Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы – Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.5K subscribers
10.6K photos
1.01K videos
8 files
16.4K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия сугыш башлаганнан бирле Украинада 430 бала һәлак булган, 818е яраланган дип хәбәр итә Украина баш прокуроры офисы.

Зыян күрүче балаларның иң күбе Донецки өлкәсендә - 417, Харков - 260, Киев - 116, Николаев - 77, Запорожьеда - 31.

Бу ахыргы саннар түгел, чөнки вакытлыча оккупацияләнгән җирләрдән аларны ачыклау эше дәвам итә диелә.
😢14🤯3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Мобилизациядән качкан өчен беренче җинаять эше ачылган ▪️Аны Пенза өлкәсендә яшәүче 32 яшьлек Максим Моисеевка ачканнар. Ул ике бала атасы, хәзер хатыны өченче балаларына йөкле. ▪️Ир элек һава һөҗүменә каршы гаскәрдә хезмәт иткән, мәҗбүри хезмәттә булып…
Пенза өлкәсендә мобилизациядән качу өчен беренче җинаять эше ачу турында хәтерлисезме?

Хокук яклаучы Павел Чиков хәбәр итүенчә, моның өчен Тикшерү комитетының Пенза өлкәсе идарәсе башлыгы дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Максим Моисеев исемле кешегә повестка килгәч военкоматка бармаган өчен Җинаять кодексының 328нче маддәсе нигезендә эш ачылган иде. Соңрак бу карарны өлкә прокуроры урынбасары гамәлдән чыгарды.

Хәзер Моисеев үзен аклау турында шикаять белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.
👍11
Бүген 23 октябрь, якшәмбе көн. Көнне гадәттәгечә төнлә һәм бүген иртән булган хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔷Төнлә Украинаның Николаев шәһәре С-300 ракетлары белән утка тотылды. Аларның берсе биш катлы торак йортка бәрелд һәм бишенче каттагы фатирны тулысынча җимерде, дип хәбәр итте шәһәр мэры Александр Сенкевич. Күрше ун катлы йортның да тәрәзәләре һәм ишекләре ватылган. Моннан тыш, җылыту челтәре, балалар уен мәйданчыгы һәм берничә машинага зыян килгән. Сенкевич сүзләренчә, корбаннар юк. Бер кеше яраланган. Моннан тыш, төнлә Николаев өлкәсе Shahed-136 камиказе дроннары һөҗүм иткән. Аларның 14е бәреп төшерелде, диде төбәк хакимияте башлыгы Виталий Ким. Шундый ук дроннар белән төнлә Запорожьега да һөҗүм булган. Бу хакта өлкә башлыгы Александр Старух хәбәр итте.

🔹Украина Германиядән яңа корал алды. Берлин Киевка - 30 "Гепард", 500 Stinger ракеты, 15 меңгә якын танкка каршы мина, 350 мең детонатор, шулай ук ​​биш Bergepanzer 2 бронь машинасы һәм башкалар.

🔹Украина иминлек хезмәтенең элеккеге урынбасары, "Мотор Сич" хуҗасы Вячеслав Богуслаев тоткарланган. Ул Русия файдасына илгә хыянәттә шикләнелә. Тикшерү фикеренчә, танылган эшкуар Богуслаев хәзерге вакытта Украинага һөҗүм алып баручы Русия очкычлары һәм боралаклары өчен детальләр тәэмин итүдә генә түгел, ә турыдан-туры Русия махсус хезмәтләре өчен эшләгән.

🔹Британиянең элекке премьер-министры Борис Джонсон 100дән артык консерватор депутатларның яклавын казанган, дип язды Джонсонга якын чыганакка сылтама белән берничә медиа. Бу Джонсонга партия лидеры һәм хөкүмәт башлыгы вазифасына намзәтен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык сезгә мөһим хәбәрләрне татарча җиткереп торачак. Кызыклы фото-видеоларыгыз булса, сез дә безнең белән уртаклашыгыз. Ял көннәрегез матур узсын.

@azatliqradiosi
👍8
Татарстаннан мобилизацияләнүче ир-егетләрнең беренче төркеме бүген Украинага сугышка җибәрелә. Солдатларны эшелоннарга бүлеп 28 октябрьга кадәр озатачаклар, дип яза "Шәһри Чаллы". Бүген 721 кеше китәчәк, дип хәбәр итә "Бизнес онлайн".

Русия Украинада башлаган сугышта Татарстаннан инде 150дән артык кеше һәлак булды. Бу әле без белгән рәсми саннар гына. Үлгән сугышчылар саны чынлыкта күпкә зуррак булырга мөмкин.

@azatliqradiosi
🤬11😢6
Татарстанның Мөслим районының берничә авылында район башлыгы Альбер Хуҗиннан "безнең өчен чит һәм аңлашылмаган сугыш өчен егетләребезне мобилизацияләүне тукатуны игълан итүне сорыйбыз" дигән язулар элгәннәр, дип хәбәр итә "Свободный Идель-Урал" телеграм каналы.

Анда шулай "Украиннар беркайчан да Татарстанга һөҗүм итмәде, аларның кулларында татарлар һәм мөселманнар каны юк. Русия мөселман әдәбиятын тыйды, татар телен мәктәпләрдән куып чыгарды, Кырымдагы мөселман кардәшләребезне урлыйлар һәм җәфалыйлар, аларны күп елларга төрмәгә утырталар.

Мобилизация - Татарстан кешеләренә каршы җинаять. Альберт әфәнде, сез мобилизацияне туктатырга тиеш. Мәскәүне тыңлап татар халкын канга батырмагыз - без Казан татарлары, Русиянең җинаятьчел сәясәтен бөтен дөнья алдында фаш итәргә тиешбез. Татарстанга азатлык. Мобилизация юк" диелгән.

Фото: "Свободный Идель-Урал/ Free Idel-Ural телеграм каналы
👍3510
Украина сугышына каршы булган Испаниядә яшәүче башкортлар ил хөкүмәтенә Русия ватандашы Гөлгенә Гайнуллинаны (у) Европага кертмәүне сорап мөрәҗәгать итмәкче. Бу хакта Куштау Онлайн телеграм каналы яза.

Гайнуллина һәм тагын берничә хатын-кыз Украина сугышын яклап, интернетта ярдәм җыю оештырганлыгы әйтелә.

Хәтерләсәгез, быел август анда Казанда узган Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашкан Европа татарлары да Украина сугышын яклаган резолюцияне хуплаган иде. “Азат Идел-Урал” хәрәкәте сугышны хуплап тавыш бирүче аерым кешеләргә чикләүләр кертеләчәк “кара” исемлек төзеде. Шул исемлекнең өлгесе Украина тышкы эшләр министрлыгына җибәрелде, диелде.

“Азат Идел-Урал” оешмасында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Европа берлеге илләренең берсендәге дипломатлар белән киңәшләшүләр бара.


Фото gulnazkutueva инстаграм битеннән.
👍15
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Хәзерге минутларда "Казан Экспо"да мобилизацияләнгән ир-егетләрне Украина сугышына озаталар. Бер бала әтисе белән хушлаша...Әтисе улын кысып-кысып кочаклый.

Украинада Русия башлаган сугыш нәтиҗәсендә шундый ук балалар һәлак була. Бүгенге көндә инде аларның саны 430 булган. Бу әле ахыргы саннар түгел.

📹"Оперштаб Татарстана (Мобилизация)" телеграм каналы
😢17👎3👍2🤯2
Норд-Ост фаҗигасенә егерме ел

2002 елның 23 октябрендә чечен сугышчылары Мәскәүнең Дубровка театрында “Норд-Ост” тамашасы барган вакытта бинага үтеп кереп 916 кешене тотык итеп ала һәм Чечнядан федераль көчләрнең чыгарылуын тәлап итә. Террорчылар белән өч көн барган сөйләшүләрдән соң Русиянең махсус көчләре һөҗүм башлый. Террорчылар һәм 130 тотык һәлак була. Аларның күбесе һөҗүм вакытында кулланылган газдан үлә.

2017 елның 21 мартында Мәскәү хәрби мәхкәмәсе террор һөҗүмендә гаепләнгән Хәсән Закаевны 19 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Европа мәхкәмәсе терактта зыян күрүчеләрнең гомум шикаятен карады һәм Русия хакимияте кешеләрнең яшәү һәм гадел мәхкәмә уздыруга хокукын бозган дип таныды. Акчалата түләүдән тыш, Страсбург Русияне кешеләр үлеме сәбәпле, тотыкларны азат итү чараларын объектив тикшерүне таләп итте. Элекке тотыклар корбаннарның шундый күп санда булуы өчен террорчылар гына түгел, ә Русия хакимияте дә җаваплы дип саный, әмма тикшерү комитеты җинаять эшен ачудан баш тартты.
🤬12👍2😢1
Төркиядә узган Халыкара документаль фильмнар фестивале кысаларында Истанбулда Башкортстан режиссеры Кирстен Гайнетның (тумыштан Айгөл Гайнетдинова, соңрак исемен үзгәрткән – ред.) "Завтра наступит вчера" фильмы күрсәтелде. Фильмда сүз Русия Кырымны басып алганнан соң, кырымтатарларга килгән кайгылы көннәр, аерым алганда, активистлар, мөселманнар өйләрендәге тентүләр, мәхкәмәләр, озак елларга хөкем итүләр турында сүз бара.

Мондый хәлләрне Татарстан, Башкортстан мөселманнарының да бер өлеше үз башыннан кичерде, "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнеп, озак елларга хөкем ителгән мөселманнар әле дә төрмәләрдә кала. Аларның аналары, хатыннары уллары һәм ирләренең гаепсез булуын дәлилләп, төрле оешмалар, хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итеп карады, Мәскәүдә конференцияләр оештырды, ләкин әлегә ниндидер алга китеш булмады. Гади мөселманнар, татар-башкортлардан да алар теләктәшлек сизми.

Кырымтатарлар Татарстан һәм Башкортстан халкыннан аермалы буларак киресенчә, мөселманнарга кайгы килгәч үк төрле ярдәм төркемнәре, фондлары оештырып, аларның гаиләләренә ярдәм кулы сузды, автобуслар яллап мәхкәмәләргә йөрде, мәхкәмәләрдә дә аларны үз кырымтатар адвокатлары яклады. Башкортстан режиссеры Кирстен Гайнет фильмында сүз нәкъ шул теләктәшлек, бердәмлек турында сүз бара.

💬Мин кырымтатарлар мисалында Русия режимы белән көрәшне, Украина булганда кырымтатар мөселманнарының нинди бәхетле яшәүләрен, ә Русия аннексиясеннән соң тормышларының михнәткә әйләнүен күрсәтергә булдым. Басып алынган Кырымдагы халыкның яшәешендәге үзгәрешне чагылдырырга теләдем.

Башкортларда мондый бердәмлек юк, бу беренче чиратта аларның күбесенең дини тормыш алып бармавына бәйле. Мөселманча яшәгәннәрен дә җыеп, "Уфа егермелеге"нә берләштереп төрмәгә яптылар. Аларны халык та яклап чыкмый, бернинди медиа да язмый, бәйсез журналистлар да игътибарга алмый.

Тулырак👉 Төп-сайтта
👉Көзге сайтта
👍13
⚡️Иркутскида ике катлы йортка хәрби очкыч килеп төшкән. Бу хакта төбәк губернаторы Игорь Кобзев хәбәр итте.

Фото: Осторожно, новости.
😢6🔥4👍3👏2