Бүген Казанда Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең атказанган артисты Наил Дунай (Николай Дунаев) белән хушлашалар. Наил Дунай Казанның Курган зиратында җирләнәчәк. Бу – якыннарының теләге, дип аңлаттылар Камал театрында, алдан ук урынын да хәстәрләп куйганнар.
Соңгы айларда Наил Дунай авыр хәлдә булган. Инсульт бәргән, артист торып йөри алмаслык хәлгә килгән. Ул якыннарының тәрбиясендә булган. 30 октябрь кичендә өендә җан биргән.
Дунай чыгышы белән Зәй районыннан, Әхмәт авылыннан. Шунда мәктәптә белем алган. Бу авыл мәктәбе күп талантлы шәхесләр тәрбияләп чыгара. Шуларның берсе — Дунай белән бер сыйныфта укыган, аннары Мәскәүнең Щепкин училищесында белем алган язучы Рабит Батулла. Ул яшьтәше белән тыгыз аралашкан, телефонннан хәбәрләшеп торган. Әмма өзелер алдыннан алар күрешә алмаган. Ренат Таҗетдин, Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакиров барып кайтты янына, әмма Микулай инде сөйләшә алмаган, ди Батулла.
💬Керешен татары ул, әмма татар артисты. Татар ягындагы кеше булды, әмма керәшеннәрнең йолаларын саклады. Мәктәптә барыбыз да бергә укыдык, бүленмәдек. Керәшеннәр аерым милләт дип йөрмәде, сабыррак булды бу мәсьәләдә. Керәшеннәр — христианнар, әмма тел, йола көчлерәк, шуңа да татар керәшеннәре татарларга тартылды, дип искә ала ул.
Төп сайтта
Көзге сайтта

Азатлык Радиосы
"Микулай дәдә — татар театрына хезмәт иткән керәшен татары". Актер Наил Дунай вафатына
Татар артисты Наил Дунай якшәмбе көнне вафат булды. Бүген аны соңгы юлга озаталар. Керәшен татары гомеренең 61 елын татар театры сәнгатенә багышлады. Нинди эз калдырды, нинди сыйфатлар белән аерылып торды? Бергә укыган, иңгә-иң терәлеп эшләгән, якын аралашкан…
❤8👍3
Русиядә мобилизациядән азат ителмәгән килеш хәрби хезмәткә чакырылудан качучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертүләре бар, дип яза "Известия"
Качучыларга 200-500мең сум штраф бирергә, биш елга кадәр мәҗбүри хезмәткә җибәрергә яки биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә тәкъдим ителә.
Канун өлгесенең авторлары - "Бердәм Русия" вәкилләре: Русия думасының һәм Федерация шурасының саклану комитетлары рәисләре Андрей Картаполов һәм Виктор Бондарев, Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Василий Пискарев һәм аның урынбасарлары.
Документның парламентка кертелергә әзер булуын Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы урынбасары Эрнест Вәлиев та раслаган. "Сүз бүгенге өлешчә мобилизация турында бармый", дигән ул.
"Безнең илдә 1941 елдан бирле мобилизация булмаган. Шуңа аңа кагылышлы күп кануннар эшләми торган", дигән ул.
Аның әйтүенчә , өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, хәрби чакырылыштан качкан өчен "срочникларны" гына җинаять җаваплылыгына тартып булуы ачыкланган.
"Бу дөрес әйбер түгел. Дәүләт белән ватандаш арасындагы мөнәсәбәтләр кешенең беренче тапкыр чакырылу-чакырылмавына карамастан, бөтен кеше өчен бер үк төрле булырга тиеш. Шуңа күрә без кануннардагы бушлыкны гына бетерәбез", дигән депутат. Ул мобилизациянең бүгенгә төгәлләнүен искәрткән, әмма бу кайчан да булса мобилизация кабат кирәк булмас дигән гарантия бирми дигән.

"Бердәм Русия" мобилизациядән качучыларны биш елга кадәр утыртырга тәкъдим итә
Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы урынбасары Эрнест Вәлиев әйтүенчә, мобилизация игълан ителгәннән соң, хәрби чакырылыштан качкан өчен "срочникларны" гына җинаять җаваплылыгына тартып булуы ачыкланган. "Без кануннардагы…
🤬11👎1
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын ике кеше һәлак булган. "Тимер" батальонына кергән бу сугышчыларны бүген Түбән Камада җирләделәр, дип яза "Бизнес Online".
▪️53 яшьлек кече сержант Евгений Полшаков (өске фото) Түбән Каманың Кызыл Чишмә авылында туган. 13нче санлы Түбән Кама мәктәбендә укыган. Казан энергетика техникумын тәмамлаган. 1997-2018 елларны «Техуглерод», аннары «Техноформ» ширкәтләрендә эшләгән. Август аенда килешү төзеп "Тимер" батальонында хезмәт иткән.
Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
▪️28 яшьлек Шәүкәт Мәннәпов Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә туган. 2001 елны Түбән Каманың 1нче санлы мәктәбенә укырга кергән. 2012 елны Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль бүлгесенең Татарстан кадет корпусын тәмамлаган. Шул ук елны армиягә алынган һәм бүлек командиры вазифасына билгеләнгән. Төрле елларда контракт нигезендә хезмәт иткән.
Азатлык Путинның Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен исемлеккә теркәп бара.

👍6😢4
🖋Русиядә калган һәм күчеп китәргә мәҗбүр булган бәйсез региональ журналистлар берләшеп «Говорит НеМосква» проектын булдырган.
Проект авторлары Русия төбәкләрендәге кызыклы вакыйгалар һәм мөһим яңалыклар турында сөйләргә җыеналар. Алар фикеренчә, төбәкләрнең кыйммәте күптөрлелектә һәм тормыш нәкъ менә анда башлана, Мәскәүнең транспорт боҗрасы (Садовое кольцо) чикләрендә түгел.
"Говорит НеМосква – без җирле җәмгыять буларак кем һәм безгә җирле мәнфәгатьләребезне ничек якларга кебек сорауларга җавап бирү омтылышы", - дип аңлата проектны оештыручылар.
"Govorit_NeMoskva каналына язылып, төбәкләрдәге журналистларга теләктәшлек белдерергә була.

👍14🤔1
Йөк көймәләренә 5 декабрьгә кадәр төялгән Русия нефтен 19 гыйнварга кадәр бәя чикләүләре куймый гына бушатырга мөмкин. Бу хакта АКШ финанс министрлыгына сылтама белән The Wall Street Journal хәбәр итә.
Басма мәгълүматынча, финанс министрлыгы бу ачыкламасын нефть базарларын тынычландыру өчен ясаган, чөнки Балтыйк диңгезендәге Русия портларыннан Азия илләренә нефть ташу 45-60 көн вакыт алырга мөмкин.
🔹5 декабрьдә Европа берлегенең Русиягә каршы әзерләгән сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керә, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар.
🔹Иң югары бәяне әлеге чикләүләр гамәлгә керәсе көнгә якынрак вакытта билгеләргә ниятлиләр. АКШ кара алтынның бер мичкәсенә бәяне 60 доллардан да ким итмәскә ниятли.
🔹Хәзер Русия нефтенә бәя 75 доллар тирәсе.

👍2
Төркиядә отельләр Русия түләү системнарын тоташтыра башлаган. Әлеге систем Русиядә чыгарылган "Мир", Mastercard һәм Visa карталарын кабул итә. Бу хакта "Известия" туризм тармагы хезмәткәрләренә сылтанып яза.
Медиа язуынча, Ziraat банкы "Мир" карталары белән эшләүне туктатканнан соң, Papillon Zeugma Relaxury отеле Русиянең Sigma системына тоташкан. Ул "Мир" карталары гына түгел, Русиядә чыгарылган Mastercard һәм Visa карталарын да кабул итә диелә.
Сентябрь ахырында Төркия банклары АКШ санкцияләреннән сагаеп, Русиянең түләү системы белән эшләүдән баш тартты. Иң элек хосусый банклар – DenizBank һәм Is Bankasi, соңрак Halkbank, Ziraat bankasi һәм VakifBank дәүләт банклары да "Мир" картасын кабул итми башлады. Бүген Төркиядәге бер банк та Русиядә чыгарылган карталарның берсе белән дә эшләми.
@azatliqradiosi

👎5
Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә Татарстаннан 3000ләп егет җибәреләчәк. Башкортстаннан 4000 кешене алачаклар.
Бүген, 1 ноябрьдә Русиядә көзге чакырылыш башланды, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
@azatliqradiosi
Бүген, 1 ноябрьдә Русиядә көзге чакырылыш башланды, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә Татарстаннан 3000ләп егет җибәреләчәк
Бүген, 1 ноябрьдә Русиядә көзге чакырылыш башланды, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
🤬10
Русия саклану министрлыгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынган "срочник"ларны Украинага җибәрмәячәкләр дип, русияләрне алдамакчы була, дип саный АКШның Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре.
Аерым алганда, мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар "махсус хәрби операция"гә җәлеп ителмәячәк, дип Русия баш штабы вәкиле Владимир Цимлянский вәгъдә иткән иде.
2022 елның көзендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләрне аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр, алар хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашмаячак, дип баш штабның оештыру-мобилизацион баш идарәсе җитәкчесе Евгений Бурдинский да белдерде.
Мондый белдерүләр халыкны тынычландыру өчен һәм гаскәрдә хезмәт итүдән күпләп качмасыннар өчен генә ясала, дип саный белгечләр.
Әмма Русия канунсыз рәвештә Украинаның басып алынган төбәкләрен аннексияләде, моны дөньяның күпчелек илләре танымый, ләкин Кремль карашына ярашлы бу хәрби хәрәкәтләр Украинада түгел, Русия җирләрендә бара дигәнне аңлата.
"Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларның әзерлекләре тәмамлангач, якынча 2023 елның мартында яки апрелендә Украинага җибәрелү ихтималы югары. Аларны иртәрәк тә җибәрүләре бар", ди белгечләр.
Сез ничек уйлыйсыз?

ISW: көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынганнарны сугышка җибәрмәүләрен халыкны тынычландыру өчен әйтәләр
Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларның әзерлекләре тәмамлангач, якынча 2023 елның мартында яки апрелендә Украинага җибәрелү ихтималы югары. Аларны иртәрәк тә җибәрүләре бар", ди белгечләр.
🤬6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Шойгу Путинга илдә мобилизация тәмамлануын белдерде Русиядә мобилизация 21 сентябрь көнне Владимир Путин кушуы белән башланган иде. Белгечләр мобилизация тәмамлану хәбәрләренә сак карарга, рәсмиләр белдерүенә шикләнеп карарга киңәш итә. Русия Украинага…
Мобилизация тәмамландымы-юкмы уены дәвам итә
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков мобилизацияне тәмамлау өчен президент фәрманы кирәкми, дип белдерде.
“Президент юристлар белән сөйләшәм дигән иде. Хәбәр итәбез: фәрман кирәкми. Шулай итеп, нокта куелды. Моблизация тәмамланды”, диде Песков.
Шул ук вакытта “Агора” хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков “өлешчә” мобилизация турындагы фәрманда вакыты күрсәтелмәгән дип белдерә.

🤬7😁2🤔2
Permacrisis – ел сүзе
Британиянең Collins English Dictionary инглиз теле сүзлеге 2022 ел сүзе дип permacrisis сүзен атады. Ул permanent crisis сүзтезмәсеннән кушып ясалган һәм даими кризис дигәнне аңлата.
Былтыр бу сүз insurrection (фетнә) иде. 2021 елның 6 гыйнварда АКШ Капитолиена һөҗүм белән бәйле.
2020 елда – Covid булды.
Татар телендә ел сүзе дип нинди сүзне атарга була? Комментарийларда языгыз әле.

Татарстаннан тагын ике кешенең Украинадагы сугышта һәлак булуы билгеле
▪️Илназ Хәбибрахманов – Мамадыштан, 23 яшь, ефрейтор. 23 октябрьдә Луһански өлкәсенең Червонопоповка авылында үлгән, 30 октябрьдә җирләнгән. Медицина көллиятен тәмамлаган, аннары хәрби хезмәткә киткән. Фервальдә сугышка кергән. Хатыны һәм улы калган.
▪️Ришат Җиһангәрәев – Мамадыштан, 27 яшь. Мотоукчылар батальонында рядовой булып хезмәт иткән. 2014 елда хәрби хезмәткә чакырыла, аннары кораллы көчләр белән килешү төзи. 27 сентябрьдә үлеме турында хәбәр ителгән. Ришатның җәсәде әлегә кайтарылмаган.
Азатлык Путинның Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен исемлеккә теркәп бара. Соңгы ике кеше турында укучыларыбыз хәбәр итте. Азатлык исемлегенә кермәгән үлемнәр бар икән, комментарийларда яки @azatliqradio аккаунтына җибәрә аласыз.

😢10👍3🤬1
Европаны куып җиткән һәм узып киткән
🔹Русиядә Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) йоктыручылар саны 1,5 миллионга җиткән. Бу бөтен халыкның 1%.
🔹Русиядә 100 кешегә ВИЧ йоктыру саны бөтен Европа берлеге илләреннән 10 тапкыр зуррак.
🔹15-49 яшьлекләр арасында ВИЧлы авырулар 1,5% тәшкил итә.
🔹Роспотребнадзор фаразына караганда, 2020 елдан 2030 елга кадәр Русиядә ВИЧ йоктыруның яңа очраклары 660 мең булачак.

😱9🔥1🤬1😢1
Черек утын да ярыймы?
Башкортстанның Әлшәй районы Казанка авыл биләмәсендә мобилизациягә эләккән ирнең әнисенә черек утын алып килгәннәр. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров посты астына Әлфия Акимова исемле хатын язган, фотосын да керткән.
«Оят! Ярдәм итүләре турында язалар гына. Менә нәтиҗәсе», дигән ул.
Район хакимияте хезмәткәре җавабыннан күренүенчә, утынны мобилизациягә эләккән ир сораган булган. Казан авыл биләмәсе башлыгы авыл егетләренә утын әзерләшергә кушкан. Алар корыган агачларны кисеп, китергән.
Түрә әйбәтрәк утын юнәтү өчен җирле урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән. Бөтен кирәкле белешмәләрне җыйганнан соң, хатын утынның 10 процентын гына түләп ала алачак диелә.

😁8🤬3👍1
Хөрмәтле укучылар! Сезне Азатлык сайты турында сораштыруда катнашырга тагын бер кат чакырабыз! 😎
5 минут вакытыгызны кызганмыйча, безнең сорауларга җавап бирсәгез иде.
🔸Азатлык сайтына еш керәсезме?
🔸Азатлык сайтында мәгълүмат табу авырмы/җиңелме?
🔸Азатлык сайты сезнең өчен никадәр файдалы?
🔸Азатлык сайтын куллануда сез ни дәрәҗәдә канәгать?
🔸Азатлык сайтын дусларыгызга тәкъдим итәр идегезме?
🔸Азатлык сайтында сезгә иң ошаганы/ошамаганы нәрсә?
🔸Азатлык сайтын бер сүз белән ничек тасвирлар идегез?
🔸Азатлык сайтында бер әйберне яхшырта алсагыз, ул нәрсә булыр иде?
Сезнең җаваплар безгә сайтны яхшыртырга ярдәм итә. Рәхмәт!
👉Азатлык сайты турында сораштыру
Фикерләрегезне монда комментарда да әйтә аласыз😉

❤11👍4
Казанда «Туган тел»гә һәйкәл куелачак
Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан язучылар берлеге Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә скульптура композициясе эскизына ачык бәйге игълан итте. Ул 1 ноябрьдән 2023 елның 31 гыйнварына дәвам итәчәк.
Һәйкәл Казансу буенда Милли китапханә (элекке «Казан» милли-мәдәни үзәге) бинасы янында куелачак.
«Туган тел» шигырен ташта мәңгеләштерү идеясе белән шагыйрь, журналист Зиннур Мансуров чыккан иде. Ул бу хакта 2020 елның 26 апрелендә, Тукай туган көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка әйтте.

❤13👍3🤔1
Еланьдагы хәрби укыту үзәгендә тотылучы мобилизацияләнүчеләр бетләүләре турында сөйли
Русия саклану министрлыгының Еланьдагы хәрби укыту үзәгендә бет чыккан. Бу хакта ЕАН Telegram-каналында хәбәр ителә.
"Бетләр ашый, түзәр чама юк. Бөтенесе кашынып йөри. Хәрби шәһәрчек бу кадәр кешегә исәпләнмәгән һәм юыну урыннары җитми", дип сөйләгән мобилизацияләнгән хәрбиләрнең берсе.
Мәгълүматны Русия думасы депутаты Максим Иванов та раслады.
Русиядә мобилизация игълан ителгәннән бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.

👍7😁6😱4
Узган 9 айда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 64 процентын Мәскәүгә күчергән
Былтыр шушы чорда 70 процент күчкән булган булган.
Шул ук вакытта быел республикада 563 оешма 17,5 млрд сум күләмендә салым түләүне киметкән. 1 октябрьгә салым бурычлары исә 12,5 млрд сумга арткан.
Тулырак Азатлыкның төп сайтында яки көзге сайтта.

Миңнеханов федераль һәм республика арасында салымнарны бүлешү тәртипләре үзгәрүе сәбәпле, Татарстан бюджетының кытлыгын каплау кыен булачак диде.
🤬13👍2
"Идел-Урал конфедерациясе кирәк". Төркиядә "Азат Русия өчен" хәрәкәте оешты
30 октябрь Төркиядә "Азат Русия өчен" хәрәкәте оешты. Хәрәкәтнең рәисе итеп чечен активисты, Ичкерия хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Руслан Кутаев, аның урыбасары итеп сәясәт белгече Руслан Айсин сайланды. Оештыручылар милли республикаларны яңадан кору турында фикерләште.
Бу Русиядәге халыкларның азатлыгы өчен көрәшүче беренче оешма гына түгел. Русия Украинага каршы сугыш башлагач май аенда "Азат милләтләр лигасы" оешкан иде.
Лига милли республикаларның бәйсезлеген якласа, "Азат Русия өчен" хәрәкәте нигездә федерализм идеяларын күтәреп чыга. Һәм моны язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова тәнкыйтьләп тә чыкты. Хәрәкәт резолюциясендә милләтләрнең бәйсезлеге турында әйтелмәгән дип социаль челтәрдә тәнкыйди фикер калдырды.
Бу нинди оешма? Аның максатлары нинди? Чит илләрдә оешкан башка оешмалардан ни белән аерыла? Әлеге сорауларга җавапны Азатлык сайтында укырга мөмкин:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👉Телеграмда.

30 октябрь Төркиядә "Азат Русия өчен" хәрәкәте оешты. Оештыру чарасында чечен, татар, украин, урыс, кырымтатар, чиркәс, дагыстан, кыргыз вәкилләре һәм Төркиядәге элекке мөһаҗирләр, барлыгы 60лап кеше катнашкан. Оештыручылар милли республикаларны яңадан кору…
👍22👎6🔥4🤔2🥰1
Бүген – 2 ноябрь, Русия Украинага каршы башлаган сугышның 252нче көне. Әлеге вакытка хәбәрләр мондый:
🔸Русия Укриананың Кременчуг шәһәренә һөҗүм итте. Моның өчен Иран дроннары кулланылган диелә.
🔸Европа Берлеге Украинага 25,5 млн евро бүлеп биргән. Бу илдәге энергосистемны рәткә китерергә ярдәм итәчәк.
🔸АКШ Украинага 47,6 млн доллар акчаны миналардан арыну өчен тапшыра. Бу акчаның бер өлеше саперларны эшкә өйрәтү өчен тотылачак.
🔸Херсонда Русия хакимияте билгеләгән хакимият кешеләрне мәҗбүри эвакуацияли. Кешеләр Днепр елгасыннан 15 чакрым ераклыкка алып кителә. Оккупацион хакимият бу гамәлен Каховка ГЭСының дамбасын Украина шартлатырга тели дип аңлата. Украина президенты исә дамбага Русия гаскәрләре миналар куйган дип белдерде.
🔸АКШның сугышын өйрәнү институты Иран Русиягә дроннарның яңа партиясен һәм баллистик ракетлар тапшырырга җыена дип яза. Русиянең Иран коралына бәйлеге арта ди аларның аналитиклары.
🔸Изральдәге сайлаулардагы экзит-полл мәгълүмаларына караганда, Беньямин Нетаньяху җиңә. Ул 12 ел дәвамында Израиль премьер-министры булган иде.
🔸Төньяк Корея берничә баллистик ракетларны Япония ягына атты. Кимендә 10 ракет булган диелә, алар Көньяк Корея чиген узып Япон диңгезенә килеп төшкән. Ракетлар 150-200 чакрым ераклыкка очкан. Көньяк Корея моны аларның җирлегенә бәреп керү дип бәяләде.
🔸Әфгәнстанда хакимияткә Талибан килгәннән соң әфьюн җитештерү киң таралган. БМО мәгълүматынча, мәкне үстерү узган ел белән чагыштырганда 32%ка арткан.
🔸Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республикадагы 79 уку йортын тикшергән. Түрәләр мәктәпләрнең эшчәнлегендә уңай динамика күзәтелә дигән.
🔸Башкортстанда бүгеннән Украина сугышына китүче ирләрнең гаиләләренә ярдәм итү фәрманы үз көченә керә. Республика башлыгы Радий Хәбиров федераль гарантияләргә өстәп эш урыннары, кредитлар, коммуналь-торак чыгымнарын каплауда льготалар сакланачак диде.
Азатлык татар телендә эшен тәүлек буена алып бара. Иң мөһим хәбәрләрне тиз итеп укыр өчен Тelegam-да язып барабыз. Әмма сайтка да, башка платфомаларга да кереп чыккалагыз, анда башка сезгә кызык булырга мөмкин мәкаләләр, видеолар, фотолар, анализ була ала. Безгә сөйли торган хәлләр булса, языгыз.

👍7