Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.93K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
Институт хезмәткәрләре «Kazan Digital Week-2024» халыкара форумының беренче көнендә катнашты. Пленар утырыш "Киләчәк технологик лидерлык кулында" дигән темага багышланды.
5👏1
Tatar.Бу Хакатон җиңүчесе - Иннополис университетының Nuha AI командасы Сколково Инноваторлар академиясенең 600 проекты арасында Россиянең яшьләр проектларының алдынгы биш команданың берсе итеп билгеләнде.


Ясалма интеллект нигезендә 3D-сканлаштыруны эшләүче Nuha AI командасы октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.

Бүгенге көндә дә ТР Фәннәр академиясе ярдәмендә әлеге технология Татарстанның табигать тарихы музеенда апробация уза


Әлеге эшләнмә белән ТР Фәннәр академиясе стендында һәм Kazan Digital Week кысаларында уза торган Venture Games инвестицияләр чарасында танышырга мөмкин.
👍5🔥1
Татар теле «Яндекс» сервисларында

Бүген Kazan Digital Week кысаларында Татарстан Фәннәр академиясе белән «Яндекс» арасында шундый килешүгә кул куелды. Документны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм компаниянең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә региональ хезмәттәшлек буенча директор Антон Москаленков имзалады.
«Фәннәр академиясендә бу юнәлештә шактый тәҗрибә, нәтиҗәләр тупланган. Әлеге нәтиҗәләр нигезендә татар телле «Яндекс» сервисларын киңәйтү – төп максатларыбызның берсе», – диде ТФАнең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин әлеге чарадан соң.


Фото: «Татар-информ» МА
🔥17👍7
Институт командасы "Милләт кроссы"нда катнашты

Көзнең төп җиңел атлетика чарасы - "Милләт кроссы - 2024" Бөтенроссия йөгерү көне "Демография" илкүләм проектының "Спорт - тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында ел саен үткәрелә.

Әлеге чара республикада массакүләм физкультура һәм сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, россиялеләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында оештырыла.
🔥7
Абай исемендәге Казах милли педагогика университетында «Төрки телләрнең лингвистика корпуслары: теория һәм практика» халыкара түгәрәк өстәле узды. Аның максаты – төрки телләрдәге лингвистика корпусларын булдыру, куллану һәм үстерүгә заманча алымнарны анализлау

Институт вәкилләре – директор урынбасары Айрат Гатиатуллин һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Булат Хәкимовның Гамәли семиотика институтының лингвистика буенча электрон ресурслары, аерым алганда, «Туган тел» татар гомумтел корпусы (https://tugantel.tatar/) турындагы чыгышлары оештыручылар һәм катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.
🔥5👍1
7-9 ноябрь көннәрендә Казанда Төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртү «TurkLang-2024» Халыкара фәнни конференциясе узачак. Быел ул Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеш елы һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының 15 еллыгына багышланачак.
Инде 12 ел дәвамында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Казахстан) һәм Истанбул техник университеты (Төркия) белән берлектә әлеге фәнни конференцияне төп оештыручыларның берсе булып тора. Конференциянең генераль партнеры – Яндекс компаниясе.
Конференция эшендә Россиянең күп төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 100дән артык әйдәп баручы галимнәр һәм уйлап табучылар катнашуы көтелә. Конференция программасына пленар һәм секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, программ эшләнмәләре күргәзмәсе кертелгән.

Фотода "TurkLang - 2017" конференциясендә (Казан) катнашучылар
👍101
Бүген «Татар-информ» брифинглар залында Казанда узачак Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча «TurkLang-2024» XII халыкара фәнни конференциясенә багышланган матбугат конференциясе оештырыла.

Исегезгә төшерәбез: Конференция 7-9 ноябрь көннәрендә «Ривьера»комплексында (Казан, Әмирханпроспексты, 1 йорт) үтәчәк һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының 15 еллыгына багышланачак.

Онлайн трансляция сылтама буенча. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Фото: https://www.tatar-inform.ru
👍5
Хәерле көннәр, дуслар!
Яңгырлы сәламнәр!

Тиздән-бик тиздән Казанга TurkLang конференциясе кунаклары җыелачак.

Ә әлегә ул чарага багышланган матбугат конференциясен карый аласыз.

https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-o-hii-mezhdunarodnoy-konferencii-po-kompyuternoy-obrabotke-tyurkskih-yazykov-turklang-2024-5821199

Фотолар "Татар-информ" агентлыгыннан алынды
👍41
Казанда Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча «TurkLang-2024» XII халыкара фәнни конференциясе башланды.

Чара ТР Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миннехановның сәламләү сүзе белән башланды.

Конференция эшендә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 100дән артык әйдәп баручы галим һәм уйлап табучы катнаша. Конференция программасында пленар һәм секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, программа эшләнмәләре күргәзмәсе бар.
👍6🔥3
Друзья, очень интересные выступления и дискуссии прямо сейчас в прямой трансляции в рамках круглого стола TurkLang на тему: «ИИ: состояние и перспективы».
Дуслар, Институт тарафыннан гамәлгә ашырыла торган, сезнең ярдәм белән эшләнгән "Tatsoft" проекты өчен тавыш бирү бара.
Сезнең тавыгыз безгә бик мөһим, ул безгә алга таба сервисны тагын да камилләштерү өчен көч, күәт бирә. Алга таба да бергә булыйк!
5
Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә, газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул канаты.

Гөлара Шәрипованың әлеге шигырь юллары белән килешеп, һәр әнигә канатлары сынмауны телибез.

Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны бүләк иткән әниләрнең гомере озын булсын! Һәр әни сау-сәламәт булып, бала, ана, хатын-кыз бәхетенә тиенеп яшәсен!
9👍1
Дуслар, Институтыбызның дусты - "Сәләт" хәрәкәте башлангычы булган Биләр лагеры - "Яшьлек" премиясе номинанты.


«Яшьлек премия»се номинанты - Биләр Форум өчен бергәләп тавыш бирик! 🙌

YASHLK медиа командасы Биләр Форумны «Место силы Татарстана» номинациясендә җиңүгә лаеклы итеп сайлап алды😍

Хәзер исә безнең чират.
Бердәм һәм көчле, Сәләткә рәхмәтле булуыбызны күрсәтик әле!
⭐️
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
7🔥2👌2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Изге Биләр җире һәр сәләтлегә яңа белемнәр, танышулар, тәҗрибә бирү белән беррәттән энергия, көч белән тулыландыра, дәрт өсти 🥹

Биләр Форум «Яшьлек премия»сенең «Место силы Татарстана» номинациясендә җиңүгә лаек! 🌟

Тавыш бирү төгәлләнүгә нибары 2️⃣көн калды. Бердәмлегегебез белән көчле булуыбызны, иң СӘЛӘТле яшьләр булуыбызны күрсәтик 🙌
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
3🔥3
Бүген Институт хезмәткәрләре КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты (ИВМиИТ-ВМК) студентларына "ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты IT-эшләнмәләрендә ясалма интеллект технологияләре" темасына ачык лекция үткәрде.
Лекция Казан федераль университетының 220 еллыгына багышланган чаралар кысаларында институтны төрле елларда тәмамлаучылар белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу рәвешендә узды.
Институт директоры Ринат Гыйльмуллин шулай ук студентларны Kazan Digital Week кысаларында үткәрелә торган IT-хакатоннар һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә стажировка үтү мөмкинлеге белән дә таныштырды.
9🔥1