Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы – Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.51K subscribers
10.6K photos
1.01K videos
8 files
16.4K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда бер төркем активистлар Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салды.

Cәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Казанда Бауман урамындагы сәгать янында да пикет узарга тиеш иде. Баштарак Казан башкарма комитеты шәһәр активистларына чараны уздырырга рөхсәт бирде, бер көн калгач аны кире алды.


Фото: Birds Telegram каналы.
👍211
Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең Казаннан тагын бер төркемен бүген сугышка җибәргәннәр. Бу хакта chelny-biz яза.

Беренче төркем узган атна ял көннәрендә озатылган иде. Алар башта Русия үзәк хәрби бүлеккә барачак диелде. Шуннан соңрак икенче төркемне Ростов өлкәсенә озаттылар.

Бу атнада Татарстанның бик күп районнарыннан ир-егетләр мобилизацияләнде. Алар сугышка озатлыганнар урынына китерелде.


Азатлык ачык чыганаклардан тупланган мәгълүмат нигезендә Украинада һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан сугышчыларын исемлеккә теркәп бара. Анда Татарстаннан 160тан артык кеше турында мәгълүмат бар. Үлгән сугышчылар саны чынлыкта күпкә зуррак булырга мөмкин.
🤬10👍1
Бүген Казанда активист Андрей Бояршиновны яклап ялгыз пикет узды. Бояршинов инде 7 ай сак астында тотыла. Аны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр.

Пикетка чыгучы "Андрей Бояршиновка ирек! Барлык сәяси тоткыннарга ирек" дигән шигар күтәреп торды.

Бояршинов җинаять эше ачуларын "сәяси" гамәл дип атый, ул "бу сугышка каршы булдым, каршымын һәм каршы булачакмын да", дип белдереп килә.

Фото: "Республикасы" Телеграм каналы
👍8
Казан федераль университеты студентларын Украинадагы сугышка баручы Русия хәрбиләренә кием тектертәләр. Бу хакта "Гроза" Телеграм каналы хәбәр итә. Иртән алар белем ала, кичен остаханәдә тегү белән шөгыльләнә.
👎91🤬1
Наил Дунаев китеп барган. Талантлы, белемле шәхес иде. Бай телле иде, ул публицистик мәкаләләр авторы да буларак танылды.

Дунаев белән хәтирәләрегез булса, языгыз. Кайсы ролен ярата идегез?
😢38
Бүген, 30 октябрь, якшәмбе Истанбулның Аксарай районында Хәтер көненә багышланган татарча Коръән ашы узды. Әлеге җыенда катнашучылар 1552 елда Казанны яклаучыларны искә алып, рухларына дога кылды.

1552 елның октябрендә булган вакыйгаларны, Казанны яклаган бабаларыбызны искә алудан тыш, татарча кыска вәгазь укылды, шигырьләр тыңланды, истәлекле бүләкләр таратылды. Шулай ук хәтер көненә багышланган футболкалар алырга була иде.

@azatliqradiosi
43
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! Азатлык Татарстан, Башкортстан, Русия, Украина һәм бөтен дөньяда булган хәбәрләрне тапшыра башлый. Бу дүшәмбене менә шундый яңалыклардан башлыйбыз:

📍 Русиянең Украинага каршы сугышның 250нче көне бара. Украинаның Харков, Сум, Днепропетровски һәм Полтава өлкәләрендә иртә һава кисәтүеннән башланды.

📍 Бразилия президентын сайлауда хәзерге президент Болсанару җиңелде, ил башлыгы итеп Луис Инасиу Лула да Силва (Лула) сайланды. Ул 2003-2010 елларда Бразилияне инде җитәкләгән. 2010 елда Time журналы аны елның "иң тәэссирле кешесе" дип атаган иде.

📍 Һиндстанда күпер җимерелгән, 141 кеше һәлак. 177 кешене коткарып булган.

📍 Яңа Зеландия Русиянең 14 кешесе һәм 7 ширкәтенә каршы чикләүләр кертте. Алар арасында Вагнер төркеменә бәйле булган кешеләр дә бар.

📍 1 ноябрьдән Русиядә көзге армиягә чакыру чоры башлана. Русия саклану министрлыгы чакыртылган хәрбиләрне Украинага җибәрмәячәкләр дип белдерә, ләкин белгечләр моны шик астына куя, солдатларны мәҗбүри рәвештә контрактларны имзалатырга мөмкиннәр дигән фараз бар.

Көн дәвамында сезгә татарча иң мөһим һәм кызыклы хәбәрләрне биреп барачакбыз. Безнең сайтка да керегез, безнең Телеграмга дусларыгызны да чакырыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍12
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! Азатлык Татарстан, Башкортстан, Русия, Украина һәм бөтен дөньяда булган хәбәрләрне тапшыра башлый. Бу дүшәмбене менә шундый яңалыклардан башлыйбыз: 📍 Русиянең Украинага каршы сугышның 250нче көне бара. Украинаның…
Украина буйлап һава кисәтүе яңгырый, төрле шәһәрләрдә шартлаулар

Җирле халык Киев, Харков, Запорожье, Кривой Рог һәм башка шәһәрләрдә шартлаулар булуын яза.

BBC хәбәрчесе Киевта "күп шартлау" ишетелгәнен яза, шартлаудан соң электр сүнгән, элемтә югалган, ди ул. Шартлаулар әле дә дәвам итә.

Харков мэры "әһәмиятле инфраструктура"га һөҗүм булганын яза. Шәһәр метросы эшен туктатты.
😢11🤬5👍1
⚡️ Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада мобилизация тәмамлануын белдерде

Белгечләр мобилизация тәмамлану хәбәрләренә сак карарга, рәсмиләр белдерүен шикләнеп кабул итәргә киңәш итә. Хокук яклаучы Павел Чиков Путинның мобилизация тәмамлануы турында карары әлегә кадәр булмавын искәртә.

Узган атна Русия саклану министры Сергей Шойгу Путинга илдә мобилизация тәмамлануын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, полигоннарда һәм сугышка әзерләнүдә 218 мең кеше бар. Гаскәргә инде 82 мең кеше җибәрелгән, диде ул.

Русия Украинага 24 февраль көнне һөҗүм итте. Сугыш 8 айдан күбрәк дәвам итә. Татарстаннан сугышта инде кимендә 160 кеше һәлак, чынбарлыкта бу сан күпкә югарырак булырга мөмкин.
😁9🤔6👍1
🇰🇬 Кыргызстанга китүчеләр — кунакмы, илгә акча кертүчеме?

Журналист һәм блогер Варламов Кыргызстан инфраструктурасын, илдән хезмәт күрсәтү өлкәсен тәнкыйтьләгәннән соң, "Син кунакта, үзеңне кунак итеп тот!" рәвешендәге ачулы хәбәрләр алган. Аларга мөрәҗәгать итеп блогер Кыргызстанда мин кунак түгел, ә клиент дип язды.

Татарстаннан Айнур Әхмәтов исә "без кайсы илдә дә кунак, шуңа күрә без моны һәрвакыт мотлак истә тотарга тиеш", дип саный.

💭 "Төркиягә күченүчеләрдән азан тавышы ачуны китерә дигәнне ишетергә туры килде. Ошамый икән — азансыз җиргә бар яки кире Русиягә кайт диясе килә, анда бик "рәхәт". Ягъни җирле үзенчәлекләргә тулысынча лояль, толерант булырга, кабул итәргә кирәк", ди ул.

Моның хакта язманы укырга тәкъдим итәбез. Сылтама ачылмаса, көзге-сайт бар. Язманы телеграмда да укып була 👇
👍15
👉 Сугыш башында Русия рәсмиләре: "махсус операциядә" "срочниклар" катнашмый.
👉 Бераздан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште.

1 ноябрьдән Русиядә көзге чакырылыш башлана. Русия баш штабы янә "срочниклар" сугышка эләкмәячәк, аларны хәтта аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр дип белдерә. Гаскәргә 120 мең кеше алырга җыена алар.

Сез моңа ышанасызмы?

Тулырак монда укыгыз.
👎11👍3
Стәрлетамакның 1нче хастаханәсе баш табибы вазифаларын үтәүче, үзләрендәге бердәнбер балалар нейрохирургын мобилизациядән азат итүне сорап Русия президенты Владимир Путинга һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Акбүзат" хокук яклау хәрәкәтенә сылтама белән "Аспекты" хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, табиб Әхмәт Әбүбәкеровны 25 октябрьдә мобилизацияләгәннәр. Бу исә балаларга нейрохирургия өлкәсендә медицина ярдәме күрсәтүне куркыныч астына куя диелә.

Тулырак монда укыгыз.
😱13🤬4
Бу көннәрдә Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алалар. Азатлык XX гасыр һәм бүгенге репрессияләр турында тарихчы Нурулла Гариф белән сөйләште.

Сөйләшүнең иң кызыклы фикерләрен тәкъдим итәбез. Аны тулысынча монда укый аласыз.
👍15