СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
ЗУР КАЙГЫ

29 октябрь көнне Тыва Җөмһүриятендә юл казасында Татар милли хәрәкәте һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов вафат булды. 19 ноябрьда Батырханга 25 яшь тулган булыр иде.

Батырхан бик кыю һәм милли җанлы егет иде. Ул татар халкын үлеп яратты һәм милләтебезгә бөтен көчен бирде. Батырхан татар халкының хокукларын яклап барлык митинг, пикет һәм җыеннарда катнашты, үзе дә оештырды. Батырхан – милләтебезгә тугрылык, халкыбызга сөю һәм кыюлык үрнәге булып калачак.

Милләтебезгә хезмәт итү – аның өчен бик мөһим иде. Батырханда Кол Шәриф һәм Япанча, Батырша һәм Исхакый рухы бар иде.

Батырханны югалту бик авыр. Милләтебез бүген батыр, каһарман бер улын югалтты. «Азатлык» Татар яшьләре берлеге һәм Татар халкы зур югалту кичерә. Батырхан “Азатлык” оешмасын бик яратты һәм милли хәрәкәткә бөтен энергиясен, көчен тулысы белән бирергә тырышты.

Батырхан Әгъзамов 1 ноябрь көнне Тыва башкаласы Кызыл шәһәрендә җирләнәчәк.

Батырханның әти-әнисе, туганнары, якыннары һәм дусларының кайгыларын уртаклашабыз. Аның китүенә һаман да ышанып булмый...

Батырхан мәңге безнең йөрәкләребездә яшәячәк!
🙏20😢8
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
C большим прискорбием сообщаем, что наш друг и соратник, активный участник Татарского национального движения, член Союза татарской молодежи «Азатлык» Батырхан Агзамов трагически погиб в результате автомобильной аварии. 19 ноября Батырхану исполнилось бы 25 лет.

Батырхан был очень искренним и смелым, настоящим патриотом татарского народа. Он активно участвовал практически во всех акциях, пикетах и митингах в защиту прав татарского народа. Батырхан – пример мужества, отваги и безмерной любви к своему народу. Для него служение татарскому народу было делом всей жизни. Батырхан был очень сильный духом человек, в его характере проявились лучшие черты нашего народа. Он воплощал в себе дух Кул-Шарифа и Япанчи, Батырши и Исхаки.

Cегодня мы, Союз татарской молодежи «Азатлык» и весь татарский народ переживаем большую боль. Наша нация потеряла одного из лучших и верных сынов. Мы все еще не можем поверить и осознать, что Батырхан погиб. Батырхан искренне любил «Азатлык» и отдавал деятельности в национальном движении всю свою энергию.

Батырхан будет похоронен 1 ноября в г. Кызыл (Тыва).

Мы скорбим и выражаем самые искренние соболезнования родителям, родственникам, друзьям и близким Батырхана!

Батырхан навсегда останется в наших сердцах!
🙏36😢7👍3
Батырханның әти-әнисенә ярдәм җыюны бераздан игълан итәчәкбез.

Сбор помощи для родителей Батырхана мы объявим в ближайшее время.
22
Батырхан Татар театрын бик ярата иде. Алга таба театр белән бәйле бер очрак язырбыз әле.
22🔥5
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
Бәхил бул, Батырхан энем!

Саян таулары буеннан, Тыва төрки далаларыннан кайгылы хәбәр килде – татарның бер газиз баласы, милләт көрәшчесе Батырхан Әгъзәмов һәлак булган... 25 яше тулырга берничә көн кала, юл казасына очрап, дөньядан киткән.

Ул ата-анасына соңлап туган бердәнбер бала иде, Монголия чик буйларыннан Казанга килеп, милләтне уятып киткән яшь каһарман булды...

Батырхан 2016-2019 елларда Казан федераль университетында укыды, Тывада татар мөхитендә үсмәсә дә, университетның татар теле бүлегенә керде, туган якларында Миңзифа әбисе авырый башлагач, читтән торып укырга күчеп, аны карарга Кызылга кайтып китте. Әбисе үлгәч, аны үз куллары белән мөселманча җирләде, аннан соң яңадан Казанга кайту хыялы белән яшәде. Әмма тәкъдирендә башкача язылган булып чыкты...

Мин Батырханны Казанда милли хәрәкәт җыелышларында, Хәтер көннәрендә, тел буенча митингларда еш күрдем. Анда борынгы татар-монголларда булган борынгы Чыңгызхан рухы сизелә иде, көч-гайрәт кайнап торды. Шул ук вакытта ул чәчрәп тә чыкмады, шауламый гына, ирләрчә басынкылык белән гамәл кылды. Гади халыкны яклап, пенсия реформаларына каршы пикетта торганы өчен, 8 тәүлек утырып та чыкты. Моннан тыш татар телен яклаганы өчен дә берничә тапкыр тоткарланды, Гаяз Исхакый музее турында даими рәвештә түрәләрнең исенә төшереп торды.

Батырхан һәм Яуширмә белән бәйле бер кызыклы хәл искә төште. 2018 елның карлы-буранлы март башы иде, Чистай районының Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйның 140 еллыгын уздырырга чыгып киттек, анда Казаннан һәм Чаллыдан Исхакый бүләге ияләре чакырылган иде. Без Чаллыдан язучы Факил Сафин белән киләбез, Яуширмә борылышында, ак бураннар эчендә, юлдан ике егетнең җәяүләп атлаганын күрдек, аларның кулларында зур-зур сумкалар иде, чак өстерәп баралар. Мин шунда “Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны һәм Батырхан Әгъзәмовны танып алдым, тиз генә машинаны туктаттык та, егетләрне үзебез белән алдык. Алар Казаннан килгән ниндидер машинадан төшеп калганнар һәм калган юлны җәяү дәвам иткәннәр, ә сумкалары таш кебек китаплар, татарча газета-журналлар, байракчыклар, тагы әллә нинди милли сувенирлар белән тулган иде. Ә Яуширмәгә чаклы әле тагы 25 чакрым! Исхакый рухы, яшьлек егәрлеге аларны шушы юлга чыгарган һәм алар аны кар түгел, таш яуса да үтәргә әзер иде... Алып килгән бүләкләрен алар халык арасында сөенә-сөенә таратып йөрделәр.

2016 елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тывага килгәч, аның белән очрашуга татарларны 18 яшьлек Батырхан җыеп алып бара. Хәер, Тыва Республикасында татарлар күп яшәми, хәзер алар 200-300 тирәсе генә, аларның да күбесе тывалар һәм руслар белән катнаш никахларда. Кызганычка каршы, биредә татарларның милли оешмалары бик зәгыйфь, дини оешмалары, мәчетләре бөтенләй юк. Моның сүлпәнлекнең сәбәбен катнаш гаиләләрдән дә күрәләр, Батырханның да әнисе татар, Сания исемле, ә әтисе Игорь татар һәм рус катнаш гаиләдән. Батырханның да башта исеме Кирилл була, ул аны, рәсми рәвештә, бөтен документларында Батырхан, дип үзгәртә, ә Әгъзәмов фамиясен, рәсми рәвештә, әнисенекен ала. Һәм Казанга ул инде БАТЫРХАН булып килә, мәңгелеккә дә мөселман-татар булып, БАТЫРХАН булып китә... Бәхил бул, Батырхан энем, рухың шат булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын! Милләт күгендә якты йолдыз булып исемең һәм хезмәтләрең калсын...

Фәүзия Бәйрәмова,
1.11.23.

(t.me/fauziyabayramova)
😢27🙏73👍2
Кызыл шәһәрендә 15.18.
Хәзер Батырханны җирләргә алып баралардыр мөгаен.
Эх, дустыбыз!
🙏122
Союз татарской молодежи «Азатлык» приносит соболезнования в связи с кончиной соратника, подчеркивая, что боль после утраты переживает и весь татарский народ.

https://kazanreporter.ru/news/57307_souz-azatlyk-soobsil-o-gibeli-v-dtp-24-letnego-soratnika-batyrhana-agzamova
15🙏7
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
БАТЫРХАН ГАИЛӘСЕНӘ ЯРДӘМ

29 октябрь көнне Тыва Җөмһүриятендә юл казасында Татар милли хәрәкәте һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов вафат булды. Батырхан бик кыю һәм милли җанлы егет иде. Ул татар халкын үлеп яратты һәм милләтебезгә бөтен көчен бирде. Батырхан татар халкының хокукларын яклап барлык митинг, пикет һәм җыеннарда катнашты.  Батырхан Әгъзамов 1 ноябрь көнне Тыва башкаласы Кызыл шәһәрендә җирләнде.

Батырхан “Азатлык” оешмасы әгъзасы булганга, без Батырханның әти-әнисе өчен ярдәм җыярга карар кабул иттек. Соңгы юлга озату белән бергә, 3, 7, 40 көннәрендә Көръән укып, Батырханны искә алу, алга таба каберенә таш-чардуган кую өчен дә чыгымнары күп булачак.

Батырхан гаиләсе өчен ярдәм-сәдака җибәрергә теләсәгез түбәндәге хисапларга җибәрә аласыз.
1)  Сбербанк картасы:
2202 2067 5697 8701
Гиматдин Р.М.
2)  iban: TR16 0001 0024 8096 5281 3750 04
Nail Nabiullin
3) Крипта. USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY

Ярдәм җыелгач барлык акчалар Батырханның әнисенә җибәреләчәк. Моның турында исәп-хисапны да таратырбыз.

Батырхан мәңге безнең йөрәкләребездә яшәчәк!
8🙏6
ПОМОЩЬ СЕМЬЕ БАТЫРХАНА

Наш друг и соратник, активный участник Татарского национального движения, член Союза татарской молодежи «Азатлык», патриот всего тюркского мира Батырхан Агзамов трагически погиб в результате автомобильной аварии. 
Батырхан был очень искренним и смелым, настоящим патриотом татарского народа. Он активно участвовал практически во всех акциях, пикетах и митингах в защиту прав татарского народа.

Батырхан похоронен 1 ноября в г. Кызыл (Тыва).

СТМ «Азатлык» считает важным поддержать родителей Батырхана, и мы объявляем о сборе помощи. Кроме затрат на похороны, помощь понадобится на проведение поминок и чтение Корана на 3, 7, 40 дни, далее на оградку и изготовление могильной плиты.

Просим всех неравнодушных оказать поддержку.
1)  Карта Сбербанка:
2202 2067 5697 8701
Гиматдин Р.М.
2)  iban: TR16 0001 0024 8096 5281 3750 04
Nail Nabiullin
3) Крипта. USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY

После сбора все средства мы переведем матери Батырхана.

Батырхан навсегда останется в наших сердцах!
17🙏5👍2
"Кайгыдан үләбез. Батырханны озаттык. Имам булды" - дип сөйләде Батырхан әнисе.

Дуслар, Батырхан өчен Сез дә дога кылыгыз!

Батырхан Тыва башкаласы Кызыл шәһәренең зиратында җирләнде.

Вчера Батырхана проводили в последний путь. Он похоронен на городском кладбище г.Кызыл.

На прощании был имам (еле нашли).
Друзья, просим Вас прочитать дуа за Батырхана.
😢18
Бик авыр. Юк. Котычкыч авыр!
Батырхан әти-әнисе ничек кайгыдан үлә, без дә янабыз, көябез, елыйбыз. Йөрәкләр бертуктаусыз әрни.
Батырханны югалту күтәрә алмаслык авыр. Дөньялар тукталды сыман. Батырхан китте һәм йөрәгебезнең бер өлешен үзе белән алып китте.
😢15
29 октябрьдә татар активисты, 24 яшьлек Батырхан Әгъзамов Тыва республикасында юл казасында һәлак булды. Ул Казанга кайтырга хыялланган, әмма насыйп булмаган. Азатлык Тывадан Казанга кайтып, милли хәрәкәтнең төрле чараларында актив катнашкан, моның өчен сак астына да эләккән татарны искә ала.

31 октябрьдә Тыва республикасының Кызыл шәһәрендә Батырхан Әгъзәмовны җирләделәр. Үзенең туган шәһәрендә аны соңгы юлга газиз әнисе, әтисе, туганнары, дуслары озаткан. Әнисе улының мөселманча, бөтен гореф-гадәтләрне үтәп җирләнүен теләгән, әмма бу эшне тиз генә башкарып чыгу җиңел булмаган. Төп авырлык - мөселманча шартларны белүче руханины эзләп табу. Шулай да мәрхүмне Кызыл зиратында мөселманча соңгы юлга озата алганнар. Бу эшне үзбәк милләтеннән рухани башкарган.

Моны мәрхүмнең әнисе Сания Әгъзәмова сөйләде. Батырхан — аның бердәнбер улы.

— Үкереп елаудан тамагым карлыкты, һаман да ышана алмыйм бу фаҗигага, — дип аңлата ана үзенең халәтен. — 29 октябрьдә минем өчен дөнья бетте. Газиз балам, улыкаем һәлак булды. Ул үзе рульдә иде, юл казасына эләгеп үлде. Ышана алмыйм, бу турыда сөйли дә алмыйм. Балам Казанны сагынды, анда барасы килде, әмма насыйп булмаган. Үз идеяләренә тугры булды, татарлыгы белән горурланды. Гаделсезлекне авыр кичерде. Мин - татар дип яшәде, мин - татар дип йөрәге тибүдән туктады. Мин ансыз ничек яшәрмен — аңламыйм. Шундый мәрхәмәтле бала иде ул.

Батырханга 19 ноябрь көнне 25 яшь туласы иде. Сания ханым аны искә алучыларга рәхмәт ди, әмма бу хәлемне җиңеләйтми, ди.

Мәрхүмнең чын исеме Батырхан идеме дип сораучылар шактый. Аның беренче исеме — Кирилл. Казанга укырга килгәч, ул мәчеткә барып яңа исем куштырган. Батырхан исемен ул үзе сайлаган, дип әйтә дуслары да, аның әнисе дә. Ислам динендә иде, диләр аны. Кирилл исемем рухыма туры килми, татарча, яңгырашлы булсын дип Батырханны сайлаган, дип аңлата аның танышлары. Мәрхүм яңа исемне паспортына да теркәгән. Документ нигезендә дә ул Батырхан Әгъзәмов.

Батырхан Тывада, Кызыл шәһәрендә туган. Аның әнисе дә, әтисе ягыннан да әби-бабайлары 1970нче елларда ук Кызылга килеп төпләнгән. 2016 елда Батырхан Казанга укырга килгән, аның хыялы - тюркология юнәлешендә белем алу. Татарчасы чамалы булса да, үзлегеннән татар телендә сөйләшергә өйрәнгән. Телен төрле курсларда, репетиторлар белән шөгыльләнеп шомарткан. Тывада тугач, тывача да сөйләшә белгән. Батырхан фикеренчә, нинди кешеләр янында яшәсәң дә, аларның телен белергә кирәк. Шуңа ул тыва халкына хөрмәт белән карап кына калмаган, аларның телен дә өйрәнгән. Өстәвенә, бу әле республиканың дәүләт теле дип ассызыклап аңлаткан.

Аны татар теле мәсьәләсе дә борчыган, дәүләтчелек темасы да тынгы бирмәгән, татар, Татарстан хокуклары турында уйлау да аны Казанга укырга китергән дә.

"Кызылда туып-яшәсәм дә, анда ук мин татарларның хокуклары турында интернетта яза идем. Тывага Рөстәм Миңнеханов килгәндә дә мин аның белән очрашкан идем. Минем өчен нигә кирәк ул татар теле, татарлар өчен көрәшү нәрсәгә кирәк дигән сораулар тормый. Туган телемнең югалуын теләмим. Теләмим икән, үз кулымнан килгәнне эшләргә тиешмен", дип аңлаткан иде ул Азатлыкка.
Тел мәсьәләсендә ул әледән-әле интернетта куерган бәхәсләрдә катнашкан, татар теле Татарстанда дәүләт теле икән, ул мәҗбүри укытылырга тиеш дип дәлилләп, аңлатып язган. Татар теле бөлгенлеккә төшсә дә, монда түрәләрнең дә гаебе булса да, аның яңадан терелүенә ышанып сөйләгән.

"Кызганычка, татар теле шәһәр теленә әверелә алмады. Татарстан хакимиятенең иң зур ялгышлыгы - телгә ихтыяҗ булдырмауда һәм аны өйрәнүгә мотивация булдырмау. Түрәләр тел өчен җаваплылыкны гаиләгә һәм идеалистлар җилкәсенә аударды. Тамырдан ялгыш фикер. Әмма мин - оптимист. Татарның киләчәгенә ышанам. Татарлар феникс кошы кебек, үлеп терелә ала. Яңарышлар үзен озак көттермәс".
Бу да — Батырхан фикерләре.

Ул Казанга 2016 елда килә. Укырга дип килә, әмма татарларның Казанга килүе дип сөйләшүне кабул итмәгән. Һәр татар, кайда гына туса да, кайда гына яшәсә дә, Казанга бары тик кайта гына ала дип әйтә торган булган. Казанда ул шунда ук татар милли хәрәкәтенә кушыла. Аның чараларында катнаша башлый.
😢94👍1