СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
789 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Forwarded from Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый сайтының хостингы өчен түли алмаган идек, шуңа аны әлегә сүндерделәр.
Якын арада бу проблеманы хәл итәргә тырышабыз.
Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!
16😢6👍2
Мортаза Рәхимов җәмгыять өчен катлаулы фигура булып кала. Башкортстанда туып үскән тарихчы, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин Мортаза Рәхимов республикада азчылыкны тәшкил иткән башкорт халкын үстерде, әмма татар хәтерендә тискәре фигура булып калачак ди.

"Татар хәтерендә ул тискәре фигура булып сакланып калачак, чөнки Рәхимов елларында татар халкына басым зур булды. Бу аның башында туган уйлар да булмагандыр, әмма башкорт милли хәрәкәтенә таянгач, мондый фикерләрне аңа шушы хәрәкәт вәкилләре җиткергәндер. Татар телен бетерергә тырышты, җанисәп вакытында татарның санын киметте, татар милли оешмаларын репрессияләде, 2002 елда татар җәмәгатьчелеге белән очрашканда татар теленең дәүләт статусы турында "бук чәйнәмәгез" дигән сүзләр әйтте".
(чыганак: Азатлык радиосы)
👍8🤔83😁3
Милли хәрәкәт һәркем өчен ачык!
Килегез! Фикерләгез! Эшләгез!
Хәрәкәттә бәрәкәт!
👍22🔥21
Forwarded from Гаяз Исхакый
Иске заманаларда төрек-татар хатыны үзенең сәяси-иҗтимагый тормышымызда ирләр берлән бер дәрәҗәдә булмаса да, бик зур иде, олуг иде. Болгар падишаһысына килгән гарәп хаятләрен, сәйяхларын язганда, падишаһ вә олугларның мәҗлесләрен сөйләгәндә, хатыннарның мәҗлестә хазир булулары язалар. «Беренче хатын», «икенче хатын» дип йөртәләр. Руслар берлән татарларның мөнәсәбәтләрен язганда, сугышларын сөйләгәндә татар хатыннарына әллә никадәр урын бүләләр. Аларга бер көч иттереп карыйлар.

Чынлап та, төрек-татарда хатыннар бер көч иде. Хатын иптәш иде, юлдаш иде. Гаилә хәяты, ир берлән хатынның мөнәсәбәте мөкатдәс иде. Дуст та, дошман да күзен салырга ярамый торган, ут та яндырмый, җил дә, су да ашамый торган өйнең нигезе иде. Гаилә ясау иске дә, яңгы да тормышның иң җитди бер адымы, ике якка да күп бурыч йөкләтә торган адымы иде. Һәм дә бөтен халкы, ыругы алдында, ыруглар бурычы ала торган яшь егет алдында, аның ыругы, халкы алдында мәгълүм хак бирә торган иҗтимагый бер эш иде. Шуның өчен безнең телдә «хатын алу, өйләнү» тәгъбир ителә. Ягъни өйле булу, өй ясау. Буйдаклык өйсезлеккә мокабил иттереп йөртелә иде. Буйдак теләсә кая китәргә, теләсә кая барырга хакы булса да, өйләнгән егетнең ул хакы кими, аның өстенә өй тәрбиясе бурычы йөкләнә иде. Хатынның киләчәк буынны тәрбияләүдәге ролен аңлар өчен, татар хатынының әхлакый кыйммәтен белү ляземдер.

Гаяз Исхакый.
isxaki.com
t.me/gayaz_ishaki
👍212🥰2
Җылы уй
«Ауропа бу кышта катачак!» –
Матбага шулай дип лаф орды.
Асылда, тик Рәсәй киңлеген
Зәмһәрир суыклар катырды...

Һәм безгә кагылды котыптай
Кышларның чатнама ачысы.
Йөзләрне уйды вә кызартты
Суыкның җан өзгеч камчысы.

«Кыш якын!» – диделәр...
Данлыклы
«Кәнәфи уены» сүзләрен
Тәкърарлап,
Җылынып шул сүздән,
Юатып йөрделәр үзләрен...

Ләкин кыш көттерми,
Килә ул...
Чын урыс кышы бу – җанөзгеч!
Ягулык, байлыклар – безнеке! –
Диештек, –
Җылыны кабызгыч...

Кул чабып куанган идек тә,
Йөрибез җылысыз, уып тән.
Бу – безнең даими көнкүреш,
Безнең хәл шундый ла...
Бик күптән.

Ауропа катмый да, туңмый да,
Тик яши үзенең көенә.
Фаразлап, гөманлап йөргәннәр
Үзләре күшегә, көенә...

Чикләре, асылда, билгесез
Дәү илнең урамы – кешесез.
Ауропа жәл менә!
Без нәрсә?
Без – гомер буена өшибез!

Сыңар да кеше юк, юк кеше...
Булса да чалт аяз, якты көн.
Күңелдә шәмдәлләр сүрелә:
Буржуйка, чи утын, күк төтен...

Буржуйка җылыткан ул ирләр
Буржуйлар бурзае хәлендә,
Ач көе, җан аулап тилмерә,
Карусыз, буйсынып әмергә...

Кыш үтәр билгеле, чигенер...
Зәмһәрир чигә ул һәр елны.
Тик сабан җиткәндә алар соң
Күрерме яшел сут уҗымны?

Кем чәчәр, кем урыр?..
Көтүне
Шулармы җәйләтер болында?
Әлегә зәмһәрир кыш тышта...
Мин исә,
Өзлексез уйланам
Мәңгетуң дөньябыз уянган,
Шинельнең кирәге булмаган
Бәхетле киләчәк турында.

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
👍103
Чистарыну

"Сугыш - җәмгыятне чистарта торган әйбер. Хатын-кызның күреме кебек."
Раил Садриев

Әйе, безне ипләп чистарталар,
Әйе, безне җайлап сөзәләр.
Ничек кенә итеп тугъламыйлар:
"Түзәр әле!"- диеп, изәләр...

Чистарындык Явыз Иван килгәч,
Казансуның аунап ярында.
Нарат урманнары белән бергә
Чапты безне Пётр тагын да.

Чукындырып чистарттылар безне,
Асып, чукынмаган өчен дә.
Чистарыну чара-кораллары
Һаман сафта, һаман көчендә...

Чистарындык влач алмаштырып,
Әйе, түнтәрелеш ясап та.
Нинди генә газап кичмәдек без,
Ясак түләр өчен азакта.

Интервентларны да илдән сөрдек,
Нимеч белән дә без көрәштек....
Империя генә таркалмасын!
Без шултикле кулга иләштек...

Иләштек без корыч куллыларга,
Таш йөрәкле залимнәргә дә.
Тәре асып, кара чапан киеп,
Инҗил тоткан галимнәргә дә.

Гарәпчәләп, латинчалап яздык,
Үзләштердек Кирилл имлясен.
Франсузча да, нимесчә дә белдек,
Һәм өйрәндек инглиз җөмләсен.

Тоттырдылар ачлык Уразасын,
Кылдырдылар сөрген Хаҗларын.
"Панистламист" диеп,
Денсез чорда
Кигерделәр дәһри таҗларын.

"Пантюркистлар", "милләтчеләр" диеп,
Диварларга терәп аттылар.
Милли зыялылар Җеназасыз,
Ташсыз каберләргә яттылар.

Карцерларда кыям басып кундык,
Гулагларда сәҗдә кылдык без,
Сазлыкларга ятып шуыштык без,
Окопларга төшеп туңдык без.

Төрек, япун, балкан, фин сугышы,
Басмачларны барып бастыру,
Интернациональ бурыч үтәү,
Ирек мәйданында ач тору!

Ичкерия төзелмәсен өчен,
Эче черек дәүләт эчендә
Кабат "чистарыну" үтте халык,
"Чистарыну" янә көчендә.

Әйе, илне берләштерә курку,
Берләштерә хәсрәт-кайгылар.
Чынга ашмас тормыш вәгъдә итеп,
"Чистарталар", кабат алдыйлар...

©Фәнил Гыйләҗев
👍222😢1
Нынешний созыв Государственного Совета отныне не может представлять интересы татарского народа и Республики Татарстан.
Требуем от Государственного Совета Республики Татарстан принять волевое решение о самороспуске!
👏46👍72🤔2🔥1😁1
В Казани прошёл одиночный пикет с требованием к Госсовету Татарстана принять решение о самороспуске.

Активист Союза Татарской Молодёжи «Азатлык» держал плакат, на котором было написано, что нынешний состав Госсовета не может представлять интересы татарского народа и Республики Татарстан.

Вчера президент Татарстана Рустам Минниханов подписал Закон "О внесении изменений в Конституцию Республики Татарстан". Главное изменение, который вносит новый закон, — это наименование высшего должностного лица республики. Также из Конституции Татарстана убраны упоминания суверенитета и договора о разграничении полномочий.
🔥40👍85😁2🎉2
Татар яшьләре Татарстан парламентыннан үз-үзен тарату турында карар кабул итү таләп иттеләр.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге бүген шундый таләп белән ялгыз пикетка чыкты.

"Татарстан дәүләт шурасының хәзерге чакырылышы татар халкының һәм Татарстанның мәнфәгатьләрен вәкиллек итәргә сәләтле түгел. Татарстан дәүләт шурасын үзен-үзе тарату турында карар кабул итәргә таләп итәбез" дип язылган аның кулындагы плакатында.
"Безнең фикеребезчә, үзгәртелгән Конституция маддәләре, аеручы 1нче маддә бары тик референдум аша үзгәртелә ала. Дәүләт Шурасының карары канунсыз, Татар һәм Татарстан мәнфәгатьләренә кискен каршы килә. Кичә булган вакыйгалар, Конституциягә үзгәрешләр кертү - татар халкының битенә төкерүгә тиң. Бу бик зур кимсетү. Милләт моны онытмаячак!" - диде "Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.
👍367🔥4😁2
В Стамбуле открылась первая в Турции татарская библиотека.

В самом большом городе Турции в центре Стамбула, в здании старинного медресе, принадлежащего фонду исследований тюркского мира, состоялось торжественное открытие первой в Турции татарской библиотеки, которая будет носить имя Гаяза Исхаки. Пока в ней 150 книг, большинство из них на татарском: литература, история, изучение татарского языка. Есть также произведения на турецком, но о татарах, либо написанные татарами.

Например, книги и переводы Юсуфа Акчуры, Садри Максуди, Гаяза Исхаки. Их можно получить каждый день, кроме воскресенья, с 9:00 до 18:00. По словам организатора библиотеки, активиста татарского молодежного движения в Турции Наиля Набиуллина, также есть возможность посидеть, расслабиться и попить чайку, читая книги сразу. Расположение библиотеки очень удобное, она находится недалеко от мэрии Стамбула. Планируется увеличить количество книг в библиотеке и расширить ее деятельность.
👏4414👍9🤔2🥰1😢1
Forwarded from Гаяз Исхакый
Истанбулда Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачылды.

Истанбулның тарихи үзәгендә, Төрки дөньяны өйрәнү фонды бинасында Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачылды. Җыенда татар һәм төрек җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Чара Татарстан һәм Төркия гимнары белән башланып китте. Китапханә Татар энтузиастлары, милли хәрәкәт вәкилләре, "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары тарафыннан оештырылды.

Ктапханәгә урынны Төрки дөньяны өйрәнү фонды бирде. Әлегә китапханәдә 150 китап бар. Тарих, әдәбият, публицистика, тел өйрәнү китаплары тупланган. Аерым бер урын Гаяз Исхакыйга бирелгән.

Китапханәдә татарлар турында, яки татарлар тарафыннан язылган төрекчә китаплар да бар. Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый китаплары һәм тәрҗемәләре шундыйлардан.
👍32🥰43
Идел буе Һәм Русиянең милли оешмалары арасында «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге – татар яшьләренең бәйсез, иҗтимагый-сәяси милли хәрәкәте. 90нчы елда Татарстан суверенлыгын, татарларның, төрки халыкларның хокукларын яклады. Оешманың хәзерге рәисе Наил Нәбиуллин.

Соңгы елларда "Азатлык" Татарстанның суверенлыгын һәм хокукларын яклау белән бергә татар теле өчен көрәшкә күп игътибар бирә. Бүгенге көндә берлек урамнарга чыгып, протест чараларын дәвам итүче бердәнбер татар оешмасы булып кала.

"Азатлык" ай саен Стратегия 8 исемле чаралар оештырып, дәүләт теле буларак татар теленең мотлак укытылуын, татар мәктәпләре, университетлары ачылуын таләп итә. Татарстан өчен мөһим булган истәлекле көннәрне искә ала, татар туграсы, байрагы, Татарстан референдумы, Конституциясе һәм суверенитет көннәрен искә төшерә, урамнарда байракчыклар, тасмалар тарата.

Татар яшьләре иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә күрә төрле мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтен белдерә. Соңгылардан, Чаллыдагы Сталин һәйкәле мәсьәләсендә "Азатлык" прокуратуга хат язды, сынны куярга рөхсәт бирмәүне таләп итте.

"Азатлык" төрки халыклар белән эшчәнлек алып барырга тырыша. Ел саен татар яшьләре Казанда Ходжалы геноцидын, кырымтатар, карачай, балкарларның сөргенгә җибәрелү көннәрен искә ала.

2014 елда Азатлык оешмасы "Ирекле Украина, татарлар сезнең белән" шигаре астында Казанда пикетлар оештырды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин 2020нче елның ахырында чит илгә китәргә мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә Төркиядә яши. Истанбул, Анталия һәм башка шәһәрләрдә татарларны берләштерү максатыннан төрле очрашулар, җыеннар үткәрелә. 2022 елның октябрендә Казанда тыелган Хәтер көне Истанбулда үтте һәм анда 100 кеше катнашты.
👍183
Татар латиницасы. Аның кулланышын үзебездән башларга кирәк! Кушылыгыз! Үрнәк алыгыз! Беркем тыймый бит!
Фотода Истанбулдагы Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсенең элмә тактасы.

Татарская латиница! Прежде всего нам самим нужно начать ее использовать! Берите пример! Присоединяйтесь! Никто не запрещает!
На фото табличка Татарской библиотеки им. Гаяза Исхаки в Стамбуле.
👍39🥰61🔥1
Сегодня союз татарской молодежи "Азатлык" провел в Казани, у здания Правительства РТ одиночный пикет, в котором организация выразила свое категорическое несогласие с внесенными изменениями в Конституцию Татарстана.

На плакате было написано: "Положения статьи 1 Конституции Республики Татарстан и настоящей статьи могут быть изменены только по результатам референдума Республики Татарстан. ст.123 Конституции РТ.
Внесение изменений в Конституцию Татарстана от 26.01.2023 г. НЕЗАКОННО!
Требуем самороспуска Гос.Совета РТ!".

"Азатлык" продолжает борьбу за права Татар и Татарстана!
🔥32👍8😁1
Бүген Казанда, Татарстан хакимияте бинасы каршында "Азатлык" Татар яшьләре берлеге ялгыз пикет оештырды һәм Конституциягә кертелгән үзгәрешләргә карата ризасызлык белдерде.

Активист тоткан шигарьдә: "Татарстан Республикасы Конституциясенең 1 маддәсе һәм әлеге
маддәсе нигезләмәләре бары тик Татарстан Республикасы референдумы
нәтиҗәләре буенча гына үзгәртелергә мөмкин. Татарстан Конституциясе, 123нче маддә. 26.01.23 елда Конституциягә кертелгән үзгәрешләр канунсыз. Татарстан дәүләт шурасын үзен-үзе тарату турында карар кабул итәргә таләп итәбез.

"Азатлык" оешмасы Татарларның һәм Татарстанның хокуклары өчен көрәшне дәвам итә!
🔥32👍121👏1😁1
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге лидерлары Татар халкының беренче Президенты, юлбашчысы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, милләт атасы Садри Максуди һәм аның хатыны Камилә ханымның каберләрен зиярәт иттеләр, җыештырдылар, мәрмәр ташларын юып, Көръән укыды һәм рухларына дога кылды.

Быел Садри Максудиның 145 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Каберләре Истанбулның Зинҗирликую зиратында урнашкан.

Лидеры "Азатлык" сегодня посетили могилу первого Президента Татарского народа, политика, профессора, отца нации Садри Максуди и его жены Камили ханым. Прочитали дуа, почистили, убрали мусор вокруг могилы.
В этом году мы отметим 145 лет со дня рождения Садри Максуди.
Его могила расположена на кладбище Зинжирликую в Стамбуле.
👍336
НУЖНА ПОДДЕРЖКА ДЛЯ ПРОВЕДЕНИЯ ДНЯ ГЕРБА ТАТАРСТАНА

7 февраля - день Государственного герба Республики Татарстан, который был принят в 1992 году.

Официально этот день в Татарстане не отмечается. Однако, уже более 10 лет напоминаем мы, активисты Союза татарской молодежи "Азатлык", каждый год, 7 февраля распространяя всем желающим флажки с гербом Татарстана. В этом году также хотим вспомнить и напомнить про исторический день принятия одного из основных символов Республики.
Нам необходима помощь, для покупки флажков, чтобы 7 февраля - распространить всем желающим. Вместе с флажками планируем раздавать несколько тысяч флажков с изображением герба Республики. Сейчас нам не хватает 15 тысяч рублей.

Поэтому, просим всех неравнодушных оказать нам поддержку.
Считаем, что день герба является хорошим поводом для консолидации и единения татарского народа, всех граждан Татарстана.

Как можно помочь?
1) Переводом на карту сбербанка, по номеру телефона:
4276620025274659
2) Вестерн Юнион: Nail Nabiullin
👍32🥰3👏1