Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы – Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.5K subscribers
10.6K photos
1.01K videos
8 files
16.4K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хөрмәтле укучылар! Сезне Азатлык сайты турында сораштыруда катнашырга чакырабыз! 😎

5 минут вакытыгызны кызганмыйча, безнең сорауларга җавап бирсәгез иде.

🔸Азатлык сайтына еш керәсезме?
🔸Азатлык сайтында мәгълүмат табу авырмы/җиңелме?
🔸Азатлык сайты сезнең өчен никадәр файдалы?
🔸Азатлык сайтын куллануда сез ни дәрәҗәдә канәгать?
🔸Азатлык сайтын дусларыгызга тәкъдим итәр идегезме?
🔸Азатлык сайтында сезгә иң ошаганы/ошамаганы нәрсә?
🔸Азатлык сайтын бер сүз белән ничек тасвирлар идегез?
🔸Азатлык сайтында бер әйберне яхшырта алсагыз, ул нәрсә булыр иде?

Сезнең җаваплар безгә сайтны яхшыртырга ярдәм итә. Рәхмәт!

👉Азатлык сайты турында сораштыру

Фикерләрегезне монда комментарда да әйтә аласыз😉

@azatliqradiosi
👍11
"Азатлык" татар яшьләре Истанбулда Хәтер көнен уздырды

30 октябрь "Азатлык" татар яшьләре берлеге Истанбулның тарихи үзәгендәге мәдрәсәдә Хәтер көнен оештырды. Анда якынча 100 кеше катнашты, ди берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин.

"Кырымтатар, ногай, мари, карачай һәм башка милләт вәкилләре дә кунак буларак килде. Хәтер көненең мөһимлеген аңлап, теләктәшлек белдерде. Татарча шигырьләр укылды, татар тарихы сөйләнде. 1552 елда булган вакыйгалар искә алынды, шул еллардан бүгенгә кадәр көрәшкән бар милләттәшләребез өчен дога кылынды. Шулай ук татар тарихы китаплары таратылды. Теләгән кешеләр футболка, толстовкалар сатып ала алды", ди Нәбиуллин.

Татарстанда уздыру рөхсәт ителмәгәндә, Хәтер көнен республикадан читтә оештыру мөһим дип саный "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре.

@azatliqradiosi
👍117
Уфада полиция Украина харитасы ясалган өс киемен чыгарган Home брендын тикшерә

Киемгә ясалган харитада Русия аннексияләгән дүрт төбәк Украинага кертелеп сурәтләнгән. Бу кием бер сатып алучының күзенә чалынган һәм ул моны полициягә әләкләгән диелә.

Mash Batash хәбәренчә, Украина харитасы ясалган балалар костюмы (худи) тегүне сорап бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу заказ Русия Украинаның дүрт төбәген аннексияләгәнче бирелгән булган. Киемнәр ярамаган, витринада калган һәм башка бер сатып алучының күзенә чалынган диелә.

Home брендлы киемнең үзенчәлеге — Home сүзенең О хәрефе урынына билгеле бер төбәкнең харитасы ясала.

Элегрәк мондый киемдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та күренгән иде.

@azatkiqradiosi
🤬6🤯3😁2
Татарстан хакимиятләре "Алга" һәм "Тимер" батальоны сугышчыларына түләү тәртибен үзгәрткән — хәзер алар тиешле акчаларын Украинага барып эләккәч кенә алачак

Элегрәк "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хезмәт итүчеләргә түләүләр этаплап бирелә иде — 60 мең сум күләмендә беренче түләүне хәрби бүлекчә исемлегенә кертелгәч алдылар, калганын — батальон белән чикне узгач.

Хәзер 250 мең сум күләмендәге түләүне аларга фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда, аннексияләнгән Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә һәм Украина җирләрендә хәрби хезмәтләрен уза башлагач кына бирәчәкләр.

Августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы сугышта катнашкан өчен түләүне арттырып, 360 мең сум итү турында фәрман имзалады.

Шул ук вакытта җәй ахырында "Алга"да хезмәт итүчеләр түләүләрнең вакытында бирелмәвеннән зарланган иде.

Фотода: "Тимер" батальоны шевроннары (@armytatarstan)

@azatliqradios
🤬8👍3👎1
Босния һәм Һерцеговина футбол берлеге Русия җыелмасы белән матч уздырудан баш тартты

Иптәшләрчә уен 19 ноябрь Петербурда узасы иде.

Босния һәм Һерцеговина футболчылары Русия Украинага каршы сугыш алып барганда бу ил белән уйнау мөмкин түгел, дип белдергән.

Украинада сугыш башланганнан соң, Русия җыелмасы барлык халыкара ярышлардан читләштерелде.

@azatliqradiosi
👍202
Азат милләтләр лигасы Русия халык депутатларының Польшадагы җыены уңаеннан белдерү ясады

Бу атна ахырында Польша башкаласы Варшау янындагы Яблонна авылында Русиянең халык депутатлары җыены узачак. Бу уңайдан Азат милләтләр лигасы белдерү ясады. Лига "Русиянең хәзерге шәкелендә саклануын аклаучы бернинди сәяси көчләрне һәм үзәкләрне дә" танымавын белдерде.

"Без Мәскәү хөкемдарларына мохтаҗ түгел — хакимиятнекенә дә, оппозициянекенә дә. Без коллаштырылган халыкларның бәйсез дәүләтләр төзүгә хокукын хуплаучылар белән генә диалогка һәм элемтәгә ачык", диелә белдерүдә.

Лига фикеренчә, яңа Русия дәүләтен формалаштыру процессы ихтыяри булырга һәм канун чыгару оешмалары яңа федерациягә керүне хуплаган төбәкләр нигезендә генә башкарылырга тиеш.

Польшадагы Халык депутатларының беренче җыенында Русия халкының канунлы сайланган вәкилләре катнашачак, алар арасында Русиядән килгәннәр дә, сөргенлектә яшәүчеләр дә бар, бу вәкилләр үзләрен Путин диктатурасы белән хезмәттәшлек итеп, аның җинаятьләрендә катнашып тапламаган", диелә оешма сәхифәсендә.

Җыенның оештыру комитеты вәкиле, оппозиционер сәясәтче Илья Пономарев искәртүенчә, "җыенның көн тәртибендә Русияне җимерелгән дәүләт буларак тарату һәм аның хакимият оешмаларын тарату мәсьәләсе тора".

@azatliqradiosi
🔥6👍2
Казан мэриясе татар теленә өйрәтүче видеороликлар төшергән

Бу хакта бүген шәһәр башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мэрия киңәшмәсендә әйтте.

"Роликлар кафе, поликлиника, аэропорт, театр, билет кассасы хезмәткәрләре, эш бирүче, дуслар, якыннар белән аралашу темаларын үз эченә ала", диде ул.

Барлыгы 20 видеоролик әзерләнгән. Алар Казан мэриясе социаль челтәрләрендә, шул исәптән YouTube-та урнаштырылачак.

Проект Татарстан президенты каршындагы Татар телен һәм башка халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

@azatliqradiosi
16👍7
Ноябрь аена да кердек. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз. Бүген Украинадагы сугышның 251нче көне.

📌Русия гаскәрләре Днепр һәм Полтавага һөҗүм итте. Һөҗүмдә Иран дроннары кулланылган диелә.

📌Мобилизациядән качу өчен җәза турындагы канун өлгесе Дәүләт Думасына тәкъдим ителәчәк.

📌"Тиньков" хуҗасы Олег Тиньков Русия ватандашлыгыннан баш тартты. Эшмәкәр бүтән "тыныч кешеләрне үтерүче, талаучы" хәзерге Русия хакимияте һәм ватандашлары белән ассоциацияләшергә теләмим, дип белдерде. Шулай ук аның үрнәгенә Русиянең башка бизнесменнары да иярер дигән ышаныч белдерде. «Псевдопатриотларга» мөрәҗәгать итеп, Тиньков: «Сезнең белән чагыштырганда, минем Русиягә ватанпәрвәрлегем күбрәк. Сез лыгырдыйсыз гына, ә мин эшләдем һәм эшли бирәм. Мин – Русия каһарманы", диде.

📌Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан Таулы-Карабах мәсьәләсен тыныч кына чишәргә килеште.

📌АКШның сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре әйтүенчә, Херсонны басып алган "хакимият" үз фикерен үзгәрткән һәм катлаулы икътисади хәл һәм һривняның кара базарда актив кулланылуы аркасында рубль белән бергә һривняны да әйләнештә калдырырга рөхсәт иткән.

Әлегә шулар. Көн дәвамында сезне дөнья, Татарстан, Башкортстан яңалыклары белән таныштырып барырбыз. Безнең хәбәрләрне тулырак итеп сайтта укый аласыз. Азатлыктан аерылмагыз.

@azatliqradiosi
👍6
Бүген Казанда Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең атказанган артисты Наил Дунай (Николай Дунаев) белән хушлашалар. Наил Дунай Казанның Курган зиратында җирләнәчәк. Бу – якыннарының теләге, дип аңлаттылар Камал театрында, алдан ук урынын да хәстәрләп куйганнар.

Соңгы айларда Наил Дунай авыр хәлдә булган. Инсульт бәргән, артист торып йөри алмаслык хәлгә килгән. Ул якыннарының тәрбиясендә булган. 30 октябрь кичендә өендә җан биргән.

Дунай чыгышы белән Зәй районыннан, Әхмәт авылыннан. Шунда мәктәптә белем алган. Бу авыл мәктәбе күп талантлы шәхесләр тәрбияләп чыгара. Шуларның берсе — Дунай белән бер сыйныфта укыган, аннары Мәскәүнең Щепкин училищесында белем алган язучы Рабит Батулла. Ул яшьтәше белән тыгыз аралашкан, телефонннан хәбәрләшеп торган. Әмма өзелер алдыннан алар күрешә алмаган. Ренат Таҗетдин, Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакиров барып кайтты янына, әмма Микулай инде сөйләшә алмаган, ди Батулла.

💬Керешен татары ул, әмма татар артисты. Татар ягындагы кеше булды, әмма керәшеннәрнең йолаларын саклады. Мәктәптә барыбыз да бергә укыдык, бүленмәдек. Керәшеннәр аерым милләт дип йөрмәде, сабыррак булды бу мәсьәләдә. Керәшеннәр — христианнар, әмма тел, йола көчлерәк, шуңа да татар керәшеннәре татарларга тартылды, дип искә ала ул.

Төп сайтта
Көзге сайтта
8👍3
Русиядә мобилизациядән азат ителмәгән килеш хәрби хезмәткә чакырылудан качучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертүләре бар, дип яза "Известия"

Качучыларга 200-500мең сум штраф бирергә, биш елга кадәр мәҗбүри хезмәткә җибәрергә яки биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә тәкъдим ителә.

Канун өлгесенең авторлары - "Бердәм Русия" вәкилләре: Русия думасының һәм Федерация шурасының саклану комитетлары рәисләре Андрей Картаполов һәм Виктор Бондарев, Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Василий Пискарев һәм аның урынбасарлары.

Документның парламентка кертелергә әзер булуын Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы урынбасары Эрнест Вәлиев та раслаган. "Сүз бүгенге өлешчә мобилизация турында бармый", дигән ул.

"Безнең илдә 1941 елдан бирле мобилизация булмаган. Шуңа аңа кагылышлы күп кануннар эшләми торган", дигән ул.

Аның әйтүенчә , өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, хәрби чакырылыштан качкан өчен "срочникларны" гына җинаять җаваплылыгына тартып булуы ачыкланган.

"Бу дөрес әйбер түгел. Дәүләт белән ватандаш арасындагы мөнәсәбәтләр кешенең беренче тапкыр чакырылу-чакырылмавына карамастан, бөтен кеше өчен бер үк төрле булырга тиеш. Шуңа күрә без кануннардагы бушлыкны гына бетерәбез", дигән депутат. Ул мобилизациянең бүгенгә төгәлләнүен искәрткән, әмма бу кайчан да булса мобилизация кабат кирәк булмас дигән гарантия бирми дигән.
🤬11👎1
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын ике кеше һәлак булган. "Тимер" батальонына кергән бу сугышчыларны бүген Түбән Камада җирләделәр, дип яза "Бизнес Online".

▪️53 яшьлек кече сержант Евгений Полшаков (өске фото) Түбән Каманың Кызыл Чишмә авылында туган. 13нче санлы Түбән Кама мәктәбендә укыган. Казан энергетика техникумын тәмамлаган. 1997-2018 елларны «Техуглерод», аннары «Техноформ» ширкәтләрендә эшләгән. Август аенда килешү төзеп "Тимер" батальонында хезмәт иткән.
Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

▪️28 яшьлек Шәүкәт Мәннәпов Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә туган. 2001 елны Түбән Каманың 1нче санлы мәктәбенә укырга кергән. 2012 елны Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль бүлгесенең Татарстан кадет корпусын тәмамлаган. Шул ук елны армиягә алынган һәм бүлек командиры вазифасына билгеләнгән. Төрле елларда контракт нигезендә хезмәт иткән.

Азатлык Путинның Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен исемлеккә теркәп бара.
👍6😢4
🖋Русиядә калган һәм күчеп китәргә мәҗбүр булган бәйсез региональ журналистлар берләшеп «Говорит НеМосква» проектын булдырган.

Проект авторлары Русия төбәкләрендәге кызыклы вакыйгалар һәм мөһим яңалыклар турында сөйләргә җыеналар. Алар фикеренчә, төбәкләрнең кыйммәте күптөрлелектә һәм тормыш нәкъ менә анда башлана, Мәскәүнең транспорт боҗрасы (Садовое кольцо) чикләрендә түгел.

"Говорит НеМосква – без җирле җәмгыять буларак кем һәм безгә җирле мәнфәгатьләребезне ничек якларга кебек сорауларга җавап бирү омтылышы", - дип аңлата проектны оештыручылар.

"Govorit_NeMoskva каналына язылып, төбәкләрдәге журналистларга теләктәшлек белдерергә була.
👍14🤔1
Йөк көймәләренә 5 декабрьгә кадәр төялгән Русия нефтен 19 гыйнварга кадәр бәя чикләүләре куймый гына бушатырга мөмкин. Бу хакта АКШ финанс министрлыгына сылтама белән The Wall Street Journal хәбәр итә.

Басма мәгълүматынча, финанс министрлыгы бу ачыкламасын нефть базарларын тынычландыру өчен ясаган, чөнки Балтыйк диңгезендәге Русия портларыннан Азия илләренә нефть ташу 45-60 көн вакыт алырга мөмкин.

🔹5 декабрьдә Европа берлегенең Русиягә каршы әзерләгән сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керә, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар.

🔹Иң югары бәяне әлеге чикләүләр гамәлгә керәсе көнгә якынрак вакытта билгеләргә ниятлиләр. АКШ кара алтынның бер мичкәсенә бәяне 60 доллардан да ким итмәскә ниятли.

🔹Хәзер Русия нефтенә бәя 75 доллар тирәсе.
👍2
Төркиядә отельләр Русия түләү системнарын тоташтыра башлаган. Әлеге систем Русиядә чыгарылган "Мир", Mastercard һәм Visa карталарын кабул итә. Бу хакта "Известия" туризм тармагы хезмәткәрләренә сылтанып яза.

Медиа язуынча, Ziraat банкы "Мир" карталары белән эшләүне туктатканнан соң, Papillon Zeugma Relaxury отеле Русиянең Sigma системына тоташкан. Ул "Мир" карталары гына түгел, Русиядә чыгарылган Mastercard һәм Visa карталарын да кабул итә диелә.

Сентябрь ахырында Төркия банклары АКШ санкцияләреннән сагаеп, Русиянең түләү системы белән эшләүдән баш тартты. Иң элек хосусый банклар – DenizBank һәм Is Bankasi, соңрак Halkbank, Ziraat bankasi һәм VakifBank дәүләт банклары да "Мир" картасын кабул итми башлады. Бүген Төркиядәге бер банк та Русиядә чыгарылган карталарның берсе белән дә эшләми.

@azatliqradiosi
👎5
Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә Татарстаннан 3000ләп егет җибәреләчәк. Башкортстаннан 4000 кешене алачаклар.

Бүген, 1 ноябрьдә Русиядә көзге чакырылыш башланды, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

@azatliqradiosi
🤬10
Русия саклану министрлыгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынган "срочник"ларны Украинага җибәрмәячәкләр дип, русияләрне алдамакчы була, дип саный АКШның Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре.

Аерым алганда, мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар "махсус хәрби операция"гә җәлеп ителмәячәк, дип Русия баш штабы вәкиле Владимир Цимлянский вәгъдә иткән иде.

2022 елның көзендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләрне аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр, алар хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашмаячак, дип баш штабның оештыру-мобилизацион баш идарәсе җитәкчесе Евгений Бурдинский да белдерде.

Мондый белдерүләр халыкны тынычландыру өчен һәм гаскәрдә хезмәт итүдән күпләп качмасыннар өчен генә ясала, дип саный белгечләр.

Әмма Русия канунсыз рәвештә Украинаның басып алынган төбәкләрен аннексияләде, моны дөньяның күпчелек илләре танымый, ләкин Кремль карашына ярашлы бу хәрби хәрәкәтләр Украинада түгел, Русия җирләрендә бара дигәнне аңлата.

"Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларның әзерлекләре тәмамлангач, якынча 2023 елның мартында яки апрелендә Украинага җибәрелү ихтималы югары. Аларны иртәрәк тә җибәрүләре бар", ди белгечләр.

Сез ничек уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🤬6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Шойгу Путинга илдә мобилизация тәмамлануын белдерде Русиядә мобилизация 21 сентябрь көнне Владимир Путин кушуы белән башланган иде. Белгечләр мобилизация тәмамлану хәбәрләренә сак карарга, рәсмиләр белдерүенә шикләнеп карарга киңәш итә. Русия Украинага…
Мобилизация тәмамландымы-юкмы уены дәвам итә

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков мобилизацияне тәмамлау өчен президент фәрманы кирәкми, дип белдерде.

“Президент юристлар белән сөйләшәм дигән иде. Хәбәр итәбез: фәрман кирәкми. Шулай итеп, нокта куелды. Моблизация тәмамланды”, диде Песков.

Шул ук вакытта “Агора” хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков “өлешчә” мобилизация турындагы фәрманда вакыты күрсәтелмәгән дип белдерә.
🤬7😁2🤔2
Permacrisis – ел сүзе

Британиянең Collins English Dictionary инглиз теле сүзлеге 2022 ел сүзе дип permacrisis сүзен атады. Ул permanent crisis сүзтезмәсеннән кушып ясалган һәм даими кризис дигәнне аңлата.

Былтыр бу сүз insurrection (фетнә) иде. 2021 елның 6 гыйнварда АКШ Капитолиена һөҗүм белән бәйле.
2020 елда – Covid булды.

Татар телендә ел сүзе дип нинди сүзне атарга була? Комментарийларда языгыз әле.
Татарстаннан тагын ике кешенең Украинадагы сугышта һәлак булуы билгеле

▪️Илназ Хәбибрахманов
– Мамадыштан, 23 яшь, ефрейтор. 23 октябрьдә Луһански өлкәсенең Червонопоповка авылында үлгән, 30 октябрьдә җирләнгән. Медицина көллиятен тәмамлаган, аннары хәрби хезмәткә киткән. Фервальдә сугышка кергән. Хатыны һәм улы калган.

▪️Ришат Җиһангәрәев – Мамадыштан, 27 яшь. Мотоукчылар батальонында рядовой булып хезмәт иткән. 2014 елда хәрби хезмәткә чакырыла, аннары кораллы көчләр белән килешү төзи. 27 сентябрьдә үлеме турында хәбәр ителгән. Ришатның җәсәде әлегә кайтарылмаган.

Азатлык Путинның Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен исемлеккә теркәп бара. Соңгы ике кеше турында укучыларыбыз хәбәр итте. Азатлык исемлегенә кермәгән үлемнәр бар икән, комментарийларда яки @azatliqradio аккаунтына җибәрә аласыз.
😢10👍3🤬1