Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.93K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
Хәерле көннәр, дуслар!
Яңгырлы сәламнәр!

Тиздән-бик тиздән Казанга TurkLang конференциясе кунаклары җыелачак.

Ә әлегә ул чарага багышланган матбугат конференциясен карый аласыз.

https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-o-hii-mezhdunarodnoy-konferencii-po-kompyuternoy-obrabotke-tyurkskih-yazykov-turklang-2024-5821199

Фотолар "Татар-информ" агентлыгыннан алынды
👍41
Казанда Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча «TurkLang-2024» XII халыкара фәнни конференциясе башланды.

Чара ТР Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миннехановның сәламләү сүзе белән башланды.

Конференция эшендә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 100дән артык әйдәп баручы галим һәм уйлап табучы катнаша. Конференция программасында пленар һәм секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, программа эшләнмәләре күргәзмәсе бар.
👍6🔥3
Друзья, очень интересные выступления и дискуссии прямо сейчас в прямой трансляции в рамках круглого стола TurkLang на тему: «ИИ: состояние и перспективы».
Дуслар, Институт тарафыннан гамәлгә ашырыла торган, сезнең ярдәм белән эшләнгән "Tatsoft" проекты өчен тавыш бирү бара.
Сезнең тавыгыз безгә бик мөһим, ул безгә алга таба сервисны тагын да камилләштерү өчен көч, күәт бирә. Алга таба да бергә булыйк!
5
Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә, газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул канаты.

Гөлара Шәрипованың әлеге шигырь юллары белән килешеп, һәр әнигә канатлары сынмауны телибез.

Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны бүләк иткән әниләрнең гомере озын булсын! Һәр әни сау-сәламәт булып, бала, ана, хатын-кыз бәхетенә тиенеп яшәсен!
9👍1
Дуслар, Институтыбызның дусты - "Сәләт" хәрәкәте башлангычы булган Биләр лагеры - "Яшьлек" премиясе номинанты.


«Яшьлек премия»се номинанты - Биләр Форум өчен бергәләп тавыш бирик! 🙌

YASHLK медиа командасы Биләр Форумны «Место силы Татарстана» номинациясендә җиңүгә лаеклы итеп сайлап алды😍

Хәзер исә безнең чират.
Бердәм һәм көчле, Сәләткә рәхмәтле булуыбызны күрсәтик әле!
⭐️
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
7🔥2👌2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Изге Биләр җире һәр сәләтлегә яңа белемнәр, танышулар, тәҗрибә бирү белән беррәттән энергия, көч белән тулыландыра, дәрт өсти 🥹

Биләр Форум «Яшьлек премия»сенең «Место силы Татарстана» номинациясендә җиңүгә лаек! 🌟

Тавыш бирү төгәлләнүгә нибары 2️⃣көн калды. Бердәмлегегебез белән көчле булуыбызны, иң СӘЛӘТле яшьләр булуыбызны күрсәтик 🙌
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
3🔥3
Бүген Институт хезмәткәрләре КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты (ИВМиИТ-ВМК) студентларына "ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты IT-эшләнмәләрендә ясалма интеллект технологияләре" темасына ачык лекция үткәрде.
Лекция Казан федераль университетының 220 еллыгына багышланган чаралар кысаларында институтны төрле елларда тәмамлаучылар белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу рәвешендә узды.
Институт директоры Ринат Гыйльмуллин шулай ук студентларны Kazan Digital Week кысаларында үткәрелә торган IT-хакатоннар һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә стажировка үтү мөмкинлеге белән дә таныштырды.
9🔥1
Осталось два дня до благотворительного концерта «Своими делами Отечество славим»

В программе — Салават Фатхутдинов, Винера Ганиева, ансамбли песни и танца, творческие коллективы КазГИК. Мероприятие посвящено 55-летию вуза.

Все собранные с продажи билетов средства будут направлены на поддержку наших военнослужащих в зоне СВО. В прошлом году после концерта для них купили автомобиль повышенной проходимости.

Концерт пройдёт 9 декабря в 18:00 в театре оперы и балета им. М. Джалиля.

Билеты: https://biletlar.ru/page59238455.html
👍41😱1
ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре көче белән ясалган ТatSoft тавышлы тәрҗемә кушымтасы «Миллиард.Татар» оештырган бәйгедә 2024 елның иң яхшы татар IT-проекты дип танылды.

Кушымтада кулланыла торган нейрочелтәр 500 сәгатьтән артык күләмдәге уникаль сөйләм датасетында өйрәтелгән, анда төрле яшьтәге һәм төрле диалектларда сөйләүче спикерлар — ир-ат, хатын-кыз һәм балаларның 1000нән артык тавыш үрнәге тупланган. Бу татар сөйләмен 92% төгәллек белән танырга мөмкинлек бирә.

Безнең проект өчен тавыш биргән һәр дустыбызга рәхмәтебезне белдерәбез! Без — бердәм, без — көчле! Туган телебезгә рәхмәтле!

Алга таба да бергә булыйк!
🔥18👍3
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин һәм директор урынбасары Айрат Гатиатуллин институт төзелүгә 15 ел тулу, күпьеллык намуслы хезмәт һәм нәтиҗәле фәнни-оештыру эшчәнлекләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз! Киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!
🎉11👍6🔥42👏1
Дуслар, 2024 ел азагына якынлаша. Шуңа күрә әкренләп уңышларны барлыйбыз.
Институт белгечләре тарафыннан эшләнгән «Tatsoft” тавышлы тәрҗемә кушымтасы "Миллиард татар" проекты тарафыннан оештырылган "Ел татары" рейтингының "Елның иң яхшы татар IT-проекты" номинациясендә беренче булды.🎉🎉🎉
Бу уңышыбызда, кадерле дуслар, сезнең дә өлешегез бар. Һәммәгезгә рәхмәт! 🥰🥰🥰
Иң зур рәхмәтебезне исә күптәнге дусларыбыз- "Сәләт" хәрәкәтенә җиткерәбез. 500 сәгатьтән артык датасетны үз эченә алган кушымтада бер меңнән артык төрле тавыш (ир-ат, хатын-кыз, бала) яздыруда сәләтчеләрнең өлеше зур булды. 👏👏👏

Без бердәм, без көчле, татар теленең киләчәген бергә булдырабыз! 💯💯💯
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🥰9🎉96👏1
Поздравляем научного сотрудника нашего института Прокопьева Николая с успешной защитой диссертации на соискание степени кандидата технических наук.

Тема диссертации: Прагматически-ориентированные модели и методы обработки естественно-языковых вопросно-ответных текстов (научный руководитель: доктор технических наук, профессор, академик АН РТ Сулейманов Д.Ш.)

Защита прошла в Казанском федеральном университете.

Желаем дальнейших успехов в научной деятельности!
👏93🎉3