Телеграмда татар каналларын барлыйбыз.
Иң алдынгылары бер урында тупланган:
https://news.1rj.ru/str/addlist/lMM4iQ6_vM45NjI6.
Институт каналы да шунда. Кушылыгыз!

Telegram
Татар ниләре
Райхан invites you to add the folder “Татар ниләре”, which includes 23 chats.
👏7
Хөрмәтле дуслар! Сезнең активлыгыгыз һәм телеграмдагы алдынгы татар каналлары папкасы ярдәме белән (язылмаган булсагыз, рәхим итегез!) институт каналын хәзер 1000нән артык кеше укый.
Бу - беренчедән, безнең эшебезне тану. Икенчедән исә, безне алга таба да тырышып эшләргә этәрә торган күрсәткеч.
Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Бу биеклекне алу тагын бер үзенчәлеккә ия: Телеграм безнең өчен яңа функционал ачты. Мәсәлән, хәзер үз язылучыларыбызга Премиум пакет бүләк итәргә хокуклы.

🔥17👍2👏2❤1
Кемнең мондый бүләк отасы килә?
Anonymous Poll
67%
Минем🔥
27%
Энә дә бүләк, Институттан телеграм-премиум да бүләк😍
5%
Дустымның🙂
🔥12👍3
Институт вәкилләре сәлкешләр белән очрашты
XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүренче сменасы – IT-технологияләр Биләр Форум кысаларында институт директоры Ринат Гыйльмуллин, директор урынбасары Айрат Гатиатуллин, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Булат Хәкимов сәләтле балаларга IT-технологияләрнең кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавы турында сөйләде, мавыктыргыч цифрлы дөнья белән таныштырды.
Форумда республиканың төрле төбәкләреннән 800 гә якын бала катнашты, IT-өлкәдә практик һәм теоретик белемнәр туплады.

👍7👏3❤🔥1
Институт директоры Ринат Гыйльмуллин татар теле һәм мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән IT-проектларны үстерү буенча стратегик сессиядә катнашты.
Әлеге чара шушы көннәрдә Алексеевск районы Изге Биләр җирлегендә уза торган XIII Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы кысаларында оештырылды.
Мәйданчык эше белән Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар танышты.
Р.Г.Бохараев исемендәге Tatar.Бу Хакатонда җиңүчеләр исә катнашучыларга үз проектларын тәкъдим итте.

❤🔥15❤3🔥2
Forwarded from TurkLang
Fourth Information Letter Turklang-2024_TAT.pdf
979.6 KB
2024 елның 22-24 октябрендә Казанда узуычы БРИКС саммитының оештыру чараларына бәйле рәвештә "TurkLang 2024" төрки телләрне компьютер эшкәртү буенча XII Халыкара конференция 2024 елның 7-9 ноябренә күчерелә. Мәкаләләрне кабул итү вакыты 2024 елның 15 сентябренә кадәр озайтыла.
👍6👏1
Институт хезмәткәрләре «Kazan Digital Week-2024» халыкара форумының беренче көнендә катнашты. Пленар утырыш "Киләчәк технологик лидерлык кулында" дигән темага багышланды.
❤5👏1
Tatar.Бу Хакатон җиңүчесе - Иннополис университетының Nuha AI командасы Сколково Инноваторлар академиясенең 600 проекты арасында Россиянең яшьләр проектларының алдынгы биш команданың берсе итеп билгеләнде.
Ясалма интеллект нигезендә 3D-сканлаштыруны эшләүче Nuha AI командасы октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.
Бүгенге көндә дә ТР Фәннәр академиясе ярдәмендә әлеге технология Татарстанның табигать тарихы музеенда апробация уза
Әлеге эшләнмә белән ТР Фәннәр академиясе стендында һәм Kazan Digital Week кысаларында уза торган Venture Games инвестицияләр чарасында танышырга мөмкин.

👍5🔥1
Татар теле «Яндекс» сервисларында
Бүген Kazan Digital Week кысаларында Татарстан Фәннәр академиясе белән «Яндекс» арасында шундый килешүгә кул куелды. Документны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм компаниянең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә региональ хезмәттәшлек буенча директор Антон Москаленков имзалады.
«Фәннәр академиясендә бу юнәлештә шактый тәҗрибә, нәтиҗәләр тупланган. Әлеге нәтиҗәләр нигезендә татар телле «Яндекс» сервисларын киңәйтү – төп максатларыбызның берсе», – диде ТФАнең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин әлеге чарадан соң.
Фото: «Татар-информ» МА

🔥17👍7
Институт командасы "Милләт кроссы"нда катнашты
Көзнең төп җиңел атлетика чарасы - "Милләт кроссы - 2024" Бөтенроссия йөгерү көне "Демография" илкүләм проектының "Спорт - тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында ел саен үткәрелә.
Әлеге чара республикада массакүләм физкультура һәм сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, россиялеләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында оештырыла.

🔥7
Абай исемендәге Казах милли педагогика университетында «Төрки телләрнең лингвистика корпуслары: теория һәм практика» халыкара түгәрәк өстәле узды. Аның максаты – төрки телләрдәге лингвистика корпусларын булдыру, куллану һәм үстерүгә заманча алымнарны анализлау
Институт вәкилләре – директор урынбасары Айрат Гатиатуллин һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Булат Хәкимовның Гамәли семиотика институтының лингвистика буенча электрон ресурслары, аерым алганда, «Туган тел» татар гомумтел корпусы (https://tugantel.tatar/) турындагы чыгышлары оештыручылар һәм катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.

🔥5👍1
7-9 ноябрь көннәрендә Казанда Төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртү «TurkLang-2024» Халыкара фәнни конференциясе узачак. Быел ул Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеш елы һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының 15 еллыгына багышланачак.
Инде 12 ел дәвамында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Казахстан) һәм Истанбул техник университеты (Төркия) белән берлектә әлеге фәнни конференцияне төп оештыручыларның берсе булып тора. Конференциянең генераль партнеры – Яндекс компаниясе.
Конференция эшендә Россиянең күп төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 100дән артык әйдәп баручы галимнәр һәм уйлап табучылар катнашуы көтелә. Конференция программасына пленар һәм секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, программ эшләнмәләре күргәзмәсе кертелгән.
Фотода "TurkLang - 2017" конференциясендә (Казан) катнашучылар

👍10❤1
Бүген «Татар-информ» брифинглар залында Казанда узачак Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча «TurkLang-2024» XII халыкара фәнни конференциясенә багышланган матбугат конференциясе оештырыла.
Исегезгә төшерәбез: Конференция 7-9 ноябрь көннәрендә «Ривьера»комплексында (Казан, Әмирханпроспексты, 1 йорт) үтәчәк һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының 15 еллыгына багышланачак.
Онлайн трансляция сылтама буенча. Башлана 13.00 сәгатьтә.
Фото: https://www.tatar-inform.ru

👍5
Хәерле көннәр, дуслар!
Яңгырлы сәламнәр!
Тиздән-бик тиздән Казанга TurkLang конференциясе кунаклары җыелачак.
Ә әлегә ул чарага багышланган матбугат конференциясен карый аласыз.
https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-o-hii-mezhdunarodnoy-konferencii-po-kompyuternoy-obrabotke-tyurkskih-yazykov-turklang-2024-5821199
Фотолар "Татар-информ" агентлыгыннан алынды

👍4❤1