдәби кичә үтте. Очрашуда 90 лап кеше катнашты.
Бәйрәмнән кыска видео тәкъдим итәбез.
Түбәндә шулай ук татарча һәм русча җыеннан мәкалә дә урнаштырылачак.
👍213🥰2🔥1
ТАТАРЛАР АНТАЛИЯДӘ ТАТАРСТАН СУВЕРЕНИТЕТЫ КӨНЕН БӘЙРӘМ ИТЕ

30 август көнне Анталиядә, Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсе бинасында Татарстан Суверенитеты көненә багышлап бәйрәм җыены һәм музыкаль-әдәби кичә үтте. Очрашуда 90 лап кеше катнашты, алар арасында кардәш Кырым Татарлары, казахлар һәм төрекләр дә бар иде. Бәйрәм тантаналы рәвештә Татарстан һәм Төркия гимнары яңгыравы белән башланып китте.

Бәйрәмне оештыручы журналист, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Суверенитет көнен үткәрүнең мөһимлеген, әлеге бәйрәмнең тарихи асылын сөйләде. Аның фикеренчә, дөньяның һәр почмагында яшәүче Татарлар 30 августта Суверенитет Көнен үткәрергә тиешле.

“30 август – Татар халкының тарихында иң мөһим көннәрнең берсе булып тора. 1552 елда югалткан дәүләтчелегебезне, Милләтебез хокукый буларак 1990нчы елның 30 августында Суверенлык хакында Декларацияне кабул итеп кабат торгыза. Суверенитет көне бүгенге Татарстанның нигезләренең берсе булып тора. 90-еллардагы Татар халкының яңарышына, милли мәктәпләр ачылуына, Җөмһүриятебезнең үсешенә дә, дөньяда танылуына да Декларация нигез салды. Әйе, без соңгы елларда милли мәсьәләдә шактый артка чигендек: татар теле ихтыярига калдырылды, Президент институты алып ташланды, Шартнамә озайтылмады һ.б. Милләтебезнең хәле котычкыч авыр. Әмма песссимизмга бирешергә дә, кулларыбызны төшерергә дә хакыбыз юк. Дәүләтчелек Татарның канында һәм йөрәгендә. Милләтебез Суверенитет Көнен беркайчан да онытмады һәм онытмаячак. Шуның өчен 30 нчы августны Татарстанның Суверенитет Көне буларак үткәрүебез мөһим. Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, дөньяның нинди генә почмакларына китсә дә, 30 нчы августны Татарстан байрагын күтәреп искә алып, башкаларга хәтерләтү бик кирәк. Татарстанның Суверенитеты Көне Татарның үз-үзенә ышанычын кире кайтарды һәм милли горурлыгын торгызды. 1990 нчы елның 30нчы август көне Татарның милли горурлык көне булып тора. 30 нчы август – бөтен дөньяда татарларны җыю, берләштерү өчен үзе бер символга әверелүе мөһим. Моның өчен 30 нчы август – Суверенитет Көне буларак дөньяда татар яшәгән почмакта үткәрергә чакырабыз” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Кичәдә төрек милли хәрәкәте вәкилләре дә чыгыш ясады. Анталиянең Төрки учаклар оешмасы рәисе Абдулла Уюсал Татарларның Төрек дәүләтен төзүдә дә, төркичелек фикерен танытуда да ролләре бик зур, дип, Гаяз Исхакый, Садри Максуди һәм Йосыф Акчураны искә алып сөйләде.

Бәйрәмдә шигырьләр сөйләнде, татар җырлары башкарылды. Катнашучылар бик рәхәтләнеп Гөлназ Җиһан һәм Наилә Насыйбуллина башкаруында татар җырларын тыңлады, кушылып та җырлады. Казаннан махсус кунагыбыз да бар иде, “Алпар” Татар этно-музыкаль төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин курай һәм кубызда уйнады, мастер-класс та бирде.

Кичәдә Ләйсән Фәтхетдинова балалар өчен остаханә оештырды. Очрашуның бизәге булып балалар үз эшләрен кунакларга бүләк итте, шигырь һәм җырлар сөйләде.

Наил Нәбиуллин Төркиядәге соңгы айлардагы җыеннарны искә алды, Анталиядә бик зурлап Сабан туе һәм Исхакый йөзүләрен үткәрүләрен сөйләде. Шулай ук Татар китапханәсе эшчәнлеге белән дә таныштырып китте. Үз сүзендә, Төркиядә Татарстанның Суверенитеты көнен искә алучы булмавын әйтте.

“Без бүген Анталиядә Татарстанның Суверенитеты көнен искә алабыз. Былтыр бу вакытта Истанбулда яши идем, анда оештырдык. Быел исә, Истанбулда Суверенитет көнен искә алучы юк. Ни кызганыч, Истанбул, Искешәһәр, Әнкара, Измир, Алания, Мерсин һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез бик пассив. Елга бер тапкыр гына Сабан туе үткәреп кенә ерак китеп булмый бит инде. 30 нчы август – Татарстан Суверенитеты Көне татарларны берләштерү өчен бик яхшы сәбәп булып тора. Кимендә һәрбер татар яшәгән җирдә бер чәйгә булса да җыелып була. Моның өчен әллә ни зур чыгымнар да кирәкми. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне бездән дә үрнәк алып, 30 нчы август Суверенитет Көне һәм 6 ноябрь Татарстан Конституциясе, Татарстан байрагы һәм туграсы көннәрен, башка милли бәйрәмнәребезне үткәрергә, искә алырга чакырабыз!”, – диде Наил Нәбиуллин.

Татар яшьләре лидеры үз сүзендә Гаяз Исхакый һәм Садри Максудины да искә алды.
👍141