СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
780 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Бүген Татар милли хәрәкәтенең якты
йолдызы, легендасы Фәнил Гыйләҗинең Туган көне!

Дустыбыз, кардәшебез, туганыбыз! "Азатлык" оешмасы исемемнән сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Гомерләрең бәхетле, бәхетләрең гомерле булсын! Сиңа сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә бәхете, барлык эшләреңдә уңышлар телибез! 😉

Иҗади рухың саекмасын, тормыш иптәшең Эльза белән күгәрченнәрдәй гөрләп, чын татар балалары тәрбияләргә язсын!

Теләкләрне әле күп теләп булыр иде, кыскасы - иң изге теләкләрнең барсын да телибез сиңа. Яисә, үзең әйтмешли: аяк-кулларың сызлаусыз, балаларың тыңлаулы булсын 😁😆

Киләчәктә дә шулай дуслар булып калсак иде, изге максатларыбызга да ирешергә насыйп итсен! 🙏

Синдә ага татар каны,
Бу азатлык тамгасы...
🔥172
Фәнил шигырьләрен аның телеграм сәхифәсеннән укырга була

https://news.1rj.ru/str/fanilgilaji
👍222
Җомга көннәребез котлы булсын!
👍23🙏2
Казанны "алалар"

Татар мәркәзендә татарлыкка
Һаман кысан урын.
Түр башына гел башкалар үрли,
Туар-тумас борын.

Сәвит исе белән сөрсеп аңкый
Һәммә үзәк урам.
Без әле дә Болак аръягына
Сөрдерелгән шуннан.

Хәрабәи Болгар каласына
Болгатылган динем.
Мәсхәрәле факультатив дәрес -
Туган телем минем.

"Хәтер"емә кадәр җуйдыралар -
Ясаклылык исән.
Омон тора, автозаклар көтә -
"Протестую!" - дисәң...

Милли шәхесләргә шәһәр чите -
Тәгаенле урам,
Йә кумырык, өч йорт исәбенә
тулар-тулмас булган.

Академик театрга тиклем
Күченәчәк әнә
"Шәп урынга!" - Кабан аръягына,
Чигенәбез янә...

Тез чүгәбез: "Баш өсте дип, - түрәм!"
Тешсез авыз белән
Тешлибез дә канатабыз телне,
Башлар түбән игән...

Алынадыр Казан милләтемнән
Яусыз, һаман саен.
Гафилият сазлыгындагылар,
Көтә форсат җаен...

Көтек булып, калып күтәрәмгә,
Сусап азатлыкка
Яраклаша халкым риза булып,
Сөенеп ямаулыкка.

Өмет итә кыл да кыймый гына
Туар бәхет таңын.
Һәм уфтанып, ул көрсенә тора:
"Алдадылар тагын..."

Алынадыр Казан, алынадыр
Татарстан иле.
Канатларны өтеп кагыладыр
Ваемсызлык җиле.

©Фәнил Гыйләҗев
15👍3
18 май - Кырым Татарларын сөргенгә җибәрүгә 80ел!
18 май 1944 ел... Зур фаҗига!

Без XXI гасырда яшәүче буын - бу көн турында беркайчан да онытмаска тиеш!

Кырым татарлары - кардәшләребез, туганнарыбыз!

Бу авыр көнне безнең йөрәкләр, күңелләр, уйлар Сезнең белән!

Без бергә! Без бер халык! Без бердәм!
Онытмадык! Онытмаячакбыз!

18 мая - 80 лет со дня депортации Крымских Татар в 1944 году.
Помним! Скорбим!

Азатлык
😢267👍1😁1🙏1
18 мая - день депортации Крымских татар.
Активисты Союза татарской молодежи "Азатлык" с целью почтить память жертв депортации, а также поддержать крымских татар в этот тяжелый, трагический день - читают отрывки стихов, посвященные депортации.

Среди читающих и наш недавно погибший друг - Батырхан Агзамов.
17🙏4😁2