СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ – Telegram
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
788 subscribers
1.35K photos
67 videos
21 files
417 links
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.

Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Download Telegram
Әйтерсең бүгенге көнебез турында язылган.
Хәерле иртә, Татарлар!
Рафыйк Юнысның (рухы шат,
урыны җәннәттә булсын)
узган гасырның 90
еллар башында язылган шигырен тәкъдим итәсе килә.
Укып чыгыгыз да, әйтегез, шигырьдә оптимизммы?
Пессимизммы?

ЧИГЕНӘБЕЗ, ӘММА...

Җиңеләбез, әйе, чигенәбез.
Чигенәбез.
Инде сафлардан
Шыбыр-шыбыр коела ыбыр-чыбыр.
Качасыңмы син дә, каһарман?

«Көч–булмаган, кылыч сынык, – дисең. –
Каберташтай баскан илбасар».
Чирүебез, әйе, чирле безнең –
Тәпәләнгән дүрт ярым гасыр.

Меңнәр безне әзер өзгәләргә,
Яклап колбасалы коллыкны.
Йә, елыйкмы утырып?
Тынычланып,
Таш астында җәсәд булыйкмы?

Ялгышларны күзгә төртсәләр дә,
Алкышлар юк. Кем алкышласын?
Алкыш – эшләнгән эш.
Бары кулны,
Бары телне богау кысмасын...

Тирең сөрт тә – эшлә. Тагын эшлә.
Эшлә һәм – көт. Эшлә һәм – чыда.
Халык күрми икән, балык күрер:
Юкка чыкмый эзсез тамчы да.

«Халык бит юк», – дисең.
Әйе, аны
Берәмтекләп әле җыясы;
Мәңгетуңнан, казып сөңге белән,
Чыгарасы татар кояшын.

«Арттагылар нигә тарау?» – дисең.
Син, алдагы, кара үзеңә.
Түгел, түгел көрәш кызулыгы –
Хәмер кызыллыгы йөзеңдә.

Аермыйкчы эзләп гел аерма –
Канат каеручы җитәрлек.
Җилем кирәк бүген, җилем кирәк –
Җиде җилне давыл итәрлек.

Җиңү өчен кирәк бергә җигү
(Җиңелүләр, шөкер, өйрәтте!) –
Ташны тишкән тамчы түземлеген,
Елан аклын, яшен гайрәтен...

«Көрәш!», «Милләт!» дидек шигырьдә без.
Биек иде безнең каланча!
Инде сайлыйк: ни килешер безгә?
Кол чикмәне, әллә... япанча?..

Җиңеләбез, ләкин – җиңдермичә,
Тез чүктерми җанны, вөҗданны.
Бер исән кул калса, байрак итеп
Шул күтәрер уртак иманны.

Бу төкәнмәс көрәш – җиңүгәчә.
Көчсезлекләр көчкә тоташа.
Саф арты саф, дулкын арты дулкын –
Бабайлардан оныкларгача...

Җиңеләбез. Сафлар түглеп ага,
Ләкин бетмәс барыбер түгелеп.
Әйе, мин дә бүген – җиңелүче.
Шөкер, хыянәтче түгелмен.

Рафыйк Юныс.
👍16🙏21
Бүген Удмурт активисты Альберт Разинның вафатына 4 ел!
Хәтерлибез! Онытмыйбыз!
😢40🙏65👍3
Татарстанның халык шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин Удмуртиядә булган тетәндергеч вакыйгага карата бик көчле шигырь язып калдырган иде.

УДМУРТ ЯНА

Удмурт яна мәйдан уртасында,
Дөрләп яна туган тел диеп... Кайсы халыкка да тел газиз шул,
Кайсы халыкка да тел – бөек!

Яна Удмут, яна ялкынланып, Удмурт Телен ялкын ялмаган. Туйган, димәк,
Удмут ялганнардан, Башка чара, димәк, калмаган...

Удмурт Теле хәзер – ялкын теле,
Удмурт Теле хәзер – ут теле, Ялкынланса гына яна шул ут, Ялкынланса гына ут – тере...

Янып бетсә, ялкынланып бетсә,
Көлгә калса әгәр, тел – үле... Бер милләт тә үз теләге белән, Юк, теләми теле үлүне...

Удмурт яна! Удмурт Теле яна! Ничек аңларга бу Януны? Удмуртның бу әллә үлемеме? Әллә инде бу – уянумы?

Бу - Удмуртның чарасызлыгыдыр.
Бу – Удмутның соңгы таләбе! Уятырмы мәрткә киткәннәрне Удмуртның бу соңгы гамәле?

Газиз теле өчен, халкы өчен Утта янган Удмурт хаклымы?
Ә хакимнәр безне яклыймы соң?
Ә хакимнәр безнең яклымы?

Ник үләргә тиеш безнең телләр?
Ник бетәргә тиеш әле без?

Яшәү белән үлем арасында
Безнең телләр, безнең хәлебез!

Удмурт яна! Удмурт Теле яна...
Татарга да тия ялкыны...
Бу ялкын бит Россиядәге
Үлеп барган телләр салкыны...

Исегезгә төшерәбез, 4 ел элек, 10 сентябрьдә Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин үз-үзенә ут төртте. Тәне 90 процентка янган галим соңрак алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә вафат булды.
🙏19🔥41
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Азатлык" лидеры Наил Нәбиуллин чираттагы ярым
марафонында (21,1 чакрым) финишка Татарстан байрагы күтәреп килә! Афәрин!
Бу кыска видео белән без нәрсә әйтергә телибез:
1) Бөтен җирдә Татар байрагын күтәрегез! Татар байрагы - Татарларны берләштерүче көчле символ!
Татар байрагын күтәрү - милләтне күтәрүгә тиң. Татар байрагын күтәрү меңләгән
милләттәшләребезне рухландырырга мөмкин!
2) Спорт белән шөгелләнегез һәм сәламәт яшәү тормышын алып
барыгыз! Сәламәт тәндә - сәламәт рух!

На видео лидер "Азатлык" Наиль Набиуллин финиширует на своем очередном полумарафоне (21,1км). И финиширует
с флагом Татарстана! Браво!
Что мы хотим сказать показав это короткое видео?
1) Везде поднимайте Татарский флаг! Наш флаг - наша гордость, который может вдохновить миллионы соотечественников.
2) Занимайтесь спортом и ведите здоровый образ жизни!
В здоровом теле - здоровый дух!
👍433🥰1
Forwarded from Гаяз Исхакый
Хөрмәтле дуслар, берничә көн элек Гаяз Исхакый сайтыбыз isxaki.com кызганычка каршы вакытлыча эшен туктатты. Сәбәбе - мадди ягыбыз авыр булу сәбәпле, соңгы өч айда хостинг өчен түли алмадык.
Хәзергә 9.69 евро, ягъни 994 сум бурычыбыз бар.
Әйе, бүгенге көндә бу зур акча да түгел, әмма ансы да хәзергә кулымда юк.

Әгәр Сез хостинг өчен булышырга теләсәгез - Сбербанк картасы: 4276620025274659 Хисматова Г.Р.. җибәрә аласыз.
Проект энтузиастлар тарафыннан башкарыла һәм эшләтелә.
Аңлавыгыз өчен алдан ук рәхмәт!
Якындагы вакытта сайтыбызның эшен дәвам итәргә тырышачакбыз!
10👍2🙏1
Forwarded from 1552.TATAR
"Саташып уяндым, куркудан,
Имештер зур Казан алынган.
Кан ага Казансу юлыннан,
Исәннәр барысы кол булган."
Булат Ибраһимов

ТИЗДӘН ХӘТЕР КӨНЕ!

(Рушан Шәмсетдинов рәсеме)
👍21😢5🔥4🥰1
Forwarded from 1552.TATAR
Онытма син!

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот, аларның син
сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен,
зинданнарда интеккәнен...

Һәр карыш җир сугарылган
шәһит җаннар каннарында.
Үткән яулар шәүләсе бар
Туган якның таңнарында.

һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
калганы бар, киткәне бар...

Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән?
Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!


Равил Фәйзуллин
👍9🔥9
Милли тел язмышы — ул милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый.

Ә.Калимуллин.
👍14🔥7
Forwarded from Гаяз Исхакый
Исхакый Казанда...
👍207
⚡️⚡️⚡️Зиннур Әһлиуллинны УВДга алып киткәннәр дип язалар.
Әлегә башка мәгълүмат юк.

Пишут, что Зиннура Аглиуллина увезли в УВД. Пока иной информации нет.
😢23😭3👍1
Возможно это говорит, что репрессии в отношении татарского национального движения, в частности в отношении известных активистов будут нарастать.
😢18😭3
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ
⚡️⚡️⚡️Зиннур Әһлиуллинны УВДга алып киткәннәр дип язалар. Әлегә башка мәгълүмат юк. Пишут, что Зиннура Аглиуллина увезли в УВД. Пока иной информации нет.
Җибәргәннәр, өендә ди. Бераздан нәрсә булганын хәбәр итәрбез.

Говорит отпустили, и уже дома. Подробности постараемся написать позднее.
15🙏7🔥2
Forwarded from Гаяз Исхакый
ГАЯЗ ИСХАКЫЙ “ЗӨЛӘЙХА”СЫ ИНГЛИЗЧӘГӘ
ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛДЕ

2023нче елда бөек Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үтәбез. Ошбу юбилейга юлбашчыбызның легендар “Зөләйха” әсәрен төрле телләргә тәрҗемә итү эшен башладык. Хәзергә драма рус һәм төрек телләренә тәрҗемә ителде. Алдагы көннәрдә инглиз, француз, гарәп, япон, испан телләрендә сөйләшүчеләргә дә әсәрне укыттыру максатын куйдык.

Билгеле булганча, Җир шарында инглиз телендә сөйләшүчеләр саны 1 миллиард кеше. Татар әдәбиятының иң мәшһүр әсәрләренең берсе булган, милләтебезнең тарихын һәм фаҗигале сәхифәләренең берсен тасвирлаучы, татар теле һәм татар мәдәниятенә игътибар җәлеп итә алырдай Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасын инглиз теленә тәрҗемә итү эшен башлап җибәрдек.

Без татар теленнән туры инглиз теленә тәҗрибәле тәрҗемәче таптык. Тәрҗемә эше 1200 доллларга бәяләнде. Хәзерге мизгелгә 1000 долларны җыеп түли алдык, соңгы 200 доллар калды.

“Зөләйха”ны инглизчәгә күчерү – ул энтузиастлар проекты. Әлеге эш тәмамланганнан соң, әсәрнең инглизчәсе Гаяз Исхакыйның порталында (isxaki.com) һәм инглиз телләрендәге электрон китапханәләр, төрле сайт һәм порталларда бушлай урнаштырылачак. Алга таба кәгазь китап буларак та бастырып чыгаруны уйлыйбыз.

“Зөләйха” XVIII-XIXнчы гасырларда Идел-Урал җирлегендә татарларның үз дине, яшәеше өчен көрәшне, ул чордагы фаҗигале вакыйгаларны чагылдыручы бердәнбер (!) әдәби әсәр. Зөләйха - җыелма образ. Кыю, горур татар хатын-кызы образы аша Исхакый бөтен татар халкының фаҗигале язмышын сүрәтли. Әсәрдә ислам диненең татарлар өчен мөһимлеге, милли рух һәм әхлакны, иманны саклаучы булуы хакындагы фикер үткәрелә.

Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәре – татарның иң көчле, иң мөһим әдәби әсәрләрнең берсе. Аны дөньяга таныта алсак, бу эш безгә Татарны да, Татарстанны да, милләтебезнең актуаль мәсьәләләрен, проблемаларын, зарларын да танытырга, аларга игътибар итәргә ярдәм итәчәк!
Битараф булмасак иде, аз булса да ярдәм итәргә чакырабыз!

Проектка ничек ярдәм итәргә?
1) Сбербанк картасына:
4276620025274659 Хисматова Г.Р.
(тормыш иптәшем хисабы)

2) Western Union: Nail Nabiullin

3) Крипта хисапка җибәреп. USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY

4) iban: TR16 0001 0024 8096 5281 3750 04
Nail Nabiullin
Ziraat Bankası

5) АКШтагы бер дустымның америка банкы хисабына. (шәхси хат белән җибәреләчәк)
7👍7🥰1
Если задуматься (мы сейчас про репост выше, про перевод Зулейхи), то по правде говоря, данную работу должно было уже давно сделать Министерство культуры Республики Татарстан и ответственные за сохранение, развитие татарской культуры ведомства.
Но у нас Гаяз Исхаки в определенном смысле находится в "теневом бане", по умолчанию практически полностью игнорируется, хоть и формально признается "классиком татарской литературы". По идее, именно Татарстан должен был давно уже перевести Зулейху на все возможные языки и обеспечить как Исхаки, так и Татарстану мощнейший пиар. Но вместо этого у нас поддерживают "открывающих глаза" откровенно татарофобские проекты.
Что остается в этой ситуации?
Остается то, что татары сами должны самоорганизоваться и издать важные произведения на мировых языках, дабы обеспечить узнаваемость татарского народа, его культуры и языка, тем самым привлечь внимание к нашим насущным вопросам.

Проект книги "Зулейха", в частности его перевод на английском - это не про литературу. Это в первую очередь про обеспечение пиара татарской нации на международной арене, это реклама нашей культуры через литературу.
Издать Зулейху на английском - это значит рассказать о татарах, о нашей борьбе всему миру.
Зулейха - это заявка на признание нас как нации!
И именно поэтому, очень важно поддержать данный проект!
16👍7
Forwarded from Гаяз Исхакый
ЗУЛЕЙХА ГАЯЗА ИСХАКИ ПЕРЕВЕДЕНА НА АНГЛИЙСКИЙ
НЕ ХВАТАЕТ НА ОПЛАТУ ПЕРЕВОДА ПОСЛЕДНИЕ 200 ДОЛЛАРОВ

В 2023 году Татарский мир отмечает 145-летие со дня рождения великого Гаяза Исхаки. В самом Татарстане лидера борьбы за национальную независимость Татарского народа предпочитают не замечать, а его 145-летие практически никак не отмечается. Мы начали очень важную работу по переводу легендарного произведения "Зулейха" Гаяза Исхаки на английский язык.

Мы убеждены, что перевод одного из самых лучших произведений татарской литературы “Зулейха” на английский предоставит возможность огромному количеству знающих эти языки познакомиться с татарской культурой, прикоснуться к татарскому языку, и взглянуть на одну из самих трагических страниц в истории татарского народа. “Зулейха” – произведение которое имеет ярко выраженный антиколониальный характер, и оно способно не только привлечь широкое внимание к положению колониально зависимых народов, в т.ч. татар, которые сегодня находятся фактически в бесправном положении, но и позволит заявить о татарах, татарском вопросе всему миру.
Драма «Зулейха» Гаяза Исхаки – это произведение, способное пробудить у татар любовь к своему языку, культуре и религии. Произведение повествует о трагических событиях XVIII – XIX веков, когда на территории Среднего Поволжья происходила насильственная христианизация татар. Через призму жизни и борьбы простой татарской девушки Зулейхи, раскрывается трагическая судьба всего татарского народа. В драме большое внимание уделяется духовным и нравственным ценностям татар, ярко показывается стойкость духа и героизм татарского народа. Произведение «Зулейха» Гаяза Исхаки как никогда, актуально сегодня! Именно поэтому, очень важно перевести и опубликовать его английском языке. Без сомнения, “Зулейха” – уникальное, самое сильное и, в некотором смысле, эпохальное произведение татарской литературы.

Мы нашли опытного переводчика, который напрямую с татарского переведет на английский язык. Работа по переводу на английский оценена в 1200 долларов. На данный момент собрали 1000 долларов. Не хватает последних 200 долларов.
Перевод Зулейхи – это проект энтузиастов. Готовая работа будет опубликована на портале Гаяза Исхаки (isxaki.com), распространена среди англоязычных электронных библиотек, на различных сайтах, порталах и будет находиться в свободном доступе. Кроме этого, книга будет выслана представителям интеллигенции, представителей власти, общественным организациям и т.д. Вместе с тем, есть желание в дальнейшем опубликовать в виде бумажной книги.
Мы просим помощи у неравнодушных людей, которые понимают важность и значимость данного проекта.
(Договор с переводчиком имеется).

Как помочь проекту?

1) Карта сбербанка:
4276620025274659 Хисматова Г.Р.

2) PayPal (в личку)

3) iban: TR16 0001 0024 8096 5281 3750 04
Nail Nabiullin
Ziraat Bankası

4) Western Union – Nail Nabiullin
5) Переводом на криптокошелек. USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
9👍2
ЗИННУР ӘҺЛИУЛЛИНГА 16 МЕҢ СУМ ШТРАФ БИРДЕЛӘР

14 сентябрь көнне иртән, полиция Татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинны өенә килеп алып киткән. Быелның апрель аенда Зиннур әфәнде җырчы Флүрә Коләхмәтова-Талипова концертында чыгыш ясаган һәм үз сүзендә, татар милләтенә бәйле мөһим мәсьәләләргә тукталган, шул исәптән мәктәпләрдә татар телен укыту сорауларын сөйләгән.  Прокуратура эш кузгаткан һәм нәтиҗәдә, Чаллы мәхкәмәсе активистны Административ кодексның 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү) нигезендә гаепле дип тапкан, 16 мең сум штраф җәза биргән.



ЗИННУРУ АГЛИУЛЛИНУ ПРИСУДИЛИ ШТРАФ В РАЗМЕРЕ 16 ТЫСЯЧ РУБЛЕЙ

14 сентября утром, сотрудники правоохранительных органов пришли к ветерану татарского национального движения, одного из видных деятелей татарского мира, к нашему аксакалу Зиннуру Аглиуллину и увезли в УВД. Далее по словам Зиннура абый, оузнал об открытии в отношении него административного дела, по статье 20.3.1 КоАП. Возбуждение ненависти либо вражды, а равно унижение человеческого достоинства. Далее состоялся суд, на котором Аглиуллина признали виновным в совершении административного правонарушения и присудили штраф в размере 16 тысяч рублей. Суть административки сводится к следующему. Еще в апреле 2023 года Зиннур Аглиуллин выступил на концерте певицы Флеры Колахметовой-Талиповой, в котором поделился своими размышлениями относительно ряда актуальных вопросов, которые важны для татарского народа. В частности Зиннур абый затронул вопросы изучения татарского языка в школах. Согласно постановлению суда, эксперты выявили признаки разжигания межнациональной розни.
Суд согласившись с прокуратурой, присудил татарскому активисту штраф в размере 16 тысяч рублей.
😢145
Баса алмый йөрәгемне,
Үткәннәргә чабам.
Тарих җиле дәва: без бит
Башлам түгел, дәвам.
Тарих көле тояклардан
Каладыр бөркелеп.
Нигә көнем – булмый икән
Илем, халкым, телем?

Чабам, чабам үткән аша
Киләчәккә таба.
Тарих уты ат ялына,
Йөрәгемә каба.

РАФЫЙК ЮНЫС.
👍21🥰3
Forwarded from 1552.TATAR
Возможность победы только в атаке.

Чингисхан.
👍286🔥2
Көрәш!
Курыкма!
16🔥2👏2🙏2
Карурманда

Безнең йола - Мәскәү йолалары.
Үз йолабыз күптән тыелган...
Баш иябез Мәскәү илчесенә,
Әйтерсең ул Күктән куелган.

Илебез зур безнең - Карурмандай.
Аю - шул Урманның әмире.
Әмиребез элек вәзир иде,
Вәзир итте элгәр әмирне.

Әмире ни, вәзире ни безгә?
Урман чытырманлы, юл тайгак...
Адым саен сазлык көтеп тора,
Колач җәеп, безне сагалап.

Вәзир ялчылары кесә ямый.
Кесәләре төпсез баз гына...
Көтү итеп Илне көтә алар,
Азау ярып һаман азына.

Фәнил Гыйләҗев
🔥193👍1
🔥33👍8👏2