СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
780 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
ДУСТЫБЫЗ ИЛДАРГА ЯРДӘМ

Дуслар, инде бер айга якын дустыбыз Илдар Анталиядәге депортация төрмәсендә утыра. Аның внж алу белән сораулар булганга, урамнан тотып алып киткәннәр. Хәзергә Илдарга икенче илгә китәргә кирәк һәм билет мәсьәләсе безгә кала. Туган ягыбызга дустыбыз кайта алмый(сәбәпләрен аңлыйсыздыр). Без адвокатлар аша Илдарга ярдәм итәргә тырышабыз.

Илдар – бик ихлас, милли җанлы, актив егет. Үзе һәрвакыт безнең барлык җыеннарда, очрашуларда катнашты, ярдәм итте. Бик ярдәмчәл кеше. Хәзергә инде бер ай төрмәдә булгач эшли дә алмый, акчасы да юк.

Иң ашыгыч төстә кирәк:
1) Билет өчен 8000 лира (250 доллар)
2) Штраф (алдагы вакытта кире кертсеннәр өчен) – 4700 лира (145 доллар)
3) Татарстанда Илдарның ике кызы бар (11 һәм 13 яшь). Ул монда эштә эшләп кызларына ярдәм итә иде. Бераз булса да кызларына ашарга алырга да җыйсак яхшы булыр иде – 4800 лира (150 доллар)
4) Һәм кулына бер 3000 лира (100 доллар җыйсак яхшы булыр иде)
Гомумән җыясы: 20 800 лира (645 доллар)
Ни кадәр тизрәк җыя алабыз, шулкадәр тизрәк аны төрмәдән чыгара алабыз.

Әйе, әз акча түгел, әмма тамчылап булса да җыербыз дип ышанам. 50-100 лира да ярдәм - зур ярдәм.

Татарлар, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.

Ничек ярдәм итәргә:
1) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)

2) 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.

3) крипта, бинанс.
USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
👍5
Фәүзия Бәйрәмовадан сөенечле хәбәр бар!

" Кырык сырт" китабы чыкты

Бу көннәрдә Казанда, Милләт нәшриятында, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" китабы басылып чыкты. Бу тарихи роман узган гасырның утызынчы елларында Магнитогорскига сөргенгә сөрелгән татарлар турында. Аларны, совет властена каршы эшлиләр, дигән ялган яла белән, туган авылларында йорт- җирләреннән куып чыгарып, Урал аръягындагы буш далага, Магнитканы төзәргә илтеп ташлыйлар. Бу тоткыннар арасында Мәккә- Мәдинәләрдә, Истанбул-Каһирәләрдә укыган дин әһелләре, авылның хәлле, баерак кешеләре, укымышлы белем ияләре күп була. Фәүзия Бәйрәмова бу гасыр башында Магнитогорскига барып, еллар буе бу теманы өйрәнде, сөргенгә сөрелгәннәрнең исән калган нәсел дәвамчылары белән очрашты, архивларда эшләде. Аның әйтүенчә, ул чакта Татарстаннан Магниткага йөз меңгә якын татар сөрелгән, алар ишле гаиләләре, әби- бабалары белән авылларыннан куылган. Бу мәхбүсләрнең күпчелеге беренче кышта ук ачтан һәм салкыннан өшеп үлә, бигрәк тә балалар һәм картлар күп кырыла. Фәүзия Бәйрәмова милләтебез башына килгән бу фаҗиганы җан тетрәткеч итеп тасвирлаган, вакыйгалар тормышның үзеннән алынган, хәтер күзәнәкләренә кан белән уелып язылган... Шушындый кеше чыдамаслык авыр шартларда да татарлар берләшеп, исән калу юлларын эзлиләр, бер- берләрен ташламыйлар, ярдәм итәләр, сөргендә дә татар булып, намазлы мөселман булып калалар. Бу китап - милләтебезнең бөеклегенә мәдхия!
Ә ни өчен әсәр " Кырык сырт" дип атала соң? Бу авырлыкларга түзә алмыйча, исән калу өчен, тоткыннарның бер өлеше сөргеннән кача. Ә алда аларны Урал тауларының кеше үтмәслек кырык сырты көтә, шул сыртларда балалары, әби- бабалары үлеп кала, ә туган авылларында аларны, сугым пычаклары тотып, Шайтан Шакирлар көтеп тора... Татар халкы, Казан алынганнан бирле, менә шушы кырык сыртны үтә, бу дөньяда ук сират күперен кичә...
Фәүзия Бәйрәмованың бу әсәре, 2005 елда, Казанда, Татарстан китап нәшриятында, шушы исемдәге романнар җыентыгында басылып чыккан иде. Китап бик тиз арада таралып бетте, ә халык аны сорады да сорады. Менә шушыларны истә тотып, "Кырык сырт" романын үзен генә аерым китап итеп бастырып чыгарырга уйладык, нәшер Фәния Хуҗахмәт моны тиз арада тормышка да ашырды, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Бу китапны Казанда, Фәния ханымның офис- кибетләрендә, Тукай урамы, 57- нче йортта һәм Тукай урамы, 23- нче йортта сатып алырга була. Шулай ук авторның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Китапны почта белән дә җибәрегә була, бәясе килешү буенча булыр, ин шәә Аллаһ!
Китап зур булмаган тиражда, үз акчабызга, игелекле кешеләр ярдәме белән дөнья күрде, аларга да Аллаһның рәхмәтләре булсын!
" Кырык сырт" китабын алып калырга ашыгыгыз!
Бу китап аша узган тарихыбыздан гыйбрәт алыйк, Магнитка сөргенендә корбан булган милләттәшләребезгә дога кылыйк! Рухлары шат булсын! Бу фаҗигаләр яңадан кабатланмасын!

Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
29.04.24.
🔥141👍1
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Татарларның беренче Президенты - Садри Максуди һәйкәле янында. Казан.

Бүген, 3 май төркичеләр көне котлы булсын!

Лидер Союза татарской молодежи "Азатлык" Наиль Набиуллин у памятника Садри Максуди - первого Президента Татарского народа. Казань.
3 мая - с днем тюркистов!

Азатлык
16
3 май - Төркичеләр көне котлы булсын!
Төрки халыкларның кардәшлеге һәм туганлыгы һәрвакыт чәчәк атсын, телләребез, мәдәниятләребез көчәйсен, үзара мөнәсәбәтләребез һәрвакыт югары дәрәҗәдә булсын!

3 мая - День тюркистов. Пусть с каждым днем крепнут братские взаимоотношения тюркских народов, пусть процветают наши языки и культуры! Искренне всех поздравляем!

Азатлык
29
Татарлар көчле халык! Без көчле шәхесләр үстергән милләт!
Вакыт-хакыйкать фильмын карарга киңәш итәбез!

Татары сильная нация, породившая сильных личностей!
Советуем к просмотру фильм: вакыт - хакыйкать.

https://youtu.be/7d-LITEaAFs?si=PqtHAIXGZ2YqbYHN
11🔥4🤔2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу көннәрдә яңа булдырылган «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең тәүге клибы чыкты бит әле.
"Төркемнең төп максаты - заманча татар музыкасын булдыру", диелә.

Клипны булдыручылар "«Хәрәкәттә - бәрәкәт» җыры - «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең гимны" - дип белдерә һәм яңа буын яшьләрне контрольда тоту өчен булдырылган яңа "комсомол" өчен пропаганда видеосы булуын да яшерми.

Элекке комсомол пропагандасында әзме-күпме фикер, кыйммәтләр булса, яңасында алар юк. Җыр инде туйдырылган шигарь һәм лозунглар белән генә баетылган. Фикер дә юк, кыйммәтләр дә табу бик авыр. Ә инде милли тәрбия ягыннан татарлык та юк, милләт тә юк, бөтенләй бушлык.

Азатлык
😢51
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Бу көннәрдә яңа булдырылган «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең тәүге клибы чыкты бит әле. "Төркемнең төп максаты - заманча татар музыкасын булдыру", диелә. Клипны булдыручылар "«Хәрәкәттә - бәрәкәт» җыры - «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең…
Новый "комсомол" идет в народ.

На днях на просторах Интернета опубликовали
клип новой подростковой группы «АЛМА»

Основная цель группы – "создание современной татарской музыки, которую будет слушать молодое подрастающее поколение." - написано в релизе.

"«АЛМА» стал клип на песню «Хәрәкәттә – бәрәкәт», ставшей гимном «Движения первых»" , "Мы верим, что в дальнейшем, песня и клип станут всеобщим гимном подрастающего поколения татарской молодежи." - говорят создатели клипа.

Заказчики и создатели клипа по сути и не скрывают, что перед нами пропагандисткий ролик нового "комсомола", движения для контроля над умами подрастающего поколения. Однако, если в том же комсомоле в свою пропаганду вписывали какие-никакие идеи, смыслы, то у татарского гимна новых комсомольцев в этом плане полный мрак: избитые фразы, лозунги и пустота. Ни смысла, ни идеи, ни тем более вдохновляющих искр для молодежи. С точки зрения национального, клип и песня так же полный ноль и ни о чем.

Азатлык
😢7👍2🔥1
Бөтен милли барлыкларыбыз зур-зур зыянга очрады. Халкыбыз, нәселемез миллионнар берлә үтерелде. Кырылды. Аның меңьеллык мәдәнияте, байлыгы, һәрберебез дә мыскыл ителде. Вәхшичә ватылды.

Гаяз Исхакый

Азатлык
😢14
Гаяз Исхакый ютуб каналына язылыгыз. видеоларыбызны карагыз, лаеклагыз һәм үзегез дә видеолар яздырып җибәрә аласыз) Видеода Исхакый әсәреннән өзек укырга мөмкин, Исхакыйга карата үз фикерләрегезне дә әйтә аласыз. Видеоларыгызны шулай ук ютуб каналыбызны урнаштырырбыз.
https://www.youtube.com/@gayaz_isxaqiy
👍12