Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.93K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
Гаҗәеп татар теле. Рекурсия

Гаҗәеп татар теле шәлкемендә телебезнең когнитив байлыгын барлауны дәвам итәбез. Алдарак аның агглютинатив тел булуы, аффикслар полисемиясе турында сөйләшкән идек. Бүген рекурсия күренешенә тукталыйк.

3️⃣ Рекурсия күренеше

💡Лингвистика фәнендә рекурсия дип билгеле бер төрдәге ​​грамматик структураларның эзлекле кабатлануын атыйлар.

Мисал өчен, -нЫң аффиксын алыйк.

Әтинең абыйсының кызының иренең сеңлесе


Татар кешесе мондый туганлык бәйләнешләрен җиңел генә күз алдына китерә ала. Аларның саны тагы да зуррак, хәтта чиксез була ала. Хәтерең генә җитсен! 😇

Ә хәзер шул ук тезмәне башка телгә, әйтик русчага тәрҗемә итеп карагыз! Авырракмы? Ни өчен дип уйлыйсыз? 😉

Татар телендә рекурсиянең тагын нинди мисалларын беләсез? Рәхим итеп комментта языгыз!

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft: тәрҗемә | сөйләм | текст | Каналга язылу
👍156👌1
Уважаемые коллеги, дорогие друзья!

От всей души поздравляю вас с одним из самых значимых и светлых праздников — Курбан-байрам!

Этот священный день символизирует милосердие, сострадание, единение и готовность прийти на помощь ближнему.

Пусть Курбан-байрам укрепит в ваших сердцах веру, наполнит дома теплом, радостью и благополучием, а ваши добрые дела и научные достижения приносят пользу обществу и процветание родной республике.

Желаю вам крепкого здоровья, счастья, мира, вдохновения и новых свершений на благо науки, Татарстана и всей России!

С праздником!

С уважением, Рифкат Минниханов
11
Гаҗәеп татар теле. Шәҗәрә

Гаҗәеп татар теле шәлкеменең узган чыгарылышында рекурсия күренешенә тукталып, -нЫң аффиксы ярдәмендә озын тезмәләр ясап булу турында сөйләшкән идек. Бүген теманы дәвам итеп, шул постта куелган сорауга җавап биреп карыйк.😇

Әнинең апасының улының хатынының энесенең кызы


Татар телендә мондый озын тезмәләр, чынлап та, җиңел төзелә. Нәсел агачы — шәҗәрәдә туганлык бәйләнешләрен бер ботактан икенчесенә күчеп җиңел генә табып була.

Ни өчен мондый тезмәләрне башка телгә тәрҗемә иткәндә авырлыклар туа ала?

Эш шунда, А-ның В-сы (кемнең/нәрсәнең кеме/нәрсәсе) кебек бәйләнешләр (А⊂В) татар телендә бер-бер артлы күп тапкыр кабатлана ала (рекурсия күренеше!):

А1⊂А2⊂А3 ... ⊂Аn …


Башка телләрдә, әйтик рус телендә, бу бәйләнеш ул кадәре рекурсиягә ия түгел. Шуңа күрә андый тезмәләрне татар теленнән башка телгә тәрҗемә иткәндә авырлыклар туа ала.

❗️Кызык өчен, өстәге тезмәне русчага тәрҗемә итеп карагыз әле! 😉

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft: тәрҗемә | сөйләм | текст | Каналга язылу
18👍4😇2👌1
Җәүдәт Сөләйманов Татарстан Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медаленә лаек булды

Техник фәннәр докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре Җәүдәт Сөләймановка академиянең иң югары бүләге тапшырылды.

Әлеге бүләк күренекле фәнни хезмәтләр, ачышлар һәм уйлап табулар яисә гуманитар һәм табигый-техник фәннәр өлкәсендә зур фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия эшләр җыелмасы яисә күренекле фәнни-гамәли эшчәнлек, фән һәм инновация икътисадының өстенлекле юнәлешләрен булдыру, фәнни мәктәпләр оештыру, Татарстан Республикасы өчен фәнни кадрлар тәрбияләү һәм әзерләүдәге казанышлар өчен бирелә.

Остазыбызны котлыйбыз!
👏247🔥7👍2
Гаҗәеп татар теле. ДЫр кушымчасы. Бастыр!

Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген аффикслар полисемиясе темасын дәвам итеп, әйдәгез, -ДЫр кушымчасы хасыйл иткән мәгънәләрне барлап карыйк. 😊

— Бастыр!
— Кемне? Баланымы?
— Кемне түгел!
— Кайда? Почмаккамы?
— Кайда түгел!
— Нәрсәне? Ауган агачнымы?
— Нәрсәне түгел!
— Нәрсә белән? Таш беләнме?
— Нәрсә белән түгел!
— Нәрсәдә? Принтердамы?
— Нәрсәдә түгел! Бастыр! Тенор түгел. Бик көчле тавыш!
— ??🫣


Бу әңгәмәдә “бастыр” сүзенең нинди мәгънәләре бар?
Барысын да тапсагыз 👍 куегыз, тапмасагыз ❤️ куегыз)

-ДЫр аффиксының тагын нинди мәгънәләрен беләсез?
Рәхим итеп комментта языгыз!

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft bot | Каналга язылу
👍2413
Гаҗәеп татар теле. Аффикслар тәртибе

"Гаҗәеп татар теле" шәлкемендә телебезнең когнитив байлыгын барлауны дәвам итәбез. Алдарак без 1️⃣ агглютинация, 2️⃣ полисемия, 3️⃣ рекурсия күренешләре турында фикерләшкән идек. Бүген телебезнең тагын бер сыйфатына тукталыйк:

4️⃣ Аффикслар тәртибе

Җәй. Балалар ялга бара. Кем — "Сәләт" аланына, кем — поездларга утырып, диңгез буена.
— Кәефләр ничек?
— Шәп!
Поезд башлыгы да, кәеф шәп, ди.
— Вагоннарыгыздагыларныкыдаймыни?


Соңгы сүздә — җиде (!) кушымча. Аны башка телгә, әйтик, русчага тәрҗемә итү өчен тулы җөмлә кирәк:

Вагон-нар-ыгыз-дагы-лар-ныкы-дай-мыни?
Такое же как у тех, кто [находится] в ваших вагонах?


⚠️Һәр кушымчаның үз урыны — күплек, аннары тартым, урын, иялек, чагыштыру, сорау — аффикслар тәртибе!

Ә сез күбрәк аффикстан торган мәгънәле сүзләрне беләсезме? Рәхим итеп комментта языгыз!

❗️Кызыклы сүзләрне безнең анализаторда тикшереп карый аласыз!

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft bot | Каналга язылу
🔥157👍3❤‍🔥1
Гаҗәеп татар теле. Татар халык мәкальләре. Җәй

Мәкаль уенын дәвам итеп, бүген сезгә җәй турында мәкаль-табышмак тәкъдим итәбез! 😉

Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр нәрсәне әйтер?


Мәкальне белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

Дөрес җавап квизда күрсәтелгән.

Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

Җәй турында тагын нинди мәкаль, әйтемнәр беләсез?

#гаҗәеп_татар_теле #татар_халык_мәкальләре

TatSoft | @ipsanrt
11👍10👏1
Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр нәрсәне әйтер?
Anonymous Quiz
46%
Кышны
4%
Язны
20%
Көзне
27%
Җайны
3%
Үз җавабым бар, комментта язам
Гаҗәеп татар теле. Татар халык мәкальләре. Ат

Бүген — Халыкара Ат көне. Шул уңайдан сезгә ат турында мәкаль-табышмак тәкъдим итәбез! 😉

Дүрт аяклы ат та […]


Мәкальне белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

Дөрес җавап квизда күрсәтелгән.

Ат турында тагын нинди мәкаль, әйтемнәр беләсез?

Белешмә. Халыкара Ат көне БМО Генераль ассамблеясе карары белән 2025 елның июнендә булдырылган, 11 июльдә билгеләнә.


#гаҗәеп_татар_теле #татар_халык_мәкальләре

TatSoft | @ipsanrt
👍2117
Гаҗәеп татар теле. Татар халык мәкальләре. Ат 🐎

Ат турында мәкаль-табышмак укучыларыбызда шактый зур кызыксыну уятты. Шуны искә алып, бүген тагын берне тәкъдим итәргә булдык. 😉

Мәкальне белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

Дөрес җавап 👉 квизда күрсәтелгән.

#гаҗәеп_татар_теле #татар_халык_мәкальләре

TatSoft | @ipsanrt
21👍6
Гаҗәеп татар теле. -CЫ кушымчасы

Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген аффикслар полисемиясе темасын дәвам итеп, әйдәгез, -СЫ кушымчасы хасыйл иткән мәгънәләрне барлап карыйк. Без аларны шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлдек.

Искәрмә. -[c]Ы аффиксы дигәндә аның барлык алломорфлары күздә тотыла: -[c]Ы ::= {-сы, -се, -ы, -е}


Исем + [с]Ы

1) алма бакчасы, мүк җиләге (беренче сүз икенчесенең мәгънәсен ачыклый)
2) абыйның китабы (беренче сүздә икенчедәгенең иясе)
3) Казан каласы, Рубин клубы (географик һәм башка атамалар )
4) атасы, анасы (Атасы, карале! — мөрәҗәгать итү формасы)

Фигыль + [с]Ы

5) барасы бар, әйтәсе бар (ният)
6) эшлисе була, язасы була (тиешлелек, мәҗбүрият)
7) җырлыйсы килә, күрәсе иде (теләк)

Сыйфат + [с]Ы

8) сарысы, кызылы (билгеләү, аерып алу)

Сан + [с]Ы

9) июльнең 16сы (даталар)
10) яртысы, уннан алтысы (тулының өлеше)
11) җидесе, кырыгы (махсус көннәр)

Ә сез -[с]Ы аффиксының тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Рәхим итеп комментта языгыз!

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft | Каналга язылу
11👏4👍2🔥1
Фәнни календарь. Пи саны көне

Бүген сезгә яңа шәлкем тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучылар. Фәнни календарь дип атала. Анда без фән-гыйлемгә бәйле көннәрне билгеләрбез.

Бүген, мәсәлән, Пи саны көне. Шул уңайдан бу сан турында берничә кызыклы факт.

Белешмә. Пи саны — әйләнә озынлыгының (с) аның диаметрына (d) нисбәте: П = c/d


▪️Пи — иррациональ сан, аны ике бөтен сан вакланмасы (m/n) рәвешендә төгәл язып булмый. Якынча 22/7. Унарлы язылышының ахыры юк: 3,14159...

▪️Пи санын 1700 ел элек, борынгы Мисырда ук белгәннәр, өч чамасы дип санаганнар. Хәзер өтердән соң 10 триллион саны билгеле.

▪️Пи санын истә калдыру бәйгеләре үткәрелә. Дөнья рекордын япон Акира Харагути куйган. Ул өтердән соң 100 мең санны атаган, моңа 16 сәгать кирәк булган.

▪️Пи саны көне елга ике тапкыр билгеләнә: 14 март һәм 22 июль. Ни өчен дип уйлыйсыз? Җавап санның язылышына яшерелгән:

П ≈ 3,14 (3нче ай, 14нче көн)
П ≈ 22/7 (7нче ай, 22нче көн)


Яңа шәлкемебез ошаса 👍, ошамаса 👎 куегыз!

#фәнни_календарь

TatSoft | Каналга язылу
👍29❤‍🔥42🔥2🤔1
Гаҗәеп татар теле. Табышмак

Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген табышмак жанрына тукталыйк. Табышмаклар — кызык кына түгел, файдалы да, алар безнең фикерләү, иҗат итү сәләтен, хәтерне үстерергә ярдәм итә.

Бүген сезгә шундый табышмак тәкъдим итәбез:

Бер байлык бар — янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.


Җавабын белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

Дөрес җавап 👉 квизда күрсәтелгән.

#гаҗәеп_татар_теле
#татар_халык_табышмаклары

TatSoft | Каналга язылу
13👍8
Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
Anonymous Quiz
35%
Акыл
57%
Белем
4%
Уй
2%
Фикер
3%
Үз җавабым бар, комментта язам
7👍3
Табышмак бәйгесе

Кайбер сайтлар, бүген 26 июль — Табышмак көне, дип хәбәр итә. Янәсе, 1990 елда Халыкара табышмак сөючеләр җәмгыяте тарафыннан булдырылган. Бу көнне серле сорауларга җавап эзләргә яратучылар табышмаклар чишә, төрле бәйгеләрдә катнаша, диелә.

Без бу мәгълүматны тиешле чыганаклардан раслый алмадык, аның каравы, форсаттан файдаланып, Табышмак бәйгесе оештырып карарга булдык.

Бәйгедә бу каналга язылган һәркем катнаша ала. Моның өчен берәр табышмак язып җибәрергә генә кирәк. Бердәнбер шарт: табышмакның чыганагын белү зарур. Мисал өчен: Нәкый Исәнбәт. Татар халык табышмаклары.

Бәйге кагыйдәләре:

▪️Канташучы шушы постка коммент итеп табышмак җибәрә.
▪️Башкалар җавабын яза.
▪️Дөрес җавап килсә, җибәрүче “Дөрес” дип раслый, җавап кабул итү туктатыла.
▪️Иң озак чишелми торган табышмак җибәрүче Иң оста табышмакчы дип табыла.
▪️Иң күп дөрес җавап бирүче Иң оста чишүче дип табыла.
▪️Бәйге бер тәүлек дәвам итә.

Уйнап карыйбызмы? 😉

#татар_халык_табышмаклары

TatSoft | Каналга язылу
11
Институт прикладной семиотики АН РТ
Табышмак бәйгесе Кайбер сайтлар, бүген 26 июль — Табышмак көне, дип хәбәр итә. Янәсе, 1990 елда Халыкара табышмак сөючеләр җәмгыяте тарафыннан булдырылган. Бу көнне серле сорауларга җавап эзләргә яратучылар табышмаклар чишә, төрле бәйгеләрдә катнаша, диелә.…
Табышмак бәйгесе нәтиҗәләре

Табышмак бәйгесе шуның белән тәмам, хөрмәтле укучылар. Актив катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт! Бәйге барышында тагын бер — Иң актив табышмакчы номинациясе өстәлде. Шулай итеп, нәтиҗәләр түбәндәгечә:

🥇Иң актив табышмакчы дип Резеда табылды. Ул безгә 4 табышмак язып җибәрде. Тәбриклибез! 🌺

🥈Иң оста табышмакчы дип Syumbell табылды. Аның ат турында табышмагы 2 сәгатьтән артык чишелми торды. Тәбриклибез! 🌸

🥉Иң оста чишүче дип МарТин табылды. Ул 3 табышмакка дөрес җавап бирде. Тәбриклибез! 🌼

Табышмак бәйгесе сезгә ошаса һәм тагын уйнарга теләсәгез 👍 куегыз. Ошамаса 👎 куегыз һәм үз тәкъдимегезне әйтегез.

#татар_халык_табышмаклары

TatSoft | Каналга язылу
👍266
"Ана теле" онлайн мәктәбе яңадан эшли башлады

Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Ана теле" онлайн мәктәбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән 2013 елда барлыкка килгән иде. Ул Education First (EF) платформасы нигезендә эшләнде. Бу эштә ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты да катнашты.

2023 елда санкцияләр кертелгәннән соң, Британиянең Education First (EF) ширкәте Россиядән китәргә мәҗбүр булгач, сайт эшен туктатты. Аны Яндекс серверларына күчерергә карар ителде. Бу эшне Петебурдагы “Прогресс" ширкәте башкарган.

▪️Белешмә. "Ана теле" онлайн мәктәбе татар телен үзлектән өйрәнү мөмкинлеге бирә. Анда 9 тел дәрәҗәсе, һәр дәрәҗәдә 8 бүлек бар. Шулай ук грамматика тупланмасы, әйтелеш һәм язу дәресләре, онлайн-сүзлек бар. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлаган укучыга сертификат бирелә.

Яңа сайтны сез дә сынап карый аласыз. Ул монда урнашкан.

#Ана_теле

TatSoft | Каналга язылу
❤‍🔥16👍54
Гаҗәеп татар теле. Татар халык мәкальләре. Ындыр

Җәйнең соңгы аена да кердек. Элек халыкта август аен Ындыр ае дип тә атаганнар — ындыр табагында эшләрнең иң кызган чоры.

Шул уңайдан бүген сезгә чираттагы мәкаль-табышмак тәкъдим итәбез! 😉

Сабанда сайрашмасаң, ындырда […]


Мәкальне белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

Дөрес җавап квизда күрсәтелгән.

#гаҗәеп_татар_теле #татар_халык_мәкальләре

TatSoft | @ipsanrt
👍2112