СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
СИҢА МӘҢГЕ 24 ЯШЬ

Бүген, 19 ноябрь кадерле дустыбыз, көрәштәшебез Татар милли хәрәкәте һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовның ТУГАН КӨНЕ! Бүген дустыбызга 25 яшь булыр иде... Әмма ачы язмыш...
29 октябрь көнне Тыва Җөмһүриятендә юл казасында Батырхан вафат булды.

Батырхан бик кыю һәм милли җанлы егет иде. Ул татар халкын үлеп яратты һәм милләтебезгә бөтен көчен бирде. Батырхан татар халкының хокукларын яклап барлык митинг, пикет һәм җыеннарда катнашты, үзе дә оештырды. Батырхан – милләтебезгә тугрылык, халкыбызга сөю һәм кыюлык үрнәге булып калачак.

Милләтебезгә хезмәт итү – аның өчен бик мөһим иде. Батырханда Кол Шәриф һәм Япанча, Батырша һәм Исхакый рухы бар иде.

Батырханны югалту бик авыр. Милләтебез батыр, чын каһарман бер улын югалтты. Батырхан “Азатлык” оешмасын, милли хәрәкәтне бик яратты һәм милли хәрәкәткә бөтен энергиясен, көчен тулысы белән бирергә тырышты.
Бу авыр югалтуга чыдый алмый, йөрәкләребез бертуктаусыз елый!

Батырхан мәңге безнең йөрәкләребездә яшәячәк!

Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Сагынабыз! Юксынабыз!
16