СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
787 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
2023 ел тәмамланып килә. Бу уңайдан бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый каберен зиярәт иттек, тирәсен җыештырдык, ташларын юдык, Көръән аятләрен укып рухына дога кылдык.

Милләтебезнең бөек шәхесләре каберләренә юллар суынмасын. Истанбулга килгәндә, буш вакытыгыз булганда Сез дә зиярәт итегез! Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура каберләре тарихи үзәккә якын Әдернекапы зиратында (Edirnekapı mezarlığı), Садри Максуди кабере Зинҗирликую (Zincirlikuyu) зиратында урнашкан.

Исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен белеп яшик!
👍29
ЮГАЛТУ

Бүген, 30 декабрь көнне Татарстан Дәүләт туграсы (гербы) идеясе авторы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров вафат булган.

Урыны җәннәттә булсын!

Сегодня, 30 декабря ушел из жизни Назым Ханзафаров - автор идеи Государственного герба Республики Татарстан.
😢23👍4🙏1
Катлаулы, кызык, эшле, авыр, фаҗигале, өметле, шактый төрле ел булды бу 2023.
Киләчәккә күп өметләр белән яшибез!
Бирешмибез! Көрәшәбез!
Җиңәчәкбез!
🔥15
Бер күтәрелгән Татар байрагы мәңге төшмәячәк!
Без милләтебезне дә, ошбу матур байрагыбызны да бары тик югарылыкка гына күтәрү юлында булыйк!
🔥305👍3
Советуем к прочтению.
(pdf книга в комментариях)
👍15🤔4
Дуслар, Сез 2024 елда Татарлар өчен нинди мөһим юбилей-даталар беләсез?
Милләтебезнең рухын күтәрүче, дәүләтчелек белән бәйле мөһим җиңүләребез бардыр. Шул ук вакытта Татарстан игътибар бирмәгән һәм бирмәячәк даталар.
Языгыз!

Друзья, какие Вы знаете важные даты и юбилеи в 2024 году? Для поднятия духа нашего народа. Может есть даты, который официальный Татарстан не будет отмечать. Пишите.
🔥12
Forwarded from Гаяз Исхакый
Хөрмәтле җәмәгать! Тест буларак өч айга яңа хостинг алдык. Хәзергә isxaki.com сайтыбызны шул хостингка урнаштыру эшен алып барабыз. Якындагы вакытта порталыбыз яңадан укучылары өчен ачык булачак.
👍82
Әйтерсең безнең түрәләргә атап язылган...
____

"Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син — урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?.."

Дәрдемәнд
👍18
Гаяз Исхакый әйткән иде, Төрки халыкларның язмышлары бер-берсеннән аерылгысыз. Бүген дә, без Татарлар булдыра алганча башка Төрки халыкларга ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтергә тиешбез! Һәм фин-угр халыкларына да. Бу безнең бурычыбыз!

Еще Гаяз Исхакый говорил, "судьба тюркских народов нераздельна". Мы, Татары при возможности должны оказывать помощь, поддержку и солидарность другим тюркским народам! Плюс финно-угорским.
👍17🔥53
ЯХШЫ ХӘБӘРЕБЕЗ БАР

Татарларның бөек юлбашчысы Гаяз Исхакый сайты isxaki.com эшчәнлеге торгызылды һәм милләткә хезмәтен дәвам итә.

Техник һәм мадди кыенлыклар сәбәпле, кыска бер ара сайтыбыз эшләми торды. Бүген исә ул яңадан сафка басты.

Лидерыбызга багышланган бу порталда Гаяз Исхакый турында иң тулы мәгълүмат ала аласыз. Сайтта Гаяз әфәнденең 50ләп әдәби әсәре, истәлекләре һәм хатлары, 600дән артык публицистик мәкаләләре, аудиокитаплар, видеоязмалар, замандашлары фикерләре, иске татар имләсендәге китаплары, гәҗит-журналлары һәм күп күп кызыклы язмалар урнаштырылган. Шулай ук рус һәм төрек телләренә дә әсәрләре тәрҗемәләре урын алды.

Рәхим итегез! Кулланыгыз!
👍163
ОТЛИЧНЫЕ НОВОСТИ

Сегодня возобновил свою работу сайт великого лидера татарского народа Гаяза Исхаки – isxaki.com.

В связи с техническими, а также с некоторыми финансовыми затруднениями, сайт Исхаки некоторое время не работал. Но сегодня наш портал вновь открылся. На сайте опубликована самая полная информация про жизнь и деятельность Гаяза Исхаки, а также 50 литературных прозведений, более 600 публицистических статей, воспоминания и письма, аудиокниги на татарском языке. А также книги, газеты, журналы Исхаки на татарском языке, но на арабской графике. Вместе с тем, на портале размещены переводы произведений Исхаки на русский и турецкий языки.

Приглашаем всех желающий посетить сайт Гаяза Исхаки – isxaki.com
👍203😁1
Азатлык - ул Татар милләтенең сүнмәс көрәше!
Азатлык - это неугасающая борьба Татарского народа!
🔥218
Зәки Вәлиди кем ул?
Гаяз Исхакый фикерен укыйк.
Кто он Заки Валиди?
Предлагаем к прочтению статью Гаяза Исхаки. (на татарском. Если кто желает перевести на русский будет совсем хорошо)

"Корылтай Бөтенрусия төрек-татарларның берлектә хәрәкәт итәчәген карарга алды һәм бу юлда хәрәкәт итәчәген тыныч юл белән дәвам итте. Шура мәйданга китергән хәлдә, Зәки Вәлиди төрек кабиләләренең кечкенәләреннән булган башкортларны котырту юлына басты. «Татарлар безне алдыйлар, башкортлар аерым оешма мәйданга китерергә телиләр» дигән фикерен тарата башлады, һәм үзе, татар кабиләсенә яраклы булганы хәлдә, бабасының башкорт кавемендә затлы нәселдән булуыннан файдаланып, «мин – башкорт, руслар безгә татарлардан күпкә якындыр, без – башкорт милләтчесебез» кебек демагогияләр мәйданга атты."

https://isxaki.com/2020/08/28/%d0%b7%d3%99%d0%ba%d0%b8-%d0%b2%d3%99%d0%bb%d0%b8%d0%b4%d0%b8-%d0%ba%d0%b5%d0%bc%d0%b4%d0%b5%d1%80/
👍7🤔1