Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.94K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
⚡️Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен бирелде

Быел бу бүләккә АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучи лаек дип табылды.

Бүләк аларга "периферик иммун толерантлыгына кагылышлы ачышлары өчен" бирелде. Бу толерантлык "иммун системасы тарафыннан организмга зыян китерүне булдырмый кала" диелә.

Мэри Брунков (1961) — Сиэтл шәһәрендәге Системалы биология институты хезмәткәре.

Фред Рамсделл (1960) — Сан-Франциско шәһәрендәге Sonoma Biotherapeutics ширкәте киңәшчесе.

Шимон Сакагучи (1951) — Осака университеты профессоры.

▪️Нобель бүләгенең акчалата күләме — 11 млн швед кроны. Хәзерге курс белән бу бер миллионнан артык АКШ доллары. Өч җиңүче бу акчаны үзара бүлешә.

▪️2024 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә АКШ галимнәре Виктор Эмброс һәм Гэри Равкан лаек дип табылган иде. Бүләк аларга "микроРНКны ачу һәм геннарны көйләүдә аның ролен тикшерү" өчен бирелде.

▪️Физиология һәм медицина өлкәсендәге бүләк Нобель атнасын ачып җибәрде. 7 октябрь — физика, 8 октябрь — химия, 9 октябрь — әдәбият өлкәсендә җиңүчеләр билгеле булачак. 10 октябрь Тынычлык бүләге, ә 13 октябрь икътисад өлкәсендәге бүләк иясен атаячаклар.

#Нобель_бүләге

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2❤‍🔥1👍1🔥1
⚡️Физика өлкәсендә Нобель бүләге энергиянең квантлашуын ачу өчен бирелде

Быел бу бүләккә АКШ галимнәре Джон Кларк, Мишель Деворет һәм Джон Мартинис лаек дип табылды.

Швеция фәннәр академиясе белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аларга "электр чылбырында макроскопик квант-механик туннельләшү һәм энергиянең квантлашуын ачу өчен" бирелә. Галимнәрнең микросхема тәҗрибәләре квант физикасының гамәлдә эшләвен күрсәтә, диелә белдерүдә.

▪️2024 елда физика өлкәсендә Нобель бүләгенә АКШ галиме Джон Һопфилд һәм Канада галиме Джеффри Һинтон лаек дип табылган иде. Бүләк аларга “ясалма нейрочелтәрләр ярдәмендә машиналы өйрәнү үткәрергә мөмкинлек биргән фундаменталь ачышлар өчен" бирелде.

▪️2025 елның Нобель атнасы дәвам итә. 6 октябрь физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк бирелде. 8 октябрь – химия, 9 октябрь – әдәбият өлкәсендә җиңүче билгеле булачак. 10 октябрь – Тынычлык бүләге, ә 13 октябрь – икътисад өлкәсендәге бүләк иясен атаячаклар.

#Нобель_бүләге

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6🔥3❤‍🔥2
⚡️Химия өлкәсендә Нобель бүләге металл-органик каркаслар эшләп чыгару өчен өчен бирелде

Бүләккә Сусуму Китагава (Япония), Ричард Робсон (Австралия) һәм Омар Яги (АКШ) лаек дип табылды.

Швеция фәннәр академиясе белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аларга "металл-органик каркаслар эшләп чыгару өчен" бирелә.

Галимнәр молекуляр архитектураның яңа төрен эшләп чыгарган. Алар төзегән корылмалар – металл-органик каркаслар – молекулалар иркен кереп-чыга ала торган зур куышлыклардан тора. Аларны чүл һавасыннан су җыю, судагы пычрак матдәләрне чыгару, күмер газын тоту һәм водород саклау өчен кулланып була, диелә белдерүдә.


▪️2024 елда химия өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галиме Дэвид Бейкер, Британия галимнәре Демис Һассабис һәм Джон Джамперга “ясалма интеллект ярдәмендә аксымнар структурасын фаразлау һәм аларны ясау технологиясе өчен” бирелгән иде.

▪️Кичә физика өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галимнәре Джон Кларк, Мишель Деворет һәм Джон Мартиниска квант механикасында ясаган ачышлары өчен бирелде.

▪️Дүшәмбедә физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучига иммунитетка кагылышлы ачышлары өчен бирелде.

#Нобель_бүләге

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4👏21❤‍🔥1
🎞 Татар фильмнары бер урынга тупланган онлайн платформа кирәкме?

Дуслар! Белүегезчә, хәзергә татар фильмнарын бер урында карап булган уңайлы онлайн платформа юк. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты партнерлар белән шундый платформа булдыру турында сөйләшүләр алып бара.

🎬 Без сезнең фикерегезне белергә телибез. Әгәр барлык фильмнарны — искеләрен дә, яңаларын да — бер урында, татар телендә, русча титрлар белән, яхшы сыйфатта, уңайлы форматта карарга мөмкинлек булса, андый платформа сезгә кызыклы булыр идеме?

🗳 Түбәндәге сораштыруда тавыш биреп, комментта фикерегезне язсагыз иде. Сезнең фикер әлеге проектны файдалы һәм кызыклы итеп эшләргә ярдәм итәчәк.

#татар_киносы

TatSoft | @ipsanrt
👍158❤‍🔥5
⚡️Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге инновациягә нигезләнгән икътисади үсешне аңлаткан өчен бирелде

Альфред Нобель истәлегенә булдырылган бу бүләккә быел Джоэл Мокир (АКШ), Филипп Агион (Франция) һәм Питер Хоуит (АКШ) лаек дип табылды.

Швеция фәннәр академиясе белдерүендә әйтелгәнчә, бүләкнең яртысы технологик прогресс шартларында тотрыклы үсеш сәбәпләрен аңлаткан өчен Мокирга, икенче яртысы — "иҗади җимерелү" дип аталган күренешнең математик моделенә нигез салган өчен Агион белән Хоуитка бирелә. Әлеге модель базарга яңа продукт чыккан мизгелне тасвирлый, ул вакытта иске продукт ясаучы компанияләр зыян күрә.

▪️2024 елда икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галимнәре Дарон Аҗемоглу, Саймон Джонсон һәм Джеймс Робинсонга “институтларның формалашуын һәм икътисади үсешкә йогынтысын тикшергән өчен” бирелде.

▪️Икътисад фәннәре өлкәсендә бүләкне Швеция дәүләт банкы Альфред Нобель истәлегенә 1968 елда оештырды. Җиңүчене Швеция фәннәр академиясе билгели.

▪️Икътисад фәннәре өлкәсендәге бүләк Нобель атнасын тәмамлый. Бүләкләр Альфред Нобель үлгән көнне – 10 декабрьдә тапшырылачак.

#Нобель_бүләге

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤‍🔥22🥰2😱1
Миңнеханов еллык юлламасында фән һәм ясалма интеллект мәсьәләләрен дә телгә алды

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов җомга көнне еллык юллама чыгышын ясады. Әлеге документ узганга анализ ясау һәм киләчәккә максатлар билгеләү буларак кабул ителә. Без анда фән һәм ясалма интеллект белән бәйле урыннарны барладык.

❇️ Миңнеханов үзенең чыгышында республикада кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталып, бу эштә фәнни оешмаларның әһәмиятенә аеруча басым ясады.

❇️ Ул хөкүмәткә Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм оешмалар белән бергәләп очкычлар, боралаклар, автомобильләр төзү, радиоэлектроника, яңа материаллар һәм химия, авыл хуҗалыгы, медицина кебек приоритет юнәлешләрдә компетенция үзәкләре төзү өчен илкүләм проектларда актив катнашу, шулай ук, пилотсыз технологияләр, ясалма интеллект һәм биотехнологияләр өлкәсендә яңа тикшеренү юнәлешләре булдыру, бу фәннәрне белем бирү программаларының барлык баскычларына кертү эшен йөкләде.

❇️ Кадрларга кытлык шартларына карамастан, рәис җитештерүне арттыру максатын куйды. Аның сүзләренчә, моның өчен федераль һәм республика проектларында, ярдәм чараларында мөмкин булганча күбрәк катнашырга, сәнәгать оешмаларында ясалма интеллект һәм робот техникасы элементларын кертергә кирәк. 2030 елга республикада сәнәгать роботларының саны 4 тапкырга артырга тиеш диде ул.

❇️ Дигитал технологияләрне үстерү юнәлешенә тукталып, Миңнеханов "ГосПромпт" дип аталган ясалма интеллект платформасы эшли башлау мисалын китерде. Укытучыларга көндәлек мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк интеллектуаль система эшли башлаячагын әйтте.

❇️ Чыгышының ахырында ул Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан киләсе елны татар дөньясында Тукай елы дип игълан итү тәкъдимен хуплады. Гомумән алганда, татар халкының милли үзаңын саклау, шул исәптән дигитал мохиттә дә, аның милли кодын таныту өчен киләчәктә дә бергәләп тырышлык куярга кирәк диде. Республика хөкүмәтенә Фәннәр академиясе белән берлектә Татар халкының милли үзаңын саклау программасына, аны танытуга тагын да зуррак игътибар биреп, тиешле үзгәрешләр кертүне йөкләде.

Фото: tatarstan.ru

#ясалма_интеллект

TatSoft | @ipsanrt
👍103❤‍🔥1
Гамәли семиотика институты галимнәре Казан халыкара лингвистик саммитында үзләренең эшләрен тәкъдим итте

21–25 октябрь Казан федераль университетында VI Казан халыкара лингвистик саммиты (KILS 2025) уза. Аның төп чарасы – «Хәзерге лингвистикадагы проблемалар һәм тенденцияләр» дип аталган фәнни конференция. «Компьютер һәм корпус лингвистикасы» секциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә катнашты.

Алар «Белем графлары нигезендә татар теле корпусын семантик аннотацияләү», «Татар телендәге текстларны классификацияләү модельләрен аңлатмалы ясалма интеллект ысуллары белән аңлату, «Рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә җөмләләрдә сүз тәртибе (машина тәрҗемәсе нәтиҗәләре нигезендә)», «Статистик мәгълүмат нигезендә татар теленең кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү» темаларына чыгышлар ясады.

Институт галимнәренең мондый дәрәҗәле форумда катнашуы Гамәли семиотика институтының компьютер лингвистикасы өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итәргә, шулай ук Россия һәм чит ил белгечләре белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Башкарылган тикшеренүләр татар теле өчен заманча ресурслар һәм технологияләр үсешенә ярдәм итә.

TatSoft | @ipsanrt
👍3❤‍🔥1
Галимнәр "супер акыл" ясауны туктатып торырга чакырды

800дән артык күренекле шәхес, шул исәптән ясалма интеллект (ЯИ) белгечләре "супер акыллы ЯИ" (superintelligent AI) ясау эшен вакытлыча туктатып торырга чакырды. Бу хакта алар ачык хат чыгарды.

✳️ Кемнәр имзалаган

Хатны имзалаучылар арасында "ЯИ аталары" саналган Джеффри Хинтон (Geoffrey Hinton), Йошуа Бенжио (Yoshua Bengio), шулай ук Apple ширкәтенә нигез салган Стив Возняк (Steve Wozniak) кебек танылган шәхесләр, галимнәр, сәясәтчеләр бар.

Хат авторлары язуынча, ясалма интеллект сәламәтлек саклау һәм муллыкка ирешүдә моңарчы күрелмәгән мөмкинлекләр ача. Шул ук вакытта, адәми затны барлык когнитив өлкәләрдә узып китәрдәй супер акыл булдыру омтылышы җитди борчылу тудыра, ди алар.

✳️ Нәрсә борчый

Хат авторлары фикеренчә, мондый системаларны ясар алдыннан, башта алар имин һәм аларны контрольдә тотып була дигән фәнни консенсус булырга тиеш. Икенчедән, аларны киң җәмәгатьчелек хупларга тиеш. Шушы ике шарт үтәлми торып, супер акыл ясауны әлегә тыярга кирәк, ди алар.

Бу супер акыл нинди куркыныч тудыра дисәгез, алар шулкадәр күп эш урыннарын алып бетерәчәк ки, нәтиҗәдә кешеләргә ихтыяҗ калмаячак диелә. Бу исә ирек, гражданлык хокуклары, абруй һәм контроль дигән әйберләрнең юкка чыгуына китерә ала. Авторлар хәтта кешелекнең ихтимал үлеме турында кисәтә.

✳️ Кемнәр шөгыльләнә

С
упер акыл ясау хыялы белән мавыккан ширкәтләрнең берсе - OpenAI. 2022 елда ул ChatGPT ясап чыгарды. Ширкәт башлыгы Сэм Альтман (Sam Altman) супер акыл 2030 елга барлыкка киләчәк дип фаразлый. Ул вакытка икътисадта эшләрнең 40%ты ЯИ ярдәмендә башкарылачак, ди ул.

Супер акыл ясау белән Meta ширкәте дә шөгыльләнә. Ширкәт башлыгы Марк Цукерберг (Mark Zuckerberg) белдергәнчә, бу эш инде ахырына якынлаша, әзер булгач, ул кешеләрнең "мөмкинлекләрен киңәйтәчәк".

✳️ Халык ни уйлый

Ачык хатны инде 52 меңнән артык кеше имзалаган, бу сан арта бара. Хатта күптән түгел АКШта үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә китерелә. Җавап бирүчеләрнең 5% ясалма интеллектны тиз һәм контрольсез үстерү яклы. 64% чамасы супер акылның имин һәм контрольдә булуы расланмый торып, аны ясауны тыярга кирәк дип саный. 73%тан артыгы бу өлкәне катгый контрольгә алырга чакыра.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Супер акыллы ясалма интеллект кешелеккә куркыныч тудырамы? Аны тыярга кирәкме?
Фикерегезне безнең
сораштыруда һәм комментта әйтегез!

TechSpot сурәте (сулдан 1нче: Стив Возня
к, 2нче: Джеффри Хинтон)

#ясалма_интеллект #супер_акыл

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5🤔1
С Днём Конституции Республики Татарстан!

Уважаемые коллеги, дорогие друзья!

Поздравляю вас с важным государственным праздником – Днём Конституции Республики Татарстан!

Этот памятный день 6 ноября символизирует не только правовую основу нашего многонационального народа, но и стремление к справедливости, свободе и единству.

Академия наук Республики Татарстан с её богатой историей и значительным вкладом в научно-технологическое развитие науки является гордостью республики.

Пусть и впредь ваши усилия укрепляют духовный и интеллектуальный потенциал региона, способствуют инновационному развитию и процветанию Татарстана.

Желаю вам крепкого здоровья, новых научных достижений и успехов в служении на благо нашей Родины!


Президент Академии наук РТ
Рифкат Минниханов
🔥1211👏7😁3😱2🤝1
AIRI институты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Kazan Digital Legends тарафыннан уздырыла торган хакатонга гаризалар кабул итү башланды! 🚀

«AI-ЗАМАН Хак» хакатоны машиналы өйрәтү һәм текстларны эшкәртү технологияләренә багышлана.

Катнашучыларга татар телендәге текстларны әдәби телдәге формага үзгәртү алгоритмнарын эшләргә кирәк булачак – ягъни текстның төп мәгънәсен мөмкин кадәр саклап калып, әдәпсез өлешен әдәплерәк һәм ихтирамлырак формага үзгәртү.

Хакатон турында тулырак мәгълүмат карточкаларда.

Катнашу өчен 27 ноябрьгә кадәр сайтта теркәлергә кирәк. Хакатон 29 ноябрьдә башлана, эшләрне тапшыру – 30 ноябрьдә.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
15
Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре AI Journey халыкара конференциясендә катнашты

19-21 ноябрь Мәскәүдә 10нчы AI Journey (Ясалма интеллект дөньясына сәяхәт) халыкара конференциясе узды.

Быел ул Русия президенты Владимир Путин, хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Туры инвестицияләр фонды (РФПИ) генераль директоры Кирилл Дмитриев катнашында үтте.

Конференциядә Һиндстан, Кытай, Сербия, Россия галимнәре, барлыгы 10 меңнән артык белгеч Ясалма интеллектның фән, бизнес өлкәсендә, җәмгыятьтә бүгенге хәле, киләчәктә үсеш юллары турында фикер алышты.

Әлеге чарада Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов, вице-президенты Айрат Хасьянов, Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйлмуллин да катнашты (фотода Яндекс вәкилләре белән).

TatSoft | @ipsanrt
7👍2🔥1