В связи с последними событиями, и началом новой волны давления на национальных активистов, Союз татарской молодежи "Азатлык" просит всех патриотов и сочувствующих национальному движению, быть максимально осторожными.
Для Вашей же безопасности не подписывайтесь на все чаты подряд.
Для Вашей же безопасности не подписывайтесь на все чаты подряд.
👍47👌2
15 октябрь - Татарның бүген ХӘТЕР КӨНЕ!
Хәтер көне ул –1552нче елда Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. 1552нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр төрле шартларда милләтебез өчен көрәшкән барлык татар уллары-кызларын хәтергә төшерү көне.
Ничек кенә куркытырга тырышсалар да, татарга нинди генә басым ясалса да, татар тарихы тыелса да - ХӘТЕР ИСӘН!
ТАТАР ИСӘН!
1552 ел!
ТАТАР!
ОНЫТМА!!
ОНЫТТЫРМА!

🔥34❤5🥰2👍1🙏1
Бүген, кимендә һәрберебез дога кылса идек! Казанны яклаган бабаларыбыз, Сөембикә - Кол-Шәрифләребез, Җангали һәм Батыршаларыбыз, Исхакый-Максудиларыбыз, соңгы ярты меңлек гасырда милләтебез өчен башларын куйган барлык Татарларыбыз өчен бер дога кылыйк!
Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын! Әмин!
Безнең якты көннәр алда әле!
Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын! Әмин!
Безнең якты көннәр алда әле!
🔥27🥰7❤1
КАЗАНДА ТЫЕЛГАН ХӘТЕР КӨНЕН ҮТКӘРДЕЛӘР
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары 15 октябрь көнне Казанның үзәгендә, шул исәптән Татарстан хөкүмәте бинасы янында һәм Бауман урамында Хәтер көне уңаеннан ялгыз пикетлар үткәрде.
Активистлар тоткан шигарьләрдә:
"Алар тез чүкмәде,
Баш бирмәде,
Шуңа алар исән бүген дә!
1552 мәңге хәтердә!", дип язылган иде.
Афәрин, батыр егетләргә!
Инде ничәнче ел Татарстанда Хәтер көнен үткәрүгә рөхсәт бирелми.

👍38❤7🔥2🥰1
Татар таңы
Күкрәгемдә горур йөрәк тибә
Мәдһиямне җырлап халкыма.
Нинди киртәләргә юлыксак та
Юл тапканбыз яшәү хакына.
Сөргеннәрне, сугышларны кичкән,
Шахта базларына төшкәнбез.
Атлы яугир булып тарихларга
Шигъри дастаннарга күчкәнбез.
Һичберкемнән ким-хур түгел лә без
Һәм түгелдер, бәлки, артык та.
Без ханлыклар, каһанлыклар тоткан,
Дәүләтләре булган халыктан.
Без китаплы, мәгърифәтле, моңлы
Һәм иманлы милләт дәвамы.
Сабантуйлы, димәк, көрәшчеләр,
Алдынгыларыбыз бар әле!
Атка менеп дөнья иярләгән,
Атлар җигеп иген иккән без.
Алтайлардан алып диңгезләргә –
Җир читенә барып җиткәнбез.
Сибелгәнбез иген бөртегедәй,
Дүнгәләктәй очып җилләрдә...
Яңа дәүләтләргә бүлгәләнеп,
Таралганбыз төрле илләргә...
Казанлы да, Кырымлы да халкым,
Бар Себере – кара урманы,
Сарайлары, нугай далалары,
Киң Иделе, тирән Чулманы!
Тирмәләрдән, чатырлардан чыгып
Корганбыз ла бөек шәһәрләр.
Җиң сызганып иҗат иткәнбез һәм
Тудырганбыз гүзәл әсәрләр!
Тарихыбыз атлы, данлы, шанлы!
Тамырларда ургый татар каны.
Мин ышанам – безнең урамнарда
Бәйрәм булыр, атар татар таңы!
Фәнил Гыйләҗев
Күкрәгемдә горур йөрәк тибә
Мәдһиямне җырлап халкыма.
Нинди киртәләргә юлыксак та
Юл тапканбыз яшәү хакына.
Сөргеннәрне, сугышларны кичкән,
Шахта базларына төшкәнбез.
Атлы яугир булып тарихларга
Шигъри дастаннарга күчкәнбез.
Һичберкемнән ким-хур түгел лә без
Һәм түгелдер, бәлки, артык та.
Без ханлыклар, каһанлыклар тоткан,
Дәүләтләре булган халыктан.
Без китаплы, мәгърифәтле, моңлы
Һәм иманлы милләт дәвамы.
Сабантуйлы, димәк, көрәшчеләр,
Алдынгыларыбыз бар әле!
Атка менеп дөнья иярләгән,
Атлар җигеп иген иккән без.
Алтайлардан алып диңгезләргә –
Җир читенә барып җиткәнбез.
Сибелгәнбез иген бөртегедәй,
Дүнгәләктәй очып җилләрдә...
Яңа дәүләтләргә бүлгәләнеп,
Таралганбыз төрле илләргә...
Казанлы да, Кырымлы да халкым,
Бар Себере – кара урманы,
Сарайлары, нугай далалары,
Киң Иделе, тирән Чулманы!
Тирмәләрдән, чатырлардан чыгып
Корганбыз ла бөек шәһәрләр.
Җиң сызганып иҗат иткәнбез һәм
Тудырганбыз гүзәл әсәрләр!
Тарихыбыз атлы, данлы, шанлы!
Тамырларда ургый татар каны.
Мин ышанам – безнең урамнарда
Бәйрәм булыр, атар татар таңы!
Фәнил Гыйләҗев
❤26👍2🔥1
"АЗАТЛЫК"активисты - РАФЫЙК КӘРИМУЛЛИННЫҢ БҮГЕН ТУГАН КӨНЕ!
Дустыбыз! Сине чын күңелдән ТУГАН КӨНЕҢ белән тәбрик итәбез!
Озын гомер, ак бәхетләр, сөю-сөенечләр, шатлык телибез!
Син безнең өчен алтын, энҗеташ!
Син милләтебез өчен якты нур!
Татар халкының тарихында милләтебез өчен көрәшеп, аңа йөрәген биргән кешеләр әз тугел! Безнеңчә, Рафыйк син шуларның берсе!
Татар диеп тибә синең йөрәгең! Татар дип янасың син һәркөнне!
Һәм бу әлбәттә, хөрмәткә лаек!
Бүген бөтен мактаулар, бөтен котлаулар сиңа дустыбыз!
Синдә ага татар каны,
Бу Азатлык тамгасы...
Иң изге теләкләр белән, "Азатлык" Татар Яшьләре Берлегеннән дусларың...

🎉34❤5🔥2😁1
АНТАЛИЯДӘ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАП ТАТАР ДИКТАНТЫ ҮТКӘРЕЛДЕ
https://isxaki.com/2023/10/23/antalyada_tatar_diktant/
https://isxaki.com/2023/10/23/antalyada_tatar_diktant/
👍17❤3👏2