Forwarded from Гаяз Исхакый
Көнебезне яхшы хәбәрләр белән дәвам итик.
Бакуга сәфәребез кысаларында Азәрбайҗанның язучылары белән очраштык. Очрашуда Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы, юлбашчыбызның эшчәнлеге, әсәрләре турында сөйләдек, хезмәттәшлек итү юлларын карадык. Нәтиҗәсе кыскача шундый, Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" әсәре Азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителәчәк һәм озакламый китап буларак басылып чыгачак.

👍23❤3
Әнкарада әдибебез башы
Әнкарада Тукай һәйкәленә
Багып гаҗиз калдым, хурландым:
Ошбу башны төрек түгел, берәр
Тар күңелле татар куйгандыр!
Сынга дигән санны кесәсенә
Шуыткандыр төсле җай гына.
Ихлас сөенгәндер гәүдә хакы
Елышкачтан йөрәк янына.
Төркиядә каланчалар озын,
Манаралар аша болытка.
Бөеклекне исбатлыйлар монда
Биеклектә, киңлек, зурлыкта.
Милләтемнең бөек аталары
Түрк дәүләтен кору эшендә
Олы башын кече итеп, иеп,
Мул өләшкән акыл көчен дә.
Шуңар татар әдибенең башы
Һәйкәл булу өчен лаек та.
Ә гәүдәсе аның кемгә лазем?
Дәва эзләп китсен Җаекка!
Казах әнә шул ук Әнкарада
Назарбаен куйган мөнбәргә.
Апушыбыз каһарманы кеби
Калган “Кисекбаш”лы көннәргә.
...Нигә дисез бөек татар улы
Кечек башлы, мескен, бәдәнсез?
Булганына разый шул без, тыйнак:
Хөрриятсез, илсез, дәүләтсез...
Фәнил Гыйләҗев.
Әнкарада Тукай һәйкәленә
Багып гаҗиз калдым, хурландым:
Ошбу башны төрек түгел, берәр
Тар күңелле татар куйгандыр!
Сынга дигән санны кесәсенә
Шуыткандыр төсле җай гына.
Ихлас сөенгәндер гәүдә хакы
Елышкачтан йөрәк янына.
Төркиядә каланчалар озын,
Манаралар аша болытка.
Бөеклекне исбатлыйлар монда
Биеклектә, киңлек, зурлыкта.
Милләтемнең бөек аталары
Түрк дәүләтен кору эшендә
Олы башын кече итеп, иеп,
Мул өләшкән акыл көчен дә.
Шуңар татар әдибенең башы
Һәйкәл булу өчен лаек та.
Ә гәүдәсе аның кемгә лазем?
Дәва эзләп китсен Җаекка!
Казах әнә шул ук Әнкарада
Назарбаен куйган мөнбәргә.
Апушыбыз каһарманы кеби
Калган “Кисекбаш”лы көннәргә.
...Нигә дисез бөек татар улы
Кечек башлы, мескен, бәдәнсез?
Булганына разый шул без, тыйнак:
Хөрриятсез, илсез, дәүләтсез...
Фәнил Гыйләҗев.
❤23👍2
Поддержим инициативу которая будет полезна для сохранения и развития Татарского языка!
https://www.change.org/p/tatar-language-in-duolingo
Мы очень хотим в Duolingo увидеть курсы татарского, и есть крутейшая команда спецов, готовая разработать этот курс. Чтобы дать это знать команде Дуолинго, мы решили организовать петицию и набрать туда много-много подписей! Помогите нам, и станьте причиной становления крутейшего кейса и прекрасной истории!
Будем очень рады и благодарны каждой подписи и каждому репосту!

Change.org
Подпишите петицию
Tatar language in Duolingo
❤42🔥2👍1
2023 ел тәмамланып килә. Бу уңайдан бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый каберен зиярәт иттек, тирәсен җыештырдык, ташларын юдык, Көръән аятләрен укып рухына дога кылдык.
Милләтебезнең бөек шәхесләре каберләренә юллар суынмасын. Истанбулга килгәндә, буш вакытыгыз булганда Сез дә зиярәт итегез! Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура каберләре тарихи үзәккә якын Әдернекапы зиратында (Edirnekapı mezarlığı), Садри Максуди кабере Зинҗирликую (Zincirlikuyu) зиратында урнашкан.
Исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен белеп яшик!

👍29
ЮГАЛТУ
Бүген, 30 декабрь көнне Татарстан Дәүләт туграсы (гербы) идеясе авторы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров вафат булган.
Урыны җәннәттә булсын!
Сегодня, 30 декабря ушел из жизни Назым Ханзафаров - автор идеи Государственного герба Республики Татарстан.

😢23👍4🙏1
Катлаулы, кызык, эшле, авыр, фаҗигале, өметле, шактый төрле ел булды бу 2023.
Киләчәккә күп өметләр белән яшибез!
Бирешмибез! Көрәшәбез!
Җиңәчәкбез!
Киләчәккә күп өметләр белән яшибез!
Бирешмибез! Көрәшәбез!
Җиңәчәкбез!
🔥15
Дуслар, Сез 2024 елда Татарлар өчен нинди мөһим юбилей-даталар беләсез?
Милләтебезнең рухын күтәрүче, дәүләтчелек белән бәйле мөһим җиңүләребез бардыр. Шул ук вакытта Татарстан игътибар бирмәгән һәм бирмәячәк даталар.
Языгыз!
Друзья, какие Вы знаете важные даты и юбилеи в 2024 году? Для поднятия духа нашего народа. Может есть даты, который официальный Татарстан не будет отмечать. Пишите.

🔥12
Forwarded from Гаяз Исхакый
Хөрмәтле җәмәгать! Тест буларак өч айга яңа хостинг алдык. Хәзергә isxaki.com сайтыбызны шул хостингка урнаштыру эшен алып барабыз. Якындагы вакытта порталыбыз яңадан укучылары өчен ачык булачак.
👍8❤2
Әйтерсең безнең түрәләргә атап язылган...
____
"Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син — урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?.."
Дәрдемәнд
____
"Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син — урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?.."
Дәрдемәнд
👍18
Гаяз Исхакый әйткән иде, Төрки халыкларның язмышлары бер-берсеннән аерылгысыз. Бүген дә, без Татарлар булдыра алганча башка Төрки халыкларга ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтергә тиешбез! Һәм фин-угр халыкларына да. Бу безнең бурычыбыз!
Еще Гаяз Исхакый говорил, "судьба тюркских народов нераздельна". Мы, Татары при возможности должны оказывать помощь, поддержку и солидарность другим тюркским народам! Плюс финно-угорским.

👍17🔥5❤3
ЯХШЫ ХӘБӘРЕБЕЗ БАР
Татарларның бөек юлбашчысы Гаяз Исхакый сайты isxaki.com эшчәнлеге торгызылды һәм милләткә хезмәтен дәвам итә.
Техник һәм мадди кыенлыклар сәбәпле, кыска бер ара сайтыбыз эшләми торды. Бүген исә ул яңадан сафка басты.
Лидерыбызга багышланган бу порталда Гаяз Исхакый турында иң тулы мәгълүмат ала аласыз. Сайтта Гаяз әфәнденең 50ләп әдәби әсәре, истәлекләре һәм хатлары, 600дән артык публицистик мәкаләләре, аудиокитаплар, видеоязмалар, замандашлары фикерләре, иске татар имләсендәге китаплары, гәҗит-журналлары һәм күп күп кызыклы язмалар урнаштырылган. Шулай ук рус һәм төрек телләренә дә әсәрләре тәрҗемәләре урын алды.
Рәхим итегез! Кулланыгыз!

👍16❤3
ОТЛИЧНЫЕ НОВОСТИ
Сегодня возобновил свою работу сайт великого лидера татарского народа Гаяза Исхаки – isxaki.com.
В связи с техническими, а также с некоторыми финансовыми затруднениями, сайт Исхаки некоторое время не работал. Но сегодня наш портал вновь открылся. На сайте опубликована самая полная информация про жизнь и деятельность Гаяза Исхаки, а также 50 литературных прозведений, более 600 публицистических статей, воспоминания и письма, аудиокниги на татарском языке. А также книги, газеты, журналы Исхаки на татарском языке, но на арабской графике. Вместе с тем, на портале размещены переводы произведений Исхаки на русский и турецкий языки.
Приглашаем всех желающий посетить сайт Гаяза Исхаки – isxaki.com

👍20❤3😁1