СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
775 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
10 ноябрьдә Анталиядәге Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсендә Татарстан Конституциясе көненә һәм Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулуга багышланган кичәне һәм Татар диктантын билгеләп үттеләр. Чарага татар җәмгыятеннән 30га якын кеше җыелды.

Оештыручы Наил Нәбиуллин үз чыгышында Татарстан Конституциясенең милли үзаң һәм татар халкы хокукларын яклау символы булуын ассызыклады. Ул татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсендә танылуы — милләт өчен зур казаныш икәнлеген, бу статус телне төрле өлкәләрдә куллану мөмкинлеге бирүен билгеләп үтте.

Җыен турында түбәндәге мәкаләдә укырсыз.

10 ноября в Татарской библиотеке имени Гаяза Исхаки в Анталии состоялся вечер и Татарский диктант, приуроченный ко Дню Конституции Татарстана и 70-летию со дня смерти Гаяза Исхаки. Мероприятие собрало около 30 человек, чтобы отметить значимые даты.

Более подробно о вечере можете прочитать ниже.
👍17
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
АНТАЛИЯДӘ ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ ҺӘМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАП ДИКТАНТ ҮТКӘРДЕЛӘР

10 ноябрь көнне Анталиядә, Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсендә Татарстан Конституциясе көненә багышлап, җылы кичә һәм Татар диктанты үткәрелде. Милли очрашуда 30лап кеше катнашты.

Җыенны оештыручы, Төркия Татарлары җәмгыяте рәисе, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге лидеры, журналист Наил Нәбиуллин чараның әһәмиятен ассызыклап чыгыш ясады. "Татарстан Конституциясе — татар халкының милли үзаңын һәм үз хокукларын яклау символы. Ул безгә туган телебезне дәүләт теле дәрәҗәсендә сакларга, аны киләсе буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирә. Конституцияне хөрмәт итү — дәүләтебезне һәм милли горурлыгыбызны хөрмәт итү. Әлеге көнне билгеләп үтү, татарларның бердәмлеген һәм алга таба да телебезнең һәм мәдәниятебезнең үсешен тәэмин итүдә үз ролен күрсәтә.

Татарстан Конституциясе — безнең хокукларыбызны, дәүләтчелегебезне һәм милли үзенчәлекләребезне саклаучы төп документ. Конституцияне кабул итү Татарстанның җәмгыяви һәм мәдәни үсешенә зур этәргеч бирде. Иң мөһим казанышларның берсе — татар теленең дәүләт теле буларак танылуы. Бу карар, үз чиратында, телебезнең саклануына, үсешенә һәм яңаруына көчле импульс бирде. Дәүләт теле статусын алу татар телен мәктәпләрдә, югары уку йортларында, дәүләт оешмаларында, мәдәни чараларда актив куллануга шартлар тудырды.” – дип сөйләде ул.

Конституция көне белән бергә, җыенда Татар диктанты да үткәрелде. Әлеге диктант белән, Анталиядәге милләттәшләребез бөтен дөнья диктанты акциясенә кушылды. Әмма Анталиядәге Татар диктанты Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгына багышланды һәм әдипнең “Зөләйха” әсәреннән өзек язылды.

Наил Нәбиуллин бу уңайдан үз фикерләрен җиткереп болай диде: “Гаяз Исхакыйның мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү — безнең милли бурычыбыз. Бүген без Исхакыйның әсәрләреннән өзекләр язабыз, бу диктант аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Аның 70 еллык вафатына багышланган әлеге чара безгә Исхакыйның һәрвакыт безнең күңелләрдә һәм милли үзаңда яшәячәген искә төшерә. Ул фидакарь, халык өчен хезмәт иткән, милләтнең киләчәге өчен үз тормышын багышлаган шәхес буларак безнең күңелләрдә мәңгегә сакланачак.”

Исхакыйның әсәрләрен диктант форматында язу аның иҗатына булган ихтирам һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру теләген күрсәтә. “Исхакый иҗаты — татар халкы өчен чишмә кебек. Аның сүзләре һәм фәлсәфәсе милләтебезнең күңеленә кереп кала. Һәр татар кешесе аның әсәрләрендә үзен таный, үз халкына булган мәхәббәтне тоя. Бүген без аны зур хөрмәт белән искә алабыз. Исхакыйның мирасы — безнең милли рухыбызның көче һәм үсешенең нигезе,” — дип ассызыклады Нәбиуллин.

Диктантны аның әсәрләре буенча үткәрү дә юкка түгел, чөнки Исхакыйның иҗаты — милләтебезне берләштерү һәм үзебезнең тамырларыбызны аңлау өчен иң көчле юл. Бу чара безгә телебезне, мәдәниятебезне сакларга, милләтебезне үстерергә көч бирә. Гаяз Исхакыйның рухы һәрвакыт безнең белән, һәм аның хезмәтләре — татар халкы өчен якты юл күрсәткече.

Җыен бик җылы мөһиттә һәм рухта үтте. Оештыручылар кичә өчен махсус торт, һәр катнашучыга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ахырда чәй табыны, аралашу һәм танышу үткәрелде. Диктантта катнашучы милләттәшләребез шигырьләр сөйләде, үзләре язган әсәрләрдә өзекләр укыды.

Бу кичәдә һәркем милләтебезнең тарихына һәм телебезгә карата үз мәхәббәтен һәм хөрмәтен белдереп, безнең бердәмлегебезнең ныклыгын һәм киләчәгебезнең якты булуын ассызыклады.

Бәйрәм җыены “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
👍10
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Photo
В АНТАЛИИ СОСТОЯЛСЯ ТАТАРСКИЙ ДИКТАНТ И ВЕЧЕР ПОСВЯЩЕННЫЙ ДНЮ КОНСТИТУЦИИ ТАТАРСТАНА


10 ноября в Татарской библиотеке имени Гаяза Исхаки в Анталии состоялся вечер и диктант, посвящённые Дню Конституции Татарстана. В национальной встрече приняли участие около 30 человек.

Организатор мероприятия, председатель Общества татар Турции, лидер Союза татарской молодёжи "Азатлык" и журналист Наиль Набиуллин подчеркнул важность мероприятия: "Конституция Татарстана — это символ национального самосознания и защиты прав татарского народа. Уважение к Конституции — это уважение к нашему государству и национальной гордости. Этот день показывает единство татар и вклад в развитие языка и культуры."

“Конституция Татарстана — главный документ, призванный защищать наши права, государственность и национальную идентичность. Принятие Конституции стало важным этапом общественного и культурного развития Татарстана, а одним из главных достижений стало признание татарского языка государственным. Этот статус обеспечил условия для активного использования языка в школах, вузах, госучреждениях и культурных мероприятиях", — сказал он.

На мероприятии, приуроченном ко Дню Конституции, также был проведён Татарский диктант, в котором татарская община Антальи присоединилась ко Всемирному татарскому диктанту. Диктант в Анталье был посвящён 70-летию со дня смерти Гаяза Исхаки, и в качестве текста был выбран отрывок из его произведения "Зулейха".

Наиль Набиуллин поделился своим мнением: "Изучение наследия Гаяза Исхаки и передача его молодому поколению — наша национальная обязанность. Сегодня мы пишем строки из его произведений, и пусть этот диктант станет молитвой за его душу. Мероприятие, посвящённое его 70-летию, напоминает, что Исхаки навсегда останется в наших сердцах и национальном самосознании. Он был самоотверженной личностью, служил народу и посвятил свою жизнь будущему нации."

Проведение диктанта на основе произведений Исхаки отражает уважение к его творчеству и желание передать его будущим поколениям. "Творчество Исхаки — как источник для татарского народа. Его слова и философия остаются в душе нашей нации. Каждый татарин видит себя в его произведениях, ощущает любовь к своему народу. Сегодня мы чтим его память с глубоким уважением. Наследие Исхаки — это сила нашего национального духа и основа его развития," — отметил Набиуллин.

Вечер прошёл в тёплой и душевной атмосфере. Организаторы подготовили праздничный торт и вручили участникам письма с благодарностью и памятные подарки. В завершение мероприятия состоялся чайный стол, общение и знакомство. Участники диктанта читали стихи и отрывки из своих произведений.

Каждый участник вечера выразил свою любовь и уважение к истории и языку народа, подчеркнув единство и светлое будущее татарской нации.

Праздник завершился исполнением песни "Туган тел".
👍122🔥2
"Без үзебез килмәдек,
Безне вакыт сайлады..."
11
Азатлыкка дусларыгызны чакырырга онытмагыз. Сылтамасын төрле чатларда, төркемнәрдә таратсагыз да бик шәп булыр иде.
Алдан ук рәхмәт!

t.me/Azatliqtatar

Поддержите канал, распространите ссылку по своим друзьям, чатам и группам!
👍10
14 ноябрь - ахыска төркиләрен сөргенгә җибәрү көне!
Онытмыйк! Оныттырмыйк!
Бу авыр көнне кардәшләребез белән бергә!

14 ноября - день депортации тюрков Ахыска. Не забудем!
Выражаем поддержку братскому народу Ахыска!
🙏267👍7
"Милләтем әйтсә берәү,
"Милләтче" чыкты сүзе.
Татар өчен кем көрәшсен,
Көрәшмәсә Татар үзе?!"

Рәфис Корбан.
32🔥2👍1
Хәерле ял иртәләре!
Барыгызга да матур имин көннәр теләп калам.
Без кичә Истанбулда көне буе бөекләребезнең кабер тирәләрен тәртипкә китердек. Бераздан тулырак язырбыз.
👍172🔥1
Бүген, 19 ноябрь кадерле дустыбыз, көрәштәшебез Татар милли хәрәкәте һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовның ТУГАН КӨНЕ! Бүген дустыбызга 26 яшь булыр иде... Әмма ачы язмыш...
Бер ел элек, 29 октябрь көнне Тыва Җөмһүриятендә юл казасында Батырхан вафат булды.

Батырхан “Азатлык” оешмасын, милли хәрәкәтне бик яратты һәм милли хәрәкәткә бөтен энергиясен, көчен тулысы белән бирергә тырышты.
Бу авыр югалтуга чыдый алмый, йөрәкләребез бертуктаусыз елый!

Батырхан мәңге безнең йөрәкләребездә яшәячәк!

Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Сагынабыз! Юксынабыз!
22🔥5👍1🙏1
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
Бүген, 19 ноябрь кадерле дустыбыз, көрәштәшебез Татар милли хәрәкәте һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовның ТУГАН КӨНЕ! Бүген дустыбызга 26 яшь булыр иде... Әмма ачы язмыш... Бер ел элек, 29 октябрь көнне Тыва Җөмһүриятендә юл казасында…
Сегодня, 19 ноября день рождения нашего друга и соратника, активного участника Татарского национального движения, члена Союза татарской молодежи «Азатлык» Батырхана Агзамова.
Сегодня ему исполнилось бы 26 лет.

Батырхан был очень искренним и смелым, настоящим патриотом татарского народа.

Он воплощал в себе дух Кул-Шарифа и Япанчи, Батырши и Гаяза Исхаки. Наша нация потеряла одного из лучших и верных сынов. Мы все еще не можем поверить и осознать, что Батырхан погиб. Батырхан искренне любил «Азатлык» и отдавал деятельности в национальном движении всю свою энергию.

Боль от потери Батырхана настолько сильна, что слезы
не остановить.

Батырхану навсегда 24 года и он навсегда останется в наших сердцах!

Нам тебя не хватает!
16👍9😭4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Батырхан читает стихотворение Лилии Буджуровой
25👏1😢1🙏1
Тукай ятимнәре

Манзара! Тукай янында сукбайлар йоклап ята.
Ә ул әйтерсең аларны шигырь укып юата.

Шигырь укый хәзер Тукай Мәскәүнең иң түрендә,
“Тотса Мәскәүләр якаң” дип, як-якка төкеренә...

“Тотса Мәскәүләр якаң”, дип, ачындың, татар улы.
Якага түгел, телләргә үрелде Мәскәү кулы.

Үрмәләде үпкәләргә якадан урыс кышы,
Ничә гасыр ютәллибез кайтаралмый бурычны:

Авызлар тулы кара кан, кыйган юк төкерергә,
Арабызда үрчи бара телсезләр, бөкереләр...

Ничә буын үсте, үсә кисек тел – иман белән.
Кителде күңел кыллары, изделдек “Иван” белән...

“Ваня” исемен күтәрде күпме татар малае,
Кысалар кысылган саен акыл барды тараеп...

Татарлыктан бу тарлыкка төштек әле без нигә?
Телләребез “тырмаланды”, дәшмәс булды әниләр...

Дәшкәннәре саулык өчен сагаеп сакауланды,
“Тырмалы” Мәскәү сөя шул шамакай, сакауларны...

Дәшмәүчеләр эчтән көеп, саргая бара һаман
Кипкән яфрак тәкъдирләре көзләрен була яман...

Син дә корыдың яфрактай, язларда корыдың шул,
Урыс кышынан үпкәңне үптереп туңдырдың шул...

Мәскәү уртасында бүген шигырь укый синең сын,
Сәрхүш сукбайлар төш күрә, тоеп шигырь җылысын.

Син үзең дә сукбай булып йөргәнсең өйдән өйгә,
Инде Мәскәү ятимнәре аяк очыңа килә...

Фәнил Гыйләҗев.
🔥13👍2😍1
Сәлам, дуслар! Без бераз актуаль эшләрдән китеп тордык һәм онлайн киңлектән югалдык. Моның бер сәбәбе техник мәсьәләләр белән бәйле булса, икенчесе исә, һәм иң мөһиме – Хәтер көне өчен безгә “җавап” кайтарулар дәвам итә. Белгәнегезчә, быел “Азатлык” татар яшьләре берлеге Хәтер көнен мөмкин кадәр актив һәм киң масштабта үткәрде.

Беренче яктан, Казанда үткәрелгән чара көч структуралары тарафыннан куеп таратылды. Икенче яктан, төрле илләрдә ялгыз пикетлар оештырылды. Иң киң масштаблы чаралар Төркиядә – Истанбул һәм Анталия шәһәрләрендә узды. Анда бер яктан без Хәтер көнен милли җыеннар рәвешендә күп санлы катнашучылар белән традицион форматта үткәрә алдык. Икенче яктан, Хәтер көне кысаларында Төркия оешмаларын җәлеп итеп, алар тарафыннан җыеннар һәм фәнни конференцияләр оештыруга ирештек.

Гомумән алганда, нәкъ менә “Азатлык” Хәтер көнен шактый зур масштабта үткәрә алды. Бу эшчәнлек игътибарсыз калмады. Татарстанда да, чит илләрдә дә активистларыбызның “кинәт” проблемалары барлыкка килде. Аеруча кайбер активистларыбызга яшәү рөхсәте һәм документлар белән “көтелмәгән” авырлыклар килеп чыкты. Бу мәсьәләләрнең шактыен хәл итеп булды, әмма вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итте. Шөкер, зур тырышлыклар белән бу проблемаларның күпчелеген хәл итеп, татар хәрәкәте активистларына ярдәм итә алдык.

Хәзер без яңадан актуаль эшчәнлеккә керешәбез. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!
🙏9👍3🔥2
Всем привет. Мы несколько выпали из повести и пропали онлайн. Одна из причин чисто техническая. Другая, наиболее важная – мы получили и продолжаем получать “ответку” за Хәтер көне. Как Вы знаете, Союз татарской молодежи “Азатлык” в этом году наиболее активно и насколько это возможно широкомасштабно провел день памяти татарского народа.

С одной стороны акция в Казани, которую разогнали силовики. С другой стороны, одиночные пикеты в разных странах за границей. Ну и наиболее масштабные мероприятия в Турции, в Стамбуле и Анталии, где одной стороны мы смогли провести Хәтер көне в традиционных форматах – национальных джиенов (собраний) с большим количеством участников. И с другой стороны, нам частично удалось привлечь к Хәтер көне турецкие организации, которыми были организованы собрания и научные конференции.

По сути, именно “Азатлык” более менее масштабно смог провести Хәтер көне. И наша деятельность не осталась незамеченной. Проблемы возникли у активистов как в Татарстане, так и за границей. В частности ряд наших активистов “неожиданно” получили трудности с внж и документами. Вопросы решаемы, но требовали от нас времени и финансовых затрат. К счастью, на данный момент, через большие усилия нам удалось решить бОльшую часть этих вопросов, и помочь активистам татарского движения.
Сейчас же мы вновь будем вкатываться в актуальную повестку. Спасибо, что Вы с нами.
22🔥3🙏2
Татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга гаепләү нәтиҗәсен тапшырганнар. Ул хәзер мәхкәмә көтә. Танышып чыга аласыз.

Ветерану Татарского национального движения Зиннуру Аглиуллину вручили обвинительное заключение. Предстоит суд. Предлагаем ознакомиться. Весьма интересные формулировки имеются. Например: “совершил преступление против основ конституционного строя и безопасности государства”
😡165😭3