СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
"Азатлык" татар яшьләре берлоге рәисе Наил Нәбиуллин Батырханның милли хәрәкәткә килүен болай искә ала.

— 2016 елның көзе иде, ялгышмасам, минем җинаять эшем буенча мәхкәмә утырышлары бара иде. Оешма активистары, Татар иҗтимагый үзәге абый-апалары миңа теләктәшлек күрсәтү өчен мәхкәмәгә килә иде. Шулар арасында бермәл бер егет пәйда булды. Аны берсе танымый, беркем белми. Таныштык. Үзен Тывадан килгән татар дип таныштырды, Казан дәүләт университетында укыганын әйтте. Зур гәүдәле, елмаеп тора, ягымлы кеше. Миңа милли хәрәкәт кызык, булышасым килә дип әйтте, бик җиңел генә арабызга кереп китте, — дип искә ала Наил Нәбиуллин. — Татарчасы юк иде аның, урысча сөйләшә иде. Берничә сүз белә иде, әмма тезеп сөйләшми иде. Безнең белән бергә йөреп ул азмы-күпме сукалый башлады. Ул бик мәрхәмәтле, ачык күңелле, ихлас кеше иде. Хәтта самимирәк булды. Әмма шул ук вакытта ул нык рухлы шәхес булды. Аңарда иркенлек бар иде. Принципиаль була белде. Аның милләткә мәхәббәте, кешелекле булуы барыбызны да әсир итте, үзенә каратты. Сөйкемле кеше иде ул. Азатлык оешмасының бер асыл кешесенә әверелде. Шул ук вакытта кыю иде. Азатлык идеяләренә тугры кеше булды. Ул безнең арада иң ихлас, иң көчле милләтпәрвәр кеше иде, шул рәвешле китеп тә барды.

Батырхан Әгъзәмов Хәтер көне чараларында да, "Азатлык" оештырган пикетларда да, Татарстан бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган чараларда да актив катнашты. Үзе дә милли мәнфәгатьләрне яклап ялгыз пикетларга да чыкты. 2018 елның 14 мартында Казанның Киров районы мәхкәмәсе активистны наци тамгасы урнаштырылган пост өчен гаепле дип тапты һәм ул биш тәүлеккә административ сак астына алынды.


2018 елның 15 апрелендә Габдулла Тукай үлеменә 105 ел тулуга багышлап уздырылган митингта татар телен яклап плакат күтәргәне өчен аңа 10 мең сум штраф салынды.

Шул ук елны 9 сентябрьдә Казанда пенсия яшен арттыруга каршы митингта Батырхан Әгъзамов тагын тоткарланды, ул анда Татарстан байрагын тотып чыкты һәм сак астына алынды. Сигез тәүлек утырып чыкты.

2019 елның 5 мартында тагын бер эш. Казанның Киров районы мәхкәмәсе Батырхан Әгъзамовны административ кодексның милләтара нәфрәт уяту турында маддәсе нигезендә өч тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарган иде. Яңа эш Вконтактедагы постлар өчен ачылган иде.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйкъ Кәримуллин мәрхүм Батырханга күп эләкте, әмма сак астына эләксә дә бервакытта да туйдым, нәрсәгә кирәк миңа бу интегүләр дип зарланмады ди.

— Берсен дә гаепләми иде, ул дөрес юлдан баруын белә иде, кануннарны бозмый иде. Фикерләре өчен камчылана иде, әмма уфтанмады. Ул тикшерү изоляторында утырганда да кешеләр белән таныша, аралаша иде. Таныш булмаган кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белде. Кешеләр дә аңа тартыла иде. Ачык, ихлас, мәрхәмәтле кешене кем яратмасын да, кем үз итмәсен?! — дип тасвирлый мәрхүмне активист. — Батырхан татарлыкка сусаган кеше иде. Үзе татар мохитендә үсмәгәч, Казанга килүен, "Азатлык" яшьләре белән бергә мәйданнарга чыгуын чын бәхет итеп кабул итә иде. Кадерен белде. Ул бит гел чигүле түбәтәйдән йөрде. Киемнәрендә гел Татарстан билгеләре иде, йә байрак, йә ак барс, йә тугра. Ерактан ук мин — татар, мин Татарстанны яратам, мин татарлыкның сөям дип балкып тора иде. Бик сирәк бит андый кешеләр. Түбәтәйле, байраклы татар көрәшчесе булып истә калачак. Аңа татар мохите тансык иде. Ул исемен дә Батырхан дип паспортта ук үзгәртте. Телдә генә калмады.


Казанны никадәр яратса да, Кызылга китәргә мәҗбүр булды. Әмма гел Казанга кайтам дип яшәде, шул уй гына аны яшәтте.

Мин соңгы вакытта аның белән язышмаган идем. Бермәл, дөресрәге, шул 29 октябрь иде ул, фотосы килеп чыкты да тукта әле, нишләп ята икән безнең егет дип язып җибәрдем. Икенче көнне кереп карадым — укымаган. "Вконтакте"га кергән вакытына игътибар иттем — кичәдән бирле үзгәрешсез калган. Аптырадым. Соңыннан аңладым — мин аңа ул һәлак булган вакытта язганмын. Ул инде укып өлгермәгән, өзелгән. Үкенечкә калды.
7😢3
Мәрхүмнең дуслары сөйләвенчә, ике ел элек Батырханга кире үз шәһәренә Кызылга кайтып китәргә туры килгән. Сәбәбе — авыру әбисе, ул аны карашырга дип Казаннан киткән. Университеттагы укуында академик ял алган. Былтыр әбисе вафат булган. Батырхан кире Казанга кайтырга хыялланган, яңадан урам чараларында катнашу турында уйлаган, бу хакта көрәштәшләре белән дә сөйләшкән, әмма насыйп булмаган. Хәтер көне, Татарстан суверенитеты көне һәм башка истәлекле көннәрдә Казанда республика байраклары, түштамгалары таратылса, ул Кызылда да шундый ук чаралар уздырган, дип сөйли аның дуслары.

Батырханның "Вконтакте" сәхифәсенә күз салсаң, аның соңгы язулары Казанда түрәләрнең Хәтер көнен уздырырга рөхсәт итмәүләре, әмма милли җанлы кешеләрнең барыбер чыгуы, матәм көнендә намаз укылары, дога кылулары хакында.


Русия Украинага бәреп кергәннән соң да ул 2022 елның 5 мартында үз фикерен язып куйган һәм сугышка каршы булган шәхесләргә карата репрессия машинасы никадәр аяусыз эш итсә дә, ул аны ахыргача алып ташламаган.

Менә ни дип язган ул.

"Украина белән Русия авыр көннәр кичәргендә (гәрчә ике якка да төрлечә авыр), үземә җинаять яки административ эш пуля булып миңа килеп эләкмәсен өчен, мин - татар кешесе һәм Русия ватандашы буларак сак, әмма төгәл итеп әйтәм: Украинадагы махсус операциягә каршымын! Бу операция беркемгә дә кирәкми: ни урыска, ни украинга, аеруча татарга һәм башка асаба халыкларга кирәкми! Тынычлык!"
Мәрхүм Батырхан уку һәм җәмәгать эшләре белән берәттән спортны да үз иткән, мәсәлән, ул - йөзүдә мастерлыкка кандидат, ирекле көрәштә 2нче разряды булган. Тываларның милли хурешын (көрәш төре) да үз иткән.

Батырханның гаиләсенә теләктәшлек күрсәтү, улларының каберенә чардуган, таш куйдыру, өчесен, җидесен, кырыгынна ярдәмгә милли хәрәкәт вәкилләре акча туплый башлаган.
5😢2👍1
Channel photo updated
В память о Батырхане
22😢2🙏1
Батырхан үлмәде, юк!
Ул китүеннән соң Татарның тагын бер милли символына әвереләчәк!
Батырхан исемен Татарны рухландыручы милли байрак итәчәкбез!
Хәзергедән Азатлык һәм Батырхан - ул синонимнар!
Батырхан сыман бул, дип без милләт яшьләренә мөрәҗәгать итәчәкбез!
Батырхан сыман рухлы бул, диячәкбез!
Батырхан сыман кыю бул, әйтәчәкбез!
Батырхан! Батырхан! Батырхан!
😢227🔥3🥰1
2 ноября - День памяти жертв депортации Карачаевского народа. В 1943 почти 70 тысяч Карачаевцев были депортированы со своих земель.

Это трагедия не только карачаевского народа, а боль всего тюркского мира!
Выражаем соболезнования и поддержку братскому карачаевскому народу в годовщину начала депортации. Сегодня мы вспоминаем жертв депортации, и уверены, что депортация карачаевцев это незаживающая рана всего тюркского мира, поэтому эту трагедию должны вспоминать все тюрки. Мы татары сегодня скорбим вместе с братским карачаевским народом!
😢2411
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ pinned «ПОМОЩЬ СЕМЬЕ БАТЫРХАНА Наш друг и соратник, активный участник Татарского национального движения, член Союза татарской молодежи «Азатлык», патриот всего тюркского мира Батырхан Агзамов трагически погиб в результате автомобильной аварии.  Батырхан был очень…»
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ pinned «БАТЫРХАН ГАИЛӘСЕНӘ ЯРДӘМ 29 октябрь көнне Тыва Җөмһүриятендә юл казасында Татар милли хәрәкәте һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов вафат булды. Батырхан бик кыю һәм милли җанлы егет иде. Ул татар халкын үлеп яратты һәм милләтебезгә…»
Җомга котлы булсын!

Дуслар, бу изге көнне вафат булган Батырхан өчен бер дога кылыгыз!
👍24
Татарларның беренче Президенты булган Садри Максудиның оныгы, галимә, язучы, филология докторы Гөнүл Пултарның бүген туган көне һәм 80 яшьлек юбилее!
Гөнүл ханымны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Озын гомер, исәнлек-саулык, ак бәхетләр һәм бары тик изгелек телибез!
23