Институт прикладной семиотики АН РТ – Telegram
Институт прикладной семиотики АН РТ
2.93K subscribers
231 photos
26 videos
3 files
141 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
TatSoft — сезнең ярдәмчегез!

26 апрель — Туган тел көне уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты үз әбунәчеләренә күчтәнәч әзерләде.

🎁 TatSoft боты

🔸татарча текстны русчага тәрҗемә итә
🔸русча текстны татарчага тәрҗемә итә
🔸татар сөйләмен текстка әйләндерә
🔸татарча текстны сөйләмгә әйләндерә

Татар телен өйрәнүчеләр, белгечләр, журналистлар, гомумән, телебезне сөючеләр күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.

Рәхим итеп кулланыгыз!

#Tatsoft

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
🔥2512🎉6👍5👌2🤔1
Тукай иҗатына бәйле 8 кызыклы факт

Бүген 26 апрель — Габдулла Тукай туган көн.

Бөек шагыйребезнең иҗаты соңгы елларда мәгълүмати технологияләр ярдәмендә дә күп өйрәнелә. Бу эштә Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә актив катнаша. Әлеге мәгълүмат шул хезмәтләрдән алынды.

🔸Тукайның төрле чорда язылган шигъри текстларының гомум күләме — 26 323 сүз
🔸 Тукай шигырьләренең төп лексикасы хәзерге әдәбият белән 50%тан артык туры килә
🔸Тукай иҗатында сүз формаларының уртача ешлыгы хәзерге әдәбият белән чагыштырганда түбәнрәк, бу аның сүз байлыгы турында сөйли
🔸Тукай шигырьләрендә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән 180 тотрыклы сүзтезмә бар
🔸Иң еш кабатланган гарәп-фарсы алынмалары: дөнья, шагыйрь, милләт, каләм
🔸Рус теленнән алынмалар шигырь текстларының 10%ын тәшкил итә
🔸Шигырьләрдә 447 парлы сүз бар, бу Каюм Насыйри сүзлегенә караганда 4 тапкыр күбрәк
🔸Иң еш кулланылган исемнәр: күз, кеше, күңел, җан

Тулырак мәгълүмат 👉 монда

#Тукай

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
👍236❤‍🔥4🔥1
Кәҗә белән сарык, бүре башы һәм Туган тел корпусы

Бүген 26 апрель — Тукай көне темасын дәвам итәбез.

Инде әйтелгәнчә, бөек шагыйребезнең иҗаты соңгы елларда мәгълүмати технологияләр ярдәмендә дә күп өйрәнелә.

Бу эштә ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә актив катнаша.

Мисал өчен, институт белгечләре төзегән Туган тел корпусы ярдәмендә төрле сүзләрнең нинди әсәрләрдә очраганын ачыклап була.

Әйдәгез, "бүре башы" сүзтезмәсен морфологик үзлекләр белән төркемләп эзләп карыйк. Моның өчен корпуска менә шундый биремнәр юлларга кирәк.

Табылган мисаллардан күренгәнчә, бу сүзтезмә:

▪️Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкитятендә (монысы билгеле)
▪️Тукай сюжетына ияреп яки андагы образларны кулланып язылган әсәрләрдә
▪️төрки халыклар тарихы турындагы контекстларда очрый (бүре башы төркиләрнең символы булган)

📚Туган тел корпусын үзегез дә кулланып карагыз!

#Туган_тел_корпусы #Тукай

Сурәт: Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятеннән күренеш

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
👍15🔥21
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Актив укучыларыбыз TatSoft ботын сыный

TatSoft боты

🔸татарча текстны русчага тәрҗемә итә
🔸русча текстны татарчага тәрҗемә итә
🔸татар сөйләмен текстка әйләндерә
🔸татарча текстны сөйләмгә әйләндерә

Сез дә кулланып карагыз!

#Tatsoft #ТуганТелКөне #Тукай

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
16🔥6👍2🤝1
Гаҗәеп татар теле. Май

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Май аена кердек. Бу ай яллардан башлана. Әйдәгез, шул уңайдан май сүзе белән бераз уйнап алыйк.😎

Сорау: майларга сүзендә ничә һәм нинди мәгънәләр бар дип уйлыйсыз? Фикерегезне чатта языгыз!

☝️ Телебезнең матурлыгын, камил төзелешен чагылдырган язмалар #гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә чыгып бара.

👉 Безнең TatSoft ботын да сынап карый аласыз

👉
Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
1
Майларга сүзендә ничә мәгънә бар?
Anonymous Poll
5%
1
36%
2
38%
3
20%
4
1%
Үз җавабым бар, чатта язам
🔥1
Институт прикладной семиотики АН РТ
Майларга сүзендә ничә мәгънә бар?
Шул ук сорауны морфология анализаторына да биреп карадык. Майларга сүзендә ул мондый мәгънәләр тапты:

▪️Майларга — исем, күплек саны, юнәлеш килеше, вакыт мәгънәсе. Мисал: Алмагачы 15 майларга чәчәк ата
▪️Майларга — исем, күплек саны, юнәлеш килеше, матдә мәгънәсе. Мисал: Туклыклы матдәләр аксым, углевод һәм майларга бүленә
▪️Майларга — исем, күплек саны, юнәлеш килеше, исем/кушамат мәгънәсе. Мисал: Барышлый Майларга сугылып чыгам
▪️Майларга — фигыль, инфинитив, майлау гамәле мәгънәсе. Мисал: Коймакны майларга кирәк, тәмле була!

❗️Гамәли семиотика институты әзерләгән морфология анализаторында сез үзегез дә төрле сүзләрне тикшереп карый аласыз. Ул монда урнашкан:

👉 Татар теленең морфология анализаторы

☝️ Телебезнең матурлыгын, камил төзелешен чагылдырган язмалар #гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә чыгып бара.

👉 Безнең TatSoft ботын да сынап карый аласыз

👉 Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
13👍3👌1
Актив укучыларыбыз TatSoft ботын сыный

TatSoft боты

🔸татарча текстны русчага тәрҗемә итә
🔸русча текстны татарчага тәрҗемә итә
🔸татар сөйләмен текстка әйләндерә
🔸татарча текстны сөйләмгә әйләндерә

Сез дә кулланып карагыз!

#Tatsoft

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
14👍7🔥1👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сегодня в честь приближающегося Дня Победы Раис Татарстана Рустам Нургалиевич запустил добрую праздничную акцию «Обними Героя»👊

Я тоже решил присоединиться. На видео мой дедушка — Шәүкәт бабай.

Как сделать такую анимацию, рассказали в канале Движения Первых в Татарстане. Присоединяйтесь и делитесь видео в своих социальных сетях!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍11🔥7
Бәйрәм белән, дуслар! Дөньялар тыныч, күгебез аяз, үзебез һәм якыннарыбыз сау-сәламәт булсын!
12👍11🙏2🔥1🤔1😱1
Гаҗәеп татар теле. Татар халык мәкальләре

Май яллары темасын дәвам итеп, әйдәгез, май сүзе кергән мәкальләр белән уйнап алыйк, хөрмәтле укучылар!😎

Түбәндәге quiz-сорауда нинди мәкаль яшерелгән?

Май
сүзе кергән тагын нинди мәкальләр беләсез? Комментарда языгыз!

#гаҗәеп_татар_теле #татар_халык_мәкальләре

👉
Яңалыкларны
безнең каналда күзәтеп бара аласыз
👉 Безнең TatSoft ботын да сынап карый аласыз
2👌1
Май чүлмәге нәрсәдән билгеле?
Anonymous Quiz
25%
Капкачыннан
9%
Эченнән
46%
Тышыннан
20%
Исеннән
7🔥5🤔1
Гаҗәеп татар теле. Татар халык мәкальләре. Дәвам

Мәкаль уены укучыларыбызга ошады булса кирәк. Күбегез сорауга җавап бирде, кайберләрегез үз мәкальләрен дә җибәрде. Әйдәгез, уенны дәвам итик!😉

Бу сорауда нинди мәкаль яшерелгән?

Таштан каты, майдан йомшак — нәрсә ул?


Май
сүзе кергән тагын нинди мәкальләр беләсез? Шушы постка комментар итеп языгыз!

#гаҗәеп_татар_теле #татар_халык_мәкальләре

Каналга язылу | TatSoft bot
2👌1
KazanForum чарасында институт эшләре тәкъдим ителә

14-16 май Казанда Халыкара KazanForum чарасы уза. Форум кысаларында "NLP өлкәсендә ясалма интеллект: бүгенге хәле һәм перспективалар" дип аталган махсус сессия дә оештырыла.

Бу чарада аерым алганда Тетраграф платформасы тәкъдим ителәчәк. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хәзерге вакытта үз ресурсларын шушы платформа белән интеграцияләү эшләрен башкара.

Проектның аппарат ягын Мәскәүнең Бауман университеты белгечләре башкарса, эчтәлек ягын ТР Фәннәр академиясе белгечләре тәэмин итәчәк.

Мондый платформалар киләчәктә татар теленең когнитив механизмнарына нигезләнгән яңа буын интеллектуаль системнар булдыруда яңа мөмкинлекләр ачар дип көтелә.

Моннан тыш форум кысаларында узачак күргәзмәдә институтның башка эшләре дә тәкъдим ителә.

🔹Төрки морфема порталы
🔹Туган тел корпусы

Чарада катнашу ирекле, моның өчен форум сайтында теркәлү узарга гына кирәк.

Каналга язылу | TatSoft bot
👍74
Академия наук РТ и Институт AIRI заключили соглашение о сотрудничестве

Президент АН РТ Рифкат Минниханов и генеральный директор Института AIRI Иван Оселедец подписали меморандум о стратегическом сотрудничестве, направленном на развитие научно-исследовательской деятельности в сфере искусственного интеллекта.

Подписание состоялось на площадке XVI Международного экономического форума «Россия – Исламский мир: KazanForum».

Основные цели партнёрства включают развитие прикладных решений в области обработки естественного языка (NLP), создание больших языковых моделей (LLM) с поддержкой тюркских языков, а также разработку графов знаний для укрепления технологической и лингвистической инфраструктуры.

Стороны сосредоточатся на разработке инновационных решений, включая LLM-модели, адаптированные для тюркских языков, что позволит преодолеть существующие барьеры в их цифровой обработке и сохранить языковое наследие.

Организациями запланированы рабочие встречи, семинары и конференции, направленные на обмен опытом и генерацию междисциплинарных идей, а также совместная подготовка научных работ.

Искусственный интеллект — ключевая сквозная технология в концепции технологического развития России, подчеркнул Рифкат Минниханов.

Особую значимость приобретает доступность наследия тюркских и восточных языков для машинного обучения и их представленность в ИИ-системах. Уверен, сотрудничество с AIRI приведёт к новым качественным научным результатам в этой области


Сотрудничество с Академией наук РТ позволит укрепить связи со стратегически важным регионом и научной школой республики, сказал Иван Оселедец.

Соглашение будет способствовать развитию систем искусственного интеллекта с поддержкой тюркских языков, которые важны для нашей многоязычной страны


Институт AIRI — автономная некоммерческая организация, которая занимается фундаментальными и прикладными исследованиями в области искусственного интеллекта.

В исследовательских проектах института задействовано более 200 научных сотрудников. Они работают совместно с глобальным сообществом разработчиков, академическими и индустриальными партнёрами.
👍32🔥2
Институт прикладной семиотики АН РТ
KazanForum чарасында институт эшләре тәкъдим ителә 14-16 май Казанда Халыкара KazanForum чарасы уза. Форум кысаларында "NLP өлкәсендә ясалма интеллект: бүгенге хәле һәм перспективалар" дип аталган махсус сессия дә оештырыла. Бу чарада аерым алганда Тетраграф…
KazanForum кысаларында "NLP өлкәсендә ясалма интеллект: бүгенге хәле һәм перспективалар" дип аталган махсус сессия узды

ТР Фәннәр академиясе оештырган чарада Мәскәүнең Бауман университеты, AIRI институты, Л.Гумилев исемендәге Евразия университеты, М.Олугбәк исемендәге Үзбәкстан университеты белгечләре катнашты.

Алар текст эшкәртүнең яңа методлары һәм алгоритмнары турында фикер алышты. Тирән өйрәтү һәм нейрочелтәр технологияләре ярдәмендә ясалган бу методлар процессларны автоматлаштыру, кулланучылар белән аралашуны яхшырту һәм зур күләмле мәгълүматны анализлауда кулланыла.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул бу алдынгы технологияләрне үзләштерүгә яшьләрне активрак җәлеп итәргә өндәде.

Сессиядә күпмәгънәле һәм контекстуаль тезмәләрне эшкәртү, машина тәрҗемәсенең төгәллеген яхшырту һәм күптелле модельләр булдыру мәсьәләләре турында чыгышлар яңгырады.

Каналга язылу | TatSoft bot
10👍1