СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
789 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Фәнил, син даһи! Син бөек!
Син милләт намусы һәм вөҗданы!
Син 21 гасырдагы Татар Тукае һәм Дәрдемәнде!
Рәхмәт сиңа!
👍15
Диванга
 
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
Г. Тукай
Ханбикәңнән ваз кичкәндәй
Ваз кичтең син үз телеңнән.
Оялмадың милләтеңнән,
Намусыңнан, үз-үзеңнән...
 
Ваз кичтең хак дәүләтеңнән,
И, Диваным! И, диванам!
Өметләрне акламадың –
Акланма да! Сүзең – ялган!
 
Күз дә бума, и, Диваным!
Халык сине сайламаган!
Халык сүзен, хаклык сүзен
Булды микән санлаганың?!
 
Санлар идең, яклар идең –
Булсаң әгәр халыкныкы!
Сине халык сайламый ла,
Сайлый сине черек токым...
 
Череп баеганнар сайлый,
Сан алганчук, фәрман биреп!
Әйе, балык баштан чери!
Нәкъ шулай ук чери милләт...
 
Черетәсез милләтемне
Тавыш биреп, канунлата!
Сезне халык сайламаган –
Җаныгызда мөһер ята!
 
Җандагы ул кара мөһер
Һәр чакрылыш саен арта!
“Халык ялчылары” булып,
Халык канын эчү – хата!
 
Хата сезнең сайлану да,
Чөнки, ялган сан алулар!
Ялган сезнең “эш” күрсәтеп,
“Халкым өчен!” дип янулар!
 
Ханбикәңнән ваз кичкәндәй
Ваз кичтең син телеңнән дә,
Дәүләтеңнән, Вөҗданыңнан,
Иманыңнан, үзеңнән дә.
 
“Өстем бөтен,  мин дәүләтле!” –
Дисең инде эчеңнән син.
Халык канын имә-имә
Баегансың, симергәнсең...
 
Сезнең белән бергә Дәүләт
Үзе чери һаман, бөлә!
Көн итәсез уртак малны –
Халык милкен бүлә-бүлә.
 
Дәүләт белән мәкер тулы
Көнлекчеләр көн иткәндә.
Ничек кирәк иминлекне
Өмет итү бу Илләрдән!
 
И, Диваным, яралгансың
Изге ният белән әүвәл!
Мәкергә һәр бирешүең,
Сатылуың – безгә әҗәл!
 
Милләтеңә, Дәүләтеңә
Әҗәл яный. Син үз куллап
Киләчәккә кул сузасың,
Халкың белән уен уйнап.
 
Син һаман шул – Ханбикәңне
Үзең тотып саткан Диван!
Бер карасаң дәүләтле син,
Бер карасаң – юк та сыман...
 
Бер карасаң – көдрәтле син!
Имеш, канун чыгарасың.
Бер карасаң син бит үзең
Бер бичара, бер чарасыз!
 
Чарасыз син! Һәм халкыңа
Таянырдай юк терәгең.
Гаделсезлек Диваны син,
Дивана син, юк кирәгең!
 
Кирәгең юк бу көенчә,
Кирәк безгә гадел Диван.
Ачык сайлау юлы белән
Халкым үзе сайлап куйган.
 
Халык өчен, хаклык өчен
Эшли алыр Диван кирәк.
Һәр Диванга менүчегә
Төпле акыл, Иман кирәк!
29.11.2017.

"Кирмән нигезе" китабыннан
©Фәнил Гыйләҗев
👍18🔥4
Forwarded from Гарифуллин
Интересные сегодня были разговоры в Татарстанском Госсовете и вокруг него. Я прекрасно знаю цену большей части депутатского корпуса, за исключением нескольких лиц она весьма невысока. Еще более красноречива природа тех, кто сидит в управленческом аппарате. Понимаем кто они, и от кого зависят и почему зависят. Прекрасно понимаю политическую реальность в современной РФ и поэтому не позволяю себе в отличии от досужих комментаторов разбрасываться направо налево оторванными от реальности лозунгами. Ответы на некоторые вопросы можно понять из сегодняшнего выступления Минниханова. Кто умеет читать между строк, тот поймет.
В реальности же все познается в сравнении. Для сравнения напомню, что к примеру Калмыкия «потеряла» президентство еще в 2005 г., Чечня добровольно в 2010 г., Башкирия в 2014 году. Она кстати была последней, остальные поменяли еще раньше. Сейчас на дворе конец 2022 года. После сегодняшнего заседания у Татарстана будет президент еще до 2025 г., до новых выборов (последние были в 2020 году). Это официально. А мы с вами можем называть президент сколько угодно. Ну как ощутили разницу? И кто после этого может упрекнуть в целом татарский народ в быстрой сдаче своих прав? Татарстанские элиты достаточно быстро сдавали другие права, за которые можно было побороться. Не вступают или слабо вступают в борьбу за другие вопросы. Но вот что касается именно этого символического вопроса ( а в политике символы играют очень большую роль) бились до конца и продилил. И мы все татары можем гордиться этим. Мы народ-государственник, не будем забывать об этом. Это очень важная деталь, характеризующая наш менталитет (со всеми его плюсами и минусами, впрочем как и у всех народов). А загадывать так далеко до 2025 года в нынешней ситуации очень оптимистично, еще многое может изменится. Если конечно не будет досрочных выборов.
👍35🤔3👏1
Forwarded from Гаяз Исхакый
«Бердәмлек» төшенчәсе төрле кабиләләрнең зыялыларының башларында туган бер хыял гына түгел, бәлки тормыштан килеп чыккан вә изге тартышта җиңеп чыгар өчен калган бердәнбер юлдыр.

Безнең өчен бу мөкаддәс «бердәмлек» юлыннан башка кечкенә генә сукмак та юктыр.

Без шуңа ышанамыз вә бөтен төрек-татар баласын нинди генә кабиләгә мөнасиб булса булсын, шул «бердәмлек» юлыннан хәрәкәт итәргә чакырамыз.
Көч бердәмлектәдер!

isxaki.com
t.me/gayaz_isxaki
17👍1
Чаллы шәһәрендә Сталинга һәйкәл куюга ризасызлык белдереп Татарстан
Прокуратурасына хат язган идек.
"Сираҗи сүзе" гәҗите хатыбызны тулысынча бастырган. Редакциягә
һәм Искәндәр Сираҗига бик зур рәхмәт!
👍37👏3
Власти Татарстана в 2022 году уменьшили финансирование программы по сохранению и развитию государственных языков республики — русского и татарского — на 23 млн руб., или на 20%. Как сообщили „Ъ“ в министерстве образования, решение было принято с целью обеспечить «устойчивое развитие экономики республики» на фоне введенных против страны санкций.

В союзе татарской молодежи «Азатлык» считают сокращение языковой программы недопустимым. «Мы видим, как из года в год системно сокращается финансирование. Это категорически неправильно, тем более неправильно обосновывать проблемами с экономикой»,— сказал „Ъ“ глава этого движения Наиль Набиуллин. По его словам, «татарский язык видится для некоторых абсолютно ненужным грузом, неким пятым колесом, которым можно пожертвовать во благо экономики и при сокращении расходов». При этом он выразил недовольство результатами исполнения программы. «Получается, что только 50% татарских детей могут изучать татарский язык хоть как-то. А остальные?» — сказал он. Господин Набиуллин обратил внимание, что сейчас в республике «татарский язык изучается добровольно, в Татарстане нет системы татарских школ, нет национального университета — что приводит к потере татарского языка, сведению на нет всех усилий по его сохранению».
😢33👍4🔥1
2022нче ел өчен Аллаһыга мең рәхмәт!
2023нче ел безгә күбрәк сөенечләр, шатлыклар, бәхет алып килсен!
Яратам сине милләтем! Яшәсен бөек Татар халкы! Мәңге яшәсен Татарстан!
👍18
Союз Татарской Молодёжи «Азатлык» поздравляет татарский народ, а также всех жителей многонациональной Республики Татарстан с наступлением нового 2023 года!

Желаем всем счастья, здоровья, успехов и пусть 2023 год будет для нашего народа отправной точкой в его борьбе за свои права и прав других народов, живущих с нами по соседству.
В новом году СТМ «Азатлык» продолжит свою активную общественно-политическую и просветительскую деятельность.

Яңа ел котлы булсын!
👍315😭1
Forwarded from Turan News
🇹🇷В Казани, Стамбуле и Крыму наступил новый 2023 год!

С новым годом братья тюрки !

@Panturknews
👍348🎉3😁1😢1
Безнең дусларыбыз Татар акчасы музее Татар акчаларына багышланган буягычлар чыгарды. Моңарчы булмаган, кызыклы һәм уникаль проект. Кызыксынучылар @artur_qazan Артур дустыбызга яза ала.
Forwarded from Artur Qazan
Дуслар! 🙂 Сезгә "Алтын Урда хәзинәсе" дигән балаларга буягыч алырга тәкъдим итәбез! 💰💰💰

Бәясе - 150 сум (Казанда очрашып бирә алабыз, шулай ук, почта аша җибәрә алабыз. Кемгә кирәк - комментарий, хат язып эндәшегез).

"Алтын Урда хәзинәсе" дигән буягыч балагызның туган көненә иң шәп бүләк! Әти-әниләргә тәрбия бирү эшендә ул ярдәм итәчәк.

Мәктәп укытучылары өчен дә бу буягыч бик файдалы булыр - аның белән бик кызык дәрес үткәреп була, рәсемнәр ясап укучы җиңел һәм мавыктыргыч форматта халкыбызның тарихын өйрәнә.

Татарлар - эшчән, тырыш, акча казана белгән халык!!! Татар теле - икътисади үсеш теле!!! Балагызны уңышлы кеше итеп тәрбияләгез!!!

Дусларыгызны "Татар акчасы музее" төркеменә (https://vk.com/tatar_akchasy_muzee) чакырырга онытмагыз! Репост ясаган кешеләргә рәхмәтләр белдерәбез!

ТАТАРЛАР, АЛГА!!!

#татарчачара #КудапойтивКазани #татартеле #Казань #Минтатарчасөйләшәм #Казан #татар #Татарстан #татарлар #сатучы #сәүдәгәр #икътисад #акча #өчпочмак #кыстыбый #түбәтәй #Идел #музей #гыйлем
23👍8😢1
Forwarded from Гаяз Исхакый
Без Ерак Шәрекъта милли-дини эшләребезне мәркәзләштерү юлларында эшләп ятсак, бу хәл илебездә дә хөкем сөрә, анда да халкыбыз көч туплый, берләшә. Бу туплануга каршы монда да, тегендә дә бик күп тавышлар, лыгырдамалар булса да, без аңа әһәмият бирмибез, без аңа кәрван йөргәндә эт өрү кеби генә карыйбыз. Безнең кәрван моннан соң да үз юлында йөриячәктер. Эт өрүләре генә аны туктата алмаячаклар. Без коручы, дәүләтче көч булганга, бер вакытлар Пекиннан Кырымга кадәр сузылган илнең хуҗалары булган җимерүче, яндыручы көчкә каршы булдык. Хәзер дә каршы чыгачакбыз. Без солых теләүче, тынычлык өчен көрәшүче халыкбыз, без хәзер милләтебезне җимерүче тәэсирләрдән сакларга тырышабыз. Шул хөрмәтебездә үзебезгә куәтләр эзлибез. Шуларны табу берлә Аурупада да, Азиядәдә алар берлә бер сафка басабыз. Солых мәдәнияте юлында хәрәкәт итәбез. Без шул юлда бөтен төрек оешмалары берлә берләштек. Без азияле халык булганга, мәдәниятебезне саклау өчен, Азия мәдәни куәтләре берлә бер юлга барабыз.

Гаяз Исхакый.

t.me/gayaz_isxaki
isxaki.com
👍14
В КАЗАНИ СОСТОЯЛСЯ ПИКЕТ В ЗАЩИТУ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

В центре Казани Союз татарской молодежи “Азатлык” организовал одиночный пикет в защиту татарского языка. Активист организации держал плакат: “Нация ждет не слова, а действия. Гаяз Исхаки.
Татарам не нужны нарисованные цифры и красивые отчеты! Требуем равноправия и реальных мер по сохранению татарского языка”. Акция прошла в рамках “Стратегии 8”.
Лидер Союза татарской молодежи “Азатлык” Наиль Набиуллин заявил, что данная акция организована для привлечения общественного внимания к плачевной ситуации с татарским языком и актуализации дискуссии по сохранению татарского языка.

“Ужасающие итоги последней переписи населения, согласно которым татары потеряли 700 тысяч человек, четко показывают, что нынешняя стратегия, по которой мы живем – не работает. Бесполезные форумы и конгрессы, разговоры и красивые отчеты о проделанной работе, бесконечное отступление от своих же прав, показуха, различные шоу, песни и пляски, отсутствие системной работы, фактический отказ от внедрения татарского языка, – привели к нынешнему результату. Мы категорически не согласны нынешним состоянием как татарского языка, так и татарской нации в целом. Поэтому, Татарам для сохранения национальной идентичности и языка в первую очередь нужно национальное образование, а именно, татарские детские сады, полноценные татарские школы и университеты. А еще внедрение татарского языка в повседневную жизнь Татарстана. Обязательное знание обоих государственных языков: татарского и русского должно стать нормой в государственных-муниципальных органах, в сфере обслуживания и т.д. Татарский язык должен стать рабочим инструментом в Республике. Мы устали от красивых отчетов и нарисованных цифр. Мы требуем равноправия и реальных мер по сохранению татарского языка.” – подчеркнул Наиль Набиуллин.

Татарские активисты намерены и далее проводить акции в рамках “Стратегии 8” в защиту Татарского языка. “Стратегия 8” – это ежемесячная акция, активисты “Азатлык” планируют каждое 8-е число выходить с пикетами в защиту ст. 8 конституции Татарстана, которая гласит, что «государственными языками в Республике Татарстан являются равноправные татарский и русский языки».
👍293👏1
🔥26👍14😁32😢2
КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕН ЯКЛАП ПИКЕТ УЗДЫ

Бүген Казан үзәгендә “Азатлык” Татар яшьләре берлеге оешмасы Татар телен яклап ялгыз пикет оештырды. Оешма активисты тоткан шигарьдә: “Милләт сүз көтми, эш көтә. Гаяз Исхакый. Татарларга матур хисаплар һәм язылган саннар кирәкми. Татар телен саклау буенча реаль адымнар һәм тигезлек таләп итәбез!” – дип язылган иде. Пикет “Стратегия 8” кысаларында үтте.
“Азатлык” Татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин, әлеге чара татар теленең авыр хәленә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү һәм татар телен саклау мәсьәләләрен актуальләштерү өчен оештырылганын белдерде.

“Соңгы җанисәпнең котычкыч нәтиҗәләре, (без 700 мең Татар югалтканбыз), ачыктан-ачык шуны күрсәтте, Татарстанның соңгы дистә еллардагы стратегиясе эшләми. Файдасыз форум һәм конгресслар, буш сөйләшүләр һәм эшчәнлек турында матур хисаплар, шоу, бию һәм җырлар, күз буяу һәм үз хокукларыбыздан чигенүләр – болар барысы да бүгенге нәтиҗәгә китерде. Без моның белән катгый рәвештә риза түгел һәм татарларны саклар өчен стратегияне кичекмәстән үзгәртергә кирәк дип саныйбыз. Моның өчен беренче чиратта тулы канлы татар милли мәгариф системасын (милли бакчалар, татар мәктәпләре, университетлар) булдыру кирәк. Өстәвенә Татар теле Татарстанда көндәлек тормышка кертелергә һәм бишенче кепчәк сыман булмаска тиеш. Ике дәүләттән телен белү дәүләт һәм муниципаль оешмаларда, хезмәт күрсәтү өлкәсендә нормаль хәл булырга тиешле. Милләтебез матур хисаплардан һәм күз буяу өчен язылган саннардан туйды. Без татар телен саклау өчен реаль адымнар һәм тигезлек таләп итәбез!” – дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Татар яшьләре әйтүенчә, “Стратегия 8” дип аталган бу чараларны алар һәр айның 8нче көнендә үткәрчәк. Чараның максаты — татар теленең мөшкел хәленә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
👏26👍32😁1
"Ирек күрмәгән - көтми азатлык...
Бәхетсезләр танымый бәхетне.
Анасызлар белми ана назын,
Өмет югалткан күрми өметне..."
Илсөя Бәдретдинова җырыныннан.
👍19🔥2
Союз Татарской Молодёжи "Азатлык" отказывается признавать итоги переписи населения

В татарском национальном движении к итогам переписи отнеслись негативно.
«Мы не признаем нынешних итогов переписи населения»,— заявил „Ъ“ председатель союза татарской молодежи «Азатлык» Наиль Набиуллин. Он полагает, что «немало цифр может быть просто нарисовано и не соответствовать действительности», есть вопросы «как к самой процедуре переписи, так и к подсчетам». Господин Набиуллин не исключает, что «в стране есть тенденции к искусственному приуменьшению численности не русских народов, и татар в частности».
Он также полагает, что «государство в лице Республики Татарстан фактически дистанцировалось от данного вопроса». В частности, он отмечает, что «вместо создания полноценной системы национального образования... была выбрана более легкая стратегия песен и плясок, проведения шумных мероприятий, и отчетов», а «национальный активизм фактически вытеснен с общественно-политической жизни республики». «Нет никакой единой системы работы с татарами за пределами Татарстана, нет своей системы образования, нет полноценной поддержки татарских общин, ничего нет. Фактически продолжен курс на ассимиляцию народов»,— заключил он.
👍37👏2😁1
Forwarded from Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый сайтының хостингы өчен түли алмаган идек, шуңа аны әлегә сүндерделәр.
Якын арада бу проблеманы хәл итәргә тырышабыз.
Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!
16😢6👍2
Мортаза Рәхимов җәмгыять өчен катлаулы фигура булып кала. Башкортстанда туып үскән тарихчы, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин Мортаза Рәхимов республикада азчылыкны тәшкил иткән башкорт халкын үстерде, әмма татар хәтерендә тискәре фигура булып калачак ди.

"Татар хәтерендә ул тискәре фигура булып сакланып калачак, чөнки Рәхимов елларында татар халкына басым зур булды. Бу аның башында туган уйлар да булмагандыр, әмма башкорт милли хәрәкәтенә таянгач, мондый фикерләрне аңа шушы хәрәкәт вәкилләре җиткергәндер. Татар телен бетерергә тырышты, җанисәп вакытында татарның санын киметте, татар милли оешмаларын репрессияләде, 2002 елда татар җәмәгатьчелеге белән очрашканда татар теленең дәүләт статусы турында "бук чәйнәмәгез" дигән сүзләр әйтте".
(чыганак: Азатлык радиосы)
👍8🤔83😁3