Forwarded from Гаяз Исхакый
АНТАЛИЯНЕҢ ЯҢА КИТАПХАНӘСЕНДӘ БЕРЕНЧЕ ТАТАР КИТАБЫ - ЗӨЛӘЙХА
Күптән түгел Анталиядә зур китапханә ачылды. Хәзер ул заманча, матур, 4 катлы бинада урнашкан. Бүген, без Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре әлеге белем һәм гыйлем йортын зиярәт иттек. Китапханә белән танышканнан соң, үзебез чыгарган Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" китабын бүләк иттек. Бик сөенеп кабул иттеләр, чөнки "Зөләйха" китапханәдә беренче татар китабы икән. Анталиягә күп татарлар килә һәм яши. Хәзер һәркем Гаяз Исхакый иҗаты белән танышып, аның иң мәшһүр әсәрен укый ала.

❤21👍1
Сегодня, 31 января исполнилось 140 лет рождения основателя Азербайджанской Демократической Республики - Мамед Эмина Расулзаде!
Великий тюрк Мамед Эмин Расулзаде - политический деятель, историк, автор многочисленных аналитических обзоров по истории национально-освободительного движения; издатель, редактор, журналист, трудившийся в газетах и журналах Азербайджана, Ирана, Турции и Европы;литературовед, перу которого принадлежат оригинальные труды по азербайджанской и восточной литературе; писатель и переводчик.
Расулзаде очень близок и Татарам, он являлся соратником, и надежным другом Гаяза Исхаки.
Союз Татарской Молодежи "Азатлык" от имени татарского народа поздравляет всех Азербайджанцев с этим днем!
Желаем братскому Азербайджанскому народу и Азербайджану только процветания!!!
Братья, Ваша радость - наша радость!
Все вместе почтим память этого великого человека!
Спасибо за то, что вернул народу дух свободы и достиг цели, к которой шел! Спасибо за Азербайджан!

🔥16❤7
СИРӘК КИТАПЛАР ФОНДЫ ОЕШТЫРАБЫЗ
Хәерле көннәр милләттәшләребез!
Берничә мөһим яңалык белән уртаклашырга ашыгабыз!
Беренчедән, Анталиядәге китапханәбезгә яңа китаплар килде. Аларны алып укырга ашыгыгыз.
Икенчедән, Истанбул һәм Анталиядәге Гаяз Исхакый китапханәләре кысаларында Татарларга кагылышлы сирәк китаплар фонды булдыру карарын кабул иттек. Беренче бик кыйммәтле экспонатыбыз бу арада кулыбызга килеп эләкте. Нәкъ 70 ел элек, Гаяз Исхакыйның якын дусты, Азәрбәйҗанның беренче Президенты Мәмед Әмин Рәсүлзаде үзе чыгарган Azerbaycan журналының июль-август санын бастырган. Әлеге сан Гаяз Исхакыйның вафатына багышланган. Бу тарихи журнал санына 70 ел. Китапханәбездәге җыеннар вакытында һәркем аны ачып карый алачак. Икенче экспонатыбыз, 2004 елда Төрки тарих журналының бер саны. Анда Гаяз Исхакый фотосы тышлыкта бастырылган.
Сүз уңаеннан, Мәмед Әмин Рәсүлзаденың тууына 140 ел. Исхакый белән дуслыгы бик көчле булган. Уртак фотоларын да күрә аласыз.

👍12❤2🥰1
Җомга көннәребез котлы булсын!
Гаяз Исхакый авылы Яуширмәдәге Гаяз Исхакый исемендәге мәчеттән матур азан тавышы.
https://youtu.be/SEk9SCSLXhA?feature=shared

YouTube
Исхакый мәчетеннән азан
Гаяз Исхакый авылы Яуширмәдәге Гаяз Исхакый исемендәге мәчеттән азан.
(Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы). Август 2020 ел.

🔥8👍1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
АНТАЛИЯДӘ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАРСТАН ТУГРАСЫ КӨНЕ ҮТКӘРЕЛДЕ
4 февраль көнне Анталиянең Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсендә тарихта беренче тапкыр Татарстан туграсы (гербы) көне үткәрелде. Җыенда 20 ләп кеше катнашты. Татарлардан тыш төрек милли хәрәкәте вәкилләре килгән иде.
Кичәне оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин Татарның дәүләтчелеге белән мөһим көннәрен, шул исәптән тугра көнен үткәрү мөһимлеген сөйләде.
“Хөрмәтле милләттәшләр! Без бүген беренче тапкыр Анталиядә Татарстан Дәүләт туграсы көнен үткәрергә җыелдык. Үзенә күрә бу тарихи вакыйга. Татарны бүген берләштереп торучы нокталарның берсе ул, әлбәттә, туган телебез, милли-дини бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, милли символларыбыз. Шулай ук милләтебезне берләштерә торган, аңа рух һәм көч өсти торган нокта – безнең дәүләтчелегебез һәм аның белән бәйле вакыйгалар. Татарның канында дәүләтчелек яши. Моны бөек Гаяз Исхакый да гел искәртеп тора. "Безнең бабаларыбыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәмез дәүләтчелек нигезендә тора. Безнең халкыбыз һәрвакыт вә һәр җирдә юктан яратучы вә тудыручы булган. Хәзер дә ул бар итүче вә барны күз-каш кебек саклаучыдыр. Шуның өчен безнең халкыбыз дәүләт яратыр, дәүләт яшәтер вә дәүләтнең киләчәге өчен ясалып куелган хазир бер камырдыр.” – дип әйткән ул. Чынлап та, тарихта Алтын Урда сыман дистәләгән бөек дәүләтләр төзегән Татарлар, үз дәүләтчелеген беркайчан да онытмады. Күпме генә оныттырырга тырышсалар да, Татарлар гел үз дәүләтен торгызырга теләде. Шуңа да, дәүләтчелегебез белән бәйле тарихи, истәлекле көннәрне үткәрү, гел искә төшереп тору бик мөһим.
Моннан 32 ел элек, 1992 нче елның 7 февралендә Татарстанның Дәүләт туграсы кабул ителде. Байрагыбыз белән бергә, канатлы ак барс безнең иң мөһим символларыбызның берсе булып тора. Ул безнең горурлыгыбыз. Тугра безгә һәрвакыт кем икәнлегебезне искә төшереп тора.
Милли байрак, шул исәптән Татарстан туграсы дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларны берләштерүче символ ул, үзенә күрә бер милли маяк. Без Татарлар,әлбәттә, үз дәүләтчелегебез хәтере, милли горурлык һәм милли байрагыбыз тирәсендә берләшергә тиеш. Бу җыеннарның максатларының берсе шул да – Татарларны милли байрак тирәсендә берләштерү. Моны безгә бөек Гаяз Исхакый да амәнәт буларак калдырган.
Ул: “Без Татарларның милли байрак тирәсендә берләшүенә хезмәт итәчәкбез. Шушы юлда кулдан килгән һичбер хезмәтне дә кызганмаячакбыз!”- дип әйткән иде. Без дә бу юлдан барырга тиешле. Кайда гына яшәсәк тә, милләтебезне берләштерү юлларын барларга, бергә җыярга, милли үзаңыбызны ныгытырга кирәк!” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
Алга таба ул үз чыгышында ул Татарстан туграсы кабул итү, туграның әһәмияте, төсләрнең мәгънәсе турында сөйләде. Шулай ук кичәдә Татарстан туграсына багышланган видеолар күрсәтелде. Төрек җәмгыяте вәкилләре үз сүзендә Татар хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәтте.
Оештыручылар татар китапханәсе буенча экскурсия оештырды, китаплар турында сөйләде. Кичәнең матур бер бизәге булып оештыручылар әзерләнгән махсус торт иде. Торт Татарстан туграсы һәм байрагы кебек бизәлгән иде.
Милли җыенны оештыручы Наил Нәбиуллин үзенең тәмамлау сүзендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларга мөрәҗәгать итте һәм алдагы планнары белән уртаклашты.
“Бүгенге матур кичәбез дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларга да яхшы үрнәк булсын иде. Алар да Татарларның мөһим көннәренә багышланган кичәләр, җыеннар үткәрсен иде. Моның чыгымнары күп түгел бит, оештыру да бик җайлы. Татарларны милли байрак тирәсендә берләштерү эшен җәелдерергә бик мөһим. Без барысын да хезмәттәшлеккә чакырабыз, тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер.
Шуны да әйтеп китик, быелга планнарыбыз зурдан, тагын да кызыклырак җыеннар, төрле форматтагы очрашулар үткәрергә ниятлибез. 2023 елда без Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үткән булсак, быел исә бөек юлбашчыбызның вафатына 70 ел.
Бу уңайдан да, Исхакый исемен таныту, искә төшерү өчен төрле чаралар оештырырга ниятлибез. Шулай ук Дәрдемәнд, Мөхлисә Бубый һәм башка шәхесләребезне искә алырга ниятибез”, - дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

❤12