Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.93K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
Все современные ИИ провалили новый сложный тест на общий интеллект

Во вчерашнем нашем
опросе более половины проголосовавших ответили, что ИИ никогда не сравняется с человеком. И вот вам новость, подтверждающая эти сомнения.

Новый тест ARC-AGI-2 поставил в тупик большинство ИИ-моделей. Согласно рейтингу, рассуждающие модели o1-pro от OpenAI и R1 от DeepSeek, набрали от 1% до 1,3%. Модели без логического мышления, включая GPT-4.5, Claude 3.7 Sonnet и Gemini 2.0 Flash, набрали менее 1%.

Тест представляет собой серию головоломок, в которых ИИ должен распознать визуальные закономерности, анализируя разноцветные квадраты, и на основе этого построить правильное продолжение узора.

Также было проведено тестирование с участием более 400 человек. В среднем группы испытуемых верно ответили на 60% заданий.

Таким образом, современные ИИ пока не дотягивают до уровня человека. Видимо, это удел ИИ будущих поколений, которые, вполне возможно, будут построены на основе татарского языка. Следите за нашими публикациями! 😎
🤔74
❗️Яңа шәлкем: Гаҗәеп татар теле

(Текст на русском — ниже)

Кичәге хәбәребездә яңа буын ясалма интеллект модельләре, ихтимал, татар теле нигезендә төзелер дигән фараз әйтелгән иде. Бер укучыбыз шул фаразга карата болай дип язган:

Вряд ли ИИ будет построен на основе татарского языка, так как даже этот пост не написан на татарском языке) Лэкин бик котэбез hэм унышлар телибез сезгэ!🤞


Мөхтәрәм укучыбызга җавап итеп, постны татарча язарга, фаразга кыска гына аңлатма бирергә һәм, форсаттан файдаланып, яңа шәлкем (рубрика) ачып җибәрергә булдык. 🙃

Безнең тикшеренүләргә күрә, татар теленең когнитив механизмнары аңлатмалы ясалма интеллектны үстерү һәм яңа интеллектуаль мәгълүмати технологияләр булдыру өчен аеруча кулай.

Ә нәрсә соң ул татар теленең когнитив потенциалы? Аңа нәрсәләр керә? Әйдәгез, бергәләп барлап карыйк.

1️⃣ Агглютинатив тел

Беренче итеп күпләрегез, әлбәттә, татар теленең агглютинатив тел булуын әйтер. Менә бер мисал:

җыр-ла-штыр-гала-у-чы-лар-ныкы-ндагы-дай-мыни


Бу сүздә 10 аффикс, ләкин аларның саны чиксез була ала. Дисбедәге кебек, билгеле бер тәртиптә бер-бер артлы тезелеп, алар сүзгә яңа мәгънәләр өсти. Мондый сүзне башка телгә тәрҗемә итү өчен җөмләләр кирәк. Тәрҗемә итеп карагыз әле! 😇

Ә сез татар теленең когнитив потенциалы дип тагын нинди сыйфатларны атар идегез? Рәхим итеп языгыз!

☝️ Телебезнең матурлыгын, аның камил төзелешен чагылдырган язмалар #гаҗәеп_татар_теле дигән яңа шәлкемдә чыгып барачак.

=======================

❗️Новая рубрика: Удивительный татарский

Во вчерашнем нашем посте было высказано предположение, что модели искусственного интеллекта нового поколения, возможно, будут построены на основе татарского языка. Один из наших читателей по этому поводу написал:

Вряд ли ИИ будет построен на основе татарского языка, так как даже этот пост не написан на татарском языке) Лэкин бик котэбез hэм унышлар телибез сезгэ!🤞


В ответ уважаемому читателю мы решили дать краткое пояснение и, пользуясь случаем, открыть новую рубрику. 🙃

По нашим исследованиям когнитивные механизмы татарского языка наиболее приемлемы для развития объяснительного ИИ и создания новых интеллектуальных информационных технологий.

А какие свойства татарского языка составляют его когнитивный потенциал? Давайте, попробуем разобраться вместе.

1️⃣ Агглютинативный язык

Многие из вас в качестве первой особенности конечно же приведут свойство агглютинативности. Вот пример:

җыр-ла-штыр-гала-у-чы-лар-ныкы-ндагы-дай-мыни


В этом слове 10 аффиксов, но их количество практически ничем не ограничено, разве что человеческой памятью. Подобно четкам, выстраиваясь друг за другом в определенном порядке, они создают новые смыслы. Для перевода такого слова на другой язык потребуются предложения. Попробуйте перевести сами! 😇

А какие еще особенности татарского языка можно включить в его когнитивный потенциал? Напишите свой вариант!

☝️В новой рубрике #удивительный_татарский будем говорить о регулярности морфологии, богатстве синтаксиса, глубине семантики, о красоте татарского языка.

#гаҗәеп_татар_теле #удивительный_татарский

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп барыгыз!
🔥16👍6
Изге бәйрәм – Ураза гаете мөбарәк булсын! Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабул кылып, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык, саулык, иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен!
9
Бүген Казанда Татарстан Республикасының дигитал үсешенә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган чарада Татарстан Фәннәр академиясе, КФУ, Иннополис университеты, Татнефть, Таттелеком һәм башка ширкәт белгечләре цифрлаштыру һәм ясалма интеллект өлкәсендә башкарган эшләре белән таныштырды.

Татар теле белән бәйле проектлар арасында "Татар телендә антиплагиат системы" тәкъдим ителде. КФУ һәм Фәннәр академиясе белгечләре хәзерге вакытта бу проектны камилләштерү юнәлешендә эшли.

Ясалма интеллект өлкәсенә килгәндә, бу тарафта да республикада актив эш алып барыла.

#татар_теле #ясалма_интеллект

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп барыгыз!
👍72
🤣 Көлке көне уңаеннан #гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә бер мәзәк — лингвистик табышмак тәкъдим итәбез!

Сорау: бу диалогта сүз нинди мәгънәләр турында бара?

❗️Иң тулы һәм иң җитез җавап бирүчене кыйммәтле бүләк көтә — безнең каналга бер елга бушлай язылу! 😉

✍️ Җавабыгызны безнең чатта языгыз!

🎁 Безнең каналга язылыгыз!
👍4🔥3🤔3😇2🤩1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Академия наук РТ и ГБУ «Безопасность дорожного движения» показали инновационные проекты на форуме AIM – 2025 в ОАЭ

Инвестиционный форум Annual Investment Meeting проходит в Абу-Даби.

Какие проекты показали на стенде Республики Татарстан:

единую платформу управления транспортной системой региона;

информационно-аналитическую платформу Распределённого ситуационного центра;

модель привлечения инвестиций с помощью блокчейна;

русско-татарский переводчик Tatsoft.

Посетителей выставки также пригласили к участию в Российском венчурном форуме и Международном форуме Kazan Digital Week, где обсудят внедрение цифровых технологий в различные сферы экономики.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5
Татарстан укрепляет позиции в ИИ: регион представил всесторонний доклад о вызовах и лидерских амбициях

Республика Татарстан заявила о себе как о потенциальном лидере в сфере искусственного интеллекта на уровне всей страны. В Казани представлен первый масштабный доклад о состоянии и перспективах развития технологий ИИ в регионе. Исследование подготовлено Научно-координационным центром в области ИИ Академии наук РТ совместно с аналитическим центром «Технократии».

Доклад под названием «Искусственный интеллект в Республике Татарстан: региональное развитие и мировые технологические приоритеты» включает экспертный анализ экосистемы ИИ в регионе, выявленные барьеры и конкретные меры по их преодолению. В подготовке участвовали более 50 специалистов из ведущих вузов (КФУ, Университет Иннополис, КНИТУ-КАИ и др.), промышленных предприятий, ИТ-компаний и стартапов.

Татарстан — один из наиболее продвинутых ИИ-регионов России

Регион уже входит в ТОП-10 по активности в сфере ИИ и демонстрирует серьёзный задел в таких направлениях, как машинное обучение, цифровая медицина, интеллектуальные транспортные системы, кибербезопасность, IoT, цифровые двойники, агротех и биометрия.
Среди реализуемых решений — система диагностики по медицинским изображениям с точностью свыше 90%, ИИ-помощники для госслужащих и аналитиков, цифровые модели нефтяных месторождений и система уличной безопасности с распознаванием аномальных ситуаций.

Ключевые барьеры: кадры, инфраструктура и координация

Авторы доклада подчёркивают, что несмотря на технологический потенциал, Татарстан сталкивается с рядом вызовов:
• Острая нехватка высококвалифицированных специалистов, в том числе с международным опытом. Университеты готовят базовые кадры, но системная подготовка лидеров в ИИ пока отсутствует.
• Разрыв между наукой и индустрией: недостаток вовлечённости бизнеса в исследовательские проекты, бюрократические барьеры, недостаток технологических брокеров.
• Недостаток вычислительных ресурсов. Для работы с ИИ-региону не хватает общедоступных дата-центров с вычислительными мощностями международного уровня.
• Отсутствие развитого рынка венчурного капитала. Недостаток доступа к финансированию сдерживает рост и развитие компаний, а также ограничивает возможности для масштабирования стартапов
• Несоответствие образовательных программ потребностям индустрии: долгий цикл обновления учебных планов не успевает за ИИ-рынком.

Пути решения и стратегические рекомендации

Доклад содержит ряд стратегических рекомендаций:
• Развитие координационных центров и института технологического брокерства.
• Стимулирование релокации ИИ-специалистов и запуск региональных программ на базе «Передовых инженерных школ».
• Укрепление ИИ-компетенций вузов, в первую очередь Университета Иннополис и КФУ.
• Расширение инфраструктуры технопарков и особых экономических зон, как точек роста ИТ и ИИ.
• Привлечение федеральных исследовательских центров и запуск межрегиональных коллабораций.

Полная версия исследования: http://www.antat.ru/ru/academy/publishing/ИИ%20в%20РТ.pdf
4
Бу көннәрдә Казанда узучы XIX Россия венчур форумында Гамәли семиотика институты да катнаша

Россиядә венчур инвестицияләр һәм технологик эшмәкәрлеккә багышланган әлеге зур чара кысаларында 10-11 апрельдә оештырыла торган күргәзмәдә ТР Фәннәр академиясе стендында Гамәли семиотика институтында тормышка ашырылучы проектлар да тәкъдим ителәчәк:

🔸ТatSoft тавышлы тәрҗемә сервисы. Аның ярдәмендә бүгенге көндә дөньяның 145 иленнән 30 миллионнан артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.

🔸Nuha AI корпоратив платформасы Иннополоис университеты белән берлектә тормышка ашырыла. Ул фото, видеоны 3D-модельгә әйләндерергә, бизнес процессларны оптимальләштерергә ярдәм итә, шул рәвешле ширкәтләрнең эшчәнлеген киңәйтү мөмкинлеге бирә.

📷
Россия венчур форумы

👉 Яңалыкларны
безнең каналда күзәтеп бара аласыз
👍4🔥21
Казанда узучы Россия венчур форумы кысаларында оештырылган күргәзмәдә Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре ТatSoft тәрҗемә сервисын тәкъдим итте

Институт директоры Ринат Гыйлмуллин форум кунакларын институтта тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды.

Кунаклар арасында Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бар иде.

▪️ТatSoft — Гамәли семиотика институтында башкарылган проектларның берсе. Аның ярдәмендә бүгенге көндә дөньяның 145 иленнән 30 миллионнан артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.

👉 Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
👍133🔥2👏2
Гаҗәеп татар теле. Аффикслар полисемиясе

Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген телебезнең когнитив потенциалын барлауны дәвам итәбез.

Узган чыгарылышта татар теленең агглютинатив булуын әйткән идек. Аның тагын бер когнитив үзенчәлеге:

2️⃣ Аффикслар полисемиясе

Әйткәнебезчә, аффикслар билгеле бер тәртиптә бер-берсенә тагылып, сүзгә яңа мәгънәләр өсти. Алай гына түгел, аларның күбесе әле төрле мәгънәләр тудыра ала.

Мисал өчен, шундый иң күп мәгънәле аффиксларның берсе -ГА. Ул тудырган мәгънәләр саны ике дистәгә якын дип санала. 😇

Әйдәгез, шуларны бергәләп барлап карыйк. Менә берничә мисал:

мәктәпкә бардым — юнәлеш
укырга кердем — максат
акчага алдым — хисап чарасы
абыйга бирдем — адресат
алтыга килдем — вакыт

Ә сез бу аффиксның тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Рәхим итеп языгыз!

☝️ Телебезнең матурлыгын, камил төзелешен чагылдырган язмалар #гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә чыгып бара.

👉 Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
6🔥3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
64 года назад, 12 апреля 1961 года, советский космонавт Юрий Гагарин совершил первый в истории человечества полёт в космос. С Днем космонавтики, друзья!

Космонавтика көне белән!
👍9
Гаҗәеп татар теле. Яздыр

#Гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә Аффикслар полисемиясе темасын дәвам итеп, бүген, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк! 😉

Яздыр — бу сүздә ничә мәгънә бар дип уйлыйсыз? Фикерегезне чатта языгыз!

Бу сорауны морфология анализаторына да биреп карарбыз.

☝️ Телебезнең матурлыгын, камил төзелешен чагылдырган язмалар #гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә чыгып бара.

👉 Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
4👌1
"Яздыр" сүзендә ничә мәгънә бар дип уйлыйсыз?
Anonymous Poll
7%
1
39%
2
42%
3
10%
4
3%
Үз җавабым бар, чатта язам)
🤔52
Сораштыруда катнашкан укучыларыбызның күбесе яздыр сүзендә 2 йә 3 мәгънә бар дип саный.

Шул ук сорауны морфология анализаторына да биреп карадык. Яздыр сүзендә ул 3 мәгънә тапты:

🌿 Яздыр — исем, 3нче зат, берлек сан, раслау мәгънәсендә. Мисал: Табигатьнең иң матур чоры — ул яздыр!
🌳 Яздыр — исем, берлек сан, ихтималлык мәгънәсендә. Мисал: Бу рәсемдә алмагачы чәчәк аткан, яздыр бу?
🦜 Яздыр — фигыль, йөкләтү юнәлеше. Мисал: Бу кош бигрәк матур сайрый, тавышын яздыр әле.

Анализатор җавабы белән килешсәгез 👍 тамгасын куегыз, килешмәсәгез 👎 тамгасын куегыз һәм үз фикерегезне языгыз!

Безнең морфология анализаторында сез төрле сүзләрне тикшереп карый аласыз. Ул монда урнашкан:

👉 Татар теленең морфология анализаторы

☝️ Телебезнең матурлыгын, камил төзелешен чагылдырган язмалар #гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә чыгып бара.

👉 Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
👍143🤔3
TatSoft — сезнең ярдәмчегез!

26 апрель — Туган тел көне уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты үз әбунәчеләренә күчтәнәч әзерләде.

🎁 TatSoft боты

🔸татарча текстны русчага тәрҗемә итә
🔸русча текстны татарчага тәрҗемә итә
🔸татар сөйләмен текстка әйләндерә
🔸татарча текстны сөйләмгә әйләндерә

Татар телен өйрәнүчеләр, белгечләр, журналистлар, гомумән, телебезне сөючеләр күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.

Рәхим итеп кулланыгыз!

#Tatsoft

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
🔥2512🎉6👍5👌2🤔1
Тукай иҗатына бәйле 8 кызыклы факт

Бүген 26 апрель — Габдулла Тукай туган көн.

Бөек шагыйребезнең иҗаты соңгы елларда мәгълүмати технологияләр ярдәмендә дә күп өйрәнелә. Бу эштә Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә актив катнаша. Әлеге мәгълүмат шул хезмәтләрдән алынды.

🔸Тукайның төрле чорда язылган шигъри текстларының гомум күләме — 26 323 сүз
🔸 Тукай шигырьләренең төп лексикасы хәзерге әдәбият белән 50%тан артык туры килә
🔸Тукай иҗатында сүз формаларының уртача ешлыгы хәзерге әдәбият белән чагыштырганда түбәнрәк, бу аның сүз байлыгы турында сөйли
🔸Тукай шигырьләрендә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән 180 тотрыклы сүзтезмә бар
🔸Иң еш кабатланган гарәп-фарсы алынмалары: дөнья, шагыйрь, милләт, каләм
🔸Рус теленнән алынмалар шигырь текстларының 10%ын тәшкил итә
🔸Шигырьләрдә 447 парлы сүз бар, бу Каюм Насыйри сүзлегенә караганда 4 тапкыр күбрәк
🔸Иң еш кулланылган исемнәр: күз, кеше, күңел, җан

Тулырак мәгълүмат 👉 монда

#Тукай

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
👍236❤‍🔥4🔥1