СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
780 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
АНТАЛИЯДӘ ТАТАРЛАР ДИҢГЕЗ ЯРЫНДА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕН ҮТКӘРДЕ

28 апрельдә, Анталиядә, Урта диңгез яры буенда Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышлап Төркия Татарлары туган тел көнен билгеләп үтте. Татарстан байраклары белән бизәлгән бәйрәмдә 80 ләп кеше катнашты. Җыенны оештыручы – татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллин иде.

Туган тел бәйрәмендә катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыды, шагыйребезнең тормыш юлын искә алды. Кичәдә тәмле шашлык, самаварда кайнатылган чәй, татарның милли ризыклары белән сыйладылар. Шунда ук Тукай китаплары күргәзмәсе оештырылды. Һәркемгә татар байракчыклары бүләк ителде. Җыенга журналистлар, зыялылар һәм студентлар да килде.

Татарларга теләктәшлек йөзеннән, Туган тел көненә уйгыр җәмәгатьчелеге вәкилләре дә килгән иде. Алар җыенда катнашучыларга сәлам сүзе белән мөрәҗәгать итте. Кардәшләребез фикеренчә, Габдулла Тукайны искә алу бик мөһим, чөнки ул Төрки дөньяның иң мөһим шагыйрьләрнең берсе.

Җыенны оештыручы Наил Нәбиуллин Тукай шигырьләрен укыгач, кичәнең максатлары турында да сөйләде:
“Габдулла Тукай – милләтебезнең иң бөек, иң көчле шагыйре, аның иҗаты татарлар өчен бик зур әһәмияткә ия. Тукай иҗаты – миллионлаган милләттәшләребезне рухландыра торган да, берләштерә торган да чишмә ул. Без бүген туган тел көненә җыелып, бөек Тукаебызны искә алабыз, аңа хөрмәт күрсәтәбез һәм берләшәбез. Тукай һаман да Татарларны берләштерү эшен дәвам итә!

Быел милләтебез өчен мөһим юбилейлар бар. Закир Рәмиевның (Дәрдемәнд) – 165 еллыгы, Мөхлисә Бубыйның – 155 еллыгы, бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның вафатына да 70 ел.

Без бүген үзара танышу өчен, бердәмлегебез һәм милли хисләребезне ныгыту өчен җыелдык. Татарлар, без үз туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калырга, аны балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшырырга телибез.

Тукай – безнең җаныбыз, Тукай – татарның нигезләренең берсе. Бөек шагыйребезнең 138 еллыгын Анталиядә билгеләп үтә алуыбыз да бик мөһим.” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Оештыручылар Төркиядә Тукай исемен мәңгеләштерү эшен дәвам итүләре турында да сөйләде.

“Бүгенге көндә Истанбул һәм Әнкарада Тукай һәйкәлләре бар. Аның исемен Анталиядә дә мәңгеләштерәсебез килә. Моның өчен, шагыйребезнең туган көнендә, 26 апрельдә Анталия мэрына Тукай исемен бер урамга бирү мөһимлеге турында мөрәҗәгать тапшырдык. Әлеге хатыбызда, Анталиядә Тукай исеменә бер парк булдыруны һәм һәйкәл куюны да сорадык” – дип искәртте Наил Нәбиуллин.

Туган тел көнендә бик күп танышулар, аралашу, татар җырларына биюләр дә булды. Шуны да искәртик, Анталиядәге Туган тел кичәсе, Төркиядәге Габдулла Тукайга багышланган иң зур җыены булды.

Татарлар очрашуы “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.

Азатлык
🔥133🥰1
ТАТАРЫ В АНТАЛИИ ОТМЕТИЛИ ДЕНЬ РОДНОГО ЯЗЫКА

28 апреля, в Анталии, на побережье Средиземного моря, Татары Турции отметили день родного языка, который был посвящен 138-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Мероприятие украшенное флагами Татарстана посетили около 80 человек. Организатором вечера выступил журналист и общественный деятель, один из лидеров татарского национального движения Наиль Набиуллин.

Собравшиеся читали стихи Тукая, и вспоминали страницы из его биографии. Угощали же на празднике вкусным шашлыком, традиционной татарской выпечкой, чаем и сладостями. Также была организована выставка книг Габдуллы Тукая. Все желающие могли получить татарские флажки. Отметить день родного языка пришли представители интеллигенции, журналисты, студенты, общественные деятели.

Поддержать Татар пришли и представители уйгурской общественности, выступив с приветственным словом. Они отметили, что очень важно объединяться и важно чтить память Габдуллы Тукая, как одного из величайших поэтов тюркского мира.

Организатор вечера, Наиль Набиуллин зачитал несколько стихотворений поэта и рассказал о целях мероприятия:
“Габдулла Тукай – величайший поэт и мыслитель нашего народа, его творчество имеет большое значение не только для татар, но и всего тюркского мира. Его произведения – неиссякаемый родник, который вдохновляет миллионы наших соотечественников по всему миру. Мы собрались чтобы почтить память Тукая, и выразить ему наше огромное уважение.

В этом году мы отмечаем 165-летие Закира Рамиева (Дәрдемәндә), 155-летие Мухлисы Буби и 70-летие со дня лидера татарского народа Гаяза Исхаки, который очень любил Тукая, и призывал татар всего мира чтить память поэта. Сегодня мы отмечаем день родного языка, и наша задача сохранить наш родной язык, поддержать его.

Мы встретились, чтобы познакомиться между собой, укрепить наше единство и национальное самосознание. Мы хотим сохранить родной язык, нашу культуру, передать его детям и внукам. Сегодня нас собралось так много, и мы говорим на нашем любимом татарском языке. Габдулла Тукай – это наше все, и мы счастливы, что отмечаем его 138-летие в Анталии, на берегу моря” – сказал Наиль Набиуллин.

Он также отметил, что татарские активисты продолжили работу по увековечиванию памяти Тукая в Турции.

“На сегодняшний день памятники Тукаю имеются в Стамбуле и Анкаре. Было бы прекрасно, если бы мы смогли увековечить его имя и в Анталии. 26 апреля, в день рождения поэта, мы обратились с письмом к мэру Анталии, с просьбой назвать одну из улиц города именем Габдуллы Тукая. В обращении также призвали создать парк имени Тукая и поставить памятник поэту.”– подчеркнул Наиль Набиуллин.

На вечере было много общения, знакомств, танцев и песен. Стоит отметить, что вечер памяти Тукая в Анталии стало самым крупным татарским мероприятием в Турции, которые были посвящены дню Родного языка.

Вечер Тукая завершился исполнением неофициального гимна татар – песни “Туган тел” написанной на стихи Габдуллы Тукая.

Азатлык
👍11🔥1🥰1
Спорт дөньясыннан шатлыклы хәбәр!
Ике татар егете, йөгерүчеләр - Ринас Әхмәдиев һәм Искәндәр Ядгәров Мәскәү ярым марафонында (21,1 км) беренче һәм икенче булдылар. Афәриннәр! Горурланабыз!
🔥9👍32
СБОР ПОМОЩИ ТАТАРСКОМУ ПАТРИОТУ, КОТОРЫЙ В ТЮРЬМЕ

Наш друг Ильдар уже месяц находится в депортационной тюрьме Анталии. Его поймали прямо на улице (были сложности с внж). Сейчас Ильдару нужно вылететь в третью страну и билет нужно покупать самому. Домой в виду известных всем причин лететь он не может. Мы стараемся помочь Ильдару через адвокатов.

Ильдар – активный, искренний человек, который сам всегда готов прийти на помощь другим. Активно помогал на всех татарских мероприятиях. Сейчас уже месяц в тюрьме и лишен возможности зарабатывать.

Очен нужна помощь Ильдару:
1) Покупка билета в третью страну – 8000 лир (250 долларов).
2) Оплата штрафов – 4700 лир (чтобы в будущем мог вернуться в Турцию) – 145 долларов
3) У Ильдара на родине две дочери (11 и 13 лет) и когда он работал, высылал им деньги. Нужно немного собрать для помощи детям, хотя бы 4800 лир (150 долларов) на еду, нужды на первое время.
4) Ну и на руки хотя бы 3000 лир (100 долларов).
Итого, общая сумма сбора 645 долларов или 20 800 лир.

Чем быстрее сможем собрать, тем быстрее вытащим Ильдара из депортационной тюрьмы.
Призываем всех неравнодушных поддержать сбор! Даже 50-100 лир будут нужной поддержкой.
Татары, помогайте друг другу!

Как помочь?

1) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)

2) 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.

3) крипта, бинанс.
USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
👍4
ДУСТЫБЫЗ ИЛДАРГА ЯРДӘМ

Дуслар, инде бер айга якын дустыбыз Илдар Анталиядәге депортация төрмәсендә утыра. Аның внж алу белән сораулар булганга, урамнан тотып алып киткәннәр. Хәзергә Илдарга икенче илгә китәргә кирәк һәм билет мәсьәләсе безгә кала. Туган ягыбызга дустыбыз кайта алмый(сәбәпләрен аңлыйсыздыр). Без адвокатлар аша Илдарга ярдәм итәргә тырышабыз.

Илдар – бик ихлас, милли җанлы, актив егет. Үзе һәрвакыт безнең барлык җыеннарда, очрашуларда катнашты, ярдәм итте. Бик ярдәмчәл кеше. Хәзергә инде бер ай төрмәдә булгач эшли дә алмый, акчасы да юк.

Иң ашыгыч төстә кирәк:
1) Билет өчен 8000 лира (250 доллар)
2) Штраф (алдагы вакытта кире кертсеннәр өчен) – 4700 лира (145 доллар)
3) Татарстанда Илдарның ике кызы бар (11 һәм 13 яшь). Ул монда эштә эшләп кызларына ярдәм итә иде. Бераз булса да кызларына ашарга алырга да җыйсак яхшы булыр иде – 4800 лира (150 доллар)
4) Һәм кулына бер 3000 лира (100 доллар җыйсак яхшы булыр иде)
Гомумән җыясы: 20 800 лира (645 доллар)
Ни кадәр тизрәк җыя алабыз, шулкадәр тизрәк аны төрмәдән чыгара алабыз.

Әйе, әз акча түгел, әмма тамчылап булса да җыербыз дип ышанам. 50-100 лира да ярдәм - зур ярдәм.

Татарлар, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.

Ничек ярдәм итәргә:
1) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)

2) 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.

3) крипта, бинанс.
USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
👍5
Фәүзия Бәйрәмовадан сөенечле хәбәр бар!

" Кырык сырт" китабы чыкты

Бу көннәрдә Казанда, Милләт нәшриятында, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" китабы басылып чыкты. Бу тарихи роман узган гасырның утызынчы елларында Магнитогорскига сөргенгә сөрелгән татарлар турында. Аларны, совет властена каршы эшлиләр, дигән ялган яла белән, туган авылларында йорт- җирләреннән куып чыгарып, Урал аръягындагы буш далага, Магнитканы төзәргә илтеп ташлыйлар. Бу тоткыннар арасында Мәккә- Мәдинәләрдә, Истанбул-Каһирәләрдә укыган дин әһелләре, авылның хәлле, баерак кешеләре, укымышлы белем ияләре күп була. Фәүзия Бәйрәмова бу гасыр башында Магнитогорскига барып, еллар буе бу теманы өйрәнде, сөргенгә сөрелгәннәрнең исән калган нәсел дәвамчылары белән очрашты, архивларда эшләде. Аның әйтүенчә, ул чакта Татарстаннан Магниткага йөз меңгә якын татар сөрелгән, алар ишле гаиләләре, әби- бабалары белән авылларыннан куылган. Бу мәхбүсләрнең күпчелеге беренче кышта ук ачтан һәм салкыннан өшеп үлә, бигрәк тә балалар һәм картлар күп кырыла. Фәүзия Бәйрәмова милләтебез башына килгән бу фаҗиганы җан тетрәткеч итеп тасвирлаган, вакыйгалар тормышның үзеннән алынган, хәтер күзәнәкләренә кан белән уелып язылган... Шушындый кеше чыдамаслык авыр шартларда да татарлар берләшеп, исән калу юлларын эзлиләр, бер- берләрен ташламыйлар, ярдәм итәләр, сөргендә дә татар булып, намазлы мөселман булып калалар. Бу китап - милләтебезнең бөеклегенә мәдхия!
Ә ни өчен әсәр " Кырык сырт" дип атала соң? Бу авырлыкларга түзә алмыйча, исән калу өчен, тоткыннарның бер өлеше сөргеннән кача. Ә алда аларны Урал тауларының кеше үтмәслек кырык сырты көтә, шул сыртларда балалары, әби- бабалары үлеп кала, ә туган авылларында аларны, сугым пычаклары тотып, Шайтан Шакирлар көтеп тора... Татар халкы, Казан алынганнан бирле, менә шушы кырык сыртны үтә, бу дөньяда ук сират күперен кичә...
Фәүзия Бәйрәмованың бу әсәре, 2005 елда, Казанда, Татарстан китап нәшриятында, шушы исемдәге романнар җыентыгында басылып чыккан иде. Китап бик тиз арада таралып бетте, ә халык аны сорады да сорады. Менә шушыларны истә тотып, "Кырык сырт" романын үзен генә аерым китап итеп бастырып чыгарырга уйладык, нәшер Фәния Хуҗахмәт моны тиз арада тормышка да ашырды, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Бу китапны Казанда, Фәния ханымның офис- кибетләрендә, Тукай урамы, 57- нче йортта һәм Тукай урамы, 23- нче йортта сатып алырга була. Шулай ук авторның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Китапны почта белән дә җибәрегә була, бәясе килешү буенча булыр, ин шәә Аллаһ!
Китап зур булмаган тиражда, үз акчабызга, игелекле кешеләр ярдәме белән дөнья күрде, аларга да Аллаһның рәхмәтләре булсын!
" Кырык сырт" китабын алып калырга ашыгыгыз!
Бу китап аша узган тарихыбыздан гыйбрәт алыйк, Магнитка сөргенендә корбан булган милләттәшләребезгә дога кылыйк! Рухлары шат булсын! Бу фаҗигаләр яңадан кабатланмасын!

Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
29.04.24.
🔥141👍1
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Татарларның беренче Президенты - Садри Максуди һәйкәле янында. Казан.

Бүген, 3 май төркичеләр көне котлы булсын!

Лидер Союза татарской молодежи "Азатлык" Наиль Набиуллин у памятника Садри Максуди - первого Президента Татарского народа. Казань.
3 мая - с днем тюркистов!

Азатлык
16
3 май - Төркичеләр көне котлы булсын!
Төрки халыкларның кардәшлеге һәм туганлыгы һәрвакыт чәчәк атсын, телләребез, мәдәниятләребез көчәйсен, үзара мөнәсәбәтләребез һәрвакыт югары дәрәҗәдә булсын!

3 мая - День тюркистов. Пусть с каждым днем крепнут братские взаимоотношения тюркских народов, пусть процветают наши языки и культуры! Искренне всех поздравляем!

Азатлык
29