СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
784 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
СИРӘК КИТАПЛАР ФОНДЫ ОЕШТЫРАБЫЗ

Хәерле көннәр милләттәшләребез!
Берничә мөһим яңалык белән уртаклашырга ашыгабыз!

Беренчедән, Анталиядәге китапханәбезгә яңа китаплар килде. Аларны алып укырга ашыгыгыз.

Икенчедән, Истанбул һәм Анталиядәге Гаяз Исхакый китапханәләре кысаларында Татарларга кагылышлы сирәк китаплар фонды булдыру карарын кабул иттек. Беренче бик кыйммәтле экспонатыбыз бу арада кулыбызга килеп эләкте. Нәкъ 70 ел элек, Гаяз Исхакыйның якын дусты, Азәрбәйҗанның беренче Президенты Мәмед Әмин Рәсүлзаде үзе чыгарган Azerbaycan журналының июль-август санын бастырган. Әлеге сан Гаяз Исхакыйның вафатына багышланган. Бу тарихи журнал санына 70 ел. Китапханәбездәге җыеннар вакытында һәркем аны ачып карый алачак. Икенче экспонатыбыз, 2004 елда Төрки тарих журналының бер саны. Анда Гаяз Исхакый фотосы тышлыкта бастырылган.

Сүз уңаеннан, Мәмед Әмин Рәсүлзаденың тууына 140 ел. Исхакый белән дуслыгы бик көчле булган. Уртак фотоларын да күрә аласыз.
👍122🥰1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
АНТАЛИЯДӘ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАРСТАН ТУГРАСЫ КӨНЕ ҮТКӘРЕЛДЕ

4 февраль көнне Анталиянең Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсендә тарихта беренче тапкыр Татарстан туграсы (гербы) көне үткәрелде. Җыенда 20 ләп кеше катнашты. Татарлардан тыш төрек милли хәрәкәте вәкилләре килгән иде.
 
Кичәне оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин Татарның дәүләтчелеге белән мөһим көннәрен, шул исәптән тугра көнен үткәрү мөһимлеген сөйләде.

“Хөрмәтле милләттәшләр! Без бүген беренче тапкыр Анталиядә Татарстан Дәүләт туграсы көнен үткәрергә җыелдык. Үзенә күрә бу тарихи вакыйга. Татарны бүген берләштереп торучы нокталарның берсе ул, әлбәттә, туган телебез, милли-дини бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, милли символларыбыз. Шулай ук милләтебезне берләштерә торган, аңа рух һәм көч өсти торган нокта – безнең дәүләтчелегебез һәм аның белән бәйле вакыйгалар. Татарның канында дәүләтчелек яши. Моны бөек Гаяз Исхакый да гел искәртеп тора. "Безнең бабаларыбыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәмез дәүләтчелек нигезендә тора. Безнең халкыбыз һәрвакыт вә һәр җирдә юктан яратучы вә тудыручы булган. Хәзер дә ул бар итүче вә барны күз-каш кебек саклаучыдыр. Шуның өчен безнең халкыбыз дәүләт яратыр, дәүләт яшәтер вә дәүләтнең киләчәге өчен ясалып куелган хазир бер камырдыр.” – дип әйткән ул. Чынлап та, тарихта Алтын Урда сыман дистәләгән бөек дәүләтләр төзегән Татарлар, үз дәүләтчелеген беркайчан да онытмады. Күпме генә оныттырырга тырышсалар да, Татарлар гел үз дәүләтен торгызырга теләде. Шуңа да, дәүләтчелегебез белән бәйле тарихи, истәлекле көннәрне үткәрү, гел искә төшереп тору бик мөһим.

Моннан 32 ел элек, 1992 нче елның 7 февралендә Татарстанның Дәүләт туграсы кабул ителде. Байрагыбыз белән бергә, канатлы ак барс безнең иң мөһим символларыбызның берсе булып тора. Ул безнең горурлыгыбыз. Тугра безгә һәрвакыт кем икәнлегебезне искә төшереп тора.
Милли байрак, шул исәптән Татарстан туграсы дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларны берләштерүче символ ул, үзенә күрә бер милли маяк. Без Татарлар,әлбәттә, үз дәүләтчелегебез хәтере, милли горурлык һәм милли байрагыбыз тирәсендә берләшергә тиеш. Бу җыеннарның максатларының берсе шул да – Татарларны милли байрак тирәсендә берләштерү. Моны безгә бөек Гаяз Исхакый да амәнәт буларак калдырган.

Ул: “Без Татарларның милли байрак тирәсендә берләшүенә хезмәт итәчәкбез. Шушы юлда кулдан килгән һичбер хезмәтне дә кызганмаячакбыз!”- дип әйткән иде. Без дә бу юлдан барырга тиешле. Кайда гына яшәсәк тә, милләтебезне берләштерү юлларын барларга, бергә җыярга, милли үзаңыбызны ныгытырга кирәк!” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Алга таба ул үз чыгышында ул Татарстан туграсы кабул итү, туграның әһәмияте, төсләрнең мәгънәсе турында сөйләде. Шулай ук кичәдә Татарстан туграсына багышланган видеолар күрсәтелде. Төрек җәмгыяте вәкилләре үз сүзендә Татар хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәтте.

Оештыручылар татар китапханәсе буенча экскурсия оештырды, китаплар турында сөйләде. Кичәнең матур бер бизәге булып оештыручылар әзерләнгән махсус торт иде. Торт Татарстан туграсы һәм байрагы кебек бизәлгән иде.

Милли җыенны оештыручы Наил Нәбиуллин үзенең тәмамлау сүзендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларга мөрәҗәгать итте һәм алдагы планнары белән уртаклашты.

“Бүгенге матур кичәбез дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларга да яхшы үрнәк булсын иде. Алар да Татарларның мөһим көннәренә багышланган кичәләр, җыеннар үткәрсен иде. Моның чыгымнары күп түгел бит, оештыру да бик җайлы. Татарларны милли байрак тирәсендә берләштерү эшен җәелдерергә бик мөһим. Без барысын да хезмәттәшлеккә чакырабыз, тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер.
Шуны да әйтеп китик, быелга планнарыбыз зурдан, тагын да кызыклырак җыеннар, төрле форматтагы очрашулар үткәрергә ниятлибез. 2023 елда без Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үткән булсак, быел исә бөек юлбашчыбызның вафатына 70 ел.

Бу уңайдан да, Исхакый исемен таныту, искә төшерү өчен төрле чаралар оештырырга ниятлибез. Шулай ук Дәрдемәнд, Мөхлисә Бубый һәм башка шәхесләребезне искә алырга ниятибез”, - дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
12
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
В АНТАЛИИ ВПЕРВЫЕ ПРОВЕЛИ ДЕНЬ ГЕРБА ТАТАРСТАНА

4 февраля, в Анталии, в здании Татарской библиотеке имени Гаяза Исхаки состоялось празднование Дня Государственного Герба Татарстана. На встрече приняли участие около 20 человек.

Один из организаторов вечера Наиль Набиуллин, рассказал о важности празднования памятных дней в истории татарской государственности, в том числе Дня Государственного герба Татарстана.

«Дорогие соотечественники! Сегодня мы собрались в Анталье, чтобы отметить День Государственного герба Татарстана. Само по себе это историческое событие. Одним из моментов, объединяющих сегодня татар, безусловно, является наш родной язык, национальные и религиозные праздники, обряды и национальные символы. Вместе с этим, фактором объединения нашей нации, который укрепляет дух народа– это наша память о нашей государственности. Государственность живет у татар в крови.

Об этом нам всегда напоминает великий Гаяз Исхаки. «Поскольку наши предки строили большие государства и империи по всему миру, вся татарская национальная идея базируется на идее создания собственного государства. Наш народ всегда был созидателем и созидателем с нуля. Теперь он является творцом и защитником всего. Именно поэтому наш народ будет будет любить государственность, строить государственность» – сказал он.

Татары, построившие в истории десятки великих государств, подобных Золотой Орде, никогда не забывали свою государственность. Как бы другие не старалась сделать так, чтобы мы забыли про свою государственность, татары всегда хотели восстановить свое государство. Поэтому проведение исторических и памятные дней, связанных с нашей государственностью – всегда очень важно.

32 года назад, 7 февраля 1992 года, был принят Государственный герб Татарстана. Наряду с нашим флагом, белый барс является одним из наших важнейших символов. Это наша гордость. Наш флаг всегда напоминает нам о том, кто мы есть.
Государственный флаг, в том числе и герб Татарстана, – это символы, объединяющие татар, проживающих в самых разных уголках мира, своего рода национальный маяк.

Мы, татары, должны объединиться, сплотиться вокруг идеи нашей государственности и Татарских государственных символов. Одна из целей нашего  сегодняшней встречи – стремление к объединению. Наш лидер Гаяз Исхаки оставил как завещание, призыв к объединению. «Мы будем служить объединению татар вокруг национального флага. На этом пути мы приложим все свои силы» – сказал он. Мы тоже должны идти по этому пути. Где бы мы ни жили, нам нужно найти способы объединить нашу нацию, собраться вместе, укрепить наше национальное ядро!» – сказал Наиль Набиуллин.

Далее в своем выступлении он рассказал об истории принятия Государственного герба Татарстана, значения этого события для татарского народа. На собрании были показаны видеоролики, посвященные национальным символам Татарстана.

Организаторы организовали экскурсию по татарской библиотеке и рассказали о книгах. Гвоздем и крашением вечера стал торт, приготовленный организаторами. Торт был украшен флагом и гербом Татарстана.

Организатор национального собрания Наиль Набиуллин в своем заключительном слове обратился к татарам, проживающим в разных уголках мира, и поделился планами на будущее.

«Мы надеемся, что сегодняшний вечер станет хорошим примером для татар, живущих в разных уголках мира. Они также могли бы организовать вечера и собрания, посвященные важным для татарского народа памятным дням. Это не дорого и легко организовать. Очень важно объединить татар вокруг национального флага. Приглашаем всех к сотрудничеству, готовы поделиться своим опытом.

В этом году у нас большие планы, планируем организовать больше интересных мероприятий и встреч разного формата. В 2023 году мы отметили 145-летие Гаяза Исхаки, а в этом году исполняется 70 лет со дня смерти нашего великого лидера. В связи с этим, мы планируем организовать различные мероприятия по популяризации и увековечению имени Исхаки. Также мы намерены почтить память Дардеманда, Мухлисы Бубы и других людей", – сказал Наиль Набиуллин.

Участников вечера угостили чак чаком и татарским чаем с молоком.
23👍1
7 бушай (февраль) - Татарстан Дәүләт туграсы көне котлы булсын!

7 февраля - день Государственного герба Республики Татарстан! С Праздником!
34
Гаделлек өчен, нәкъ "Азатлык" Татар яшьләре берлеге 15 ел элек беренче тапкыр "Татарстан туграсы (гербы) көне" сүзен куллана һәм җәмгыятебезгә өйрәтә башлады. Без иң беренче итеп Татарстан туграсы көнен билгеләп үткәрә башладык, бу тарихи көнгә багышлап чаралар оештырдык. Күргәнебезчә, хәзер Татарстан туграсы көне белән Татарстан Президенты үзе котлый. Әлбәттә бу безнең эшебезнең нәтиҗәсе.

Справедливости ради стоит отметить, что именно Союз татарской молодежи "Азатлык" 15 лет назад начал использовать и вводить в повседневный обиход понятие "День герба Татарстана". Именно "Азатлык" первым начал проводить в день герба памятные мероприятия. Сейчас мы видим, что Президент Татарстана также использует это понятие, поздравляя на своей официальной странице. То есть мы видим, что "Азатлык" добился своего, привлек внимание ко дню герба на самом высоком уровне. Будем продолжать в таком же духе!
👍102🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
32 года назад, 7 февраля 1992 года, Верховным Советом Республики Татарстан был утвержден Государственный герб Республики Татарстан. Сегодня главный символ нашей республики, крылатый барс, известен далеко за пределами Татарстана!

Канатлы барс – республикабызның якты символы, халкыбызның яклаучысы.
👍26
Якшәмбе кичендә карарга киңәш итәбез. Татарлар дөнья тарихында.
Садри Максуди.

Рекомендуем к просмотру в воскресный вечер. Татары в мировой истории. Садри Максуди.

https://youtu.be/b6lAJe44sOw?si=owa7_MxG22_VZ7pK
👍12
Бүген, 15 февраль - милләтебезнең бөек улын Һади Атласины атып үтерүләренә 86 ел!

Үз гомерен фәкать татарларның азатлыгы, милләтебезнең хокуклары өчен көрәшкән Һади Атласи мәңге безнең күңелләрдә яшәячәк!

Һади Атласи - ул каһарман, ул милләт атасы, ул бөек, ул исән!

Һади Атласи - милләтебезне рухландыра. Аның көрәше, энергиясе, тырышлыгы, милләтебез өчен хезмәтләре безгә үрнәк булып тора!
👍162🔥2
"Я иду в тюрьму за свободу своей нации, для меня — это честь". Хади Атласи.
31👍2🔥2